Ренат Харис: Төрек валы
Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлыйм.
Язу өстәлемдә “Наградной лист” –
халкым батырлыгы ядкаре.
Теләсә кем яласына каршы
җавап сүзе итеп ятларлык...
Россиягә бүген төрле яктан
нинди генә яла якмыйлар?!.
Минем - сугыш чоры баласының -
вөҗданымны салып таптыйлар...
* * *
Интернетта,
“Подвиг народа”да,
эзләгәндә башка берәүне,
күз нурларым,
һич тә көтмәгәндә,
таныш фамилиягә терәлде.
Исеме дә
таныш фамилиягә
шома гына килеп беректе -
мәрткә киткән кызыксынуыма
дулкын кертте шулчак,
дәрт кертте.
Барысы да туры килеп тора:
авылы да, туган елы да...
Көтмәгәндә,
(бәлки, көткәнгәдер?!)
куанычка кеше юлыга -
әниемнең бертуган энесе,
Яхъя Фәизов бит -
абзам ич!..
Очрашканда сораштырмаганмын...
Үзе сөйләмәде...
Кызганыч!..
Сорашмыйбыз шул без...
Вакыт үткәч,
үкенәбез - терсәк тешлибез...
Кулларыбыз җитез булсалар да,
күңелебез ялкау кеше без...
Ул Мәскәүдә торды гомер буе
һәм эшләде һәйбәт урында...
Очрашканда, сүз дә кыстыртмыйча,
сораштырды безнең турында.
Өендә дә,
кабинетында да
бик күп атлар иде,
төрледән:
агач, бакыр, фарфор-фаянстан,
Касли1 чуеныннан, тимердән...
Читтән торып Балык институтын2
тәмамлаган.
Ләкин сагынып
сөйли иде Зөя суларында
ат йөздереп йөргән чагын ул.
Сагынса да, сирәк кайта иде.
Әби, бабай үлгәч, -
бигрәк тә...
Һәр туганга затлы балык юллый
сәламнәре белән беррәттән.
Күпме гомер яшәп, белмәгәнмен
кем булуын Яхъя абзамның...
Хәзер беләм.
Шуңа “Наградной”ны
шигъри кыйсса итеп язамын.
* * *
Мең тугыз йөз кырык өчнең көзе...
“Перекоптан, Төрек валыннан3
фашистларны куып чыгарырга!..”
дигән утлы боерык алына...
Геродотлар заманыннан бирле
бүгенгәчә үзен аклаган
хәрби ныгытмада кемнең генә
кем кулыннан каны акмаган?!
Монда римлы, скиф, төрек, урыс,
татар алган соңгы сулышын
Кырым бугазына ябырылып,
шушы җирләр өчен сугышып.
Корбанына нәфес сузган ерткыч
тешләп өзмәк була бугазны...
Һәм бугазын саклап кала ала
һөҗүм корбанының бик азы...
Перекоп ул – Кырымның бугазы
һәр көчлегә,
һәрбер дәвердә...
Моңа дәлил – грек-римнан калган,
фашистлардан калган каберләр.
Төрек валы бүгенге көндә дә
тирән яраларның кутыры.
Ул егерме гасыр буе җыйган
истәлекләр белән тутырук...
Һәм шуларның берсе –
“Наградной лист”-
уйларыма горур җим бирә,
һәр җөмләсе, төсле кино булып,
күз алдымнан минем йөгерә...
* * *
Кавалерист4 булган икән абзам...
Һәм биш фронт аша узганда
яраланган, контузия алган –
язмыш аны никтер кызганган,
аралаган Үлем тырнагыннан,
батыр җанын аның күрепме,
егерме яшь тулган лейтенантка
бәхетлерәк язмыш бирепме?..
Алып килгән, ләкин, Ор-Капуга5 -
Перекопка,
Төрек валына...
- Безне җиңү көтә, - дигән Язмыш, -
шул вал аша күпер сал гына!..
Студебеккер6,
хәтта танклар да
батып кала торган чакларда,
җиңү рухы ышанып атланган
һич карусыз солдат-атларга...
Ә бу юлы киресенчә булган –
взвод җиргә төшкән иярдән
ноябрьнең иң кара төнендә
фашист көлен күккә чөяргә...
Йолдызларны томан каплагач та
атсыз взвод җиргә елышкан,
“Максим”нарын7 аркаларга төяп,
буар елан булып шуышкан.
Командиры кушканнарны взвод
үтә сакчыл, төгәл башкарган -
хәтта чыбык-чабык чатнамаган,
тимер бәрелмәгән ташларга,
беркем төчкермәгән, йөткермәгән,
салкын тузан сулап барса да,
хәтта беркем ыңгырашмаган да,
терсәк-тезен ташлар ярса да...
Ә еракта калган атлар,
кешнәп,
дошман игътибарын алдагач,
взвод белән фашист арасында
илле метр чама җир калгач,
яшь лейтенант
барлык пулемёттан
ут яудырган фашист өстенә
йөрәгендә купкан давыл белән,
каһкаһәле, үчле хис белән.
Сизгер дошман берни сизми калган...
Ут яңгыры Валны каплаган -
томан аша пулемётлар аткан,
фашист башка чара тапмаган,
позицияләрен ташлап качкан,
йөздән артык мәет калдырып,
танкка каршы ике пушка һәм өч
ут ноктасын бездән алдырып...
Бирешергә ләкин теләмәгән –
хәл җыйган да кабат ташланган.
Взвод белән дошман арасында
өч тәүлекле орыш башланган.
Кырым аша фашист танкларын
румын нефте торган ашатып!
Безнең максат –
шул тамырны кисеп,
гитлерчылар хәлен какшату.
Ә фашистка шуны саклау кирәк
ничек кенә итеп булса да,
Төрек урын канга чумырыпмы,
мәеттәнме өеп бусага...
Бер батальон дошман һөҗүм иткән
бер кечкенә генә взводка...
Абзый чигенмәгән
эскадронга
капка ача торган сызыктан.
Башны күтәртмәслек утлы давыл
бераз гына тынып торганда,
яраларын бәйләгәннәр алар,
яңа брустверлар корганнар...
Егермедән икәү сафта калган –
егылганнар фашист утыннан...
Соңгы пулемётчы яралангач,
пулемётка үзе тотынган.
Бертуктаусыз аткан,
аткан,
аткан...
Беткәч барлык патрон тасмасы,
пулемёттан пулемётка йөргән –
фашист кабат торып басмасын,
башын күтәрмәсен, диеп, аткан -
үтә мөһим вакыт откан ул –
Ор-Капуны саклыйсы дошманны
үз янына туплап тоткан ул.
Ә абзыйның патроннары беткән...
“Максим”ыннан атып ятканда
дошман аны урап та өлгергән
уңнан, сулдан, арка яктан да...
* * *
Каләмемне менә ташладым да,
чытырдатып йомдым күземне...
Бер минутка,
абзам урынына
илтеп куйды уйлар үземне.
...Абзый окопында басып торам.
Алда дошман,
артта – Ватаным...
Нишләргә дә белмим икән ласа
илгә үлем килгән чакта мин!
Мин үлемнән инде курыкмыймын,
мин курыкмыйм инде ярадан,
үзем инде күптән ата белмим,
сакчыллыкта инде шыр надан...
Күкрәк ачык пуля, ракетага –
әйтерсең лә йөрәк юк анда!..
Хәрби бюджет артык күп күренә -
абай акыл кайчан югалган?!
Әллә артык мактанабыз микән
“без ядерный көбә кигән” дип?!
Алла саклар, бәлки...
Ләкин ул да
“Сакланганны саклыйм!” дигән бит.
Телевизор каналлары өчен
колак капкалары келәсез:
без бит инде данлы маршаллардан,
Геройлардан хәтта көләбез;
Ленинградны фашистларга бирсәк,
халык үлмәс, имеш, ачлыктан...
Күпме фетнә фикерләр яңгырый
безнең илдә ачык-ачыктан...
Батырлыклар нигезендә, имеш,
җиңү рухы түгел - аракы;
командирлар, имеш, надан булган –
көтү өчен генә яраклы...
Хәзер безгә башка нәрсә мөһим –
теләсәгез кемнән сорагыз -
нинди артист инде ничә тапкыр
өйләнгәнен санап торабыз;
Алтын Йолдызлардан кадерлерәк
эстраданың шаулы “йолдызы” –
үз илеңә ачу кузгатасың,
телевизор карап көнозын...
Коттеджларда яши эте-бете,
“хрущёвкада” үлә ветеран...
Безне инде ваемсызлык баскан,
җаныбызга юшкын утырган...
* * *
...Куркаклык һәм Курку бердәй түгел,
мәгънәләре урап бәйләнгән.
Ә үлемнән курыкмаган кеше
үлем мишененә әйләнә.
Ә кылычка кылыч йә күзгә-күз
килгән чакта инде курыкма –
син Үлемнең үзен үтерәсең
рухың белән каршы торып та!
Аек акыл аша курка белү
әйләнә күк, ахры, гыйлемгә...
Ә үлемнән курыкмаган илләр
каршы тора алмый үлемгә.
Бу гыйлемне бөтен халкы белән
үзләштергән илләр отачак...
Бу җәһәттән бездә корал – көчле,
рух халәте әле уртача...
Какшатырга рухны тырышалар
диңгез артындагы көчләр дә...
Бу – табигый!..
Ләкин бу көчләргә
кушылалар кебек эчтән дә...
* * *
...Басып торам абзам окопында...
Үлем явы мине камаган...
Каушап калдым, ахры...
Күзем ачам...
Кулга каләм алам яңадан...
Абзам белгән нишләргә кирәген –
беравыкка тынып калган ул...
Абай фашист абайламый калган
лейтенантның хәйлә-ялганын.
Уңга-сулга гранаталар чөеп,
сикереп чыгып окоп канавын,
дөмектереп унике фашистны,
абзам өзгән дошман камавын.
Әллә үлем барлыгын онытып,
әллә бөек бер хис кушканга,
үлгән румын автоматын алып,
үзе һөҗүм иткән дошманга...
Ә эскадрон, шуннан файдаланып,
кылыч болгап,
утлы ташкындай,
фашистларның цитаделе булган
Армянскка таба ашкынган...
Сугыш озак булган...
Ор-Капудан
арлы-бирле бик күп үткәнбез...
Менә шулай җәннәттәй Кырымны
тәмуг кичеп азат иткәнбез.
* * *
Үлем белән күзгә-күз килгәндә
курыкмаса кеше үлемнән,
кайчан да бер
барыбер керә икән,
керә икән халкы теленә.
Кайчан да бер килеп җитә икән
дөрес хәбәр кеше турында –
Моабиттан булсын,
Рейхстагтан,
Бабий Ярдан8,
Төрек Урыннан9...
“Наградной лист” дерелди
кулымда...
Интернеттан таптым мин аны...
Әйтерсең лә тотып торам кебек
шартламыйча калган минаны;
юк, юк, тотып торам, төшеп китсә,
ватылачак рухым тартмасын!..
Йөрәгемне кайнар сорау кыса –
кан басымым гына артмасын...
Алтын Йолдыз нигә бирмәгәннәр?
Аңа бит ул тәкъдим ителгән:
полк штабы “Наградной” тутырган,
дивизиянеке – үтенгән!
Корпус командиры култамгасын
озак уйлап салган, күрәсең...
“Кызыл Байрак орденына” дигән...
...Уйларына килә керәсем...
Мин уйланам...
Белгечләрдән сорыйм...
Һәркем ихлас дәлил китерә:
кайсы сылтый яшерен лимитка,
кайсы милли якка төрттерә...
Бер фронтовик андый дәлилләрне
бер оруда җиргә батырды:
– Батырлык ул милләткә карамый,
рух эше ул һәрбер батырлык!
Кемдер әйтте:
– Чигенгәндә кылган
геройлыкка, белмим нигәдер,
икенче сорт итеп карадылар –
нинди гөнаһ аңа тигәндер...
... Ә бит абзам минем чигенмәгән,
төрле яктан дошман бугач та
үзе һөҗүм иткән,
Кырым җирен
азат итү өчен юл ачкан.
Дивизия,
бу очракта – гавам,
геройлыгын аның таныган!
Һәм мин моны
барлык имзадан да
өстен итеп күрү ягында.
Хис тезгенен бушату куркыныч,
уйлап бетермичә бар ягын...
Орден, медаль таккан батырлык та
күтәрешкән Җиңү байрагын.
Алтын Йолдыз,
шиксез,
данлар иде
абзам исмен, кыю йөрәген...
Үкенеч юк,
чөнки бизи бит ул
Ватанымның горур күкрәген!
Һәм ул балкый!
Шуның яктысында
Җиңү рухын җанда барлыйсың!..
Без бит җиңгән халык балалары,
без бит Алтын Йолдыз варисы!
“Наградной лист” -
язу өстәлемдә,
эчтәлеге минем йөрәктә!
Ул өйрәтә мине Җиңү рухын
кузгатырга Илгә кирәктә!
25 декабрь 2019 - 7 гыйнвар 2020
Аккош күле.
1 Касли – Чиләбе өлкәсендәге чуен сыннар кою осталары шәһәре.
2 Калининград балык сәнәгате һәм хуҗалыгы техник институты.
3 Төрек валы (Турецкий вал) – Кырым бугазындагы фортификация ныгытмасы. Аны Перекоп валы дип тә атыйлар.
4 Гвардия лейтенанты Яхъя Камалетдинович Фәизов 40-нчы Гвардия Кызыл байраклы Кубань казак кавалерия полкының 1нче эскадронында пулемётчылар взводы командиры була.
5 Ор-Капу – (Ур-Капка) Кырымда Алтын Урда заманыннан калган кальга – хәрби ныгытма.
6 Студебеккер – АКШтан Ленд-лиз аша килгән автомобиль.
7 “Максим” – пулемёт.
8 Бабий Яр – 1941-1945 елларда Киев янындагы ерынтыда еврейларны, чегәннәрне, совет әсирләрен (барлыгы150 меңнән артык) фашистлар атып үтергән урын.
9 Төрек Уры – Төрек валы, Турецкий вал.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев