Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Рифат СӘЛАХ: Түбәдән тамган тамчыдай Коела гына Вакыт…

Мин үзем дә шигырь бугай, дуслар, Йөрәк тибешеннән яралган.

Үзем дә...

Шигырьләрем күктән сибелгәнме,
Җир тузаны микән таралган?
Мин үзем дә шигырь бугай, дуслар,
Йөрәк тибешеннән яралган.

Мин үзем дә шигырь генә җирдә,
Үтемле дә, аз да, кыска да.
Тулам кебек бөтен галәмгә дә,
Сыям кебек ике учка да. 

Тылсымсызмы?

Бу сөюдә мәҗаз да юк бугай,
Образ да юк бугай, тылсым да.
Тылсымнарсыз, могҗизасыз гына
Гашыйк булган идем мин сиңа.

Могҗиза юк, имеш, дигән булып
Ялгышабыз икән, сылуым.
Чын могҗиза икән синең миңа,
Минем сиңа гашыйк булуым.

Алма ява

Көзге җилдә җиргә алма ява –
Җыр явамы шулай, кем белә?
Никадәр моң белән тулган җирем –
Алтын белән дөньям күмелә.

Никадәр моң белән тулган сөю,
Син кайтасың икән көзләргә.
Ә мин чыккан идем, сине сагынып
Алтын алмаларны эзләргә.

Ә мин чыккан идем, бик юксынып,
Алма булып пешкән чагыңны.
Син бөтенләй үзгәрмәгән икән –
Кояш кебек һаман ягымлы.

Җилфер-җилфер сары күлмәкләрең
Бөдрә чәчләреңдә тирбәлә.
Әйтерсең лә көзге күбәләкләр –
Очып уйный синең тирәдә... 

Әйтерсең лә сагыш булмаган да,
Әрнү булмаган да шикелле.
Син һаман да яз гүзәле икән –
Битләрең дә һаман сипкелле.

Син һаман да язгы, назлы икән,
Көзләр килмәгән дә диярсең.
Күзләреңдә шаян нурлар уйный –
Әллә син дә мине сөясең?

Көзге җилдә җиргә алма ява,
Бәхет ява микән, кем белә!
Син һаман шул – һаман минем хыял,
Син мәңгегә минем күңелдә!

Мин – хыялың синең

Мин – хыялың синең,
Сагынганда
Күзләреңдә сагыш булырмын.

Мин – хыялың синең!
Җаның тынгач,
Уйгатучы тавыш булырмын.
Җиде ятлар белән тулса дөньяң,
Мин һәрвакыт таныш булырмын.

Мин – хыялың синең,
Мин булганда
Бөтен галәм сыяр учларыңа.

Мин – хыялың синең,
Ләкин сыймам
Беркайчан да сыймам кочагыңа.
Сөенербез бергә, төренерсең
Минем белән сөю учагына.

Мин – хыялың синең!
Каның булып
Йөрәгеңдә мәңге тибәрмен.

Мин – хыялың синең!
Ялгышсаң да
Гел изгелек кенә теләрмен.
Син терелсәң, мин дә терелермен,
Син үлгәндә мин дә үләрмен!
Мин – хыялың синең!

Татар мин!

Мишәр диләр, башкорт, типтәр, кырым –
Кем дип кенә җирдә аталмыйм.
Бөтен дөнья халкын баш идергән,
Мең ел буе горур татар мин!

Болгары да, себер, нугае да,
Кыпчак та мин диеп, вакланмыйм.
Йөрәгендә – Алтын Урда йөрткән
Татар атлы горур татар мин!

Киң далалар, урман, таулар, сулар –
Түрк җирендә булыр – Ватаным!
Аналардан килгән туган телем,
Идел-йортын саклыйм атамның!

Хөсетлеләр әйдә, кара көйсен,
Мин аларга ачу сакламыйм.
Таркатырга теләүчеләр белсен, –
Мең ел буе инде татар мин!!!

Аллаһ безне шулай халикъ кылган,
Кимсенмим дә, ләкин мактанмыйм.
Мин Аллаһның язмышыннан риза,
Татар углы горур татар мин!

Ашыга гомер

Ашыга гомер, ашыга –
Тәгәри генә дөнья.
Әйтерсең каеп җанымны,
Йөрәккә бизәк уя.

Ашыга гомер, ашыга,
Иртәләр җитте исә.
Күңелдә яшереп йөрткән
Иң якты гөлне өзә.

Ашыга гомер, ашыга,
Хисләрне ватып-ватып.
Түбәдән тамган тамчыдай
Коела гына Вакыт.

Ашыга гомер, ашыга,
Ни диеп әйтим аңа?
Мәңгелек Вакыт каршында
Илерә ятим бала.

Юл

Күк гөмбәзен иңли күңел,
Болытлар ага өскә.
Бер мизгелдә мең мәртәбә
Ник төшәсеңдер искә?

Яшел хәтфәдәй болыннар,
Офыклар дөрләп яна.
Әйтерсең җылы җәйләрем
Сыенган синең янга.

Әйтерсең иркә гөлләрем
Өшегән, туңган, сулган.
Мин синең яныңнан бүген
Ялгышып киттем сыман.

Кай арада күз тигәндер
Ямь-яшел каеннарга.
Коела көзнең җилләре
Яфраклар кагылганда.

Ак болытларның ашкынып
Кыйблага киткән чагы –
Шул тарафларда көтәдер
Аларның сөйгән яры.

Җилдерә тәрәзә буйлап
Меңләгән сары каен.
Юлым бигрәк кыска булды –
Гел сине уйлап кайттым.

Каләмнән тамган шигырь

Әй каләмем, үпкәләмә,
Язылмый синнән шигырь.
Әллә синең тизлегеңә
Яраша алмый күңел.

Әллә синең тизлегеңнән
Җәһәтрәк ага уйлар.
Болай акрын кыймылдауны
Хәзер һич аңламыйлар.

Тимер атлар уттай җитез
Кырларда, урамнарда.
Оча яшен тизлегендә
Фикерләр, уйлар анда.

Яшен тизлегендә уза
Атналар, айлар, еллар.
Синең зәңгәр киңлегеңне
Хәзер һич аңламыйлар.

Мин дә сиңа сирәк кайтам –
Җыр язам санагымда.
Әй каләмем, хәзер синнән
Җәһәтрәк ага дөнья.

Җомга иртәсе

Әллә кая йөгерәсе килә,
Әллә кая килә китәсе.
Офыкларны янә нурлы итә
Бүген туган җомга иртәсе.

Әллә кая йөгерәсе килә,
Диңгезләрнең аргы ягына.
Әллә ниләр көтә бүген күңел,
Әллә кемне өзелеп сагына.

Җилләре дә күк гөмбәзен иңләп,
Кояш назын чәчә илемә.
Шәһәр гөрелтесе тына төсле
Күмелгәндә кошлар көенә.

Офыкларны янә нурлы итә,
Җырлы итә көннең балкышы –
Кояшның да бүген әйтерсең лә
Кыйблаларга атлап барышы.

Үз кыйблаңны тапсаң, җан нурлана,
Әллә кая килә китәсе.
Гел күңелне җилкендереп торсын
Һәрбер яңа җомга иртәсе!

Син мине яхшырак күрәсең

Син мине яхшырак күрәсең,
Яхшырак беләсең шикелле.
Мин синең күзләрдә яктырак,
Мин синең күзләрдә сөйкемле.

Ят күзләр бу чаклы тоймастыр,
Ят күзләр үз итмәс бу хәтле.
Мин синең каршыңда мөхтәрәм,
Мин синең яныңда хөрмәтле.

Син мине яхшырак күрәсең,
Иртән дә, көндез дә, кичен дә.
Сүзсез дә тоясың, нәкъ болай
Аңламас шикелле һичкем дә.

Табасың син мине, югалып,
Дөньямда адашкан чагында.
Беркемгә кирәкмәс вакытта
Буласың гел минем янымда.

Тик синең яныңда чын булам,
Тик синең яныңда гел үзем.
Йә мине яхшырак беләсең,
Йә өзелеп сөясең мине син?..

Пәрдә

Рәхәтләнеп изрим түшәгемдә,
Әйтерсең лә иркә бала мин.
Пәрдәләрем ачылмаган әле,
Тәрәзәдән тышка карамыйм.

Күзләремне йомып торыйм әле,
Яңа хыял табып яңарыйм.
Алсу күзлекләрне кимәгәнмен,
Тәрәзәдән әле карамыйм.

Бер онытыйм әле төннәр барын,
Бер онытыйм әле таң барын,
Бер онытыйм әле дөнья барын –
Тәрәзәдән бүген карамыйм.

Пәрдәләрне ачсаң, сары сарыр,
Күңелемә сүнмәс яз алыйм.
Сагышлары үзләренә булсын,
Тәрәзәдән көзгә карамыйм.

Өн

«Гел син» диеп чирләмә син бүтән,
Киләчәккә атла, елама.
Һич үкенмә, янма, үпкәләмә
Мине уйлап үткән елларга.

Мин чынбарлык түгел,
Мин чәң генә,
Мин – күктәге болыт,
Мин – томан.
Син кочарсың мине мин дип белеп,
Ул кабырчык булыр, мин булмам.

Мин эрегән синең хыялыңда,
Мин күчкәнмен хәзер төшеңә.
Өннәреңдә мин кайтаваз гына,
Башка мине искә төшермә.

Томаннарга кереп югалдым мин,
Газаплама бүтән үзеңне.
Сабыр савытларың саеккандыр,
Син сынама янә түземне.

Томаннарны сөеп яшәп булмый,
Мин – мәңгелек офык, мин – яра.
Мин күктәге болыт,
Мин өн генә,
Мин яшәмим инде дөньяда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев