Мәдәни җомга

Рим ИДИЯТУЛЛИН: КАЛМЫЙК ДИСӘК ОЯТЛЫГА ГАЛӘМДӘ, ХАК ДӨРЕСЕН ҖИТКЕРӘЕК ГАВАМГӘ...

Тәхет (Шәрекъ хәятеннән мифик сурәт) I ...Кайсыдыр ки мәмләкәттә падишаһ Утырган, ди, тәхетендә, һай, озак! Тәхет түрен көтә-көтә саргаеп, Игезәге ул беткән тәмам картаеп; Дошманлашып, чүл бүреләре сыман, Эчкәннәр сут хөсетлек агачыннан; Яшәгән ил - ни бай түгел, ни ярлы, Кунак килсә, түкмәгәннәр аһ-зарны; Канмагандай сусын салкын әйрәнсез, Яши алмас...

Тәхет

(Шәрекъ хәятеннән мифик сурәт)

I


...Кайсыдыр ки мәмләкәттә падишаһ
Утырган, ди, тәхетендә, һай, озак!

Тәхет түрен көтә-көтә саргаеп,
Игезәге ул беткән тәмам картаеп;

Дошманлашып, чүл бүреләре сыман,
Эчкәннәр сут хөсетлек агачыннан;

Яшәгән ил - ни бай түгел, ни ярлы,
Кунак килсә, түкмәгәннәр аһ-зарны;

Канмагандай сусын салкын әйрәнсез,
Яши алмас булган халык бәйрәмсез;

Алмашынып торсалар да вәзирләр,
Тиз үтәлгән хан боерган әмерләр;

Адәмнәре тач пәһлеван кебекләр,
Гаҗәбе шул - бар да сыңар күзлеләр;

Сәер гадәт: алтын савыт төбеннән,
Ни салсаң да, эзләгәннәр чүп гелән;

Булса да гамь тагараклары ярык,
Тапканнар ямь, тел белән тау актарып;

Мәгълүм: мәш килсә дә җирдә кырмыска,
Ул да тели үрелергә кояшка;

Тик аларның кояшлары - падишаһ!
Шәүлә үтсә, егылганнар җир түшәп;

«Яшә, хөрлек, хөрлектә - көрлек!» дигән
Шигарләре куак саен эленгән;

Гөрләсә дә көн дә шаулы бәйрәмнәр,
Тиргә батып җир дә сөргән берәүләр;

Барсын патша яңа бәдрәф ачарга -
Җан-фәрманга чапканнар алкышларга;

Туш уйналган - ачыласын ачканда,
Хуш кылынган - ябыласын япканда;

Игълан итеп, олы кунак узасын,
Ялаганнар олы юлның тузанын...

...Күрше торган хәлле генә мәмләкәт,
«Сәлам бирмик, бирсәк, көтәр һәлакәт,-

Дип бикләткән патша чикне йозакка, -
Ризык сорый үзебезнең корсак та;

Тилмертмәм һич ачка мәгърур халыкны -
Тышаулагыз яңгыры бар болытны!

Түксен өскә, үссен иген күпереп,
Уңса бодай, мәй эчәрбез чөмереп...»

Бил сындырып, баш бөккәннәр вәзирләр:
«Галиҗәнап! Кирәк яңа әмерләр!..»

Хикмәти! Гадел корылмаган бу дөнья:
Аккан ике илгә уртак мул дәрья;

«Тотыгыз да балыкларны, сагалап,
Маймычлары белән бергә тамгалап,

Җибәрегез кабат... рас, бар мөһере,
Ятьмәләмәс - мөселманы, көфере;

Кем җаваплы, ят җиргә кем очырды
Гөлстанны төбәк иткән кошларны?

Агачларга бәйләп куең, санагач,
Туктамыйча сайрап торсын сандугач!

Безнең илдәй ил, йә, кайда бар тагы?!
Ул бит кыйтгада бер оҗмах утравы».

...Җиткән хаким Аллаһка тиң чорына,
Галәм көнләр әмерләрне очыра.

Карар кылган, күзәткәндә баешны:
«Дошман илгә кундырмагыз кояшны!

Бер-бер әмәл җәт табыгыз күмәкләп,
Торсын бездә, хет алыгыз элмәкләп!»

Диван куркып, бер-беренә шым карый:
«Ниләр көтик, башында уй шайтани...»

II


...Көн дә чыккан кояшка син бак әле:
Бармы берәр баемыйча калганы?!

Эчкән, эчмәгәнме дөнья сихәтен,
Капмый калмый бәндә әҗәл ширбәтен;

Тузган кәпәч, алтын таҗмы башында-
Манчылмас һич әбелхәят суына.

Хет күгәрчен сөте булсын тәгамең! -
Ризыгыңны кисә тәки әҗәлең.

...Әнә, тәхетенә сүтек керештән
Атылмаган уктай укмаш береккән

Хөкемдар да алган ахыр сулышын;
«Яугир!» - качкан яудан, ташлап быргысын,

Илдә капылт сүнгән ярсу алкышлар,
Мәрсияләр иңрәткәннәр акыннар.

Атна узган, тик хан никтер җирләнми:
Тәхет, имеш, үз иясен җибәрми.

Шундаен да кысып тоткан икән, ди,
Кубарыр да әмәл юк, ди, бәдәнне...

Моңа ничек ышандырыйк адәмне?!
(Йолкып кара хак шагыйрьдән каләмне!)

Тәгаен уй уянганчы халыкта
Табылган бер аек вәзир шул чакта;

Шымчы сыман, як-ягына каранып,
Әйткән болай: «Безнең башка чара юк,

Калмыйк дисәк оятлыга галәмдә,
Хак дөресен җиткерәек гавамгә;

Ошбу сезгә иң дә кулай тәкъдимем:
Хак язгандыр ханның хаклы тәкъдирен! -

Без, коллары, шуңа тугры нисбәттән,
Җирлик аны, аермыйча тәхеттән;

Анттыр, ялгышыпмы, китсәк котырып,
Бармак янар, гүр түрендә утырып...»

...Бирде Ходай мәмләкәткә сабырлык,
Кубып дәррәү, дәү тәхет тә сыярлык

Кабер өлгерттеләр, сузмый озакка;
Их-ма-а! Күңелсезе көткән азакта;

Бу сүз бик ятышлы булмас лөгатькә:
Тыңкычлап та керми тәхет ләхеткә;

И тегеләй итеп, болай итеп тә
Карыйлар ла... Типкәләп тә, этеп тә;

Әгәр башын... Пүчтәк эш бу катыйльгә,
Мәгәр моны кушмас йола-кагыйдә;

Җирдә бәхетлесе - гүрдә бәхетсез -
Иллә ничек яшәр анда ләхетсез!..

Киңәш корып, - бәй, кояш та сүрелә, -
Җирләделәр, куеп кабер түренә;

Атып ук-җәядән, пугач пушкадан,
Хушлаштылар. Чи кәс калды патшадан.

III


...Таң яралгач, бар Гөлстан ду купкан:
«Валлаһ-билләһ, падишаһны җир йоткан!»

Чаба гавам бер ары да бер бире,
Гүя көтүчесез сарык өере;

Шомга төшеп, килеп җиткән бар вәзир,
Чекерәеп тырный күзне буш кабер;

«Лә хәулә вәлә куввәтә...» Мондадыр
Җен-пәриләр гыйш-гыйшрәт кылгандыр;

Охшар дала шуңа - дошманны кыргач,
Бу күренеш - куш йөрәкне туңдыргыч.

Кайда тәхет вә падишаһ? Ит сабыр! -
Ул өрәккә әйләнепме качкандыр...

Кайтты кире барчасы да пошаман,
Ә сарайда... тәхет, патша! - охшаган.

Аһ иттеләр, ваһ иттеләр күргәч тә:
Чалымнар бер, тик башкача сурәттә;

Падишаһмы?! Игезәкнең берсеме?!
Бу - галәми серләрнең иң серлесе

Ачылмаган, ди, бүгенге көнгәчә,
Ай, Гөлстан, вай, падишаһ, мең яшә!

...Бәндә кушлап тотсын диптер бәхетне,
Кушкан Ходай буш тотмаска тәхетне.

IV


Шагыйрь - Вакыт даласында дүңгәләк,
Калдыра эз, чорлар аша тәгәрәп;

Сүзләрнең дә эче тулы төш ләса;
Бу кыйссадан чыгардым ла мин хисса.

Чайкамыйк баш, тоелса әкияти.
Дөньябызда хәлләр хәйран чүтәки;

...Барып кайттым кичәгенәк балыкка,
Балык ахмак - каба җимсез кармакка;

Тынчу суда исле патша-балык та,
Торгынлыкта пыжыр исле халык та;

Мәҗүсидәй, катыланып колакка,
Ахырында чыгар кавем бракка;

Рух-җанына төшәр дә туймас көя,
Әйләнер ул мир күзендә бүкигә...


Төш юрадым

Бер мән төшендә үзенең
түрә булганын күрсә,
гомере кыска булгай.
Шакир Мөхәммәдев.

Бермәл мин дә, күрәзә күк,
Төш юрарга тотындым,
Төшемдә дә төшләр күреп,
Йокым тәмам качырдым.

Мәгәр үзем беркайчан да
Бармадым ырымчыга,
Иллә юраган төшләрем
Ашып торды шау чынга,
Ышанмасагыз шуңа, -
Пример тезәм мисалга.

Бер-бер патша, шомлы төштә,
Тәхетеннән тибелепме,
Синекедәй, минекедәй
Пенсияләргә чыкса,-
Күр дә тор, өч ай да үтмәс,
Какланып үләр ачка.

Әгәр башлык, татлы төштә,
Йомышлыдан зур букча
Ришвәт алганын күрсә,-
Валлаһидыр, ул тиз ара
Каладагы таш йортыннан
Затлы сарайга күчә.

Бер фәкыйрең бай берлән
Мул табында кочаклашып,
Җыр җырлашса төшендә, -
Ел буена алалмаган
Хезмәт хакын учлап-учлап
Бирәчәкләр эшендә.

Усал телле хак гәзитче
Фашлап язса төшендә
Гөнаһ эш кылган мэрны, -
Билләһидер, ул өенә
Кайтып җиткән мәлдә генә
Очратачак... киллерны.

Әгәр «бөек» мөтәшагыйрь,
Саташулы төшендә,
Шигырь язса,... классик,-
Торасы юк фал ачып,-
Утыз ел түзеп яшәгән
Хатыны китәр качып...

Туктатып бу юравымны,
Уйлыйм хәйранга калып:
Көн белән төн, өн белән төш
Бетте тәмам буталып;
...Бүген мунча эссе, диләр,
Кайтыйм әле чабынып.

Уфа.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: