Мәдәни җомга

Рифә РАХМАН: ТӘМЕ ТАТЛЫ ЯШЕРЕН СӨЮЛӘРНЕҢ...

Уйнасаң Җырлатырга иде сине һәм тыңларга, Бу тормышның төрле ягын һич уйламый. Матур көйләр шигыремә язар идем, Әгәр булсам син яраткан бер мөганни. Матур сүзләр язар идем бар көйләргә, Әгәр мине чынлап сөя дип уйласам. Мин үзем дә, бәлки, сиңа җырлар идем, Күңелемдә нечкә итеп бер уйнасаң. Төс эзләү Чын...

Уйнасаң

Җырлатырга иде сине һәм тыңларга,
Бу тормышның төрле ягын һич уйламый.
Матур көйләр шигыремә язар идем,
Әгәр булсам син яраткан бер мөганни.

Матур сүзләр язар идем бар көйләргә,
Әгәр мине чынлап сөя дип уйласам.
Мин үзем дә, бәлки, сиңа җырлар идем,
Күңелемдә нечкә итеп бер уйнасаң.

Төс эзләү

Чын төсеңне эзлим,
Чын җисмеңне.
Бәлки, син бик начар түгелдер.
Кайчагында нәзек сабый үлән
Саз иярткән суга күмелер. . .

Чын сүзеңне эзлим,
Ир-ат сүзен,
Бәлки, ансы начар түгелдер.
Кайчагында
Сүзләр боткасында
Яхшылары калыр күмелеп.

Чын хисеңне эзлим,
Саф хисеңне.
Бәлки, син бик тупас түгелдер.
Вак дулкыннар
Хисләр диңгезендә
Усалыннан калыр күмелеп.

Нокта

Бу нокта -
Зур нокта,
Кара нокта.
Бер урында биегәнлектән
Син юкта.
Ул нокта -
Китү ноктасы.
Ул нокта -
Кайту ноктасы.
Ул нокта -
Сиңа
Үпкәләр нөктәсе.

Кышкы Мәскәүдә

Мәскәү урамнары авыр таштыр,
Кышкы ябалдашлар такырдыр.
Минем җанга авыл кырларының
Бәсле аклыклары якындыр.

Минем җанга төстер Казанымның
Ташта елап яткан карлары.
Аңлыйм сыман таптап узган чакта
Алар сөйләп калган зарларны.

Аңлыйм, яфрак коймый суыкларга
Килеп кергән агач хисен дә,
Кошлар телен, хәтта кыш сыкравын...
Син шулайдыр инде, дисең дә.

Мин шундыйдыр инде, син башкача,
Кем янәшә куеп караган?!
Бик чит миңа Мәскәү урамнары,
Ә бит сиңа алар яраган!

Наз теләдем

Наз теләдем синнән, юк, кирәкми:
Наз ул шундый хәйлә белән туа.
Чәчләреңнән сыйпый, күзләреңнең
Керфекләрен бөгә, юк була...

Наз теләдем синнән, юк, кирәкми,
Наз ул шундый хәйлә белән туа:
Аяк очларында төнен кача,
Башка кочакларда юк була...

Наз теләдем синнән, юк, кирәкми,
Наз ул һәрчак җавап көтеп туа.
Мин кызганам аны хәтта синнән!
Тулган күкрәгемдә юк була...

* * *
Тәме татлы яшерен сөюләрнең...
Ятмы сиңа качып яратулар?
Юктыр кебек. Әгәр шулай икән,
Ничек кенә сине каратырга?

Тәме татлы ялгыз сөюнең дә,
Ятмы сиңа сөелмәүдән яну?
Яратмаска кирәк, димәк, сине!
Яратмыйча кирәк сине тану.

Сөелмичә-сөйми аңлау кирәк
Синең җанда тернәкләнгән хисне.
Тәме татлы тыелганның, имеш...
Тыелмаганнарның баллы, төче.

Ятмы сиңа үлеп яратулар?
Ятмы яшәү, сөелмәүдән янып?
Тагын бер кат кичертәсем килә,
Сиңа күңлем ишекләрен ябып.

* * *

Салкынлыгын тәндә тояр өчен,
Таш идәндә ятып торган чагым.
Туңмыйсыңмы, диеп, ничә тапкыр
Хәлне белде кара телефоның.

Өйдә салкын - туңмыйм бүген аннан,
Чәем кайнар - эчкә төшми җылы.
Әллә салкын, әллә җылы миңа,
Беләлмәдем шуны көне буе.

Җылылыкны җанда тояр өчен,
Сөт салмадым эчкән чәйләремә.
Салкынлыгын тәндә тояр өчен,
Таш идәнгә яткан булдым шәрә.

Тою беткән икән минем кисәк,
Тәрәз ачып, карлар яудырсам да,
Туңмам һич тә, һич тә җылынмам мин,
Бар көченә газны яндырсам да.

Хәлең ничек, дип белешкән була
Бу сәгатьтә кара телефоның.
Таш идәндә синең кайнарлыкны,
Салкынлыкны уйлап яткан чагым.

* * *
Шәл яптырам, дисең, башларыңа,
Кавказлардан аны алдырам...
Намаз карчыгыдай итәр микән
Шәле белән диеп кайгырам.

Кавказларга бара күрмә инде,
Кеше аша шәлләр алдырма.
Шәл качырыр чәчем дә юк минем,
Башым да юк шәлләр ябырга!

Кавказ тауларына менә калсаң,
Бер касә кар гына алып төш.
Касәңдә кар минем кебек эрсә,
Мин дип уйлап, таңда шуны эч.

* * *

Суырылган болыт кебек,
Бөтенләйгә китеп барды.
Тамчылап кына йөзсәң дә,
Чүлгәчә җитмәс дымнары.

Ит ашар җәнлек шикелле,
Борыны ис сизә аның...
Кышын уянган аю ул, -
Ялап бетергәч табанын.

Кем белән чагыштырсам да,
Һәм нигә тиң санасам да,
Ул киткән инде, югалган,
Әле бар дип уйласам да.

Суырылган болыт гомре -
Күрше авылга җиткәнче.
Ялгыш уянган аюның -
Ашау теләге үткәнче...

Мин белгән сөйгән кешенең -
Исеме телдән кичкәнче.
Хисе тапталган кешенең -
Соңгы керфеге төшкәнче.

Яшәр ул аннан инде мин
Күзалламаган сыйфатта.
Мин генә шигырь язалмам,
Инде белмәгәч шул хакта.

Синең тавыш

Синең тавыш - янартаулар гөрелдәве,
Минем тавыш - чәчәкләрнең дерелдәве.

Синең тавыш - очкан ядрәнең каргышы,
Минекендә - оясыз кошның сагышы.

Синең тавыш - машиналар гүелдәве,
Сил акканы, бүре елавы - җилдәге.

Синең тавыш - буранда килгән ят бер өн,
Мин аны, куркып, кайчакта бүлдермимен.

Ул бит җилпәзә тыны да була ала,
Колагыма дәрт биреп тә куна ала...

Бердәнбер

Үбелгәнсең, ирен эзе калмаган бит,
Син - гонҗә.
Үбеләсең, таҗ өздерми генә, бәлки,
Бүген дә?..

Табуымның исреклеген күзләрдән
Куалсам,
Шул гонҗәгә ялгыш туган өметне
Тыялсам,

Яшәү дәвам итәр иде, әлбәт,
Иртәгә.
Булдыралмыйм, син - бердәнбер
Түтәлдә.

* * *
Бөтен татлар шунда гына кебек,
Чәй эчәбез, иреннәрне ялмап.
Чәйләргә төн караңгысы иңә
Әкрен генә, сүзгә сүзне ялгап.

Сүзләр бер дә бетмәс кебек миңа,
Төннәр узар, таңнар атар микән?
Чәй кайнары төнне куар микән?
Төн кайнары тәнгә ятар микән?

Тыңлыйм сине, аңлар өчен дипме? -
Синең гамьнәр ишме минекенә?
Җанга якын бары уй-фикернең
Иш булганы милләт-илнекенә.

Тән теләген куган гамьнәр генә
Иш булсачы синең акылга да.
Уйлар безне, бәлки, ерагайтыр...
Һәм бик мөмкин сиңа тартырга да.

Мөмкин алар туган итәргә дә,
Дус ясарга шушы көннән башлап.
Берсе - яшел чәйнең, берсе - кара, -
Син салгансың ансын миңа хаслап.

Чәйләргә төн каралары иңә...
Беленми дә инде нинди төстә.
Яшәү тәме шунда гына кебек,
Бәхәсләшеп беттек бу килеш тә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: