Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Ркаил Зәйдулла: Ерагаер якын дигәнебез, Якынаеп китәр ераклык...

Татар шагыйрьләре китә,  Ком шуышкан шикелле.  Ком астында авазлары  Кала, кала түгелеп...

РЕДАКЦИЯДӘН. Татарстанның халык шагыйре, прозаик, драматург, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдуллага шушы көннәрдә 60 яшь тула. Без каләмдәшебезне күркәм гомер бәйрәме белән ихластан тәбрик итәбез, аңа исәнлек-саулык һәм яңадан-яңа иҗат куанычлары те­ләп калабыз.


КӘРВАН

Кәрван уза бер-бер артлы акрын 
Һәм югала дала түрендә. 
Аксыл тынлык. Кояшы да хәтта 
Өстә аксылланып күренә. 
Кәрван-сарай. 
Тарих тузаныннан 
Диварлары бераз каралган. 
Бәйле җанвар сыман кымшана ул, 
Иркен дала гүя тар аңа.

Мускус исе, имбир исе монда...
Салмак кына төтен тарала.
Кәрван бара!
Мин ап-ачык күрәм,
Ничә гасыр юкса арада.

Кара атка менгән кәрванбашы 
Белә булыр кая барасын. 
Мөҗавиргә* генә юллар ябык, 
Салкын ташка терәп аркасын, 
Утыра ул һаман алга карап. 
Кәрван арты кәрван агыла. 
Тик мөҗавир кала дога кылып, 
Тик мөҗавир – хәтер сагында!

Тук чырайлы сәүдәгәрләр үтә, 
Хаким алар мәңге бу юлга. 
Колларының аяк тавышыннан 
Хәтер күзләренә ком тула.

Кәнизәкләр керфегендә тамчы 
Кояш кебек эре һәм төссез... 
Текәлсәгез озак, соңгы йолдыз 
Шартлаганын анда күрерсез.

Кәрван арты кәрван үтә җирдән, 
Ә юллары әле, һай, озын. 
Ак күлмәкле нарасыйлар уза, –
Күлмәк якалары кып-кызыл.

Бер үк эзгә басып үткән кәрван 
Офыкларга җиткәч сүтелә... 
Һәм яңасы пәйда була юлда, –
Алар шуңа хөкем ителгән.

Берөзлексез тоташ хәрәкәт бу. 
Һәм иркенлек сыман әсирлек. 
Кәрван бара! 
Ә мөҗавир елый, 
Учларына йөзен яшереп.

*Мөҗавир – «дәрвиш», «кабер сакчысы» 
мәгънәсендә
.

          * * *
Татар шагыйрьләре китә 
Берәм-берәм... ялгызы... 
Беркем дә игътибар итми, –
Дөньяда ыгы-зыгы.

Дөньядагы кешеләрнең 
Һәр минуты исәптә: 
Бәбәкләр бәйгегә чыккан, 
Тырпаешкан терсәкләр.

Татар шагыйрьләре китә, 
Ком шуышкан шикелле. 
Ком астында авазлары 
Кала, кала түгелеп...

Нинди моң эзлисең, и Җан, 
Аны бит, әгәр баксаң, 
Шәһәр гөрелтесе баскан. 
Яңа заман! Яңа сан!

Татар шагыйрьләре китә, –
Биштәрләре җип-җиңел. 
Соңгы туй гөрли дөньяда, 
«Без монда кияү түгел».

Китә шагыйрьләр... Калдырып 
Илнең алйот** түрәсен. 
Мондый дөнья аларга шул 
Кирәк түгел, күрәсең.

**Алйот – «комсыз» мәгънәсендә.

          * * *
                            Марсель Галигә

Ык өстеннән күләгәләр шуа, 
Төнне йоткан уйчан әрәмә 
Кайсы кошның тавышын соң укшый? –
Хәләл дә ул безгә, хәрәм дә...

Кылыч болгап җайдагатлар үтә, 
Тояк тавышлары – дөп тә дөп... 
Актарылып керә нинди заман? –
Ай каядыр китә кителеп.

Яулары да шул ук, аулары да... 
Без битараф инде... Кем уяу? 
Кайсы канатлыны ымсындырып 
Чакыра шулай өскә Чатыр тау... 

Тонык кына күкрәү ишетелә. 
Килер еллар безне бер аклар, 
Шыпырт яла сыман яр астына 
Егылалар кәрлә куаклар.

Күкрәү килә. Эчеңдәге кинә 
Яшен ташы булып бер чыксын, 
Кузгатсын ул гомер көзләрендә 
Сүнгән өметләрнең җырчысын.

Бар да узар. Таллар гына һаман 
Ык ярына ятып оерлар. 
Без әйтергә теләгән сүз кебек 
Суырылып чыгар суырлар.

БИТЛЕК

Аны кешеләр яратмыйлар иде: 
Сәер уйлар иде зур башында... 
Бәргәләнде, үзенә урын табалмады 
Бу дөньяда, кеше арасында.

Әллә нинди сәер бер зат иде –
Яшерә алмады бездән уен-хисен... 
Аның исеме... истә түгел хәзер, 
Аның исеме... Исәр иде төсле.

Бармак төртеп көлдек без аңардан, 
Сиздермәде, шундый горур иде. 
...Тик беркөнне – Яңа елда бугай –
Ул түзмәде – битлек алып киде.

Этнекеме, әллә маймылныкы, 
Мөһим түгел, хәер, андамы эш? 
Пышылдаулар китте безнең арабызда: 
Кара, ул да кешегә охшаган ич!

Күпме туташ гашыйк булды аңа, 
Ә бит элек алмадылар санга... 
Һәм ул көлде мыскыл белән бездән, 
Һәм битлеген 
Салмады беркайчан да.


БӘХӘС

Килеп керде тиз-тиз генә атлап,
Исәнләште,
Әйтте: «Йә, ни дисең? –
Искә төшердем дә яшәвемне,
Килдем сиңа бәхәсләшер өчен».
Һәм тиз генә килеп утырды да
сәгатен салып куйды
                           китап киштәсенә, 
Йөзен салып куйды 
Һәм тотынды... 
Онытылды вакыт. 
Иң мөһиме – Вакыт онытылды.
Ә югыйсә һаман тәкрарлыйм бит, 
Төн артыннан көн килә, дим, һәрчак. 
Каршы төшә: чыпчык дигән кош, ди, 
Бервакытта да бөркет булмаячак.

...Һәм берзаман аңга килсәм, 
                                               бер кеше юк,
Иртәнге биш, кием утыра алда...
Шуның белән күпме гомер 
                                     бәхәсләшәм, имеш.
Ә мин...
Ә мин тәмам чишенеп беткәнмен бит,
Калганмын ич шыр ялангач килеш.

ИСЕМСЕЗ КЕШЕ

Аның исемен хәзер бер кеше дә белми. 
Кулны тыгып актарсаң да, 
Юк беркемнең хәтерендә, 
Шулай яши ул карт, дәгъвасы юк...

...Ә иртәгә менә ул исемсез килеш 
Тыйнак кына иңәр каберенә.
Карт-корыдан сорыйм: «Ул ни атлы?» – димен. 
Чордашлары аның, алар инде белә. 
Ник белмәскә, соң, әлбәттә, энекәш! 
Хәерниса түти малае ул, диләр.

Егетләрдән сорыйм: «Кем ул, ни атлы?» – дим, 
Карт турында миңа, бәлки, алар сөйләр? 
Нишләп сөйләмәскә? Соң, әлбәттә инде, 
Чибәр Хәдичәнең әтисе ул, диләр.

Тере кешенең исемен онытканбыз.
Архивлардан эзләп буладыр да, беләм.
Кем эзләсен ләкин?
Беркем кызыксынмый,
Кем йөресен, юләр, буш мәшәкать белән...


ТҮРКЛӘР

 Да, скифы мы. 
             А.Блок

Түркләр без! –
Кысан бу дөньяга 
Тудырган да безне Ашина, 
Җилдергәнбез җитез тулпарларда 
Җилләр, зилзиләләр каршына.

Түркләр без! –
Күзебез дә хәтта
Ук төзәргә диеп уелган.
Офыкларда югалабыз, чыгып
Тормыш дигән затсыз уеннан.

Түркләр без! –
Дөм караңгы төндә
Дала бүресенең юлдашы.
Таш диварлар кыса хәзер җанны,
Ерагая Күлтәгин ташы.

Түркләр без! –
Хәтер корбаннары.
Күзне йомып тып-тын тор гына,
Йөз меңнәрчә кылыч күтәрелә,
Һәм төмәннәр яуга ыргыла.

Түркләр без! –
Аларның да әле
Иң чыдамы икән ләбаса! –
Татар атын авыр аркан белән
Өстерибез гасырлар аша.

Түркләр без! –
Кеше арбасында...
Кулдан төште күптән дилбегә.
Сиздермичә әрнеп күз ташлыйбыз
Дөнья дигән атның биленә.

Түркләр без! –
Урман җәяүлесе 
Адымнарын тыеп атласын! –
Арган җайдак камчы сабы белән 
Кага яңа гасыр капкасын.

          * * *

Халкым минем төнгә кереп китә, 
Нефть суыра, иген игә дә... 
Вакыт ага чәчем арасыннан, 
Һәм төбәлә нидер чигәгә.

Җилгә оча сүзем. Әгәр дә ул 
Арттыралса җилнең куәтен, 
Көзге яфракларга уранырмын, 
Давыл белән ябыныр оятым.

Беткән Хәтер, онытылган Тарих! 
Тәрәзәсез-нисез туң йортта 
Шат, бәхетле булып яшәү җиңел, 
Әверелсәң гамьсез маңкортка.

Эндәшүем сезгә килешәме? 
Юк, диярсез
              Сез тук килеш, шәт? 
Горурлык та 
     эреп 
           юкка 
                  чыга,
Үз җиреңдә булсаң килмешәк. 
Минме синең улың, мокыт кавем? 
Кем син? 
           Кайда?
                     Кемгә хезмәтең? 
Үзеңә тиң дөрес тарихыңны 
Кайсы гасырлардан эзләттең?

Башка менми, иңгә оешса кан. 
Иңдә камчы эзе, йөк эзе... 
Башка телле таш калалар баскан 
Бабаларның изге нигезе 
Убылса да, кабер булып убар. 
Кубарылып чыгар бер хаклык:
Ерагаер якын дигәнебез, 
Якынаеп китәр ераклык.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев