Мәдәни җомга

Рәис САФИН: Бу дөньяда һәрнәрсә дә парлы-парлы, Табигать тә җәйле-кышлы, яңгыр-карлы...

Әй, тылсымлы, татарымның моңы,  Күңелемне назлый үксетеп. Хәйран калып тыңлыйм халкыбызның Үзәк өзгеч моңын, ис китеп.

Татар моңы

Илаһи моң, татарымны сөеп,
Җир-күкләрдән иңгән җанына.
Баш иямен әби-бабайларның
Җан авазы - милли моңына.

Татар моңы – кыр, далалар моңы,
Алсуланып  таңнар атканы,
Йолдызларның сихри җемелдәве,
Актарылып ташу акканы.

Татар моңы кошлар сайравында,
Диңгезләрнең дулкын шавында,
Бәгырьләрне телеп, тетрәндергән
Канлы-яшьле дошман явында.

Көй-моңнарда газиз аналарның,
Сабыйларның иңрәп елавы,
Татарымның, дин-иманын яклап,
Катыйль яккан утта януы.

Җыр-моңнарда йөрәк әрнүләре,
Сыкранулы күңел кыллары,
Ауган-янган авыл, шәһәрләрнең
Ыңгырашкан нигез ташлары.

Таланылган ил-җирләрнең моңы,
Моңсулыгы, сагыну-сагышы,
Утны-суны кичкән татарымның
Үз иленә кайтып барышы.

Көй-моңнарда татар горурлыгы,
Милли рухы, көрәш еллары,
Халкыбызны азатлыкка өндәп,
Рухландырган дәртле җырлары.

Татар моңы – милләтпәрвәрлекнең
Баш имәве дошман алдында,
Ата-баба әманәтен тотып,
Фида булу милләт сагында.

Татар моңы – гасырларның моңы, 
Милләтемнең күңел  көзгесе;
Татар моңы – Коръән мәкаменең
Бертуганы, агай-энесе.

Татарымның җаны, рухы сеңгән
Моңнар белән яшик берлектә.
Күкләр күкрәт, яшен уйнат, и моң,
Нурлар булып балкы тәхеттә!


Яшә, кеше!

Һәр тарафта – могҗизалы дөнья, 
Шаккатырлык, исең китәрлек.
Һәрнәрсәдә акыл камиллеге,
Һәрнәрсәдә гаҗәп төгәллек.

Җирнең, күкнең даһи төзелеше –
Аллаһының тиңсез барлыгы.
Гади генә үлән, һәр үсемлек –
Акыл җитмәс серләр сандыгы.

Һәрберсенең холык-фигыле бар,
Үзгә төстә, үзгә сыйфатта.
Мең үсемлек гөрләп чәчәк ата
Бер үк җирдә, бер үк туфракта.

Әнә нәфис, нәзек гөл сабагы,
Ташны тишеп күкләргә баккан.
Башын иеп шөкерана кыла,
Аллаһ аны шулай яралткан.

Һәр тереклек, һәр җан иясендә
Аллаһ көче, Аллаһ кодрәте.
Дөньяларның бакый яшәеше –
Аның чиксез куәт нигъмәте.

Һәркемгә дә Аллаһ җан өргәндә,
Дәрман бирә дөнья  көтәрлек.
Энә очы кадәр бөҗәк, фил дә
Дөньялыкта гомер итәрлек.

Аллаһының камил төгәллеге
Сыйфатында нурлы таң ата.
Аның тиңсез затлы гүзәллеге –
Җирдә, күктә тормыш яңарта.

Аллаһ бөек, Аллаһ Илаһи зат,
Галәмнәрне юктан бар иткән.
Адәмен Ул сөеп, акыл биреп,
Вәкил итеп Җиргә беркеткән.

Яшә, кеше, булып гыйбадәттә,
Итагатьтә булып, рәхмәттә.
Аллаһыны сөеп, изгелек кыл,
Лаек урының көтәр җәннәттә.

 
          * * *
        
Сулар ага, җилләр исә, комнар күчә,
Бар тереклек килә-китә гомер кичә.

Язын, җәен япан дала чәчәк аткан,
Ата-баба киң далада ат уйнаткан.

Төрки телле скиф-һуннар, болгар-кыпчак
Иртыш-Дунай арасында яккан учак.

Кавемнәрнең алышынган исемнәре
Мирас булып калган шанлы җисемнәре.

Татар яши  вәкаләтле вәкил булып
Кавемнәрнең асыл сыйфатларын алып.

Затлы булу безнең канда, җан-тәннәрдә,
Әдәп-әхлак, гореф-гадәт, тел-сүзләрдә.

Безнең рухта тау-кыялар биеклеге,
Җир-суларның, далаларның буй-киңлеге.

Даладагы һәр үсемлек җаныбызда,
Дала рухы сеңгән безнең каныбызга.

Тамырларыбыз да уртак – бер туфрактан,
Дала-татар - игезәкләр, бер холыктан.

Дала – изге ана, юньле бала да ул,
Яшәгәнбез дала белән бирешеп кул.

Дала безнең рухи дөнья, милли мөлкәт,
Буыннарны берләштергән, ул – әманәт.

Бу бердәмлек мең-мең еллар дәвам иткән,
Ләүхелмәхфүз китабында теркәү үткән.

Дала – безгә, без – далага хаклы хаким,
Дала – безсез, без – даласыз үксез–ятим.
                 

Күрше хакы...

Бу дөньяда һәрнәрсә дә парлы-парлы,
Табигать тә җәйле-кышлы, яңгыр-карлы.

Басу-кырлар тереклекне ашлы итә,
Иген кырын чүп үләннәр басып китә.

Бер халыклар игелекле файда кыла,
Берәүләре, кылыч болгап, вата-кыра.

Ул бәндәләр - икейөзле монафикълар -
Күз дә йоммый этлек эшли булыр алар.

Булмаганны булды диеп антлар итәр, 
Явызлыкта иблисне дә узып китәр.

Шайтан белән әшнәлектә торып, алар
Ялган сөйләр, башкаларга яла ягар.

Аларга тик үзләренең хакы хактыр,
“Күрше хакы – Алла хакы” дию юктыр.

Мал-мөлкәте бәрәкәтсез, үзе мәнсез,
Әдәп-әхлак, оят юктыр – чөнки денсез.

Тик шулай да масаючан, күкрәк кагар:
“Бөекләрнең бөеге без”, - дияр алар.

Бу дөньяда бар нәрсә дә парлы-парлы, -
Кай кавемнәр иблис белән катнаш канлы.
            
Гомер буйларына...

Гомер буйларына бер моңлы көй
Күңелемне назлап иркәли.
Шомлы уйлар кайчак сарып ала,
Йөрәгемне телә, телгәли.

Көй-моңнарда мирас - җир-суларны,
Идел-Йортны чиксез ярату;
Кыр-далалы Алтын Урдабызны,
Ханлыкларны ваклап тарату.

Көй-моңнарда  - җиңү-җиңелүләр,
Халкыбызның  ачы язмышы;
Ничә гасыр, бер хокуксыз булып,
Мәсхәрәдә узган тормышы.

Көй-моңнарда - изге көрәш рухы,
Көй- моңнар да һәрчак  көрәштә.
“Гаярь татар, сафка бас!” – дип гүя
Җирләр-күкләр безгә эндәшә.


Милли ашлар солтаны
                        
                          Әхмәтҗан улы
                          Юныс  истәлегенә

Ул - мәшһүр аш-су остасы, 
Китабы дөнья күрде. 
Фәлсәфи уй-фикерләрен 
Тәгамгә төреп үрде.

Гөбәдия, пәрәмәчнең 
Тәме телне йотарлык. 
Сәнгать әсәрләре итеп, 
Күргәзмәдә тотарлык.

Татарымыз өчпочмагы 
Илләр буйлап таралды. 
Чәк-чәк дөнья базарында 
Илче булып дан алды.

Май казанында йөздереп, 
Кайнатты ул кош телен. 
Пәхләвә, талкыш кәләвә... 
Бизиләр табын түрен.

Хуш исле токмач шулпасы – 
Халкымның сәхәр ашы... 
Сый-хөрмәтле табыннарда
Татарым - йөзек кашы.

Тутырган каз, тавыклары –
Осталык мәртәбәсе. 
Җирдә аш өләшкән затның 
Күкләрдә дәрәҗәсе.

Киңәш биреп, китап язды,
Таралды илгә даны.
Ул – ил-көннең табынында
Милли ашлар солтаны!

                    

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: