Мәдәни җомга

Равил ШӘФИГУЛЛИН: БЕЛМИМ, АЛДА НИНДИ КӨННӘР КӨТӘ, БҮГЕНГЕСЕ – СОҢГЫ МӘРТӘБӘ...

Очрашкан саен туган ягым, ямьле Чирмешән буйларын искә төшерүче дустым, шагыйрь Равил Шәфигуллинга кичә 75 яшь тулды. Сугыш башланган елның кышында ул атаклы Парау авылында (хәзерге Ульян өлкәсе) дүртенче бала булып дөньяга килә. Ата назын, ата йөзен күрмичә үскән сугыш чоры балаларының берсе инде ул. "Мәктәптә укыган елларда мин әниемнең...

Очрашкан саен туган ягым, ямьле Чирмешән буйларын искә төшерүче дустым, шагыйрь Равил Шәфигуллинга кичә 75 яшь тулды. Сугыш башланган елның кышында ул атаклы Парау авылында (хәзерге Ульян өлкәсе) дүртенче бала булып дөньяга килә. Ата назын, ата йөзен күрмичә үскән сугыш чоры балаларының берсе инде ул. "Мәктәптә укыган елларда мин әниемнең моңлы итеп мөнәҗәт әйтүләрен тыңлап үстем. Соңрак ул мөнәҗәт дигәннәренең күбесенең авылдашыбыз Габделҗаббар Кандалый шигырьләре икәнлеген белдем.
Парау илендә төш күрдем,
Ки бер кош тотдым, ук атдым,
Парау илендә бер матур өчен
Йокымны югалтдым..." -
дип искә ала Равил ул чакларын.
Мәктәптә укыган үсмер егет төрле кичәләр оештыруда катнаша, сәхнәдән шигырь сөйләргә ярата. Шул сәләтен истә тотып булса кирәк, якташы, университет профессоры Ибраһим Нуруллин аңа Казанга барып укырга киңәш итә. Әмма язмыш юллары аны икенче якка алып китә. Сугыштан соңгы авыр елларда Сахалинга барып төпләнгән апасы чакыруы буенча ул шунда юл тота. Анда нефть һәм газ чыгару оешмасында икътисадчы, кадрлар бүлеге мөдире вазифаларын башкара. "Сахалин әсирлегеннән 1994 елда гына котыла алдым. Күңел юанычым фәкать Казаннан килеп торган "Казан утлары", "Азат хатын" журналлары булды", - дип сөйли Равил үзе.
Димитровград (Мәләкәс) шәһәренә кайтып урнашкач та, ул өлкә үзәгендә чыгып килгән "Өмет" газетасының иң актив авторларыннан берсе булып китә. Казан матбугаты белән дә элемтә урнаштыра. Аның шигырь, хикәяләре "Казан утлары", "Сөембикә" журналларында, "Ватаным Татарстан", "Мәдәни җомга" газеталарында дөнья күрде.
Бүгенге көндә ул - дүрт китап авторы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Лирон ХӘМИДУЛЛИН.
Яшәп яшәрәм
Соңгы сүзем әйтсәм, иртәрәктер,
Төенгә җыймадым узганны;
Алда әле сөйләп яшисем бар
Язмаганны тузга... язганны.
Әйләнәмдә бөтенесен күрәм,
Барысын да тоям, сизенәм;
Күп күргәнгә, сизенгәнгә микән,
Шигырь булып туа
Сүз генәм!
Кеше яшен, газапларын җыям,
Сатлык, гайбәтләрдән - үләмен.
Якты нурдай туа шигырьләрем,
Җылы караш тапса
Сүзләрем.
Һичбер нәрсә мине үзгәртәлмәс,
Кеше өчен яшәп - яшәрәм!
Барысы өчен янып яшәгәнгә,
Кала микән әллә
Яшь - адәм?
Авыр сүз
Тынычлыгым җуйдым әллә нигә,
Йолкына ла йөрәк, йолкына.
Караңгылык сарды күңелемне,
Ияләшә алмыйм холкыма.
Адашамын барган юлларымда,
Чуаламын авыр уемда.
Иңнәремә кунган ак күбәләк
Сары яфрак булып тоела.
Зәңгәр иде күгем - тоныкланды,
Төшенә алмыйм шуның серенә.
Кояшымның җылы иде нуры,
Анысы да, никтер, сүрелә.
Үз-үземә урын таба алмыйм,
Чәнчеп карый сыман яман күз.
Җаннарымны өзде, телгәләде
Туганымнан килгән авыр сүз.
Мәхәббәт таңы
Искә килеп төшәсең дә,
Ялгыз калган чагымда,
Үзеңне күргәндәй булам
Ерак яшьлек таңымда.
Истә: таңнар сизрәгәнчә
Бергә утырганыбыз,
Йөрәкләрне сөю белән
Шыплап тутырганыбыз.
Шулай булмый, ничек булсын
Мәхәббәтнең таңында.
Сөям, диеп очынып йөргән,
Чеп-чи юләр чагында.
Сине искә алган саен
Йөрәк кабат яшәрә.
Алсу таңнар мәхәббәткә
Ясый сыман ишарә.
Көзге көн
Көзге көннең соңгы - кояшлысы,
Кояшлысы, соңгы мәртәбә.
Белмим инде, алда ниләр көтә,
Нинди көннәр килер
Иртәгә...
Иртәгәсен кызым килеп керер,
Улым кайтып төшәр иртәгә.
Ул шатлыкны һәрчак зарыгып көтәм,
Булмасын, дип, соңгы мәртәбә.
Челтер-челтер аккан чишмәләрне
Кар-бураннар каплап китмәгән.
Көзен, сагынып, кемнәр язны көтми,
Сандугачны кемнәр көтмәгән?
Дөньяларны гиздем, айкап уздым,
Чит җирләрдә гомер үткәрдем.
Йөрәгемдә язым сүнмәсә дә,
Үзгәрдем шул,
Артык үзгәрдем...
Көзге көннең соңгы - кояшлысы,
Язгы кояш чыкмый иртәгә.
Белмим, алда нинди көннәр көтә,
...Бүгенгесе - соңгы мәртәбә.
Үзәгемә яшен сукты
Үзәгемә чатнап яшен сукты,
Шулай кирәк булган, күрәсең;
Күргәннәрем бары үземнеке,
Мин күргәнне кем дә күрмәсен!
Уйга калып, дисбе тарткан кебек
Көннәремнең тартам төймәсен.
Минем хакта беркем: «Ул яшәде
Үзе өчен генә», - димәсен.
Тормыш мине чапкалады, сукты,
Бер сәбәпсез, кайчак сүктерде,
Тормыш мине, бәлки, яратыптыр,
Этә-төртә шулай үстерде.
Күләгә
Йокымсырап киткән күлгә килдем,
Су өстендә юк бер җыерчык;
Колачларым җитмәс, әгәр җитсә,
Кочар идем күлемне кысып.
Уйга калып, елларымны сүтәм,
Гомер үтте, нинди эш кылдым?
Сискәндереп кинәт тып-тын күлне:
Мин ярында, диеп кычкырдым.
Нигә бу кадәрле елак соң мин,
Мин бит инде сабый түгел лә?
Гүя, янә балачакка кайттым,
...Менә инде яшем түгелә.
Чүлт итте дә, яшем суга тамды,
Әллә нәрсә булды күлләргә;
Ярда басып торган балачактан,
Күл өстенә төште... күләгә.
Картаямын, димим
Картайсам да, картаямын, димим,
Картаерга вакытым җитте.
Соргылт төскә кереп көзем килде,
Яшьлек белән язларым китте.
Каударланмыйм, сабырландым бугай,
Җыенамдыр ерак китәргә.
Күңел генә әле һаман дәшә,
Яшьлек ягын кабат кичәргә.
Эх! Йөгәнсез идең, сәях җаным,
Чиксез иде синдә хыяллар.
Кайда соң сез, кайда ачык төсләр?
...Калды бары соргылт буяулар.
Хыялларың чәчкән яшьлек чорым,
Нигә уздың кыска төш кебек?
Очып киттең, күреп өлгермәгән
Таңда сайрап киткән кош кебек.
Шулай язган. Җирдән бер китәсе...
Кояш та бер иңә тын гына.
Шатланамын, миннән соң да, диеп,
Шундый гүзәл булыр бу дөнья.
Картаямын, димим, уфтанмыйм да,
Нихәл итим, көзләрем җитте.
Гүя, әле генә, дөнья иңләп,
Аргамактай, яшьлегем үтте.
Кошлар күңеле
Ап-ак яфрак булып карлар ява,
Гүя бәхет ява өр-яңа.
Күңелләр дә сагышланмый, тыныч,
Яшәү рәхәт ап-ак дөньяда!
Миләш куагында кызылтүшләр
Берәмтекләп миләш саныйлар.
Әйтерсең лә чырык-чырык көлеп,
Бергәләшеп уйный сабыйлар.
Кошкайларга ниләр әйтергә соң
Үзебезнең хәлләр турында.
Алар күңеле безнекеннән үзгә,
Алар һәрчак шатлык туенда.
Тәңкә-тәңкә ап-ак карлар ява
Бер гөнаһсыз чиста авылга.
Кошлар булып, гүя, фәрештәләр
Янәшәңә куна калырга.
Әнә, салмак кына яуган карлар
Бәхет түши сыман дөньяга.
Шул чагында күңелләргә кунып,
Фәрештәләр, гүя, елмая.
Әйтә сыман алар: кошлар кебек,
Килгән көнне сөя белегез.
Сезне күреп, таңнар елмайсын да,
Нурга чумсын Туган җирегез!
Күңелем йозаклы
Зәңгәр күктә ак болытлар ага,
Агып бара кичке якка көн.
Офыкларда алсу шәфәкъ яна,
Күңел учагында ята көл.
Күңел моңсу...
Аның кайгыларын,
Сөйрәп алып, килә атасы.
Йомарланган йөрәк сагышларын
Йодрык белән килә ватасы.
Мин картлыкка чыгып киттем бугай,
Еллар мәгърибемә озатты.
Күңел - ябык, шатлык аңа үтми,
Күңелем минем, әмән, йозаклы.
Картлыгымны, күңелем, үз итмәдең,
Әнә, сагыш белән дуслаштың.
Нигә соң син мине ялгыз итеп,
Үзем белән, гүя, хушлаштың?
...Күктә һаман ак болытлар йөзә,
Китеп бара җирдән тагын көн.
Көн сүнмәгән, ага батышына,
Ә күңелдә күптән талгын төн.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: