Мәдәни җомга

Рифат Сәлах: Һаваларда йолдыз сүнми калган, Сизми калган, ахры, таң атканын... 

Салкын җәй Тәрәзләрне ябып җәйгә кердек, Ак каеннар япкан шәлләрен. Күктән кайнар кояш эзләп йөреп, Тирә-юньне күпме әйләндем.

Тирә-юньдә соргылт болыт кына,
Таныш түгел миңа, ят алар.
Зәңгәрлекне каплап киткәннәр дә
Тезелешеп күктә яталар.

Давыл чыкты... Ак кар бөртекләре
Тупыллардан яумый нигәдер,
Алар кайнар тузан баскан җәйгә
Сафлык өстәр өчен иңәдер...

Тәрәзләрне ябып җәйгә кердек,
Ак каеннар шаулый тын гына.
...Бу кадәрле салкын булмас иде,
Бер җылы сүз әйтсәң син миңа.

            * * *
Янган гасыр учагына 
Мәхәббәтне салдым.
Өзелеп-өзелеп яратырга
Бармы хәзер хакым?

Кышкы буранга уралып
Килгән иде сөю,
Насыйп булган икән аңа
Язлар белән эрү.

Язлар белән чәчәк аткан
Гүзәл сөю гөлем
Җәйге челләләрдә янды,
Табалмадым көлен.

Җәйне котлап яуды җанга
Иң-иң назлы яңгыр.
Көзгә кадәр дә җитмәде
Күктә эрер җәйгор.

Сары яфракларга чумып,
Атты сөю таңы.
Кышкы бураннарда бары
Сагыш кына калды.

Ә җаныма нур иңгән чак,
Белмим, кайсы фасыл.
Синең өчен генә янам
Инде ничә гасыр!


Очкычта

Нәфислегең аһ исертә мине, 
Без болытлардан да өстәрәк. 
Күз сирписең миңа серле генә,
Күңел кылларымны өзгәләп. 

Син башкача карый беләсең шул 
Без гадәти күргән дөньяны. 
Әллә шуңа күзне чагылдыра 
Синең нәфислекнең нурлары. 

Тыйнак кына миңа елмай да син 
Тар җиһанга чиксез ямь өстә. 
Бер шигем юк, син җирнеке түгел, 
Күктән җиргә иңгән фәрештә. 

Карашыңны күккә төбәгәнсең.
Без болай да җирдән югары. 
Һәр инсанның күңеленә үтсен
Синең нәфислекнең нурлары!


Онытыгыз!

Татар телен, әйдә, онытыгыз,
Өйрәнгәнен сызып ташлагыз.
Татар шаукымына бирешмичә
Өр-яңадан яши башлагыз!

Яшәгез сез мокыт кавем булып,
Бөек ил бу диеп сөенеп.
Сүнгән учак кебек пыскып кына
Сез бетәрсез беркөн сүрелеп.

Татар йогынтысы кагылмасын
Илгә, телгә, сезнең нәселгә.
Кагылмагыз бүтән, табу төшсен
Казан белән бәйле һәр сергә.

Сез бит монда килмешәкләр түгел,
Бу – тарихи асыл җирегез.
Монда гына тыныч яшәгез дә,
Тыныч кына монда үлегез.

Кемнәр анда башкачарак уйлый –
Җәлладларны эшкә җигегез.
Һәр сугышны сез бит ялгыз откан,
Татарларны тагын җиңегез.

...Сандугачлар, әйдә, сайрамасын,
Иң моңлы кош җирдә каргадыр.
Йотсаң, сөяк булып,
Татар теле
Бугазларга сезнең кадалыр.

Һәм буылып җиргә егылганда
Татарлардан ярдәм сорарсыз.
Ул чагында бик булышыр идек,
Җир йөзендә ләкин булмабыз.


Мин туганда

Мин туганда, җирне моңга күмеп,
Сандугачлар сайрап торганнар...
Мин туганда, яшел яулык ябып,
Шаулап торган яшел урманнар...

Мин туганда кырда игеннәрнең
Башаклары тула башлаган...
Мин туганда яшел сыерчыклар
Су эчкәннәр безнең басмадан.

Мин туганда, кояш түргә менеп,
Җылы нурын чәчкән дөньяга...
Мин туганда, җиләкләре пешеп,
Алсуланып киткән Җир-ана...

Мин туганда чишмә челтерәве
Чыңлап торган яшел тугайда.
Мин туганмын алтын кәрәзләргә
Бал кортлары ширбәт җыйганда.

Мин туганчы, дөнья башка булган,
Мин тугачтын, дөнья үзгәргән...
Каян килсен җиргә мин булмагач,
Минем җанда туган йөз галәм.


Яшел иртә

Йөзләремне сыйпый ямь-яшел җил...
Күгәрченнәр гөрли... Ал таң туа...
Бер гадәти җәйнең иртәсендә
Көн балкыган көйләр җанга тула.

Таңны ярып сандугачлар сайрый,
Былбыл тынса – нинди бәйрәм инде?
Тик күкеләр генә уйга калган,
Бармак бөкләп саный җәйләремне.

Кошлар шундый җиңел оча бүген –
Җилпемичә генә канатларын.
Һаваларда йолдыз сүнми калган,
Сизми калган, ахры, таң атканын.

Чәчәкләр чык чәчә битләремә,
Әллә бөтен йолдыз җиргә иңә?..
Бер гадәти җәйнең иртәсендә
Илләр гизәм яшел җилләр илә.

Җомга

Җомга көнне дөнья бетәр, диләр,
Җомга көнне йолдыз коелыр.
Бу дөньяның соңгы бәйрәменнән
Хушлашмыйча китү кыендыр.

Җомга көнне кояш көнбатыштан
Чыгар диеп мин дә ышанам!
Җомга көнне һәр кешенең җаны
Тузганактай очар җиһанга.

Җәннәт капкалары ачылганчы
Бер сулкылдар күңел, бер сулыр –
Җомга көнне гыйбадәтсез калсаң,
Бәйрәм итүе дә моңсудыр.

Җомга көнне җиһан тынар, диләр,
Бәйрәм белән бетәр бу дөнья.
Җомга көне. Кояш. Офыклардан
Тузганаклар күккә коела.

Җомга көнне дөнья бетәр, диләр,
Йолдызлар да җиргә коелыр.
Ахирәтнең тәүге бәйрәменә
Әзерләнми бару кыендыр.


Миләүшәләр

Миләүшә төсенә кергән гөл,
Миләүшә төсендә бар галәм.

Күзен дә сирпеми кырыйга
Яныннан үтсә дә бар гавам.

Син бәлки мәңгелек нурына
Берни дә тоймыйча күчкәнсең?

Шәмәхә нурланыш – мәңгелек,
Мәңгелек хакыйкать бу рәсем.

Күк болын эчендә син генә.
Гөл генә түгел син галәмгә.

Син – күчәр, син – үзәк, син – кыйбла
Нурларда адашкан гавамга.

Бер көнлек бер чәчәк булсаң да,
Соклана үзеңә мең яшәү.

Аһ, нигә коела җилләргә
Шәмәхә таҗларың, миләүшә?


Дәрвиш

Урамнан кызулап бара,
Кермәгән адәм рәте:
Ни иманы юк йөзендә,
Ни госел-тәһарәте.

Өсте-башы тузган аның –
Уенда бары бер гамь.
Күзләрендәге сагышны
Әллә мин генә күрәм?..

Җанында ни булганлыгын
Җилләргә хәтта чәчмәс.
Таш диварларга кордаш ул,
Таш кала белән яшьтәш.

Гүя ул җан миңа күчте –
Күңелдә шундый тоем:
Аңарда башка кыйммәтләр,
Бу дөнья аңа уен. 

Урамнан чабып бара ул,
Күренми адәм рәте:
Ни киеме чиста түгел,
Ни госел-тәһарәте.

Ашыга дәрвиш мәчеткә,
Бу дөнья чит-ят аңа.
Язның җылы сулышыннан
Җанына пакьлек ала.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: