Ренат Харис: REANIMATION*
(Коронавирус пандемиясе белән көрәшүче табибләргә)
* * *
Прощай, немытая Россия...
М. Лермонтов.
Күкрәгемә оя кордың,
сулышыма тыктың бөке
һәм уйладың: бу кешенең
шуның белән эше бетте!..
Мин каргамыйм сине, Вирус,
каһәрләмим, нәгърә ормыйм:
син – табигать! Табигатьне
каргаучының теле корый.
Бөтен нәрсә табигатьтән –
чирләре дә, дәвасы да...
Әмма безгә, ни булса да,
кеше булып каласы бар!
Һәм мин сиңа рәхмәт әйтәм
синнән котыла алганга,
газап чигеп өйрәнгәнгә
каршы торырга яманга,
кешелекне кул юарга
өйрәтергә тырышканга
ютәлендә буа-буа,
манчый-манчый кара канга.
Юк, син миңа бәйләнмәдең...
хәтәр тулы болытыңа
үзем бастым һаваланып,
эчтәге «бәлки!»не тыңлап –
янәсе мин, Аллаһтан соң,
җиһанда икенче куәт...
Ә асылда нәрсә чыкты –
мин Җирдә беренче тинтәк,
сукыр акыл, чукрак йөрәк
һәм калкансыз гладиатор!..
Сакланганны саклармын, дип
әйткән куәт мең кат хактыр!..
Ә без «авось»ка таяндык,
без «бәлки»ләр ашап үстек...
Россиянең бу гадәте
бүген дә акылдан өстен...
Ләкин кеше ачу-үчтән
тәмам югалтмый акылын –
әмәл табып атлап чыга
үз тинтәклеге аркылы...
* * *
Аңга киләм... Кайтам, китәм
ул дөньяга, бу дөньяга...
Ике дөнья арасында
салкын һава булып агам...
Мин бар, мин юк аралыкта
үле дә мин, тере дә мин...
Үзен тойган матдә булып
чиксезлектә эрегәнмен.
Мин ниндидер бер гаҗәеп,
тереклектә юк сәләттә
кереп барам тере акыл
аңламаган бер халәткә
«Универ» госпиталендә,
ак түшәктә, ак мендәрдә,
тәрәзәдән карый-карый
зәп-зәңгәр күкле көннәргә...
КФУның бер бинасы –
фронтоны зәңгәр күктә.
Күгәрченнәр гөрләшәләр...
Барысы диярлек күкләр,
берсе ләкин ак халатлы –
табибләре булса кирәк,
миннән вирус йокмасын дип,
һәрберсенә дару бирә...
Ә мин ятам ак мендәрдә...
Баш очымда ап-ак шешә.
Ак болыттан веналарга
илаһи көч агып төшә,
агып китә, агып бара
кан тамырларын өтәләп,
барып җитә, һөҗүм итә
сулышымдагы бөкегә –
алып ташлап шул киртәне,
җанымда көч арттырмакчы...
Бөке күгәргән, тутыккан –
булмый ачып, булмый ачып,
булмый ачып ютәлеңнең
баткагында тончыксаң да,
Алып батырдай көчәнеп,
күзләр акаеп чыкса да...
Кеше Җиргә тоташ, диләр!
Юк! Һавага береккән ул –
кислородлы һава белән
аерылгысыз бер үк тән ул!
Һәм җаным да һава икән!
Тәнне һава тере тота –
һәр күзәнәк, күпме йотса,
шуның хәтле гомер ота!
Яшәү – Үлем арасында
үзлегеннән туган сызык
тәмуг икән! Һәм тәмугның
атамасы – Һавасызлык!
Тәмуг уттан хасил түгел.
Һавасыз дөмегә ут та...
Һавасызлык Галәмнең дә
бугазыннан буып тоткан...
Галәм миннән ерагая,
мин Галәмнән аерылам –
мильон яшьлек акылымнан
беравыкка мәхрүм булам.
Җанлы нокта булып очам
мин кайдадыр бу минутта,
ләкин белмим: нидән хасил
«мин» дигән бу сәер нокта...
Чиксезлектә юнәлеш юк,
юк тарафлар, юк хәрәкәт.
Син үзәктә! Син мәңгелек!..
Сөйләп бетергесез рәхәт...
Анда тәмуг та күренми,
җәннәтне дә очратмадым,
Сират күпере аша да
чыгарган юлны тапмадым...
Вакытның элеккесе бар...
Аңа кайтырга юк теләк...
Ләкин кайтырга кирәген
җанның кай төшедер белә,
ул эзли кайтасы юлын...
Хәтер икән теге нокта!
Җан да Хәтер, Хәтер икән –
димәк, мине Хәтер йоткан?!.
Кинәт әллә нәрсә булды –
балкыш чакты күз алларын...
Хәтерле нокта ишетте
минем тәннең ялваруын,
магнит кебек җыеп алды
Галәмдә эрегән тәнне...
Юк дәрәҗәсендә идем,
Мин – җисем, мин – тән-бәдәнле!
Мин үземә кайтып кердем –
рәхәтлектән газапларга –
һәр күзәнәгем эчендә
тере һаваны сакларга...
* * *
Һәм мин җиңдем сине, Үлем!
Дару түгел, рухым җиңде –
ак болыттан кан юлыма
җан теләгән куәт иңде,
зәңгәр күкле якты көннең
чакыруын җан ишетте,
«гомер» дигән киләчәккә
киң ачып куйды ишекне!
Ә кем ачышты ишекне?
Куллары юк ак болытның;
Галәм кеше язмышына
артык битараф холыклы;
кәрниздәге күгәрченнәр
булыштымы, кагып канат?
Юк! Булышты табиб кигән
гади, чиста ап-ак халат,
космонавтны хәтерләткән
комбинезон кигән табиб,
кызыл чиктән* ак дөньяга
чыга торган юлны табып,
җанны тәндә калдырырга
йөз мең төрле әмәл корып,
Әбүгалисина гыйльмен
дәвасына тоташтырып!
* * *
Кереп барам якты көнгә...
Ә дөньяда болын исе!
Болын исле Җир шарында
мең яшисе, мең яшисе!
Минем өчен бу мизгелдә
Галәм дә хәтта хуш исле!
Мин яңадан җан иясе –
Renatus** мин! Renatus мин!
Рух ныгыды! Өметемә
сәмруг-кош канаты үсте!
Җәһәннәмнән чыга алган
Renatus мин! Renatus мин!
Мин яңадан кайттым сезгә,
балаларым, сөйгән ярым,
сулыш алам шатлык тулы
күзегезгә карый-карый;
сезгә кайттым өемдәге
иң җайлы, рәхәт түшәгем,
ялкауланган чакларымда
төкерә торган түшәмем;
кайттым сезгә, башланган эш,
төгәллисе гамәлләрем!..
Шаккатты калай ярым Ай,
шаккатты Җирдә таш тәре...
Куандылар ромашкалар,
бал кортлары, төнге рәшә –
вирус түгел, Кеше җиңә,
Кеше җиңә бу көрәштә...
Күз күрмәгән афәт белән
сугыша бөтен Җир шары!..
Аны тәмам җиңәр өчен
кирәк икән ич нибары
тинтәклегең бугазына
вакытында тыгу бөке!
Менә шулай, таҗлы Вирус,
минем белән эшең бетте!
Башкалар белән дә бетәр,
син Россиянең акылын
чыгара алсаң чистартып
Сират күпере аркылы.
Эшең бетәр! Таҗың шиңәр!
Корыч авызлык киярсең
юынырга өйрәткәч тә
кул юмаган Россияне!
*Реанимация – клиник үлемгә дучар кешене терелтү.
*Кызыл зона – хастаханәнең йогышлы
авыр авырулар дәваланган бүлеге.
**Renatus (лат.)– яңадан тормышка кайткан кеше.
15-22 июнь, 2021.
КФУ госпитале,
310 нчы палата.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев