Мәдәни җомга

Ренат ХАРИС: БУ ТОРМЫШНЫ, БЕРГӘЛӘШЕП, ҖАН ТЕЛӘГӘН ЯККА БОРЫЙК...

Әйтелми калган сүзләр Тел очымны сүзләр чәнчи - әйтмисе килгәннәре: ачу, үпкә тулылары, кемнәндер көлгәннәре, язмышка сукранганнары һәм түбәнсенгәннәре, акыл өйрәтмәкче булып, мөнбәргә менгәннәре... Мин телемне теш артына терәгән килеш тотам... Телем тешләремне вата - мин канлы сөяк йотам... Һәм кайчак әрни йөрәгем... Әйтелми калган сүзләр йөриләр акылдан түгел, йөрәктән...

Әйтелми калган сүзләр

Тел очымны сүзләр чәнчи -
әйтмисе килгәннәре:
ачу, үпкә тулылары,
кемнәндер көлгәннәре,
язмышка сукранганнары
һәм түбәнсенгәннәре,
акыл өйрәтмәкче булып,
мөнбәргә менгәннәре...
Мин телемне теш артына
терәгән килеш тотам...
Телем тешләремне вата -
мин канлы сөяк йотам...
Һәм кайчак әрни йөрәгем...
Әйтелми калган сүзләр
йөриләр акылдан түгел,
йөрәктән сәбәп эзләп...

Татарча сөйләшкәндә

Мин татарча сөйләшкәндә,
татарча тибрәнә тел -
айгыр атлавыдай саллы,
кош канатыдай җиңел.

Мин татарча сөйләшкәндә
татарча бии аяк!
Җиргә типсәм, очып китәм
күкләргә, әллә кая...

Мин татарча сөйләшкәндә
татарча селким кулны,
ерактагы дус-ишләргә
ялкынлы сәлам юллыйм.

Мин татарча сөйләшкәндә
татарча чайкыйм башны,
әйтерсең лә күпгасырлык
ачуны селтәп ташлыйм.

Мин татарча сөйләшкәндә
татарча җырлый күңел.
Күңел җырым дөньядагы
бер җырдан да ким түгел.

Мин татарча сөйләшкәндә
татарча тибә йөрәк -
канымдагы горурлыкны
акылыма күчерә.

Мостай Кәрим һәйкәле

Создал памятник я,
бронзы литой прочней...
Квинт Гораций

Китапларың дөньясына кереп,
барлык сукмакларын таптадым,
"Мин үземә һәйкәл койдым" дигән
шигыреңне ләкин тапмадым.

Хакың да бар иде, Мостай ага,
Прометейдан алган ялкын да,
һәйкәл өчен кирәк металлы да
күкрәгеңдә иде, якында.

Эретмәгә бакыр җыймадың син...
Әллә аклыйм, әллә яклыймын?!
"Мудрый Мустай" дигән кушаматны
бер дә юктан халык такмый ул!..

Бакыр торба мәдхияләрендә
эресә дә, кургаш тавышы
патшаларга мәдех җырламады,
һаваланып яки ялгышып...

Тарих атлый үз сукмагы буйлап...
Ачылалар бикле капкалар...
Фирка һәйкәлләре ауган заман...
Шигырь һәйкәлләре калкалар...

* * *
Җәйнең соңгы тын кичләрен
җанга сеңдерәсе иде -
ел буе анда җыелган
утны сүндерәсе иде...
Ил турында уйлар кайнар,
тел турында уйлар - домна!
Ә шулай да җаным дымлы...
Ә шулай да каным моңлы...

Җәйнең соңгы тын кичләрен
җанга күчерәсе иде,
нур эчкән август халәтен
бераз кичерәсе иде...

Күңелдә пошаман

Сыртына кигәвен кунгач
тәнен тетрәткән аттай,
Җир шары тетрәп куйгалый -
шәһәрләр аунап ята!

Сынган сөяктән җелеген
суырган ачкүз сыман,
торнадолар җир суыра
болытлар арасына...

Фантастик кырмыскаашар
теле булып, цунами
халыкларны ялап ала...
Котырына су җаны!..

Сугыш утлары кабына -
кешеләр, илләр яна.
Җир ялкынга суын сипми,
ни булса да хуш аңа...

Җирне без аңлы саныйбыз.
...Һәм күңелдә пошаман -
Җир шарыбыз Мальтус* белән
фикердәшкә охшаган...

Мәхәббәттә күтәрелү

Бер-береңә тартылу бар,
бер-береңнән этәрелү,
бер-берең биеклегенә
мәхәббәттә күтәрелү.
Шул биеклектә калу бар
соңгы кайнар сулышкача...
Шул биеклектә бәхеткә
фәрештәләр ишек ача!

* * *
(Бездән яшьрәкләргә)

"Болар китә! Без калабыз!" дип шатланма,
дөнья иркенәймәс без китүдән генә.
Елга яры сулар юлы булып кала -
елга яры бетми боз китүдән генә...

Нәби Дәүли

Исеңдәдер, Нәби азый, алма пешкәч,
шап-шоп итеп, сискәндереп, җиргә төшкәч,
үзең үргән кәрзин тотып, җайлап кына
чыга идең, җыя идең сайлап кына,
яньчелмәгәннәрен генә, матурларын...
Биеп йөри иде җирдә зур кулларың...

Ә аннары, битеңнең һәр җыерчыгын
мул сабынлап, чал төкләрен кырып чыгып,
ап-ак күлмәк һәм кызыл галстук киеп
(күп мәктәптә почётлы пионер идең),
китә идең наянланып марш басып,
беләгеңә алма тулы кәрзин асып.

Син яклаган совет заманы чагында
безнең Кече Тирән күлнең аръягында
пионерлар лагерьлары торды гөрләп:
быргы уйнап, барабаннары дөбердәп.
Пионерлар сыйлый идең син җәй саен,
рәхәтләнә, дия-дия, йөрәк маем!..

Кайта идең август кояшыдай балкып,
яратам, дип, шул юньсез пионер халкын.
Сөйли идең детдомнарда күргәнеңне,
бик ачыккач алма урлап йөргәнеңне...
"Тамак ояттан көчлерәк!" дия идең,
йодрык белән корсагыңны төя идең...

Сөйли идең фашистларда тоткынлыкта,
төкрегеңне аждаһадай йота-йота,
бакканыңны овчаркалар ашатуны...
Кысып ала иде сине шулчак тының...
Карт каргадай, күкрәп йөткерә-йөткерә,
әйтә идең:"Кеше тамактан көчлерәк!"

Нәби азый! Алмаларың тагын пеште -
ботаклары дуга булып бөгелеп төште.
Сына гына күрмәсеннәр инде берүк...
Әллә үзем җыеп чыгыйм микән кереп...
... Гадәтеңне ләкин дәвам итә алмам -
пионерлар син яшәгән чорда калган...

Ләйлә Кәримова

Исеңдәдәр, Ләйлә ханым, исеңдәдер:
Фатих Кәрим төшеп яткан тәүге кабер
урынында калган чокыр исән иде,
иң төбендә әче әрем үсә иде...
Иелдең дә шул әремне син сыйпадың...
Әрем исе тирән чокырга сыймады,

якындагы үзәнгә ул агып тулды,
төер булып безнең бугазга тыгылды,
күтәрелде һәм бөркелде - керде күзгә,
синдә ул яшькә әйләнде, миндә - сүзгә...
Юк, юк! Әрем исе генә булмады ул,
сөзәк үрне чормап алды ярсу давыл -

ромашкалар берсе берсенә бәрелде,
кыр өстенә күбәләкләр күтәрелде -
кырык бишнең февраль бураннары булып...
Һәм колакка канонада шавы тулды...
Күз алдында: җепшек карны ера-ера,
Фатих Кәрим соңгы атакага бара...

Һәм өзелә синең әтиең гомере,
Пруссия туфрагы астына кереп...
Һәм ялгана бөеклек хатирәсенә -
поэмага, музыкага һәм рәсемгә.
Бертуктамый безнең аңга сеңә-сеңә,
ул әйләнде каһарманлык билгесенә!

Әле булса тибә әтиең йөрәге,
чөнки аның бу дөньяда бар терәге,
бар аягы, бар куллары, бар күзләре,
яңрап тора аның терелгән сүзләре.
Дәвам итә шагыйрьнең яшәү этабы -
син бит аның бүгенге яңа китабы.

Каты торыйк!

Теләгәнчә түгел тормыш -
адым саен киртә кормыш,
утка салмыш, ташка ормыш,
әллә ниләр юрый-юрый...
Каты торыйк!

Алдавычлар тулы заман,
безне томанага санап,
җаныбыздан әле һаман
балавыз булуны сорый...
Каты торыйк!

Хәвеф-хәтәр һаман үсә -
без көтмәгән җилләр исә,
өметләрне кисә-кисә,
хәтта кайбер тамыр корый...
Каты торыйк!

Олы нияттә берләшеп,
иңнәрне иңгә терәшеп,
бу тормышны, бергәләшеп,
җан теләгән якка борыйк -
каты торыйк!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: