Мәдәни җомга

Ренат ХАРИС: МИН ЯШЬЛЕККӘ КИРЕ КАЙТМАС ИДЕМ...

РЕДАКЦИЯДӘН. Бүген Татарстанның халык шагыйре, Россиянең Дәүләт, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре иясе Ренат Хариска 75 яшь тула. Без каләмдәшебезне күркәм гомер бәйрәме белән ихластан тәбрик итәбез, аңа исәнлек-саулык, күңел көрлеге һәм киңкырлы иҗатында яңадан-яңа ачыш-табышлар теләп калабыз. Сайрау вакыты Төн. Сайрап җибәрде каен. Җавап сайрады нарат. Йөрәк аша дулкын...

РЕДАКЦИЯДӘН. Бүген Татарстанның халык шагыйре, Россиянең Дәүләт, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре иясе Ренат Хариска 75 яшь тула. Без каләмдәшебезне күркәм гомер бәйрәме белән ихластан тәбрик итәбез, аңа исәнлек-саулык, күңел көрлеге һәм киңкырлы иҗатында яңадан-яңа ачыш-табышлар теләп калабыз.
Сайрау вакыты
Төн. Сайрап җибәрде каен.
Җавап сайрады нарат.
Йөрәк аша дулкын үтте:
син минем кебек ярат!
Сайрауга кушылды юкә.
Тал өстәлде бераздан...
Йөрәк аша өннәр кичте:
син минем кебек назлан.
Өстә сайрау, аста сайрау,
уңда, сулда, һәркайда...
Йолдызлар чут-чутлашалар,
көмеш моң ага Айдан...
Сайрый урман... Сайрый алан...
Һава сайрый... Сайрый төн...
Сайрый йөрәк... Бу мизгелдә
Мин һәм Сөю - бербөтен!
Бөтен нәрсәдән өстен мин,
курыкмыйм бернидән дә -
көбә итеп йөрәгемә
җырлы төнне кигәндә...
Сүзсез шигырь
Дымлы керфекләрең кара төнгә
шигырь яза... Шагыйрь мәллә син?!
Сүзсез сүздән хасил шигырьнең дә
аңлашыла икән мәгънәсе.
Күзләремне йомам, керми калсын
шигыреңнең соңгы сүзләре -
мин үземчә генә дәвам итим
хисләремнең яңа эзләрен...
Кыштан чыгып янә көзгә керәм,
янә җәем, янә кайта яз...
Күзләремә тамган сүзсез шигырь -
яшьлегемнән кайткан кайтаваз...
Төн күзе
Кара күзләренә карап төннең,
шигырь укыдым мин хисләнеп.
Тойган кебек булдым яшьлегемнән
бүгенгемә җилләр искәнне.
Җылы җилне чама белми эчеп,
мин исердем бугай чак кына -
үз серемне үземә фаш итеп,
уйнадылар канда чаткылар.
«Әле сөя алам!» дигән уйлар
оялдылар талган йөрәктән...
Шигырь эчеп исергән төн күзе
хискә буйсынырга өйрәтә...
Кире кайтмас идем
Мин яшьлеккә кире кайтмас идем,
мин озайтыр идем картлыкны!..
Һәр мизгеле яшәүнең - куаныч,
озын-озак картлык шатлыклы.
Яшьлек - хыял, өмет хәрәкәте!
Күренми дә кояш яктысы...
Ә картлыкта күңел чоңгылына
төшә Айның көмеш чаткысы.
Көндезләрен кояшсыз да әйбәт.
Айсыз төнгә чыгып кара син! -
Йөрәк типкән килеш, ачык күздән,
тар ләхеткә килеп тарасың...
Мин яшьлеккә кире кайтмас идем,
хәтта кире кайтып булса да...
Ике гомер бер кешегә - артык...
Юк, кирәкми таныш бусага...
Уй һәм кодрәт
Тәре - уйлап чыгарылган -
кеше аңының үре!..
Кояш һәм Ай - яратылган!
Алар Кодрәт күк тере.
Биш, алты, җиде нур белән
балкыган йолдызлардан
әллә күпме халыкларның
рухына иңә ярдәм...
Йолдызлар да уйда туган
һәм мәгънә алган уйдан...
Ай белән кояшны Кодрәт
үз барлыгыннан койган.
Сергей Есенин
В Хороссане есть такие двери...
Сергей Есенин
«Ник Казанга килеп чыкмадың син,
ник какмадың безнең ишекне?» -
дип уфтанам инде гомер буе...
Рухың мине һаман ишетми...
Казан ишекләре - бакыр тупса,
ачылалар җырлап-шыгырдап,
ишекләрдә йозак булмаганга
сизелсен дип керү-чыгулар.
Син кергәндә алар җырлар иде.
Һәм, ишетеп ишек тавышын,
татар кызы килеп чыгар иде -
булыр иде нинди танышу!
Хорассанның чадра томаннары
хәтта җенне пәри иттерә...
Ә Казанның алсу гүзәлләре
күзләреңә күзен үптерә...
Ни өчендер синең шигыреңдә
һаман эзлим татар кызларын...
Казан кызы пәри генә түгел,
ул эретә сагыш тозларын.
Ник Казанга килеп чыкмадың син,
эшләреңнең ташлап кайберен?
Чакырусыз кунак, шагыйрь булса,
чакырулы кебек кадерле!
Очкын
Бу шигырьне бик тартынып язам...
Язмый кала алмыйм - шул чыны.
Мостай Кәрим учагыннан, чатнап,
минем башка төшкән очкыны.
Күн кәпәчем көйри үк башлаган...
Көек исен сиздем үзем дә.
Берәү, көлеп: «Әй, бүреге яна!» -
дип кычкырды, бәреп күземә.
Кем бүреге яна - беләбез лә -
без аңлыйбыз мәкаль асылын.
Мостай шигырьләре Агыйделдәй,
ә кем аны, ничек урласын?!
Эчеп була йотым-йотым гына!
Ә Агыйдел кипми, кыскармый,
Һәм мин эчәм Мостай дәрьясыннан
тустаганлап акыл, осталык.
«Мостай ага, синнән яңа бүрек -
алып бирми кая барасың?»
- Миннән очкын җитә! - диде Шагыйрь,
ә калганын үзе карасын...
Яшерен почмак
Мин, кояшка карап, күз бетердем,
төнгә багып, күзем очладым -
фәкать күрер өчен күңелемнең
үземә дә яшерен почмагын.
Әллә ниләр бардыр кебек анда:
мине үзем итә торган көч,
мине үзем итә торган сөю,
мине үзем итә торган үч.
Чиксез итәр идем һәркайсын мин,
гомеремне шуңа багышлап...
Күреп булмый ләкин...
Алар һаман
минем өчен серле табышмак.
Үз-үзенә кеше сер булмас дип,
уйлап йөрим мәллә артык күп?!
Асылымны ачыклыйсы килә -
үлемсезлек сере шунда күк!
Тел һәм хәтер
Беркемгә дә берни әйтми Вакыт.
Вакытның юк теле, хәтере.
Бар нәрсәне ләкин белә Вакыт,
әзер тота һәрчак әйтерен.
Хәтерле һәм телле Вакыт - Тарих!
Бернине дә Тарих югалтмый,
беркемгә дә анык янамый ул,
беркемне дә ачык юатмый.
Күз төшәрлек төштә тотмаса да,
беркемнән дә берни яшерми...
Ул эчкерсез, ул битараф, аңа
ак һәм кара, кызыл, яшел ни...
Вакыт белән берни кылып булмый!
Ул курыкмый, бөлми, сатылмый...
Тел һәм Хәтер булу - менә хәтәр!
Тел, Хәтерсез халык - «акыллы»...
Ә Вакытны кеше Тарих итә,
бар кылганын аңа бирә дә...
Һәм аннары Тарих хәтереннән
Вакыт туктатырга өйрәнә...
Урманче тезләре
Бакый Урманченың Казмада* да
байтак калды таяк эзләре...
Ул елларда инде йомшак иде
сөрген дымы сеңгән тезләре...
Ул Казмада таба иде бугай
кара мунчаларның файдасын...
Ак мунча да яга иде әти -
ошаганын үзе сайласын.
Ул карасын сайлый. Кызган ташлар,
тамчы тисә, шартлап ярыла...
Тезләрен ул карт кычыткан белән
чаба иде хәле барында.
- Соловкины баштан, кулларымнан,
хәтта йөрәктән дә чыгардым,
ә тезләрдә сызлый, - дия иде, -
горур булсаң гына чыдарлык...
Шуның өчен дә мин, - дия иде, -
сарыф итә-итә күз явын,
ташны чокып, бүрәнәне уеп,
Горурлыкка һәйкәл куямын...

* Казма - Буа районындагы авыл.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: