Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Рифат ҖАМАЛ: МИНЕМ ШИГЫРЕМНӘН КҮҢЕЛЛӘРГӘ МОҢ ЯТСЫН ДА, САГЫШ ЯТМАСЫН...

* * * Тормыш кыен, яшәү авыр, диләр, Көзге яңгыр ява язларын. Авырлыклар булыр. Тик шигырьдә Зарланырга миңа язмасын, Минем шигыремнән күңелләргә Моң ятсын да, сагыш ятмасын. * * * Язда калган ярлар, Елга ярларыдай, Гел янәшә, гел дә хәтердә. Ярлар ерагая Елга аккан саен, Тик шул ярга йөзәм хәзер...


* * *
Тормыш кыен, яшәү авыр, диләр,
Көзге яңгыр ява язларын.
Авырлыклар булыр. Тик шигырьдә
Зарланырга миңа язмасын,
Минем шигыремнән күңелләргә
Моң ятсын да, сагыш ятмасын.

* * *
Язда калган ярлар,
Елга ярларыдай,
Гел янәшә, гел дә хәтердә.
Ярлар ерагая
Елга аккан саен,
Тик шул ярга йөзәм хәзер дә.

* * *
Гөнаhлар да төрле-төрле була.
Кайсысыннан, ярсып, "Ах!" дисәң дә,
Күңел арынмас.
Кайсыларын күпме сагынсаң да
Күңел арымас.

* * *
Җил бәхетле. Мин көнләшәм -
Күпме җирләр күргән.
Күпме чибәр кызларның
Чәчләреннән сыйпап,
Толымнарын үргән...

* * *
Берәү - гармун, кемдер - курай...
Кемнәрдер җырлый шашып,
Ә ул тып-тын моңланадыр,
Күңеле тулса ташып.

* * *
Һаман каргыйбыз дошманны,
Китте бугай күпкә дә.
Дошманыңга үпкәләмә,
Син үзеңә үпкәлә.

* * *
Әй, әтием, син киткәчтен
Инде күпме ялгышым!..
Бу ялгышлар булмас иде,
Булса синең каешың.

* * *
Кеше гомере - тауга менү,
Бар да менә тырмашып.
Күпләр менә ташка басып,
Кемдер - башларга басып.

* * *
Дөрләп яндык мәхәббәттә.
Узды. Калды елыйсы.
Әмма учак сүнгәчтен дә
Җирдә кала җылысы.

* * *
Кеше күңеле кәрәз кебек -
Буштыр туган чагында.
Кем бал җыя гомере буе,
Ә кемдер чага гына.

* * *
Кемдер тартып бара
Милләт арбасын.
Утырганнар каералар
Уңга-сулга тәртәсен.


Китә алмыйм

Даниягә

Иксез-чиксез күктә янәшәдә
Башка дөньялар да бар, диләр.
Ул дөньяда тоташ бәхет кенә,
Исә, имеш, тик җылы җилләр.

Ул дөньяда юктыр хөсетлек тә,
Сугыш, талаш, мәкер, усаллык...
Янган йөрәгеңгә ут салмыйлар,
Чәчәк үстерәләр су салып.

Бу дөньяның зәhәр бураннары,
Ачы җилләр үткәч үзәккә,
Узмагачтын тоташ кара төннәр,
Якты көннәреңне түләп тә,
Мин кузгалдым шул дөньяны эзләп,
Талган кулларыма ут алып.
Әллә төштә тапкан кебек булдым,
Соңгы мәлне калдым тукталып.

Ник тукталдым?
Нәрсә тота мине?
Нигә килми моннан китәсе?
Тик бер сәбәп -
Ул дөньяда син юк!
Китә алмыйм. Нихәл итәсе?!

* * *
"Исерек - айнымас,
Хәерче - баемас..."
Әйләнмәс кара акка...
Исерек - айныса,
Хәерче - баеса,
Ходаем, үзең сакла!

* * *
Хезмәт итмәдем мин беркемгә дә,
Хәтта халыкка.
Гомерем буе тугры булдым бугай
Бары хаклыкка.

* * *
Бу дөньяга килә Кеше,
Бернинди көч куймыйча.
Күпме көч кирәк яшәргә,
Бу дөньядан туймыйча!..


Ышаныч

"Кабер ташы чиркәү нигезендә",
Дия-дия күпме зарланды,
"Иелгән башны кылыч кисми", диеп,
Үзен-үзе күпме аклады.

Адәмне дә булмый тез чүктереп,
Җаны булса аның бик горур.
Татар - халык бит ул! Уяныр да,
Тураер ул әле бер. Торыр!

* * *
Гел зарлана, ирек юк, дип,
Кая гына барса да,
Дөнья гизеп арса да...
Диогенның мичкәсенә
Галәм дә сыйган сана.

* * *
Килсә күрәсең кеше гомерен
Тузганакка кара:
Әле генә сары чебеш иде,
Инде чаларган да!

* * *
Җылы, салкын, эссе, суык...
Һәркем үзенчә аңлый.
Кар бит салкын, ә шулай да
Җир җылысын кар саклый.

* * *
Балаларын сакчы белән
Йөрүгә дучар иткән...
Байлыгы зур, тик акылы
Күпкә кечерәк икән.

* * *
Язылганнан язылмаган
Күңелемә якынрак,
Әйтерсең лә, челләдәге
Эчмәгән су салкынрак.

* * *
Турылардан, кыюлардан
Кешелек арына...
Кемнәр белән барып җитәр
Мәңгелек ярына?!

* * *
Һаман да алга барам...
Кемнәрдер төшеп кала -
Җиңеләя арбам.

* * *
Күкләрдән иңәдер бер аваз -
Китәләр, кайталар торналар.
Бик гади ул аваз. Тик анда
Сагыш та, шатлык та, моң да бар.

* * *
Бәхетлемен кебек. Уңышларым
Биш кешегә, бәлки, җитәрлек.
Ә гомерем - бары миңа тигән,
Бары миңа тигән кишәрлек.

* * *
Йолдыз алып бирер чакларымда
Яратмадың мине, кыз бала...
Акча алып кайтып бирә ирең -
Шатланырга кала шуңа да.

* * *
Калай hәрбер җилгә калтырый,
Алмаз hәр яктан да ялтырый.

* * *
Шигырьдә алдап булмый шул:
Эчеңдәге - тышыңда.
Курыксаң әйтер сүзеңнән,
Эчеңнән тик пышылда!

* * *
Сарылганда гүзәлләргә
Уйлыйсың, тоясыңмы?
Кайчагында елан була
Асыл кош оясында.

* * *
Яманлыйлар тирләп-пешеп:
Ул начар, чөнки түрә...
Кеше начар булмый бары
Түрә булганга күрә.

* * *
Бердәнбер терәге булып
Алла калган.
Кызгангандыр -
Үз янына алган...

* * *
"Бәхет юк!" - дип карганды.
Бәхет ишелде өстенә -
"Бәхет - чүп", - дип зарланды.

* * *
Һәйкәлләр - бөеклек билгесе.
Куялар, алалар...
Аңларлык.
Бәлки, иң зирәге - Чыңгызхан -
Калмаган кабере.
Таптарлык...

* * *
Гомерем көзенә җитәмен,
Сөюдән арына алмыйча.
Әллә шул булыша барырга
Яшәүдән армыйча, талмыйча.

Бер хатын ачышы

Иремнең уртак булганын
Үлгәч кенә белдем, -
Каберенә килгән саен
Ал чәчәкләр күрдем.

Соңгы түгелбез

Аксакаллар китеп баргач
Ни буласы билгесез...
Фәнис Яруллин

Бер дә хафаланма, туган,
Билгесезлек монда юк -
Яшьләр булыр аксакаллар,
Язар шигырь шундый ук:
"Аксакаллар китеп баргач
Ни буласы билгесез..."
Сез беренче түгел инде,
Без дә соңгы түгелбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев