Мәдәни җомга

Разил Вәлиев: Сугыш килде безгә сорамыйча, Шакымыйча керде ишектән

Ил кайгысы урам иңләп йөри... Ничек каласың, дип, бер читтә?

Кырык беренче ел  Сабан туе

Соңгы тапкыр кичә көлде дөнья,
Соңгы тапкыр кояш балкыды.
Таң атмады бүген, таң атмады, –
Алды җирне сугыш ялкыны.
 
Алды ялкын ил һәм дәүләтләрне,
Алды ялкын кыш һәм җәйләрне...
Туган якның данлы Сабан туе
Канлы Сабантуйга әйләнде.
 
Томырылды атта яшь егетләр...
Гомер буе көтәр чын ярлар.
Янса янар, әмма Берлингача,
Берлингача атлар чабарлар.
 
Европада – канлы Сабан туе,
Җирдә бүген – ялкын, көл исе.
Җиңү байрагыдай янып калды
Сабантуйның биек сөлгесе.

 
Хатлар язам

Әнкәем, хат язам:
Ничек соң хәлләрең?
Юрама яманга,
Килмәсә хәбәрем.
 
Әбкәем, хат язам
Сугышның эченнән.
Әйтерсең тәмугы
Бу җиргә күченгән.
 
Дусларым, хат язам:
Сез кайсы якларда?
Үлсәк тә, без тиеш
Дуслыкны сакларга.
 
Сөйгәнем, хат язам
Сугышның үзеннән...
Тик шәүләм сүнмәсен,
Китмәсен күзеңнән.
 
Әткәем, хат язам:
Юк башым игәнем,
Һәрвакыт хәтердә
«Сынатма!» дигәнең.
 

Сугыш икмәге

Чайкала арышлар, чайкала бодайлар,
Чайкалып куялар хатыннар.
Хәле юк, көче юк, дошманга үче бар,
Ватанга биргән зур анты бар.
 
Чайкала арышлар, чайкала бодайлар...
Айкала җаннары сагыштан.
Ашыга, каршыда ирләре көткәндәй,
Алар бит шушында табышкан, кавышкан.
 
Чайкала арышлар, чайкала бодайлар...
Кем әйтер, алар, дип, сугышка китмәде?!
Хатыннар сөюе, сагышы сеңгәнгә,
Татлы ул, ачы ул сугышның икмәге.
 
 
Мәхәббәт һәм нәфрәт

Сугыш килде безгә сорамыйча,
Шакымыйча керде ишектән.
Кабатладык шулчак, тешне кысып:
«Без җиңәргә тиеш ничек тә!»
 
Туп тавышы аяз күкне түгел,
Күңелләрне ныграк тетрәтте.
Ник уяттың, сугыш, вәхшилекне,
Ник уяттың кеше нәфрәтен?
 
Ни эшлисең, сугыш, илләр буйлап? –
Син кермәгән өйләр калмады.
Тик берәү дә сине колач җәеп,
Кунак итеп каршы алмады.
 
Туган җирнең азатлыгын тою,
Җир җылысын тою мең рәхәт! –
Дошманнарга нәфрәт арткан саен,
Туган җиргә артты мәхәббәт.

 
Егерме миллион

Балалар уйныйлар «сугышлы» уены,
Сугыш ул – аларга тик уен.
Ә минем уемда кайтмыйча калганнар –
Егерме миллион, егерме миллион.
 
Тол килеш картайды, агарды чәчләре,
Ишләрен тапмады күп куен.
Куенга алыр да терелтер идем мин...
Егерме миллион, егерме миллион.
 
Яз килгәч, шыталар кан төсле чәчәкләр,
Котлыйлар Җиңүне – ил туен.
Мәйданда ут яна, мәйданда – чәчәкләр...
Егерме миллион, егерме миллион.
 
Карыйм да кояшка, эндәшәм дөньяга:
Тынычмы күңелең, ни гамең, ни уең?
Мин түгел, мин түгел, эндәшә дөньяга
Егерме миллион, егерме миллион.


Йолдызлар белән янәшә

     Советлар Союзы Герое хәрби очучы
     В.Гайнетдинов истәлегенә

 
Елыйсы да килә бүген,
Килә күк көләсе дә...
Карап барам... ак чалмалы
Һиндекуш түбәсенә.
 
Соры таулар, ак кыялар...
Күңел сыктый яшелгә.
Әй, Һиндекуш, кочагыңда
Яманлыкны яшермә!
 
Хәнҗәр кебек очлы кыяң
Җан ярама кагыла.
Кыялар да иминлекне,
Хөрриятне сагына.
 
Янәшәмдә – ак болытлар...
Кара төс юк биектә.
Тик агармый кара кайгы,
Ак болытка тиеп тә.
 
Биекләргә менгән саен,
Офык ягы яктыра.
Очам кебек йолдызларга
Хыялым канатында.
 
Сүнәр тиздән ай-йолдызлар,
Төн үтәр, сагыш узар.
...Кабыныр шулчак күңелдә
Зираттагы йолдызлар.


Солдат җыры
 
«Ватан» сүзе аларда да
Бездәгечә «ватан» икән.
Мине уйлап, әнкәй һаман
Төн йокламый ята микән?
 
«Ватан» сүзе аларда да
Бездәгечә «ватан» икән.
Дошман нигә көне-төне
Туктамыйча ата икән?
 
«Ватан» сүзе аларда да
Бездәгечә «ватан» икән.
Мин юллаган сәламнәрне
Кошлар алып кайта микән?
 
«Ватан» сүзе аларда да
Бездәгечә «ватан» икән.
Мин кайтмасам, ватанымда
Аяз таңнар атар микән?

 
Батырлыкка мәдхия
 
Ил кайгысы урам иңләп йөри...
Ничек каласың, дип, бер читтә?
Әфган генералын озатканда,
Җыелышып бардык мәчеткә.
Без – Алласыз. Тик имансыз түгел, –
Изгелеккә күңел ышана.
...Карт генерал, солых тәкъдим итеп,
Бер ялгызы барган дошманга.
Башын иеп яшь солдатлар кергәч,
Ил кайгысын салып иңнәргә,
Мәчет халкы кинәт өнсез калды,
Аваз чыкты охшап иңрәүгә.
Баш очына басты ил картлары,
Орденнары – яшел мендәрдә...
«Аның җаны әзер иде һәрчак
Халкы өчен күккә менәргә».
Ясин чыккач, мәрхүм генералны 
Күтәрделәр тагын иңнәргә.
...Уртак кайгы берләштерде безне,
Уртак хыял тиеш җиңәргә!
Кайгыларны кысып учларына
Таралдылар мәчет картлары...
Генералның «башсыз батырлыгы»
Алар белән бергә атлады.
Басып калдым мәчет почмагында...
Шикләнмәгез... Исән иманым.
Батырлыкның иман булуына,
Беренче кат күреп инандым.


              * * *
Мин – яшьтәше атом бомбасының...
Мин мәңгелек уйда утырам.
Галимнәр, сез бомба ясаганда,
Әниләр бит безне тудырган.
 
Безгә күптән акыл теше чыкты...
Акыл кердеме соң аларга?
Матдәләрнең җанын суыра-суыра,
Галимнәрнең чәче агара.
 
Илләр бүләр өчен, атом бүлеп,
Сак йокысын бүлеп кешенең,
Бәхеткәме, ләхеткәме икән,
Тарих, безгә юллар түшәдең?
 
Җәй җиттисә, шомлы күк күкрәде,
Без яшенгә кушылып яшьнәдек.
Мин – яшьтәше атом бомбасының,
Икәү бергә чакта яшәү юк!


Мәңгелек ут

Һәйкәл тора мәйдан уртасында,
Мәһабәт тә йөзе, салкын да...
Каршысында яна мәңгелек ут,
Салкын һәйкәл карый ялкынга.
 
Урамда кыш. Сугыш күптән тынган.
Дөнья тыныч. Тик кул күшегә.
Ут янына җылынырга килә
Бала-чага, олы кешеләр.
 
Җылынырга килгән чал чәчле карт
Нигә салган әле бүреген?
Бу ялкында таныш чалым күреп,
Дустын уйлый, ахры, ул бүген.
 
...Медале дә юк иде бит хәтта...
Болай гына... гади бер батыр.
Атакада пуля тигәч аңа:
«Син туктама, – диде, – бара тор...»
 
Кабереннән күтәрелгәнме ул,
Җимереп чыккан мәллә төрмәне?!
...Һәйкәл булып тәне кайткан илгә,
Мәңгелек ут булып – йөрәге.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: