Мәдәни җомга

Рәфикъ ЮНЫС: БЕРЛӘШИК ӘЛЕ БЕЗ, БЕРЛӘШИК!

* * * Халыклардан халык һич ким түгел, Тик бәхеткәйләре тиң түгел... Карта карый генералиссимус. Шатлык саркый авыз кырыннан: Тимер себеркеләп кавемнәрне Себерәләр Кавказ-Кырымнан... Хрущёв коммунизм бинасының Сызымнарын сызып утыра. "Телгә - тик бер урын!" Татар түрә Мәктәп арты мәктәп яптыра... Олы бер гамь бөккән Еникине, Тик... каләмнең сак кагылышы:...

* * *
Халыклардан халык һич ким түгел,
Тик бәхеткәйләре тиң түгел...
Карта карый генералиссимус.
Шатлык саркый авыз кырыннан:
Тимер себеркеләп кавемнәрне
Себерәләр Кавказ-Кырымнан...
Хрущёв коммунизм бинасының
Сызымнарын сызып утыра.
"Телгә - тик бер урын!"
Татар түрә
Мәктәп арты мәктәп яптыра...
Олы бер гамь бөккән Еникине,
Тик... каләмнең сак кагылышы:
Очлы, үткен цензор кылычы!..
Килер арбасына, курка-курка,
Өметләрне төйибез әле.
"Җидегән чишмә" ага,
"Әпипә"гә
Дөбердәтеп биибез әле!..
Ни күрсәтер тарих әхвәле?
1986-2013.
ТАРИХ ҖИЛЕ
Көнем өчен түгел, денем өчен.
Мәкаль
Булган көчле, гаярь чаклар,
Булган шанлы чаклар.
Хөр җилләрне узып чапкан
Безнең ярсу атлар.
Тоя йөрәк, ашкыл* йөрәк,
Тоя тарих җилен.
Нигә көнем - булмый икән
Телем, халкым, илем?
Баса алмый йөрәгемне,
Үткәннәргә чабам.
Тарих җиле дәва: без бит
Башлам түгел, дәвам.
Тарих көле тояклардан
Каладыр бөркелеп.
Нигә көнем - булмый икән
Илем, халкым, телем?
Чабам, чабам үткән аша
Киләчәккә таба.
Тарих уты ат ялына,
Йөрәгемә каба.
Хаклар гадел хакланмыйча
Сүрелмәс бу ялкын.
Нигә көнем - булмый икән
Илем, телем, халкым?
1983
ЧҮБҮЛӘН
Кырымтатар кардәшләребезгә
багышлыйм
Ике генә атна килми тордым -
Бакчама соң минем ни булган?
Чүбүләннәр түтәл өсләрендә
Кара урман булып йомылган!
Шуны, шуны көткән идемме мин,
Бала үстергәндәй үстереп?
Кабачоклар әнә тез чүккәннәр,
Укропларым елый, үкереп...
Кырбасарлар! Әрәмтамаклар!
Аһ! -
Редискамның биле сына ла!
Килмешәкләр! Бакча дошманнары! -
Петрушкам көчкә тын ала!
Кая әле, җиңне сызганыйк та!
Менә шунда, тулы тынлыкта
Ишетелде бер өн:
- Йолыкмачы!
Үлмибез ич - үлмәс яшелчәң.
Мин сөйлимен моны. Мин - Билчән.
Без дә үлән, без дә яшибез лә!
Ут йотабыз калсын дәвам дип.
Шатланабыз кояш чыкты диеп,
Сөенәбез яңгыр ява дип.
Яшәү хакын, яшел киләчәкне
Яулыйбыз без кара тир түгеп.
Әби-бабай җире - безнең җир бу,
Килмешәкләр монда - без түгел!..
Аваз тынды. Ә мин уйга калдым
Безнең уртак язмыш хакында.
Бер чүбүлән генә түгелме соң
Мин үзем дә, туган халкым да?
Тарих безнең - тоташ уташ-боташ.
Өй түреңнән, дөнья түреңнән,
Хыяллардан, татлы йокылардан
Суырып кына чыгардылар -
Мөһер,
Мөһер генә булсын: "чүбүлән".
Әйттем шунда: "Әй, сез, каһәрләнгән,
Җиңелмәгән яшел дусларым!
Өйрәтегез бабаларның рухын
Киләчәккә ялгау юлларын".
Телгә килеп, шунда киңәшләрен
Бирде миңа һәрбер чүбүлән.
Яшь кычыткан: "Күпләр куркыр, тимәс,
Курыкмасаң чагып үлүдән".
Алабута: "Мул чәч орлыкны син.
Зур тормышка чәчрәп чыгарлык
Сал аларга көч һәм елгырлык".
"Тамырыңны шәп суз, - диде Билчән, -
Ал үткәннән ныклык, горурлык."
2002
ҮЛЕ ТЕЛЛӘР
Үле телләр... Кем үтергән?
Нинди сугыш коралы?
Бәлки инде безнең тел дә
Төзәлмәслек яралы?!
Үлми телләр. Яши алар,
Сүзлекләргә сарылып.
Яши кабер ташларында,
Үткәннәрне сагынып.
Ярлар исән. Шаулап-гөрләп
Акмый бары су гына.
Сарай төзек. Беркем керми,
Беркем чыкмый. Шул гына!
Җилпенергә әзер килеш
Көтәләр сүз-канатлар.
Берәр галим, исе китеп,
Ул сүзләрне кабатлар...
Телләр үлми. Үлә бары
Телен җуйган халыклар.
1982
ЧИГЕНӘБЕЗ
Җиңеләбез, әйе, чигенәбез.
Чигенәбез.
Инде сафлардан
Шыбыр-шыбыр коела ыбыр-чыбыр.
Качасыңмы син дә, каһарман?
"Көч булмаган, кылыч сынык, - дисең. -
Каберташтай баскан илбасар!"
Чирүебез, әйе, чирле безнең -
Тәпәләнгән дүрт ярым гасыр.
Йә, нишлик соң? Утырып елыйкмы бер?
Таш астында җәсәд булыйкмы?
Белмәгәнгә салышыйкмы әллә
Бу зынҗырсыз тәти коллыкны?
Тирең сөрт тә - эшлә, эшлә, эшлә!
Эшлә һәм көт. Эшлә һәм чыда.
Халык күрми икән, балык күрер:
Юкка чыкмый эзсез тамчы да.
"Халык бит юк", - дисең. Әйе, аны
Берәмтекләп әле җыясы.
Мәңге туңнан, казып сөңге белән,
Чыгарасы татар кояшын.
"Арттагылар нигә таркау?" - дисең.
Син, алдагы, кара үзеңә.
Түгел, түгел көрәш кызулыгы -
Хәмер кызыллыгы йөзеңдә...
Сүтелмикче эзләп тик аерма -
Канат каеручы җитәрлек.
Җилем кирәк бүген, җилем кирәк -
Җиде җилне давыл итәрлек.
"Көрәш!", "Милләт!" дидек шигырьдә без.
Биек иде безнең каланча!
"Смирно!"га инде басыйкмы, йә?
("Үррә кат!"ы була татарча).
Безнең көрәш - бары хак сүз аша,
Рәнҗетмичә җирдә һичкемне.
Халкың тамрын корытуга күнсәң -
Бу бит җирәнгеч бер мескенлек!
Җиңеләбез, әмма - вакытлыча.
Тез чүктерми җанны, вөҗданны.
Бер исән кул калса, байрак итеп
Шул күтәрер уртак иманны.
Бу - төкәнмәс көрәш - җиңүгәчә.
Көчсезлекләр көчкә тоташа.
Саф арты саф, дулкын арты дулкын -
Бабайлардан оныкларгача...
Җиңеләбез. Сафлар түглеп ага.
Ләкин бетмәс барыбер түгелеп.
Шөкер, мин дә бүген - җиңелүче.
Шәкер, хыянәтче түгелмен.
1996
* * *
Үткәннәрнең кайнар бүгенгесе
Карый безгә елъязмалар булып.
Мин йотылып укыйм. Ярсып укыйм.
Һәм чикләрне җуям, онытылып.
Кичәгегә күчеп, күптән ауган
Диварларны терәтәсем килә.
Үзгәртәсем килә. Бозгыч тотып,
Хаталарны төзәтәсем килә.
Үз хөкеме чорның - катышырга
Бөек Мәңгелекнең без соң кеме?
Күкрәкләрдә - йөрәк, кулда - каләм,
Яза белү кирәк бүгенгене!
1986
МИН КАЛЫРМЫН
Һәркайсыгыз тарихыбыз, телебездән
Баш тартсагыз да, нәрсәдер отар булып,
Үлмәс әле бөек халык, яшәр әле:
Мин калырмын җирдә соңгы татар булып.
Мең ел җыйган хәзинәбез аман торыр.
Тукай яшәр миндә, моңсу Сәйдәш яшәр.
Миндә кавышыр Зөләйха белән Йосыф,
Миңа, бары миңа гына Такташ дәшәр...
Зур сарайда, буш залларда йөрермен мин
Үзем генә, тыңлап аяк тавышымны.
Тиңсез сыйдан авыз итеп, зат әсәрләр
Укырмын мин, кушып йөрәк сагышымны.
Мин барырмын дөнья буйлап,
җыру җырлап,
"Таһир - Зөһрә", "Рамай"ларны,
"Моңлы саз"ны.
Мин карармын: кабынмасмы
сүнгән хәтер,
Берегездә бер тамчы яшь табылмасмы?
Тыныч булыр, гамьсез булыр
сезнең күзләр.
Өшер җаным, елар йөрәк сулык-сулык.
Мин түзәрмен, мин яшәрмен -
олы-горур.
Авыр булыр үлүе тик халык булып.
1978
БЕРЛӘШИК**
(Җыр)
Җитмәде безгә һич бердәмлек,
Баш булды безгә гел таркаулык.
Мең җирдә мең учак пыскыды,
Мең дулкын булып без вакландык.
Кушымта:
Берләшик әле без, берләшик!
Бер халык булып бер,
Бер җан, бер тән булып
Бер яшик әле без, бер яшик!
Җилләр тик көч-куәт өстәрләр,
Бер учак булып без дөрләсәк.
Бер киртә дә безгә чыдамас,
Дулкынтау булып без бер бәрсәк!
Өмәләп яңа өй салырбыз
Синең, минем яңа ил өчен.
Без тиңсез Сабантуй ясарбыз,
Җилфердәтеп Казан сөлгесен.
Җитәрбез иң ерак чорларга
Бер булып, хөр булып, зур булып.
Меңләгән йөрәктән бер теләк
Ургылсын бер уртак җыр булып:
Кушымта:
Берләшик әле без, берләшик!
Бер халык булып бер,
Бер җан, бер тән булып
Бер яшик әле без, бер яшик!
1990
* Ашкыл (неол.) - ашкынучан.
** Сәйдәш Чәчәнбаев көе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: