Мәдәни җомга

Рифат ҖАМАЛ: Тел белән ясалган яралар Күңелдә сулкылдап яналар...

РЕДАКЦИЯДӘН. Шагыйрь һәм фән докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, фән һәм техника буенча Татарстан Республикасының Дәүләт премиясе лауреаты Рифат Җамалга (Рифат Җамалетдин улы Корбанов) 1 октябрьдә 65 яшь тула. Без каләмдәшебезне күркәм гомер бәйрәме белән ихластан тәбрик итәбез, аңа исәнлек-саулык һәм яңадан-яңа иҗат куанычлары теләп калабыз. * * *...

РЕДАКЦИЯДӘН. Шагыйрь һәм фән докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, фән һәм техника буенча Татарстан Республикасының Дәүләт премиясе лауреаты Рифат Җамалга (Рифат Җамалетдин улы Корбанов) 1 октябрьдә 65 яшь тула. Без каләмдәшебезне күркәм гомер бәйрәме белән ихластан тәбрик итәбез, аңа исәнлек-саулык һәм яңадан-яңа иҗат куанычлары теләп калабыз.
* * *
Юкка-барга вакланма,
Гаепсезме? Акланма.
* * *
Җиңдем, диеп, җиңдем, диеп
Көл инде.
Сиңа булган мәхәббәтем -
Көл инде.
* * *
Кайсы сөйли: "Тулы түгел..."
Буш та түгел мин.
Кайнатмагыз, тыныч чакта
Әле түгелмим.
* * *
Кемнәрдер үлә,
Кемнәрдер күмә.
Кайсына кыен,
Бер Алла белә.
* * *
Дусларың юатса,
Күздән яшь чыга.
Дошманың алдында
Елама. Чыда!
* * *
Дулкын, упкын - шатлык, кайгы...
Чайкала кеше.
Хисләр үтә, кала бары
Кешедән эше.
* * *
Хәтта камыр тыгызлана
Аны изгәндә.
Тораташка әйләнәдер
Сыек измә дә.
Кеше дә бит туган чакта
Тиңдер измәгә.
Шул измәдән нәрсә чыга
Дөнья изгәндә?
* * *
Җил җилкенгәндә
Җилкән күкрәген киерә.
* * *
Көзләрен кызларны күзләргә
Рәхәттер бары тик күзләргә.
* * *
Шатлыклар күп булса,
Кадере бетә.
Кайгылар күп булса,
Кабергә кертә.
* * *
Сөеп кал, дип, исәнлектә,
Гомәр әйткән.
Инангандыр хаклыгына
Гомер иткән.
* * *
Көчле белән сугышу -
Айгыр белән тибешү.
Хатын белән сүгешү -
Елан белән үбешү.
Сиңа кайтам, Арчам
Ир-егетне галәм тарта,
Әмма еракларга барсам,
Сагындыра туган туфрак -
Сиңа кайтам, Арчам.
Аңым камил, җилкәләр киң,
Тик шулай да арсам,
Җанга, тәнгә сихәт эзләп
Сиңа кайтам, Арчам.
Туган җирнең көчен тоям,
Бәлаләргә тарсам.
Шатлыкта да, сагышта да
Сиңа кайтам, Арчам.
Сиңа кайтам.
* * *
Хәйран тиз төзәлә тәндәге
Кул белән ясалган яралар.
Тел белән ясалган яралар
Күңелдә сулкылдап яналар.
Кеше шулай яралгандыр -
Булганның юк кадере.
Булмаганны көтә-көтә
Үтә кеше гомере.
* * *
Кузгалса җил, җилкәннәр дә
Бар буйга киерелә.
Атасы эткән малайлар
Таяна бөеренә.
* * *
Сыерчык бураны
Урамны урады.
Бураны улады,
Күңелдә сыерчык
Өзелеп сайрады.
* * *
Язларда буладыр ботакны да ялгап,
Көзләрен ябышмый хәтта яфрак.
* * *
Кеше түзә кыйнаганга,
Түзә алмый сыйпаганга.
* * *
Хаталанмаган -
Хатын алмаган.
* * *
Җиңүчеләр дә азак җиңелә,
Куллардан төшә дилбегә,
Шул дилбегә җиргә иңдерә,
Җиңүләр җилләргә сибелә.
* * *
Давылларда
Үләннәр иелә,
Агачлар егыла.
Кешеләр дә
Шулайрак тоела.
* * *
Кемдә - фикер,
Кемдә - фекер.
* * *
Кыек эшне башлаганчы
Кал син шуны аңлап:
Баткакта да, тайгакта да
Булмый горур атлап.
* * *
Кемне сөйдең,
Күпме сөйдең...
Санама.
Санаганнар - гашыйк түгел -
Алама.
* * *
Һәрбер битен тормыш китабының
Кемдер укыр, миңа табынып.
Минем тормыш сикәлтәле булды,
Егылмаслар микән абынып?
* * *
Түрә булмаганнар гына
Түрәлеккә кызыга.
Түрәлеге кирәк түгел,
Кызыгам тик кызына.
* * *
Сагыныр, дип уйласаң да,
Ялыныр, дип уйлама.
Равил Фәйзуллин.
Сагынуларымны белдең -
Килмәдең, юатмадың.
Һаман көлдең. Әйтерсең лә
Һичкемең югалтмадың.
Һаман көлдең. Ә мин түздем,
Эчемнән янып-көеп.
Яннарыңнан җырлап уздым,
Янәсе, уйнап-көлеп.
Сагынудан - сыгылмадым,
Яратып -ялвармадым.
Сер бирмәдем - алларыңа
Баш иеп тә бармадым...
Тормыш сукмагында очрап,
Елмайдың сагыш катыш:
"Теге чакта күпме көттем...
Инде көземә барыш...
Сагынуларымны белдең -
Килмәдең, юатмадың.
Һаман көлдең. Әйтерсең лә
Һичкемең югалтмадың..."
* * *
Нәрсә көтә иртәгесен -
Кемнәр белә?
Билгесезлек җанны кыйный,
Җанны телә.
Ә бүгенгә мин оҗмахта -
Кочагыңда,
Дөрләп янам синең яшьлек
Учагыңда.
Мин дә яшьмен. Һич картаймам
Синең янда.
Әйтерсең лә мин туганмын
Әле яңа.
Шундый чагым - сине күреп
Һушым киткән...
Әллә яшәү мәгънәсе
Шушы микән?!
* * *
"Гомер ике килми!" диләр -
Сөю дә шуның кебек...
Кемдер әйткән: "Бер елгага
Булмыйдыр ике кереп".
Ә нигә соң, сине күреп
Ничәмә-ничә елдан,
Яшьлегемә кире кайттым,
Борылып, барган юлдан.
Чәчләрең ап-ак булса да,
Күзләрең кара килеш...
Җырларыңа моң тулса да,
Тавышың - серле инеш!
Күз читеңдә җыерчыклар
Бозмыйлар елмаюың...
Икәү бергә урап кайтыйк
Яшьлекнең урау юлын!
"Кабат гашыйк булдым!" дисәм,
Дөрес булмастыр сүзем.
Гомер буе сине сөйдем,
Белмәдем генә... үзем.
* * *
Поездлар китеп бара,
Сөю китми, сабый күк
Могҗиза көтеп тора.
Мөдәррис Әгъләмов.
Учаклар сүнә таңда.
Сөюләрем сүнми әле -
Син генә дәва җанга.
Чәчәкләр шиңә көзен,
Сөюләрем шиңми әле -
Син генә күңел көзгем.
Көньякка китә кошлар.
Сөюләрем китми әле -
Күңелгә килми кышлар.
Гомерләр үтеп бара.
Сөюләрем үтми әле -
Ябылмый әле яра.
* * *
Кемдер пышылдый артымда:
"Кермәде инде акыл!"
Дуслар үгетли кайвакыт:
"Басыл син, инде басыл!"
Сөям әле. Сөюләрем
Яшем белән кимеми.
Сөям дә, сөеләм әле -
Мин яшьләрдән киммени?!
Йөрим әле юләр булып,
Кирәкми акыллары.
Күзләрем сүнми сүнмәсен
Йөрәгем ялкыннары!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: