Мәдәни җомга

Разил Вәлиев: Әйләнә дөньялар, кешелеәр, – Кышларым язларга әйләнә...

Һәр кешедә баш бар, кул, йөрәк бар, Бөек фикер килә һәркемгә... Ләкин аны күпләр таный алмый, Таныганнар кыймый әйтергә.

РЕДАКЦИЯДӘН. Татарстанның халык шагыйре, прозаик, драматург, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Разил ВӘЛИЕВкә шушы көннәрдә 75 яшь тулды. Без каләмдәшебезне күркәм гомер бәйрәме белән ихластан тәбрик итәбез, аңа исәнлек-сау­лык һәм яңадан-яңа иҗат куанычлары теләп калабыз.


ӘНКӘЙГӘ ХАТ

Мне страх не нравится, 
Что ты поэт...

                        С. Есенин

Ниләр языйм, әнкәй, ни җибәрим? –
Бар булганым – кара һәм каләм.
Җитмеш тиен юлы шигыремнең...
Шигырьләтә генә җибәрәм.

Үпкәләмим сөйләмәдең диеп,
Уитмен һәм Лорка турында.
Сорый идем: «Әнкәй, Зәй артында
Күк белән җир нигә орына?»
Матурлыкны аңлый белгәнсең син,
Белмәсәң дә якташ Шишкинны...
...Хәлең ничек, билең сызламыймы?
...Безнең монда алты эш көне.

Шәһәр матур, яшәү рәхәт, диеп,
Үткән хатта сине алдадым.
Моңсуланып банан ашап йөри
Балан ашап үскән малаең.
Ә бананнан кабак тәме килә...
Безнең якта кабак мул була;
Сарыкларга кабак алыр өчен
Базга төшкән чакта егылма.
Сарык дигәч... болыннарда ни хәл?
Гыймадимы һаман көтүче?

Көтүчесез калган көтү ничек,
Без дә шулай хәзер җир өчен.
Гүргә түгел илгә китәбез бит...
Елап бардык ләкин юл буе.

Озатып калды кое, синең өчен
Иң кадерле нәрсә шул кое.
Шул коеда синең бар фәлсәфәң:
Без – мәңгелек, дисең, кое күк.
Ә шулай да күз алдында йөзең
Еламсырап тора, боегып.

Тәрәзә артында, сиренага охшап,
Гүлимәле һаман багана?
Тәрәз аша синең күз нурларың
Кояш нуры белән ялгана.

Киттек инде, киттек, теләп киттек,
Монысында беркем кумады.
Кая барсак, ай ияреп барды,
Һәр урманда бүре улады.
Без киткәнгә юллар сөенделәр,
Җирләр гизеп аяк арыды...
Улларыңны саклый алмадың шул...
Үз-үзеңне сакла, ярыймы!
Ниләр языйм тагын, ниләр салыйм?
Бар булганым – кәгазь һәм каләм.
Җитмеш тиен юлы шигыремнең...
Шигырьләтә генә җибәрәм.

ШАГЫЙРЬ

                           Ш. Бодлерга

Сабый чакта урындыктан егылды.
Көне буе әнисен көтеп,
еламыйча,
уч төбендә бер тамчы 
кан саклап йөрде.
Аңламадылар.

Малай булгач,
беренче тапкыр
йолдыз атылганын күрде.
Кешелеккә яңалык сөйләр өчен,
йокламыйча,
төне буе таңны көтеп ятты.
Тыңламадылар.

Урам тутырып җырлылар да,
җырсызлар да җырлап үтте.
Күз яшенә малайлыгын кушып,
ул җыр язды.
Җырламадылар.

Кайгыларның
ак төстә дә, зәңгәр төстә дә
булуына инанып янды.
Еллардан ул бәхет үтенмәде,
тик ашыкмауларын сорады.
Еллар көлде, юллар көлде. 
Кешеләр белде.
Еллар соңламадылар.

Менә бүген
барысы үтте, барысы бетте.
Кешеләр аны әрнеп тыңладылар...
Аңладылар... Соңладылар...
Каберенә башларын орып,
җырын җырладылар.

АВЫЛДА ТУЙ

Киереп ач урыс капкаларны!
Керсен кунак безнең өйгә дә!
Авылда туй. Тракторчы егет
Сыер савучыга өйләнә.

Урамнар тар бүген егетләргә,
Җыр агыла басу ягына.
Бии бабай. «Кеше көлдермә» дип,
Еламсырап әби ялына.

Коеларның суы эчелеп беткән,
Колхоз аты баткан күбеккә,
Иске җырлар яңа булып яңгырый,
Тургай кунганмыни күреккә!

Авылда туй. Гап-гади бер егет
Гап-гади бер кызга өйләнә.
Машиналар тынып калган бүген...
Атлар чаба, чаба... әл-лә-лә!

Калым да бар, бирнә дә бар туйда..
Нинди искелек бу? – димә лә.
Егет батырлыгы калым булса,
Кызның мәхәббәте – бирнәгә.

Чаба-чаба тезгеннәрне өздек,
Тик һаман да җырлар өзелми!
Гасырлардан күчә-күчә килгән
Кыңгыраулар ярсып зеңгелди.

Урамнарны иңләп шатлык килә,
Дус сөенә, дошман көенә.
Каерып ач урыс капкаларны! –
Керсен бәйрәм татар өенә.

БӨЕКЛЕК

Туган чакта – бөтенебез тигез.
Ә үлгәндә? – Белмим ул ягын.
Һәрбер аксак нигә Байрон түгел,
Һәр саңгырау – түгел Бетховен?

Һәр акыллы нигә бөек түгел,
Һәрбер батыр – түгел Газинур?
Һәр авыру Тукай булса әгәр –
Бер минутта мең том язылыр!

Һәр кешедә баш бар, кул, йөрәк бар,
Бөек фикер килә һәркемгә...
Ләкин аны күпләр таный алмый,
Таныганнар кыймый әйтергә.

Фикер җирдә шәрә килеш йөри –
Яңа туган сабый баладай.
«Асрамага бала бирәм», – диеп
Чыгаралар аны базарга.

Каксалар да, суксалар да күп чак...
Бөтен кеше аңа бик якын.
Итекче карт Вәли аңлый аны,
Ишетә аны саңгырау Бетховен.

Ашаталар, сөеп үстерәләр,
Кидерәләр тыйнак киемгә...
Ул дөньяга чыга. Килеп керә
Бәхет булып һәркем өенә.

Намуссызлар өчен намус була,
Өметсезләр өчен – ак өмет.
Җан өләшә җаны үлгәннәргә,
Ул терелтә тик бер кагылып.

Урамнарда йөри ятим фикер,
«Асрамага, – диеп, – кем алыр?»
...Һәрбер сукыр нигә Гомер түгел,
Батыр түгел һәрбер Газинур?!

ТЕАТР

Әйләнә карусель, әйләнә.., 
Карусель корылган хәйләгә,

                     Мостай Кәрим

Әйләнә дөньялар, кешеләр, –
Кышларым язларга әйләнә.
Шаккатып, онытып торам мин
Йөрәгем ярасын бәйләргә.

Әйләнә авыллар, шәһәрләр,
Кайгылар шатлыкка әйләнә.
Чуалган, таралган уйларым
Тезелә шул вакыт сәйләнгә.

Сәхнәгә чыгуга, һәрвакыт
Нигәдер телләрем бәйләнә.
Әйтерсең язмышым шушында
Түгәрәк бәхеткә әйләнә.

Бу залга керүгә, бар кеше
Иң яхшы кешегә әйләнә, –
Кайгысын калдырып урамда,
Кергән күк илаһи бәйрәмгә.

Патефон табасы шикелле,
Театр сәхнәсе әйләнә.
Елата, җырлата, юата, –
Театр корылган хәйләгә.

ТАТАР МӨҺАҖИРЕ

Күпме татар, чит җирләргә китеп,
Тирләр түккән, даннар казанган...
Канатларым канап каерылса да,
Аерылмады җаным Казаннан.

Төп Ватаным чөнки шушы җирдә,
Яшәсәм дә әллә кайларда...
Татар булып пешеп җитәр өчен
Казаннарда кирәк кайнарга.

Адашмадык язмыш юлларында,
Давылларда сынып аумадык.
Без яңадан илле, җирле булдык,
Без Казанны кабат яуладык.

Мин бәхетле – ил бәхетле булса,
Халкым булса азат, тәхетле.
Мин милләтем – татарларым белән
Бергә чакта гына бәхетле!

              * * *

Күздә – моң, күңелдә – торгынлык,
Җанымны тилмертә яманат.
Кайда син, кай кабер ташында
Бабамнар калдырган әманәт?!

Телләрен өйрәндем җилләрнең...
Җил безнең ботакны каерган.
Чыклардан сорадым, әйттеләр:
«Болыттан сора син, яңгырдан».

Куерган болыттан сорадым –
Ул яшен телендә сөйләде.
Иң олы юаныч – киләчәк
Колакка пышылдый: «Түз, яме!»

Сораулар, өндәүләр эчендә
Юл тапмый тилмерәм, каңгырам.
Торам да урамга йөгерәм,
Зеңгелди башласа кыңгырау.

Безнең җыр басынкы, безнең чор –
Тарихның минутлык тынлыгы...
Чормада моңаеп тик ята
Бабамның җәясе һәм угы.

Каеннар аклыгын күрә дә
Хәтерем каядыр ашыга.
Нинди сүз, әманәт язылган
Бабамның кабере ташына?!

БЕР КАЙТЫРМЫН ӘЛЕ... 

             Сибгат Хәким истәлегенә

Кытлык булмас җирдә шагыйрьләргә,
Туу белән үлем булган чакта.
Чәч агаргач шигырь язып кара...
Һәркем шагыйрь юләр балачакта.

Еллар йөге баскач иңнәреңә
Очып кара хыял канатында.
Гомер буе җыйган байлыгыңны
Син чәчәргә тиеш, таратырга.

Ай-кояшка тиңдәй Тукай барда,
Туфан барда шагыйрь булып кара...
Охшатам мин моңлы язмышымны
Кояш нуры иңгән болытларга.

Гашыйк идем язгы бураннарга,
Гашыйк идем җәйге рәшәләргә.
Исемемне онытмаслар әле
Гашыйк җаннар җирдә яшәгәндә.

Мин киткәч тә дөнья матур булыр.
Моңсуланыр Аккош күле генә...
Аккош булып бер кайтырмын әле,
Ышанмагыз минем үлемемә.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: