Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Рифат Җамал: Гомер буе сине сөйдем, Белмәдем генә... үзем...

Нәрсә көтә иртәгесен – Кемнәр белә?  Билгесезлек җанны кыйный,  Җанны телә.

МИН 

Зурламагыз –
Мин батыр түгел, 
Хурламагыз –
Мин бахыр түгел.

Көнләшмәгез –
Мин бөркет түгел, 
Өркетмәгез –
Мин көртлек түгел.

Юатмагыз –
Мин юаш түгел, 
Елатмагыз –
Күңел таш түгел.

Сөйләнмәгез: 
«Ул кеше түгел!» 
Үз итсәгез, 
Мин – кече күңел.

     * * *
Мин китәрмен берчак, 
Ә бүгенгә борчак 
Чәчәм дөнья буйлап, 
Юк-бар уйлар уйлап. 
Яшим әле, яшим, 
Кайвакытта яшьним. 
Чибәр кызлар күреп, 
Төшә кайчак бүрек. 
Әле гаҗәпләнәм –
Язмыш Галиҗәнап 
Һаман әле кыйный, 
Кыйнап һич тә туймый. 
Тик тормыш бит, каһәр, 
Матур ла шулкадәр! 
Онтам кыйнаганны, 
Сагынам сыйпаганны, 
Һаман да күңелдә 
Җирнең кыз баласы. 
Хур кызы янына 
Килми һич барасы!

     * * *
Буем-сыным кызлар өчен түгел, 
Йөз-чыраем коеп куймаган. 
Тик шулай да яраттылар мине... 
«Ник икән?» дип күпме уйланган. 
«Ник икән?» дип күпме уйландым мин, 
Ничекләр соң үземә караттым? 
Көн үтсенгә түгел, гомер буе 
Мин аларны чынлап яраттым.

     * * *
Гомер дәрьясында
Баткан чаклар булды,
Тик шулай да
Агым уңаена акмадым.
Тормышта да
Төрле хәлләр булды,
Тик шунысы хак –
Сатылмадым һәм дә сатмадым.

     * * *
Кояшлы иртә... Егет белән кыз. 
Күзләрендә Кояш чагыла. 
Зәңгәр күктән, әллә шушы пардан 
Җанга рәхәт нурлар агыла.

Көне буе мине җәйге Кояш 
Озатып йөрде, җанны иркәләп. 
Ә аннары коеп яңгыр яуды, 
Күз алдында гүя киртәләр.

Иртән күргән кызым – ялгыз гына –
Канатлары сынган кош сыман. 
Җилкәсендә гүя кара болыт, 
Күзләренә иңгән күк томан.

Керфегеннән тамчы-тамчы яңгыр, 
Әллә инде ачы яшь тама? 
Яңгыр астындагы күз яшьләре... –
Кем теләсен моны башкага?!

Тик ышанам: янә Кояш чыгар, 
Килер егет, ярын сагынып, 
Керфегеннән кызның яшен сөртер, 
Назлап кына аңа кагылып.

Бер Кояшлы, бер болытлы була –
Шулай бара кеше тормышы... 
Иртәгә дә (диктор хәбәр итте) 
«Алмашынучан һава торышы».


ЮГАЛТУЛАР

Югалтулар, югалтулар –
Хушлашмый китә дуслар. 
Кайсы китә бөтенләйгә... 
Түзәм, йөрәгем учлап.

Югалтулар, югалтулар –
Җанга асылган герләр... 
Сыгыла алардан хәтта 
Күпне күтәргән иңнәр.

Югалтулар, югалтулар –
Болытлар аяз күктә... 
Болытларсыз гомер булмый, 
Капламасын тик күпкә.

Югалтулар, югалтулар –
Йөрәгем яралары... 
Ярага дәва булырмы 
Дусларның яңалары?!

     * * *
«Исерек айнымасын, 
Хәерче баемасын», 
Әйләнмәсен кара акка... 
Исерек айныса, 
Хәерче баеса, 
Ходаем, Үзең сакла!

     * * *
Бу дөньяны авыр диләр, 
Кем күтәреп караган...

                   Халык җырыннан

Күңел зәгыйфь,
Иңнәр зәгыйфь,
Авыр яфрак – җилкәдә...
Һичнинди җил ярдәм итмәс
Күтәрмәгән җилкәнгә.

     * * *
Ялгыш кына татыдым мин 
Диңгез суының тәмен, 
Һәм аңладым: бу океан 
Тарихта кешелек койган 
Күз яшьләре икәнен.

     * * *
Поездлар китеп бара, 
Сөю китми, сабый күк, 
Могҗиза көтеп тора.

                     Мөдәррис Әгъләм

Учаклар сүнә таңда. 
Сөюләрем сүнми әле –
Син генә дәва җанга.

Чәчәкләр шиңә көзен, 
Сөюләрем шиңми әле –
Син генә күңел көзгем.

Көньякка китә кошлар. 
Сөюләрем китми әле –
Күңелгә килми кышлар.

Гомерләр үтеп бара. 
Сөюләрем үтми әле –
Әрни дә әрни яра.

     * * *
Сагыныр дип уйласаң да, 
Ялыныр дип уйлама.

                   Равил Фәйзуллин

Сагынуларымны белде –
Килмәде, юатмады, 
Һаман көлде. Әйтерсең лә 
Һичкемен югалтмады.

Һаман көлде. Ә мин түздем, 
Эчемнән янып-көеп. 
Яннарыннан җырлап уздым, 
Сер бирми, уйнап-көлеп.

Сагынудан сыгылмадым, 
Яратып – ялвармадым. 
Сер бирмәдем – алларына 
Баш иеп тә бармадым...

Тормыш сукмагында очрап, 
Елмайды сагыш катыш: 
«Теге чакта күпме көттем... 
Инде көземә кайтыш...

Сагынуларымны белдең –
Килмәдең, юатмадың.
Һаман көлдең. Әйтерсең лә
Һичкемең югалтмадың...” 

     * * *
Нәрсә көтә иртәгесен –
Кемнәр белә? 
Билгесезлек җанны кыйный, 
Җанны телә.

Ә бүгенгә мин оҗмахта -
Кочагыңда,
Дөрләп янам синең яшьлек
Учагыңда.

Мин дә яшьмен, һич картаймам
Синең янда.
Әйтерсең лә мин туганмын
Әле яңа.

Шундый чагым – сине күреп 
Һушым киткән... 
Әллә яшәү мәгънәсе дә 
Шушы микән?!

     * * *
Гомер ике килми, диләр –
Сөю дә шуның кебек... 
Кемдер әйткән: «Бер үк суга 
Булмыйдыр ике кереп».

Ә нигә соң, сине күреп 
Ничәмә-ничә елдан, 
Яшьлегемә кайттым кире, 
Борылып барган юлдан.

Чәчләрең ап-ак булса да, 
Күзләрең кара килеш... 
Җырларыңа моң тулса да, 
Тавышың – серле инеш!

Күз читеңдә җыерчыклар, 
Бозмыйлар елмаюың... 
Икәү бергә урап кайтыйк 
Яшьлекнең урау юлын!

«Кабат гашыйк булдым!» – дисәм, 
Дөрес булмастыр сүзем. 
Гомер буе сине сөйдем, 
Белмәдем генә... үзем.

     * * *
Берсе – болгар, берсе – кыпчак, 
Кайсы – Алтын Урдадан... 
Әллә инде татар дигән 
Милләт һич тә булмаган?! 
Берсе – мишәр, берсе – типтәр, 
Кайсылары – керәшен... 
Әй, татарым, син кайда соң?.. –
Төшләремә керәсең... 
Төшләремә керәсең!!!
 
    * * *
«Чыңгызхан» да «Тимерхан»дыр, 
«Хан»ныкыдыр хәмере. 
Мөстәкыйльлек алса татар, 
Булыр аның әмире.

Әмирләрнең кулы каты, 
Каты булыр әмере: 
«Миңа каршы килгәннәрнең 
Булмас хәтта кабере».

МИРҖӘМЕМ – ҖИР ЯМЕ

Безнең авыл әллә ни зур түгел –
Урамы да аның өч кенә... 
Халкы да аз (Әмма өч Геройны 
Биргән авыл булмый кечкенә –
Булса була бары төш кенә!). 
Авылымның тузанына хәтле 
Якын миңа элек-электән... 
Сагыну хисе олыгайган саен 
Арта гына бара – нилектән? 
Бу сорауга җавап таба алмас 
Хәтта туксан яшьлек бабай да... 
Авылыма кайтсам, әйләнәм мин 
Ялан тәпиле бер малайга. 
Кырларыңнан үтәм сөенә-сөенә, 
Камылларың хәтта иркәли... 
Оныталмам, авылым, оныталмам 
Сызылып аткан һәр таң-иртәңне!
Оныталмам сихри кичләреңне, 
Сайрар кошларыңның моңнарын... 
Кайда гына булсам да мин, авылым, 
Сине уйлап, сагынып җырлармын! 
Табалмадым синнән матурны мин, 
Күпме эзләсәм дә, Мирҗәмем! 
Көч-дәрт бирәсең син һәр балаңа, 
И Мирҗәмем минем – җир яме!

     * * *
Мирсәет Сөнгатуллинга

«Коры кеше!» – диләр мине, 
Бәлки, кемгәдер сәер... 
Шатлыкта да, кайгыда да 
Тыңлыйм сине, Мирсәет!

Синең белән юлга чыгам –
Әлкиләргә, Балтачка... 
Синең җырлар гел җанымда 
Сәфәрләрдән кайткач та.

Сине яратып тыңлаучы 
Мин генә түгелмен лә – 
Синең моңнар һәрвакытта 
Халкыбыз күңелендә.

Сине белә барчасы да –
Казанда... Ак Бүредә... 
Тәхетең дә, бәхетең дә 
Булсын сәхнә түрендә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев