Мәдәни җомга

Рәдиф Гаташ: Кайтыгыз, минем сөюнең Былтыргы бураннары!..

Ирләр булыйк һәрвакыт Һәм һәр адымда. Малай чакта – Уйнаганда, Күккә карап төрле уйлар уйлаганда. Кыйналганда.

РЕДАКЦИЯДӘН. Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташка шушы көннәрдә 80 яшь тула. Без каләмдәшебезне күркәм гомер бәйрәме белән ихластан тәбрик  итәбез, аңа исәнлек-сау­лык, күңел көрлеге һәм яңадан-яңа иҗат куанычлары теләп калабыз.


ТАТАР КИТАБЫ

                          Хатип Госманга

Киштәсендә, хәтерендә илнең 
Бабамнарның күпме китабы! 
Пергаментлар, кулъязмалар сөйли –
Гасырларның безгә хитабы. 
Сөйлә, китап! Болгар чорларыннан, 
Тарихыңнан «аять» сөйлә, әйдә: 
Телгә килсен Якуб улы Йосыф, 
Һәйкәл булып бассын Зөләйха.
Сөйлә:
Фани дөнья сүзен, сөю җырын 
Борынгылар ничек үз иткән, 
«Мәхәббәтнамәләр» нигә һаман 
Алмаз кашлар – шигъри йөзектә? 
Сөйлә, китап! Сәеф Сараилар, 
«Гөлстан»нар ничек калганнар? 
Янган калалардан исән-имин 
Чордан чорга күчеп барганнар? 
Казан зират караучысы түгел, 
Бер атаклы улы халыкның, 
Мөхәммәдьяр - безнең күңелгә яр, 
Ничек чорлар аша калыктың?! 
Сөйлә, китап! Нинди хикмәтле җыр –
Мәүла Колый, Утыз Имәни? 
Нинди кыйссаларга тап булганбыз 
Акмуллалар телен өйрәнеп?
Сөйлә, китап, нинди гамьнәр кичеп, 
Төрле илләр үтеп, шулай да 
Бирдең алмаз телебез ачкычларын, 
Бабамнарның газиз тавышларын 
Ишеттердең ничек Тукайга?! 
Асыл мираслары заманнарның, 
Гасырларның оран-хитабы 
Хәтерләрдә булсын!
Сөйлә, әйдә,
Син, үлемсез халык китабы!
Сөйлә...

УЕЛ
                         Xәсән Сарьянга

Күпне күргән сиксән яшьлек әби 
Бер җырлады безгә «Уел»ны; 
Күзләр коры иде, тавышындагы 
Яшьләр гүя җанга коелды...

Агыйделнең көләч ярларында, 
Шатлык иле – Илеш ягында, 
Тарих, бәлки, безгә очрагандыр 
Аһәңнәре, моңы сагында?

Уеп алды гүя йөрәгеннән 
Ераклардан килгән сагышны –
Агыйделнең үзенә охшап акты 
Халык моңы, җаны, тавышы.

Җилләр исте... Батыр ирләр үтте, 
Илләр үтте кичеп уемнан; 
Ил язмышы йөрәкләргә безнең 
«Уел»лары белән уелган.

Бар булганы белән халык җаны 
Яшеренгән шушы моңнарга... 
...Ятим моңнар, ятим җырлар булмас 
Халык яшәгәндә, ил барда.

Озата бара киләчәккә шулар... 
Онытып буламыни үткәнне? –
Заман үзгә, тормыш үзгә, яңа, 
Ә чын җырлар иске, күптәнге...

ЕВРОПАДА ТАТАР ШАГЫЙРЬЛӘРЕ

Колагымда нигә яңгырый әле
Бер җыр димме:
Европада... татар... шагыйрьләре!
Европада –
Одер, Висла, Влтавада каберләре...

Китермәгән монда дипломатик миссия,
Вәкаләт тә.
Сорбоннага, Краковка
Укырга дип килгән алар, бәлки?
Юк,
Хәтта чит илләргә сәяхәткә
Сирәк чыга татар шагыйрьләре.
Европада ләкин каберләре...

Сугыш җиле алып килгән дә ирләрне,
Берлин төрмәсеннән
Европага баккан Җәлил.
Атакада чакта кергән анда Кәрим.
Польша аша узган Кутуй.
Европада – Баян.
Илләр яшәве өчен гомерләре янган.

Алар чакыра безне,
Чакыра истәлеге,
Соңгы шигырьләре, каберләре:
– Европада,
Европада татар шагыйрьләре!

Якташларын эзләп, шагыйрь менә
Бара Гете иленә,
Фучик җиренә.
Текә, горур тота шагыйрь башын:
Саклый дуслар рухын, бөек хакын.
Ачыла бар дөньяга зур, сабыр җаны...
Колагымда яңгырый,
Һаман яңгырый:
– Европада...
Татар шагыйрьләре!


МИН ДӨРЕСЕН СӨЙЛИМ

Мин дөресен сөйлим:
Җирдә күп кешенең ялгышларын күрәм,
Үземнекен белмим.
Ялгышымны күрсәтүчеләргә
Озын гомер телим.

Мин бер матур кызны беләм, 
Яшерен сөеп йөрим. 
Кара күзе өчен сөям, 
Курнос борынын сөймим.

Җирдә күп кешене сөям 
Һәм шулай ук 
Мин күпләрне сөймим. 
Ләкин дөресен сөйлим: 
Мин берәүне –
Мине сөймәгәнгә сөям 
Һәм берәүне –
Сөйгән өчен сөймим.

Йолдызларның төнлә януын беләм. 
Алар күпме? – Белмим. 
Ләкин шул ук йолдызларның 
Миннән соңгы гашыйкларга 
Калуларын телим.

Мин үземнең ничек тууымны
Хәтерләмим, белмим.
Ләкин беркөн үләсемне беләм,
Мин үлемне сөймим.
Тик үземә җиңел тормыш түгел,
Җиңел үлем телим.
Мин дөресен сөйлим!


ЧАКЫРУ

Кайтыгыз, минем сөюнең 
Былтыргы бураннары! 
Югыйсә артык бушанды 
Күңелнең урамнары.

Кайтыгыз, җилне-давылны 
Тынычтан артык күргән, 
Тын йортның ишеген ватып, 
Урамга чыккан көннәр.

Кайтыгыз, йолдызлы төннәр, 
Беркатлы өметләрем; 
Кайтыгыз, кыш үскән гөлләр, 
Йокысыз минутларым.

Кайтыгыз, былтыргы карлар, 
Кайтыгыз, сезгә карыйм! 
...Гөнаһсыз чакның карына 
Гөнаһлы исемем языйм.

Кайтыгыз, минем сөюнең 
Былтыргы бураннары! 
Бушанды, артык бушанды 
Хисемнең урамнары!


ИРЛӘР БУЛЫЙК

Ирләр булыйк һәрвакыт
Һәм һәр адымда.
Малай чакта –
Уйнаганда,
Күккә карап төрле уйлар уйлаганда.
Кыйналганда.

Ирләр булыйк – үсмер чакта,
Беренче  кат яратканда:
Яшьтәш кызыңа оялып беркөн аңлатканда.
Үпкәләшеп йөрешкәндә,
Килешкәндә.

Ирләр булыйк – 
Якыннардан аерылганда
Һәм аларны сагынганда.
Егет булгач – юллар үтеп арган чакта,
Ерып булмас карурманда калган чакта,
Куркынычның күзенә карап барган чакта, – 
Тормыш таләп иткән һәр урында,
Утта, суда.

Ирләр булыйк – Мәхәбәттә җиңелгәндә,
Чигенгәндә.
Кайгы һәм шатлык килгәндә,
Мәҗлесләрдә, бәхәсләрдә...
Акыл һәм дәрт көрәшкәндә.
Вәгъдәләрдә...

Ирләр булыйк – ир булгач та,
Картайгач та.
Ирләр булыйк!
Һич югында
Күк гөмбәзен
Иңебездә
Бары бер көн тотып торыйк!
Ирләр булыйк!


ЙОЛДЫЗ ҖИЛЕ

Мин – Марстан. Юк, йолдыздан түгел, 
Җирдәге бер матур авылдан. 
Әмма миңа барыбер йолдыз җиле, 
Йолдыз җене, диләр, кагылган...

Мин Марстан, тик марсиян түгел, 
Мин – җирский: тузан бер, бала. 
Күкләр күптән ачылса да күзгә, 
Әлегә китә алмам: Җир кала. 
Җир кызлары кала. Сөюем монда, 
Монда җирдәй җылы күңелем. 
Йолдыз гөлләренең яме күптер, 
Миңа тансык монда кыр гөлем.

Җирнең
Һәр куагы, кошы, кешеләре,
Эчкән суым, һава, икмәгем –
Беләм, ныграк яраттырыр өчен
Мине
Күк юлына илче иткәнен.
Ерак планеталар чакырганга, 
Күптән җырда йолдыз кабынган. 
Юкса кешедә әле – Җир паспорты, 
Мин дә Марс дигән авылдан.

Йолдыз җиле,
Йолдыз җене... шунда кагылган.


            * * *

Кал җырымда, апрель булып кал син! 
Якты таңдай син бер балкыдың, 
Мартта туган җаным шунда белде 
Апрельгәчә дөнья салкынын.

Апрель булып килдең, юк, май түгел, 
Мәңге миңа апрель булып кал; 
Мәңге шулай якты булсын кичләр, 
Сабый яшьле булсын болытлар –
Апрель булып кал син!

Бөреләрнең
Тик ачылган чагын, саф чагын, 
Каеннарның суты ташыган мәлен 
Күзләреңнең язы сакласын. 
Апрель булып кал тик!

Ташкын сулар
Күңелеңдә калсын шул килеш. 
Төенләнгән килеш торсын сорау, 
Юк, кирәкми җавап, чишелеш... 
Апрель килеш...
Беләм; табигатьнең 
Үзгәрмәгән юк бер мизгеле; 
Тукталу юк сиңа, алда көтә 
Яшьлек яшел урман шикелле. 
Кемнәргәдер әзерләнгән бәхетең 
Елап ашыктыра майларга... 
Юк, туктатып булмас бугай аны, 
Күңелең синең әллә кайларда.

Ләкин миңа апрель булып кал син, 
Минем өчен апрель булып кал!
...Җырларымда синең Кояш яна, 
Елау катыш көлә болытлар.

Кал җырымда, апрель булып кал син...
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: