Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Разил ВӘЛИЕВ: Бу дөньяның мин бер кыйтгасыдыр…

Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев - безнең иҗтимагый-сәяси дөньябызда җигелеп эшли торган шә­хесләребезнең берсе. Парламент эшлеклесе буларак, мил­ләт тормышының, мәдәният һәм мәгариф өлкәсенең барлык фундаменталь мәсьәләләре аның актив катнашуында хәл ителә. Әмма ул, - барыннан да элек, әдип, ягъни әдәбиятыбызның төрле жанрларында үзенең осталыгын күрсәткән язучы... Мәгәр барыннан да мөһимрәге,...

Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев - безнең иҗтимагый-сәяси дөньябызда җигелеп эшли торган шә­хесләребезнең берсе. Парламент эшлеклесе буларак, мил­ләт тормышының, мәдәният һәм мәгариф өлкәсенең барлык фундаменталь мәсьәләләре аның актив катнашуында хәл ителә. Әмма ул, - барыннан да элек, әдип, ягъни әдәбиятыбызның төрле жанрларында үзенең осталыгын күрсәткән язучы... Мәгәр барыннан да мөһимрәге, ул - шагыйрь, шигъри сүз остасы... Разил Вәлиев шигърияте - көчле идея­-фәлсәфи егәргә ия кешегә яшәү, дөнья көтү өчен кыйммәтле гыйбрәтләргә бай, җырлап торган төзек, камил ритмлы, аһәңле рифмаларга корылган зур сәнгати дөнья ул. Безнең хәзерге талантлы һәм кабатланмас үзенчәлекле шагыйрь­ләребез сафында 70 яшьлеген каршылаучы Разил Вәлиевнең дә мәртәбәле урыны бар.
Нурмөхәммәт ХИСАМОВ, әдәбият галиме.
КЕШЕ
Бу дөньяның мин бер кисәкчеге,
Мин - кечкенә генә материк.
Таулар да бар миндә, упкыннар да,
Батырлык бар миндә, матурлык.
Бу дөньяның мин бер кыйтгасыдыр...
Урман миндә чәч дип атала...
Минем кояш - бәхет, аем - шатлык,
Яңгыр булып миннән тир тама.
Кайгыларым җир тетрәве төсле,
Сагышларым - гүя ак томан,
Чишмәләрем - чиста күз яшьләрем,
Ә сүзләрем буран, җил сыман.
Култык та бар миндә, бугаз да бар,
Ике күзем ике күл кебек.
Ә йөрәгем - утрау, утыра ул,
Дулкын күбегенә күмелеп.
Тарих миндә хәтер дип атала...
Ак битләре инде аз аның.
Очы да юк аның, уртасы да,
Күреп булмый аның азагын.
Баш миенең сырларына ятып,
Хәтер сөйли үзенең үткәнен...
Ничек итеп җирләр, кыйтгаларның
Океанга батып беткәнен...
Ул заманда җир дә җир дип түгел,
Башка исем белән аталган...
Чәчләремне, күзләремне капшыйм...
Алар миңа мирас атамнан.
Кеше атлы нәни бер кыйтга мин...
Матурлык бар миндә, батырлык.
Күпме тырышсаң да, булмый мине
Хәят диңгезендә батырып!
АВЫЛДА ТУЙ
Киереп ач урыс капкаларны!
Керсен кунак безнең өйгә дә!
Авылда туй. Тракторчы егет
Сыер савучыга өйләнә.
Урамнар тар бүген егетләргә,
Җыр агыла басу ягына.
Бии бабай. «Кеше көлдермә» дип,
Еламсырап әби ялына.
Коеларның суы эчелеп беткән,
Колхоз аты баткан күбеккә,
Иске җырлар яңа булып яңгырый,
Тургай кунганмыни күреккә!
Авылда туй. Гап-гади бер егет
Гап-гади бер кызга өйләнә.
Машиналар тынып калган бүген...
Атлар чаба, чаба... әл-лә-лә!
Калым да бар, бирнә дә бар туйда...
Нинди искелек бу? - димә лә.
Егет батырлыгы калым булса,
Кызның мәхәббәте - бирнәгә.
Чаба-чаба тезгеннәрне өздек,
Тик һаман да җырлар өзелми!
Гасырлардан күчә-күчә килгән
Кыңгыраулар ярсып зеңгелди.
Урамнарны иңләп шатлык килә,
Дус сөенә, дошман көенә.
Каерып ач урыс капкаларны! -
Керсен бәйрәм татар өенә.
БӨЕКЛЕК
Туган чакта - бөтенебез тигез.
Ә үлгәндә? - Белмим ул ягын.
Һәрбер аксак нигә Байрон түгел,
Һәр саңгырау - түгел Бетховен?
Һәр акыллы нигә бөек түгел,
Һәрбер батыр - түгел Газинур?
Һәр авыру Тукай булса әгәр -
Бер минутта мең том язылыр!
Һәр кешедә баш бар, кул, йөрәк бар,
Бөек фикер килә һәркемгә...
Ләкин аны күпләр таный алмый,
Таныганнар кыймый әйтергә.
Фикер җирдә шәрә килеш йөри -
Яңа туган сабый баладай.
«Асрамага бала бирәм», - диеп
Чыгаралар аны базарга.
Каксалар да, суксалар да күп чак...
Бөтен кеше аңа бик якын.
Итекче карт Вәли аңлый аны,
Ишетә аны саңгырау Бетховен.
Ашаталар, сөеп үстерәләр,
Кидерәләр тыйнак киемгә...
Ул дөньяга чыга. Килеп керә
Бәхет булып һәркем өенә.
Намуссызлар өчен намус була,
Өметсезләр өчен - ак өмет.
Җан өләшә җаны үлгәннәргә,
Ул терелтә тик бер кагылып.
Урамнарда йөри ятим фикер,
«Асрамага, - диеп, - кем алыр?»
...Һәрбер сукыр нигә Гомер түгел,
Батыр түгел һәрбер Газинур?!
БАКЧАСАРАЙ ФОНТАНЫ
Тәүге кат мин бу тауларда,
Туган җирем - ачык сәйран.
Тик тарихка хөрмәт саклап
Килдем сиңа, Бакчасарай.
Биек идең хыялымда:
Күккә ашкан манаралар...
Әллә инде картайгансың,
Биегәйгән әллә таулар.
Каплый мәллә таш кыялар,
Күренмиме сиңа ал таң...
Ә фонтаның һаман елый,
«Күз яшьләре» атлы фонтан.
Күптән тынды сугышлар да,
Заман һаман алга бара...
Шатланырга иде дә бит...
Әллә бармы яшерен яраң?
Кайта алмый калды мәллә
Сөйгән ярлар шул сугыштан? -
Мәңге бергә булырга дип,
Алар монда сүз куешкан.
Кайта алмас инде алар,
Оныт инде, кайгың оныт.
Илләр имин, дөнья тыныч,
Күк йөзендә юк бер болыт.
Күп шатланган, күп сөенгән
Бу дөньяда озак яшәр...
Шатлыкны еш күрмәсәк тә,
Сирәк тама күздән яшьләр.
Бик елыйсы килгән чаклар
Була инде бездә дә ул.
Күңел - диңгез. Җил юкта да
Була анда дулкын, давыл.
Күз яшьләре белән генә
Булмый ләкин җир сугарып.
Без кайгыдан онытылсак,
Таңнар атар бит соңарып.
Кичер, фонтан, ачуланма!
Без төзибез дөнья ямен...
Кайгыбызны күрә калсаң,
Безнең өчен ела, яме?!
ДЕКАБРЬ
Яшьли вафат булган дустым
бурят шагыйре Н.Нимбуевка
Кайгыларның кара төсен күрдем,
Әй күрәсе иде бер кадер!..
Өләшенеп бетте көз алтыны...
Күңелләргә керде декабрь.
Җәйләр, көзләр күргән бу күңелем
Бик сусаган икән ак төскә.
Кыш салкыны баса кайнарлыгым,
Күңелләрдә ап-ак җил исә.
Ап-ак уйлар, ак хыяллар килә,
Туй күлмәге керә төшемә...
Ап-ак кышның салкын мәгънәсенә
Кемнәр генә икән төшенә?
Ап-ак карлар күмде кайгыларым...
Кар астында калды ул кабер...
Салкын да мин, ап-ак та мин бүген.
Күңелемә керде декабрь.
МУЗЕЙДА ЯНГЫН
Яна музей Казан үзәгендә,
Яна таңда Дәүләт музее.
Яна кебек гүя бабам йорты,
Яна кебек минем үз өем.
Ут эчендә - энҗе, асылташлар,
Кулъязмалар, нәсел башыбыз...
Гасырларны салып җилкәләргә,
Подвалларга китап ташыйбыз.
Бу китаплар инде ничәнче кат
Исән чыккан яудан, янгыннан.
Гасырларның кара табы булып
Битләренә корым ягылган.
Тәрәзләрдән ургый кара төтен,
Шомга салып якын-тирәне.
Яна музей; әйтерсең лә яна
Халкыбызның соңгы кирмәне.
Үрли ялкын, гасырларга үрли,
Үткәннәрдән күчә бүгенгә.
Күчә ялкын ил һәм халыкларга,
Күчә ялкын безнең күңелгә.
Безнең тарих, ничә тапкыр янып,
Күтәрелгән көлдән, күмердән.
Патшалардан чыккан янгыннарны
Утка кереп, халык сүндергән.
Янәшәдә - Җәлил. Кул - богаулы,
Күзләрендә - халкым газабы,
Богауларны өзеп ташланыр күк...
Саклар өчен уттан Казанны.
...Янды музей. Ә без һаман исән.
Исән чыктык тагын янгыннан.
Подвалларда бүген безнең тарих...
Тарих биктә... Музей ябылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев