Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Регина Габдрахманова: Хатлар кыштырдавын сөям, Иске кәгазьнең төсен... 

Язу төшкән кәгазь битен Сүзләр бизәп тезелә.

Регина Габдрахманова 2001 елда Актаныш районы Кәзкәй авылында дөньяга килә. Бүгенге көндә Актанышның 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныфында укый. Бу – Регинаның республика матбугатында дөнья күргән тәүге әсәрләре. Без аңа яңадан-яңа иҗат уңышлары теләп калабыз.


Әминәдән хат
  
     (Поэма)                  
          
Сагышка манып язамын
Хатымны сиңа, Муса.
Язам да - утка саламын,
Хат түгел, үзем янамын –
Янмас идем, төн узса…

Күбәләктәй, кунар гөлне
Әй, сайлап очкан чаклар,
Күңелләр наздан ташыган,
Күкләрне кочкан чаклар.

Әйләнгән чагы башларның
Синең бер карашыңнан.
Шул карашың гомер буе
Озатып бара сыман.

Чәчкә кебек чакларымны
Ай күргән, кояш ‒ алган.
Яшьлегем күз яше булып
Керфек очымда калган.

Бер сине, Муса, сайладым
Йөз-меңнәр арасыннан,
Күзләремнең карасында
Карашың калган сыман.

Синле чакларымны җуйдым,
Җанымнан араладым.
Тик ниләр генә эшләтим
Күземнең караларын?

Исләремә төшәсең бит,
Таңда күзләрем ачсам.
Килеп кенә басасың бит,
Күзләрем йома калсам.

Кайдан дәва табыйм икән,
Ни хәлләр итим икән?
Сагышымны, тәрәз ачып,
Җилләргә сибим микән?

Хатирәләрнең зәңгәре,
Истәлекләрнең алы
Булып исләремә төшә
Мәхәббәтле яшь чагым...

Матур чаклар иде безнең,
Безнең яшь чаклар иде.
Синең ‒ бөркет, минем ‒ кара
Карлыгач чаклар иде.

Күк йөзенең сипкелләре ‒
Йолдызлар саный идек.
Кызчыгыбыз Чулпанны да
Йолдыздай таный идек.

Исемдә гел, сөя идең
Таң йолдызчыгым, диеп.
Хәтта мине көнләштереп,
Күкләргә кадәр чөеп!

Сыздырып таңнар аттырдык, 
Таң белән чыклар төште,
Сине яуга дәшеп, кара
Хәбәр килеп иреште.

Юл чатында калдым басып 
Нарасыемны кочып,
Мусам, беркөн кошчык булып,
Кайтырсың кебек очып.

Кичләрен нәни Чулпанга
Әкиятләр сөйләдем.
«Әти кайчан кайтыр?» ‒ дисә,
«Сабыр бул», - дип көйләдем.

Шәмнәр яктысында төнлә
Сиңа оек бәйләдем.
Гомеркәеңне вәхшиләр 
Кискән диеп белмәдем.

Җеп эрләгән чагым менә,
Сине уйлаган чагым.
Күрешергә язмаганмы,
Чуала җеп-йомгагым.

Күлләреңә көймә салдым,
Көймәләрем ‒ камыштан.
Сагынуларым чиктән ашты, 
Саргаюым ‒ сагыштан...

Миңа хәзер гомрем буе
Хәлем җилгә сөйләргә,
Көенечләрем салырга
Иң сагышлы көйләргә.

Энҗе таш итеп күз яшем
Ак сөлгеләргә сиптем,
Син белән мин төсле күркәм
Пар күгәрченнәр чиктем.

Рәхмәт, бәгырь, бүләк иттең
Сөелүнең рәхәтен,
Аппак бәхеткәем минем,
Кара кайгым, хәсрәтем...

Фәрештәләр сиңа минем
Догамны ирештерсен,
Мине ешрак синең белән
Төшләрем күрештерсен...

Кошлар, минем күңелем булып,
Синең якка очарлар,
Минем куллар булып, җилләр
Иңнәреңнән кочарлар...

Муса, бәгърем, тыныч йокла!
Сиңа җырлар атармын,
Күңелем ташып түгелсә,
Тагын хатлар язармын...

Ярый, Муса, сау булып тор!
Урамда таң беленә...
Мәңге син дип янган, көйгән,
Мәңге сөйгән Әминәң!


Иске хатлар кыштырдавын сөям...

Ул хатларда без сөйдек тә, җаным,
Без көйдек тә анда, яндык та.
Ә ул хатлар сакланадыр әле
Берәр ящиктә йә сандыкта…

                                            Р.Миңнуллин

Хатлар кыштырдавын сөям,
Иске кәгазьнең төсен.
Аларда, сөеп суласаң,
Кипкән чәчәкләр исе.

Ерак  юл кичкән сүзләрнең
Көйләгән җырын сөям.
Тузан яткан кәгазьләрнең
Сулыш җылысын тоям.

Язу төшкән кәгазь битен
Сүзләр бизәп тезелә.
Кипкән үлән сипкән төсле
Сары кәгазь йөзенә.

Иске хатлар җанлы була,
Шуңа күрә җылылар.
Адресатның күзе белән
Сөеп сиңа карыйлар.

Лампа чәчкән сары кунган,
Җылы иңгән хатларга.
Берәү төнлә күз нурларын,
Назын түккән аларга.

Кабул кылып алучының,
Яше тамган хатларга.
Кабат-кабат укыганга
Һәрбер сүзе ятланган.

Иске хатлар кыштырдавы,
Иске кәгазьнең  төсе...
Аларда еллар җылысы,
Кипкән чәчәкләр исе...


Ак буран

Яңак астымда мендәр ‒ боз,
Кочагымда ‒ кар-буран.
Йөрәгемдә утлы сагыш
Күңелне уяттырган.

Өебезгә буран кергән,
Буран сине урлаган.
Ак карлар сибеп калдырган,
Онытыр, дип уйлаган.

Чәчләремә карлар сарган,
Керфегемә ак кунган,
Җил җаныма җылы өргән,
Күңлемә аклык тулган.

Сине буран тартып алды,
Урлады сине буран.
Тау-тау карлар ера-ера
Сине эзләрдәй булам.

Ак урманнар аша чыгам,
Боз елгаларны кичәм,
Кайнап, ургып ага чишмә,
Тезләнеп суын эчәм.

Сиңа таба ярган сукмак
Ап-ак кардан тегелгән,
Боз эретерлек өметем 
Бизәп-бизәп чигелгән.

Сиңа алып барган юлым
Аһ, озын булыр инде.
Ак буранда сине тапсам,
Ак шәлгә урар идем. 

Җан җылымны җепләр итеп
Сузып-сузып эрләдем,
Синең күңел төсле актан
Мамык шәлләр бәйләдем.

Ак бураннар аша барам,
Бәгърем, синең каршыңа.
Ак давылны җиңеп киләм
Сөюебез хакына.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев