Мәдәни җомга

Резеда Вәлиева: Иң зур мирас бер генә: Газиз туган тел генә... 

Резеда Вәлиеваның олуг гомер бәйрәме

Танылган шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Резеда Вәлиевага шушы көннәрдә 90 яшь тулды. Без каләмдәшебезне олуг гомер бәйрәме белән ихластан тәб­рик итәбез аңа исәнлек-саулык һәм яңадан-яңа иҗат куанычлары теләп калабыз.


Күңел түрләремә былбыл кунды...

Күңел түрләремә былбыл кунды, 
Сайрый да сайрый ул һаман. 
Талып калсам фани дөньялардан, 
Шул былбылны тыңлап юанам.

Ә ул сайрый, өзелеп-өзелеп сайрый, 
Сүнмәсен дип күңел кояшың. 
Вәгъдә итеп җирдә, көзләр үтеп, 
Якты язлар әле буласын...

Күңел түрләремә былбыл кунды, 
Кай яклардан гына килде икән? 
Ялгыз җанның әрнеп сызлануын 
Кайдан гына, кайдан белде икән?..

Сайра, былбыл, сайра, туктама син, 
Якты өметләрем сүнмәсен. 
Зилзиләләр купкан дөньясында 
Калтыранып җаным үлмәсен... 
Якты өметләрем сүнмәсен...

Күңел түрләремә былбыл кунды...


Сыза гына йөрәк...

Күңелемдә бер кыл чыңлый һаман, 
Әкрен генә моңсу җыр суза. 
Кабатлый ул һаман бер үк көйне: 
Уза гомеркәйләр, һай уза...

Агымсулар ага сабыр гына, 
Дулкыннары кага җаныма. 
Ник ашыга болай гомеркәйләр 
Кояш баешлары ягына?..

Агымсулар ага, агымсулар, 
Дулкыннары моңсу җыр суза. 
Аккан сулар кебек уза гомер, 
Сыза гына йөрәк, һай сыза...

Җилгә җилеп чапкан ярсу аттай, 
Бу гомер ник ашыгып уза икән? 
Кемнәрдән соң, кемнән узмаган ул, 
Йөрәккәем нигә сыза икән?..

Юк, сызсын ул, тик сызласын әйдә, 
Моңнар тамсын йөрәк кылыннан, 
Газиз халкым җанын җылытырлык 
Җырлар калсын үткән юлымнан...


Иң зур мирас

Алтын җыйма, йортлар куйма, 
Мираска дип балаңа, 
Иң кадерле мирас итеп, 
Туган телен бир аңа.

Иле белән, дине белән, 
Туган җир белән бергә, 
Туган телгә мәхәббәт сал 
Күңеленә гомергә.

Аерса да хак язмышы 
Туган йорттан, иленнән, 
Күңеле мәңге аерылмасын 
Газиз туган теленнән.

Кайда гына ишетсә дә 
Аның татлы авазын, 
Туган якка очсын күңеле, 
Сагынып ана назын.

Онытмагыз, бу дөньяда 
Иң зур мирас бер генә: 
Көмеш чыңлы, талгын моңлы 
Газиз туган тел генә...


И газиз туган телем...

И туган тел, күкрәгемдә 
Тибрәнгән тәүге сүзем, 
Алда әле һаман көрәшләр... 
Бирешмә, әй, бул түзем.

Юлларыңда нинди генә 
Җил-давыллар күрмәдең, 
Моабит тәмугына да 
Түздең бит син, үлмәдең!

Күпме таландың, тапталдың 
Утлы мәхшәрдә калып, 
Бирешмәдең, бәреп чыктың, 
Таш диварларны ярып.

Һәм балкыттың бар дөньяга 
Батырларның эзләрен, 
Йөрәк каны белән язган 
Соңгы васыять сүзләрен.

Дошманнарга татар исемен 
Пычратырга бирмәдең, 
Факел итеп күтәрдең син 
Каһарманнар йөрәген!..

Канлы көрәш утларында 
Корычланган тел бит син. 
Билен бирмәс, үлем белмәс 
Батырларга тиң бит син!

Беләм, язмыш нинди генә 
Ялкыннарга салмасын, 
Авыр көрәш юлларында 
Үз үрләрең яуларсың.

Һаман яуда, көрәштә син, 
Сөекле сазым минем, 
Инде үз туган җиреңдә 
Яшәү даулаган көнең...

И газиз туган телем!


Бергә - гомергә

Кузгал, күңелем, кабын, җаным, 
Ян син утларга тулып, 
Күтәрел үз халкың яклап, 
Гайрәтле бөркет булып! 
Бирмә бөек милләтеңне, 
Аерырга син бирмә, 
Бер телле, бер моңлы халкың 
Гомергә булган бергә. 
Мишәр, типтәр, Себер ягың –
Бар да синең үз каның. 
Аерырга бүген аны 
Кемнең җитә вөҗданы?! 
Кем ул пычрак таяк тыгып 
Болгата халкым аңын?! 
Нинди исемдә булса да, 
Җисеме бер – татар аның! 
Ваз кичәрме татар җаны 
Тукае, Сәйдәшеннән?.. 
Гомергә бергә көн күргән 
Кан туган кардәшеннән?! 
Күп яшь түккән, хәсрәт чиккән 
Зур халкым, бөек халкым, 
Нинди давыллар купса да, 
Яклап калыр үз хакын! 
Көчлеләр дә, көнчеләр дә 
Буалмас юлыбызны. 
Ирек сөяр халкыбыздан 
Алыгыз кулыгызны!

Сөембикәнең Казан белән хушлашуы

И Казаным, шанлы калам минем, 
Бер мизгелдә ничек үзгәрдең! 
Кая баксам, мәхшәр, кан һәм үлем, 
Ничек түзсен моңа йөрәгем...

Ак йортларың кара күмер булды, 
Мыскылланды халкым, таланды. 
Гөрләп торган гүзәл гөлбакчадан 
Пыскып яткан кара җир калды...

Ничек йолыйм сине бу мәхшәрдән, 
Ничек ярдәм итим, нишләтим?.. 
Аердылар, газиз халкым, синнән, 
Мин ялгызым бүген, мин – ятим.

Җимерделәр шанлы Казанымны, 
Ирегемне тартып алдылар. 
Гүя җаным суырып күкрәгемнән, 
Тәмуг утларына салдылар...

Мин юк инде. Беркем күрә алмас 
Әүвәлгедәй көләч чагымны. 
Шат йөземне кара кайгы сарды, 
Авыр сагыш йотты җанымны...

Хуш, бәхил бул, халкым, кичер мине, 
Илкәемнән мәхрүм иттеләр. 
Ак йөземә кара битлек каплап, 
Хур итәргә алып киттеләр. 

Онытмагыз, тыныч язлар килсә, 
Кошлар кайтса илгә кагынып,
Моңнарында сагышларым тоеп, 
Искә алыгыз мине сагынып...

Бәхилләшәм бүген сезнең белән, 
Туган халкым, газиз Ватаным. 
Мин онытмам сезне. Мәңгелектә 
Сезнең белән булыр бу җаным...


И каләмем

Кулларыма тагын каләм алдым, 
Сулуым кабып, кинәт өнсез калдым: 
Йөрәгемә үтте ләззәте. 
И каләмем! Сизәсеңме икән 
Очрашуның менә шулай икәү 
Дөньяларда тиңсез рәхәтен?..

Йөрәгемә авыр булганда да, 
Күңелемә шатлык тулганда да, 
Җаным һаман сиңа омтыла. 
Синең белән шулай бер сөйләшсәм, 
Җаннарымны ачып бер серләшсәм, 
Бөтен кайгыларым онытыла.

Ахры, шуңа, кыен чакларда да, 
Сикәлтәле, хәтәр чатларда да, 
Аерылмыйча синнән киләмен. 
Син карусыз юлдашым шул минем, 
Серем чәчмәс сердәшем шул минем, 
И җан дустым минем, каләмем...

Сүнмә әле, өмет йолдызым...
(Күңелнең бер мизгеле)

И күңелем, кайчан гына 
Бәхетеңнән шаша идең, 
Илһамың канатларында 
Күкләргә аша идең.

И ул җырлар җырлый-җырлый 
Үткәргән көн-кичләрем. 
И ул шашкын хыялларым, 
И ул татлы хисләрем!

Кайда сез? Кай кыяларда 
Челпәрәмә килдегез? 
Кайсы ачы давылларда 
Калтыранып үлдегез?

Без көйләгән моң-җырларның 
Кайтавазлары кайда? 
Кайда алар хаклык, гаделлек, 
Бармы алар дөньяда?

Кая бакма, ачы халәт, 
Үчләнеш, каргыш, талаш. 
Күбәләктәй бу җаннарга 
Бармы җылы бер караш?!

И сызлый, сызлый күңелем, 
Тилмереп җылы эзли. 
Калтыранып үлә җаным, 
Бу мәхшәрләргә түзми...

Бармы бу җирдә мәрхәмәт, 
Бармы изге бер йөрәк? 
Кай яклардан эзлим аны, 
И Тәңрем, тизрәк өйрәт.

Җылыныр иде җаннарым, 
Бу халәт үтәр иде, 
Өмет утын тергезергә 
Бер караш җитәр иде.

Юк бит, юк! Сүнә өметләр. 
И бичара күңелем. 
Гаделлек, дуслык, туганлык 
Бар да сатыла бүген.

И сызлый, сызлый күңелем, 
Тилмереп җылы эзли. 
Калтыранып үлә җаным, 
Бу мәхшәрләргә түзми...

Ә күктән, зур вәгъдә белән, 
Елмаеп кояш көлә... 
Сүнмә әле, өмет йолдызым, 
Җиһанда язлар килә!..

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: