Мәдәни җомга

Ренат ХАРИС: БУЛДЫ МИКӘН РИЗАЛАШКАН ЧАГЫ КЕШЕ ҖАНЫ БЕЛӘН ДӨНЬЯНЫҢ?!.

Туган тел Туган телем! Син - әнием минем... Бәндә кеше була сүз белән. Күкрәгеңнән синең өзелсәм дә, мин сөтеңнән мәңге өзелмәм. Күкрәк сөте тәме онытыла - канга күчә сөтнең сихәте. Туган телем! Данлы галимнәрең, шагыйрьләрең Җирдә нихәтле! Туган телем! Җирдә ни-нәрсә бар, һәммәсенә сүзең җитәрлек! Мин бәхетле - миндә син...

Туган тел

Туган телем! Син - әнием минем...
Бәндә
кеше була
сүз белән.
Күкрәгеңнән синең өзелсәм дә,
мин сөтеңнән мәңге өзелмәм.

Күкрәк сөте тәме онытыла -
канга күчә сөтнең сихәте.
Туган телем!
Данлы галимнәрең,
шагыйрьләрең Җирдә нихәтле!

Туган телем!
Җирдә ни-нәрсә бар,
һәммәсенә сүзең җитәрлек!
Мин бәхетле -
миндә син яшисең,
син дә мине күккә күтәрдең...

Туган телем!
Халкым әнисе син!
Сез өзелмәс булып береккән, -
һәм үлемсез булып калачаксыз
икегезнең берсе теректә.

Киләчәкне белүче

Барып кайттым ерак калган дөньяларга...
Тартып йөрдем киез чатыр корган арба...
Туфрак ерттым...
Иген иктем...
Яулар чаптым...
Җир шарын кояшка бәйләп, казык кактым...
Кала салдым...
Ил-Йорт кордым...
Китап яздым...
Күккә карап эндәшергә хәтта баздым:
- Ник дәүләтсез иттең мине бүгенгемдә,
аны кире кайтарырлык акыл кемдә?
Иңде Тавыш:
- Кирәкме соң моны белү?
Киләчәкне белүчене көтә үлем...
Кайтып кердем ерак калган дөньялардан...
Акылыма
арабыздан
эзлим ярдәм...

* * *

Кайтмады үч, бетте көч, сынды кылыч -
шул булды эш:
Керләнеп беттем үзем, дөньяны
пакьли алмадым.

Габдулла Тукай

Сынган кылычның корычын
халкым эретте тынында.
Тамчысыннан каләм койды...
Каләм һәр шагыйрь кулында.
Беркайчан да кипшеми кан
сынган кылыч ярасында...
Ләкин манарга ярамый
каләмне үч карасына.
Көнләшүләр агуына
ярамый каләм манарга -
шагыйрьдән халык битенә
ихтимал кара тамарга!
Кимсенү-түбәнсенүгә
чыланмаска тиеш каләм -
һәр халыкка бер үк Кояш,
һәр халыкка бер үк Галәм!
Нинди генә давыл купмый
кешенең үлмәс җанында
йә үзеңә,
йә халкыңа
кимсетү төшкән чагында!
Йөрәктә кайный янартау,
куллар тартыла кылычка...
Яраң булса, шул чакта син
яраңа кара! Тынычлан!
Каләмеңне кояшка ман,
йәки төннең карасына -
сүзләр булып дару тамар
җан давылы ярасына...

* * *


"Көрәшчеләр кирәк!" дибез...
Әйе, көрәшчеләр кирәк!
Көрәшчеләр арасында
көрәшүчеләре сирәк.

Йодрык селкеп, төкрек чәчеп
йөрүчеләр бездә байтак...
Бәла шунда - төкрекләре,
агу булып, кире кайта,
давыл булып кире кайта
йодрык селкүләрнең җиле...
Менә шундый батырлардан
тәмам гарык татар иле.

Эндәшмәү сонеты

Мин эндәшмим - мине Аллаһ тыңлый!
Аның белән шулай аңлашам...
Җанымдагы фани давыл тыны
бакый тынлык белән алмаша.

Һәрбер күзәнәккә тынлык тула,
су сеңгәндәй коры мамыкка...
Мин Алланы аңлагандай булам,
Сөйли генә белмим халыкка.

Аңлаганны сөйли алсам әгәр
куанычтан үләр идем мин...
Аллаһ сүзен Җиргә тик пәйгамбәр
җиткергәнен әллә белмимме?!

Аллаһ тыңлый мине тын торганда -
фани аңым бакыйлыкка орынганда...

Мәхәббәт

Мәңгелек мәхәббәт булмый ул,
мәхәббәт мәңгелек булса да,
аң-җанны - үлемсез, кешене
пәйгамбәр сыйфатлы кылса да.
Мәңгелек мәхәббәт булмый ул...

Өзлексез мәхәббәт булмый ул,
мәхәббәт мәңгелек булса да.
Кешенең тормышы болгавыр -
бар киртә, бар нәфес, бусага...
Мәхәббәт өзлексез булмый ул...

Гел кайнар мәхәббәт булмый ул,
мәхәббәт кояшлы булса да.
Хистәге нурларга кайвакыт
болытлар, давыллар кул сала...
Мәхәббәт гел кайнар булмый ул...

Мәхәббәт гөнаһлы булмый ул,
гөнаһлы мәхәббәт булса да...
Утларга, бозларга салсаң да,
ул кайнар, ул гүзәл, ул садә!
Мәхәббәт гөнаһлы булмый ул!

Горурлыгым шатлана

Булган бездә дәүләт төзүчеләр -
тәхет аңы кергән алыплар!
Үз җирендә ил булмагач, алар
булышканнар башка халыкка.

Һәм аларның язмыш арбаларын
алга сөйрәшкәннәр җигелеп...
Борһан Шаһидиләр, Акчуралар
хәтеремә килә иң элек!

Исемнәре, шөкер, шул илләрнең
тарих битләрендә саклана.
Юксынса да аларны өметем,
горурлыгым минем шатлана...

Кирәккә яраткан

Беркемгә дә аяк чалмадым мин...
Ләкин менә миңа абынып,
егылучы адәм балалары,
аз булса да, бераз табылыр.

Борыннарын канаттылар микән,
Тырнаттылар микән тезләрен?..
Миңа һәрчак ишетелә торды,-
әрләү түгел, - янау сүзләре...

Комачаулый күрмим берәрсенә,
диеп яшәү кемнәр өлеше?
Мин җиңәргә килдем үз-үземне,
диючегә бу һич килешми!

Мин тумышым белән гаеплеме
тормыш сукырлары каршында?!.
Ходай мине кирәккә яраткан
һәм яраткан, уйлап барсын да.

* * *

Мне борьба мешала быть поэтом,
Песни мне мешали быть бойцом...

Николай Некрасов

Һәрбер чорда шундый чаклар була -
илне җылытасың гөл ягып...
Янамаган чагы булды микән
кешегә бу кырыс дөньяның?!

Ә янауга каршы калкан калка,
елмаюны хуплый елмаю...
Булды микән ризалашкан чагы
кеше җаны белән дөньяның?!

Кеше теләгәнчә бармый тормыш,
нидер разый түгел кешедән...
Шуны тою сүзгә куәт бирә,
әверелә рухым эшенә.

Кәкрене мин турайтырга телим,
матурайтмакчы мин ямьсезне...
Көрәш рухы мине шагыйрь итә,
ә көрәшкә шигырь ямь өсти.

Китеп барган олау

Мин килештем бугай язмыш белән -
үткәннәргә карыйм ерактан.
Ә яшьлегем - китеп барган олау...
Уфтану юк ләкин йөрәктә.
Куып җитеп утырасы килми.
Нигә шулай икән?Чамалыйм...
Үткәннәрдә бөтен нәрсә таныш,
ә күрәсе килә яңаны.
Ул яңага, бәлки, тешем үтмәс
һәм чыдамас, бәлки, беләгем.
Ләкин яңа, фәкать яңа гына -
күңелемнең шашкын теләге.
Ә үткәннәр бүгенгегә кирәк!
Гомер бит ул - Аллаһ бүләге.
Үткәнемнән өзелмәү хакын мин
намус колы булып түләдем.
Кая ашыгырга?! Ярый әле
бәйдә тота мине үткәнем!
Шул булмаса, айгыр кебек дулап,
чиккә җитәр идем күптән мин.
Ерагая ләкин гүзәл олау.
Киерелә аркан керештәй...
Синең бәйдә бераз торыйм әле -
син өзелмә, аркан, бирешмә!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: