Мәдәни җомга

Равил РАХМАНИ: Саба җиле исәр-исмәс… Сәламләшә кылганнар!

Җиһанда һәрнәрсә исемле, Исемсез туса җан – югала.

Иманлы исем

Җиһанда һәрнәрсә исемле,
Исемсез туса җан – югала.
Сиңа да, зурлап,
ат куштылар:
Гомерле булсын, дип, бу бала!

Әтиең-әниең
дога күк
Теленнән төшерми исемең;
Тик шушы баш сүздә ачыла
Сөйдергеч әфсене кешенең!

Кабатлый урамнар, җил, яңгыр...
Теркәлдең җирләргә,
күктә син;
Китерер исемең һәр таңда
Бәхтеңнең өр-яңа нөсхәсен!

Үзсенеп, яд итәр тиңнәрең,
Күпсенеп, ят итәр
кемнәрдер...
Зур сөю кабызган ярыңа
Бу исем – дөньяда бердәнбер!

Милләтнең ул –
Өмет-Вөҗданы...
Ул – җитмеш буыннан Әманәт;
Исмеңә аркадаш булалсаң,
Кералмас арага яманат!

Яңарыш – үстерү тапканны!
Теләктән максатка – юл ерак...
Исемнән җисемгә җиткәнче
Мең тапкыр адаша бу йөрәк:

Калырсың язларда – түгелеп,
Җәйләрдә – кибегеп,
көзләрдә – күмелеп...
Ачылсын асылың –
халкыңа суыкта
Калкырсың кышларда гөл кебек.

Чутлама яшьлегең көннәрен
Ел белән – яшимгә саналып...
Кушылма заманга,
тоткындай –
Исемең урнына сан алып.

Әврелмә күмәклек исемгә –
Туган тел түзмәс бу җәбергә!
Булма буш кушымта паспортта* –
Ил белән туганнар кабрендә...

Йөзе ак киләчәк каршында,
Күңле киң
хөр Идел-йортыңның!
Дога күк иштелә телләрдә
Иманлы исеме токымның.

Таш түгел, тәкъдиргә
җөй сыман
Уелган мөһерле тамгасы –
Чын исмең
гасырлар түрендә
Бер Хакка дан булып яңрасын!

Ата-баба, нәсел, шәҗәрә

Сабый көннән газиз күргән әби-бабам:
«Балам!» - диеп аваз салды 
                                         җан-тәрәзгә...
Хәтер терелеп, дистә буын 
                                          кан-кардәшем
Тирәк булып үсеп чыкты ак кәгазьдә.

Күккә ашкан ябалдашлар – сокландыра,
Яши нәсел – күз алдында... яфрак яра.
Бу кодрәтле зур тирәкнең
тамырлары кайда?!
Юк күренми... җир астында 
                                               алар бар да...

Дәшми тора... мин белмәгән әби-баба...
Белмәгәнгә бары – язмышлары кара...
Җан иңдергән, үстергәннәр... 
                                         ишле иткәннәр –
Шыбырдаша күпме яфрак,
әнә, кара!

Аңлыйлармы туфрак аша тамыр телен? –
Җан сизгечең белән сүлне барлау кыен;
Ник көз кергәч... үкенечле – сары дөнья,
Октябрьдә**... ник түгә күк 
зарлы көен?!

Торыр иде сафта иңне-иңгә терәп,
Бердәм типсә җирдә-күктә
милли йөрәк;
Сабантуйга кайтып төшкән кардәшләр күк,
Җир шаулатып гөрләр иде миллион тирәк!

Түгелсә дә күпме кардәш каны җиргә...
Сугаралмый нәсел тамрын җир астында;
Әби-бабам безне саклап чыга алган
Лаек яшәп ай һәм кояш яктысында!

Кушылган ул яңа каннар
яшьлек ялкынында,
Мең тармаклы сөю-нәфрәт, холык булып...
Шәҗәрәңдә – синең җиңү,
коллык…
хурлык –
Җитди бәя... җир өстендә халык зурлык!

Юк, шауламый-үсми –
үчә милли урман...
Гәрчә саны арта бара... куакларның;
Кай катламда...
бабайларның илләр корып,
Кодрәт сипкән яшәү-хикмәт учаклары?!


Үсмерчак

Борылыр хәл юк:
тәртип, закон, кысалар...
«Сыегыз!» – дип… «Кагыйдә!» – дип…
җан сулышын кысалар;
Ахры... безне кыршауларга 
                                            кертмәкчеләр –
Кисмәкләрдә генә төртеп йөртмәкчеләр?..

Узган тормыш – калган кием …
кирәкми!
Тик яңа дәрт, тәвәккәллек җилкендерә 
                                                          йөрәкне!
Яшәү очыш, экстрим-супер булсын!
Бу заманга кем килгәне күрнеп торсын!

Безнең үлчәм, корал башка – бүгенге…
Сезгә таман дөнья – безгә… 
                                              кысан тоелды!
Укудан рәт чыгар, бәлки…
алга табан,
Тик өйрәтү, вәгазь уку…
канга тиде тәмам!

Бар бездә дә күзлек элгән – җайлылар…
Булмый калмый чәк-чәк җанлы 
                                                 андыйлар –
Һәрбер чорның вундеркиндлы өметләре!..
Без – уңайсыз, тискәре элементлары?!

Ярап әйттергән сүзләрме – иркенлек?!
Йөз ятланган кагыйдәләр – бер көнлек!
Заманыгыз – ялган вәгъдә, 
                                           тузган кибәк…
Бирүчедән шуңа буш кул сузган күбрәк.

Ышандырмый гамәлегез – койрыксыз...
Фикрегезне ник тагасыз – 
                                     сөйгән булып сез?
Яратырга өйрәнегез үзегезне,
Әллә җиргә камил булып килдегезме?..

Бар ил белән юл адашып йөргәнсез...
Акыл теше сызлап чыга – түзгәнсез;
Безгә дә әле азрак акыл керә башлар –
Күрмәгәнне шуңа бүген күрә башлар...

Чыгарганнар бик мөхтәрәм зат - 
                                      депутат-хакимнәр
Тимер кыршау – кырыс указ-законнар…
Акыл җыйсын диптер, безне
кисмәкләргә кертмәкчеләр, –
Җәмгыятькә Диогендай 
                            яхшы кеше итмәкчеләр.

Табигатьнең үтә 
               сизгер бер иркәсе –
Кызыл китапка кертелгән
кылганнар турында җыр

«Таңда сәфәр чыгабыз!..» – дип
Сөйләшепме куйганнар? –
Саба җиле исәр-исмәс...
Сәламләшә кылганнар!
Кая болай ашыгалар,
Хәтәр хәлме тойганнар? –
Бер-берсенең юлын бүлеп
Йөгерешә кылганнар...
Туган җирдән куганнармы,
Тамырданмы корганнар...
Ярдан чыккан дәрья булып
Дулкынлана кылганнар?!

Дөнья буйлап сибелгәннәр...
Иленнәнме туйганнар?
Гасыр арты гасыр кичеп,
Нәрсә эзли кылганнар?!
Җайдак аттай үргә чаба
Һуннар, кыпчак, болгарлар...
Кырыс тарих түрләрендә
Үлмәс яугир булганнар!
...Инде сүзсез, аксакалдай,
Уйларына чумганнар:
«Кемнәр идек?.. кем булдык!..» – дип
Башын чайкый кылганнар.

Эссе сугып, бозда туңып,
Инде мең сыналганнар...
Язмыш җиле җиргә еккан:
Сыгылган – сынмаганнар!
Бигрәк нечкә бәгырьлеләр,
Җаннары – чук кыллардан:
Җиһан сулап куйганга да
Дертләп китә торганнар.
Дәртле, тере дә җырлары...
Тора тоташ моңнардан;
Дала буйлап ятып үкси
Күңелләре тулганнар!..
Җилдә, дөрләп, янган утка
Әверелә курганнар...
Чыгып заман мәйданына,
Ирек даулый кылганнар!
Уйный – кача,
елый…
шаша,
Бәргәләнә – кол алар...
Көнгә чыкса, мең халәттә –
Хәтер җебен җуйганнар.
...Килер көнгә күчеп бара,–
Кулын болгый кылганнар;
Киң Рәсәйгә сыймаганнар,
Тәкъдиргә сыенганнар! 


* Сүз Татарстанда милләтне күрсәт­кән паспорт кушымтасы бирелү хакында бара (автор искәрмәсе). 
** Татар милләтенең фаҗигале Хәтер көне, Хәтер ае (автор искәрмәсе).

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: