Мәдәни җомга

Ринат Мәннан: Кыр казлары төркемендә Казлар шул җиде генә...

Бернәрсә дә кабатланмый, Инде язлар да үзгә, Хәтта шушы язгы җил дә – Ике җил – икебезгә!

КЫР КАЗЛАРЫ КАЙТА

Кыр казлары төркемендә
Казлар шул җиде генә.
Туган якка кайтулары
Түгел шул җиңел генә.

Зәңгәр күктә тавышлары,
Ә күлләрдә оясы.
Ул күлләргә әле ерак –
Очасы да очасы.

Канатларыгызга бирсен
Көч-көдрәт язгы җилләр.
Ямьленең дә ямьлесе шул
Туып-үскән үз җирләр.
                                                        

СИНЕҢ БЕЛӘН ГОМЕРГӘ             

Чия чәчәк ата язын
Нибары өч көн генә,
Чистайларга баруларым
Тик синең өчен генә.

Чулман буе – гөләп туе,
Араларында әрем.
Сине күрсәм, бәгырькәем,
Шат була күңелләрем.

Ап-ак болыт  ял итәдер 
Җүкәтау тауларында,
Тавышың, иркәм, чагыла
Сандугач сайравында.

Ул тауларга без менәрбез
Дәртләнеп бергә-бергә,
Насыйп булсын кавышырга
Синең белән гомергә!


ТАБАЛМАДЫМ                   

Егет чаклар, сиздермичә,
Атларын куган икән,
Бер дә китмәс кебек иде –
Яшь гомер узган икән.

Бернәрсә дә кабатланмый,
Инде язлар да үзгә,
Хәтта шушы язгы җил дә –
Ике җил – икебезгә!

Син еракта, еллар кебек,
Белмим кайда калганың…
Кояш белән аерылыштым,
Ә Айны табалмадым…


КӨЗГӘ КЕРҮ 

Көннәр инде төссезләнде,
Офыклар ерак вә киң.
Язын чәчәк туе иде,
Хәзер ки таулар ятим.

Кылганнар гына тибрәлә,
Бер кош-корт юк бу якта.
Алтын җәйнең арбалары
Китеп бара еракка…


САБАН ТУЕ БӘЙРӘМЕ

Яшел мәйдан гөрләп тора –
Җыр-биюе, көлкесе!
Җилферди зәңгәр күкләрдә
Сабан туе сөлгесе.

Әй, Сабантуй, Сабантуй –
Татар халкы бәйрәме.
Язларның киткән чаклары,
Җәйләрнең килгән мәле.

Көчләрен сынап карыйлар
Көрәшләрдә малайлар,
Яулык белән күзен бәйләп,
Чүлмәк вата бабайлар.

Авызына кашык кабып,
Әй йөгерә апалар,
Берәм-берәм җиргә төшеп,
Ватыла йомыркалар.

Кем капчык киеп йөгерә,
Кем - колганың очында...
Сабантуй батырын көтеп,
Шук тәкә тыпырчына...

ДЕКАБРЬ                                                    

Карлар ява… Кар кирәк.
Болыт йөри кар иләп.
Илә, илә карыңны,
Карың бигрәк ягымлы.

Ул ак оннан да аграк,
Мамыктан да йомшаграк.
Сафлана түзем йөрәк…
…Болыт йөри кар иләп.

 
           * * *
Ачы җилләр исә урман ягыннан,
Калкып чыккан айның бите өшегән,
Кар көртләренә карый да моңая:
Ай да гүя көтә җылы кешедән.

Ә кешенең анда бер уе да юк,
Булса да ул аны җылыта алмый:
«Кулланучы» булып килгән дөньяга,
Тормышка ул ай-кояштай карамый.

…Тимер капкын куйды карга яшереп,
Шуңа шатлык белән тулган күңеле…
Ай югалды… күктә йолдыз атылды…
Бәлки, ул күз яше иде бүренең?!

БОЗ КИТҮ    

Салмак кына боз ага
Җылы көньякка таба.
Өсләрендә нәни салкын
Куяннар кебек поскан:
«Гомеребез кими-кими,
Аллаһы шулай кушкан».
Мин торамын яр буенда,
Сыерчык сайрый кат-кат.
…Кемгә – китү әкрен генә,
Кемгә – җыр, язны мактап.

           * * *
Елатып яңгырларны,
Син киттең көзен…
Тау башында бер агач,
Моңсу – нәкъ үзем.
Юк, ул агач түгелдер –
Кан тамырларым…
Өзелмәде, тик артты 
Сагынуларым.

           * * *
Яшьлек – 
Ак шомырт сагышлары,
Картлык –
Кышкы агач башлары.

           * * *  
Өйдә генә кадерледән
Кадерлеләр,
Беренче картайтучылар да…
Өйдәгеләр.

           * * *
Җылы китте. Сары кояш
Иртә бата көзләрен.
Соңарып туган көчекләр
Өшиләрдер төннәрен –
Кемнәр жәлләр үзләрен?


ИДЕЛ ЯРЫНДА   
    
Утырам Идел ярында,
Кояштан күз камаша.
Дулкыннарның тавышларын
Аңларга мин тырышам.

Ничә гасыр үткән-киткән,
Тып-тын Болгар таулары.
Ак дулкыннарның сыртында
Бабамның сораулары:

«Иманлымы сез бездән соң?
Язасызмы дастаннар?
Бәхетле булдымы безне
Кырып киткән дошманнар?!

Җәйләр һаман да эссеме?
Бик кырысмы кышлары?
Ник чиркәүләр нигезендә
Безнең кабер ташлары?..»

Яшел тауның артларына
Инде яткан кояшы…
…Дулкыннар шавында ерак
Болгар бабам тавышы.


ЯҢА ЕЛГА КЕРҮ       

Ап-ак кар өстендә кеше
Шап-шап итеп келәм кага,
Яңа елга әкрен генә
Кереп бара шулай кала.

Һәрбер өйдә, һәр күңелдә
Һич тузан калмасын иде,
Һәр тәрәзә зәңгәр булсын,
Дөнья буталмасын иде.

Тирә-юньнәр ап-ак булсын,
Ә тормышлар барсын алга…
Ап-ак кар өстендә кеше
Шап-шап итеп келәм кага.

ҖӘЙ УРТАСЫ

Чия пешә. Димәк, җәй уртасы.
Җәй уртасы?.. Күпергән кура.
Кичә генә җылы көтә идек,
Көзне сөйли ник төклетура?

Күп калмады көзгә, күп калмады,
Кояш китә, кими нурлары.
Инде ялгыз йөрәкләргә ята
Салкын көзнең озын юллары.

ИСХАКЫЙ

(Әсәрдән өзек)
                
           * * *
Якташым минем, исәнме!
Килдем синең яныңа.
Каберең читтә булса да,
Рухың туган ягыңда.

Син беләсең:  туган яклар
Сагындырып елата.
Яңгыр булып явасың күк
Кичләрен туган якта.

Ә бездә,ни дип әйтим,
Үзгәрешләр әз түгел...
Шөкер болай, сөбханалла:
Омтылышта гел күңел.

Төннәрен тәрәзәләрне
Һаман да бер җил шакый:
“Татарларым, арагызда
Бармы,
          бармы
                   Исхакый?!”

Урамда унтугызынчы
Гасырның ахырлары.
Яуширмәдә карлар ява,
Ак хәтфәдер кырлары.

Кырыс кышның соңгы ае,
Айның унысы җиткән,
Яшел мәчет манарасы
Иман тарата иртән.

Бүген ул бигрәк тә ямьле,
Шат авыл, күрше-күлән:
Җиһанга егълап-егълап,
Мулла улы килде бүген
Нур койган кояш белән.

“Күптән көткән нарасый бу... 
Бәхетен генә, Ходай,
Жәлләми бир!” – дип гозерли
Гыйләҗетдин хәзрәт белән
Камәрия абыстай.

Газиз бала, кадерле зат, - 
Йөрәкләргә иңде яз.
Исеме дә Пәйгамбәрдән: 
Угълан Мөхәммәтгаяз!

Көннәр үтә бер-бер артлы.
Күңелләре шат булгач,
Елавы да елау түгел – 
Бишектәге сандугач!


                                                                                                                 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: