Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Рәис САФИН: Кеше дигән акыл иясенең Мәгарәгә кайтып барышы...

Бер кызны мин үптем төшемдә лә, Ут кабынды гүя эчемдә. Тамырларда яшен ташы дулый, Яшен көче тойдым үземдә.

ВАКЫТЛЫЧА

Без, татарлар, мең елларның даны,
Атлантидаларның кордашы.
Баһадурлар ил-дәүләтләр тоткан –
Төрки кавемнәрнең юл башы.

Вакытлыча артка тәгәрәдек
Без тарихи сынау явында.
Чын татарлар үзе булып калыр. 
Сатлык җаннар – дошман ягында.


ТАТАР АРКАНЫ

Аллаһ әйтә: “Арканыма
Нык итеп ябышыгыз.
Рәхмәтемә  ирешүдә –
Намазда ярышыгыз!”

Татар арканы – туган тел, 
Изге ислам динебез.
Ике канатта кагыныйк! –
Җитте очар көнебез.


АЛЛАҺ МӘХӘББӘТЕ

Барыбыз да – Аллаһыдан,
Барысы да Аллаһтан.
Аллаһының мәхәббәте
Яшәешне яралткан.

Аллаһының мәхәббәте,
Рәхмәте вә шәфкате...
Галәмдәге дөньяларның
Мәңгелек хәрәкәте.

Аның серле мәхәббәте –
Яшәешнең юлдашы.
Җир-күкләрдәге  хәятнең
Юл ахыры, юл башы.

Әй, татарым,  шөкер итеп,
Чиксез рәхмәтләр әйтеп,
Яшик Аллаһ хозурында,
Ислами гомер итеп.

Мәхәббәтенә таяныйк,
Арканына тотыныйк.
Мәрхәмәте кодрәтендә
Фарыз намазда торыйк!

Аллаһының игелекле
Мәхәббәтендә булыйк!


МИЛЛИ АШЛАР СОЛТАНЫ

         Юныс Әхмәтҗанов истәлегенә

Ул – мәшһүр аш-су остасы,
Илдә атаклы иде.
Фәлсәфи уй-фикерләрен 
Тәгамгә төреп бирде.

Гөбәдия, пәрәмәчнең...
Тәме телең йотарлык.
Сәнгать әсәрләре итеп,
Күргәзмәдә тотарлык.

Татарымыз өчпочмагы 
Илләр буйлап таралды.
Чәкчәк  – дөнья базарында
Илче булып дан алды.

Май казанында йөздереп,
Кайнатты ул кош телен.
Пәхләвә, талкыш кәләвә...
Бизиләр табын түрен.

Хуш исле токмач шулпасы –
Халкымның сәхәр ашы,
Сый-хөрмәтле табыннарда
Татарның йөзек кашы.

Тутырган каз, тавыклары...
Бар илгә иде данлы.
Ул – гасырлар табынында
Милли ашлар солтаны!


ҖАВАП БИР

Гомеренең бер вакыты җиткәч,
Сорау бирә һәркем үзенә.
Һәр гамәлең синнән җавап көтәр,
Намусыңның карап күзенә.

Сатмадыңмы милли иманыңны
Фанилыкның азгын малына?
Нәфес колы булып, кулларыңны
Манмадыңмы адәм канына?

Асыл затлы ата-бабаларның
Булмадыңмы нәсел карасы?
Илне телсез, денсез калдыручы, – 
Маңкортлашкан татар баласы?

Җинаятьчел ялган, яла ягып,
Кимсетелгән чакта халкыбыз,
Бастыңмы син көрәш сафларына,
Хөр яшәргә бар, дип, хакыбыз?!

Үз-үзенә татар казый булып,
Хисап тотар вакыт дөньяда.
Кемсә булып җирдә яшәвеңнән
Халкыбызга, әйтче, ни файда?

БЕР КЫЗНЫ МИН 
ҮПТЕМ ТӨШЕМДӘ ЛӘ

Бер кызны мин үптем төшемдә лә,
Ут кабынды гүя эчемдә.
Тамырларда яшен ташы дулый,
Яшен көче тойдым үземдә.

Бер кызны мин үптем төшемдә лә,
Сихри хисләр тулды җаныма.
Тылсымланып кызның кочагында,
Әверелдем егет чагыма!

Бер кызны мин үптем төшемдә лә,
Хыялымда йөрткән ярымны.
Ике ирен өндә үбешсенгә,
Бирер идем ярты җанымны.

Бер кызны мин үптем төшемдә лә,
Мәңгелеккә калды исемдә.
Хур кызымы, фәрештәме иде...
Өндә юкны алдым төшемдә.


БУ ДӨНЬЯДА...

Бу дөньяда һәрнәрсә дә парлы-парлы,
Табигать тә җәйле-кышлы, яңгыр-карлы.

Басу-кырлар тереклекне ашлы итә,
Иген кырын чүп үләннәр басып китә.

Бер халыклар игелекле файда кыла,
Берәүләре дәһшәт белән вата-кыра.

Ул явызлар Иблис токымыннан булыр,
Яшәешкә алар зыян салып торыр.

Бу бәндәләр икейөзле монафикълар, 
Күз дә йоммый этлек эшли булыр алар.

Булмаганны булды диеп антлар итәр, 
Явызлыкта Иблисне дә узып китәр.

Шайтан белән әшнәлектә торып алар,
Ялган сөйләр, башкаларга яла ягар.

Аларга тик үзләренең хакы хактыр,
“Күрше хакы – Тәңре хакы”, – дию юктыр.

Мал-мөлкәте бәрәкәтсез, үзе мәнсез,
Әдәп-әхлак, оят юктыр, чөнки денсез.

Тик шулай да масаючан, күкрәк кагар:
“Бөекләрнең без бөеге”, – дияр алар.

Бу дөньяда бар нәрсә дә парлы-парлы,
Кай кавемнәр Иблис белән катнаш канлы.


ТҮЛӘҮ ФАРЫЗ

Анасының карынында чакта
Бәндәсенә Аллаһ җан өрә.
Аның язган тәкъдиренә булып, 
Фанилыкта һәркем көн күрә.

Күзгә күренмәгән Илаһи җан
Тере йөртә аны җиһанда.
Аллаһыга һәркем рәхмәт укый
Пакь тәнендә җаны булганда.

Һичнәрсәгә Аллаһ мохтаҗ түгел,
Ләкин разый рәхмәт сүзенә.
“Адәмнең, – ди, – кылган гамәлләре
Савап булып кайтыр үзенә”.

Кем булсаң да, нинди булсаң да, син
Аллаһыга мәңге бурычлы.
Намаз укып, гыйбадәтләр кылып,
Түләү фарыз изге бурычны!


                 * * *
Сулар ага, җилләр исә, комнар күчә,
Бар тереклек килә-китә гомер кичә.

Язын, җәен япан дала чәчәк аткан,
Ата-баба киң далада ат уйнаткан.

Төрки телле скиф-һуннар, болгар-кыпчак,
Иртеш-Дунай арасында яккан учак.

Кавемнәрнең алышынган исемнәре,
Мирас булып калган шанлы җисемнәре.

Татар яши  вәкаләтле вәкил булып,
Кавемнәрнең асыл сыйфатларын алып.

Затлы булу безнең канда, җан-тәннәрдә,
Әдәп-әхлак, гореф-гадәт, тел-сүзләрдә.

Безнең рухта тау-кыялар биеклеге,
Җир-суларның, далаларның буй-киңлеге.

Даладагы һәр үсемлек җаныбызда,
Дала рухы сеңгән безнең каныбызга.

Тамырларыбыз да уртак – бер туфрактан,
Дала – татар игезәкләр, бер холыкта.

Дала безнең рухи дөнья, милли мөлкәт,
Буыннарны берләштергән ул – әманәт.

Бу бердәмлек мең-мең еллар дәвам иткән,
Ләүхелмәхфүз китабында теркәү үткән.

Дала – безгә, без далага хаклы хаким,
Дала – безсез, без даласыз үксез–ятим.

ТАТАР МОҢЫ

Һай, тылсымлы татарымның моңы,
Күңелемне назлый үксетеп.
Хәйран калып тыңлыйм халкыбызның
Үзәк өзгеч моңын, ис китеп.

Илаһи моң, татарымны сөеп,
Күк катыннан иңгән җанына.
Башым иям әби-бабаларның
Җан авазы  – милли моңына.

Татар моңы – кыр, далалар моңы,
Алсуланып  таңнар атканы.
Йолдызларның сихри җемелдәве,
Актарылып силләр ташканы.

Татар моңы кошлар сайравында,
Диңгезләрнең дулкын шавында.
Бәгырьләрне телеп, тетрәндергән
Канлы-яшьле көрәш-явында.

Көй-моңнарда татар горурлыгы,
Милли рухы, көрәш еллары.
Халкыбызны азатлыкка өндәп,
Рухландырган дәртле җырлары.

Татар моңы – милләтпәрвәрлекнең
Баш имәве дошман алдында.
Ата-баба әманәтен тотып,
Фида булу милләт сагында.

Татар моңы – гасырларның моңы, –
Милләтемнең күңел  көзгесе.
Татар моңы – Коръән мәкаменең
Бертуганы, агай-энесе.

                 * * *
Җир тетрәнә, илләр үксеп елый,
Һәр тарафта туплар тавышы.
Кеше дигән акыл иясенең
Мәгарәгә кайтып барышы...

ВАСЫЯТЬ 
                  Оныгым Гайшәгә

Балаңның баласы, диләр,
Татлылардан да татлы.
Моңнарыбыз кебек асыл,
Телебез сыман затлы.

Гайшә кызым, сине безгә
Аллаһы бүләк иткән.
Йөзләреңдә иман нуры, 
Гүзәллек белән чиккән.

Ике яшьтән намаз кылдың,
Белмәсәң дә догасын.
Чүгә-тора сәҗдә киттең
Үтәп ислам йоласын.

Ана телебезне ярат,
Моңыбызны итмә чит.
Динебез әһеле булып,
Шат-бәхетле гомер ит.             


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев