Мәдәни җомга

Равил ФӘЙЗУЛЛИН: МИҢА БАРЫ БЕР ҖЫР КИРӘК – ТИК ЯШӘРГӘ ГЕНӘ ӘЙДӘСЕН!..

*** Миңа бары бер җыр кирәк Әйдә, көн дә мине үксетсен ул, ярсытсын, изрәтсен йә тетрәтсен. Әйдә, көн дә үтерсен һәм терелтсен ул - тик көрәшкә генә әйдәсен, тик яшәргә генә әйдәсен! Бары бер җыр кирәк миңа бу тормышта, бары бер җыр... ТУГАН ХАЛКЫМ Бу дөньяда һәркем лаек ихтирамга, раслый...

***

Миңа бары бер җыр кирәк
Әйдә, көн дә мине үксетсен ул,
ярсытсын, изрәтсен
йә тетрәтсен.
Әйдә, көн дә
үтерсен һәм терелтсен ул -
тик көрәшкә генә әйдәсен,
тик яшәргә генә әйдәсен!

Бары бер җыр кирәк миңа
бу тормышта,
бары бер җыр...

ТУГАН ХАЛКЫМ

Бу дөньяда һәркем лаек ихтирамга,
раслый алса яшәвенең олылыгын.
Туган халкым! Илең-телең саклый алган
югалмыйча кала алуың - горурлыгым!

Матурлыкка, гаделлеккә, тынычлыкка
хезмәт итсәң - намусың пакь, иҗатың чын.
Туган халкым! Сынауларда сабыр булып,
җиңүләрдә ныгаюың - таянычым!

Йолдызларга менгән кеше, ялгышып та,
таптап китмәс шушы җирнең бер чәчәген.
Туган халкым! Тарихларның давылында
игелекле балаларың - киләчәгең!

МИНЕМ ТЕЛЕМ

Минем телем -
меңәрләгән ишләре күк,
тыйнак тел ул.
Гайрәтләнмәс, артык һаваланмас,
яңгырыйм дип кабаланмас,
җегәр чиген белер,
йөрер җирен...

Басынкы ул:
БМОларда конгресслар,
парламентлар ачып йөрми,
акча, чеклар битенә менми;
сугыш ачмыйлар минем телемдә,
капитуляция дә ясамыйлар!

Түзем тел ул.
Окопларда, төрмәләрдә, лагерьларда
атылса да, ысланса да, асылса да,
җиңү рухын җуймаган ул.
Гильотина өсләрендә
яшәү җырын җырлаган ул!

Минем телем -
меңәрләгән ишләре күк,
моңлы тел ул.
Үзенә җай, үзенә ятыш аның көе.
«Сак-Сок»лары, «Рамай»лары, «Сарман»нары,
«Гөлҗамал»ы, «Карурман»ы, «Әллүки»е...

Гавами ул,
бик гади ул.
Минем телдә иген үсә,
сөт парлана, җеп эрләнә,
нефть чыга, тире иләнә...
Туендыручылар,
киендерүчеләр дигәндә -
минем телем искә төшсен!

* * *

Космополит түгел.
Шөкер,
халкым да бар, ил дә, Ватан да.
Мин тынычмын: «Татарныкы», диеп
төртеп күрсәтмимен ал таңга.

«Минеке», дип бүлмим күкне, айны,
мөһер сукмыйм ел фасылына.
Милләт исемен такмыйм урман-суга,
агач-ташның иң асылына.

Һәммә гашыйк, һәммә халык өчен
бар табигать - уртак матурлык.
Барыбызга да газиз Матурлыкны
берәүнең дә
үзенеке ясар хакы юк!

Кояшка һәм Күккә бар да тигез.
Без табигать балалары ла!
Без һәммәбез тигез. Кая?
Кемнәр ак сөякле, зәңгәр канлылар?

Безнекеләр Ил-туфрак өчен
яуларда баш салмадылармы?
Уртак Ватан өчен Парижларны,
Берлиннарны алмадылармы?

Дошманга без - дәһшәт. Будык аны,
кирәк чакта, барып өненә.
Тынычта да өлеш аздан түгел
Уртак Илнең һәр җиңүендә.

Шуңа күрә горур, тынычмын мин:
халкым да бар, ил дә, Ватан да!
Уртак могҗиза дип карыйм кояшка мин,
барыбызныкы дип карыйм ал таңга!

Миңа җитә - халкым, Ватаным бар,
Матурга да бик нечкә күңел.
Кем кылана - димәк, җитми. Ә без?
Без болай да бәләкәй түгел!

БЕЗНЕҢ ҖИР

Җырлады читләргә китүче
яшь, таза, сөлектәй бер егет:
«Безнең җир - сыктар-елар җир!
Безнең җир - шүрәле каргар җир!..»

Җырлады читләрдән кайтучы
ак йөзле, чал чәчле бер бабай:
«Безнең җир - уйнар-көләр җир!
Безнең җир - сандугач сайрар җир!..»

ЯШӘСЕН!

Яшәсен! -
ирләрнең, көчле булып та,
сабыйлыгын җуймаганы;
хатын-кызның - назланудан
һәм назлаудан туймаганы.

Яшәсен! -
картларның олайган саен
һаман яшәрә алганы;
кыйналганның - кан тамса да,
яшен яшерә алганы.

Яшәсен! -
яшь-җилкенчәкнең илаһи
мәхәббәткә табынганы;
читтә йөргән кардәшләрнең
туган җирен сагынганы.

Яшәсен! -
исәннәрнең үлгәннәргә
чардуган кора алганы;
кодрәткә ия көчлеләрнең
миһербанлы була алганы.
Яшәсен! -
егетләрнең бик түбәннән
күтәрелеп дан алганы;
эш сөйгәннең аз гынадан да
зур шатлык ала алганы.

Яшәсен! -
дус-ишләрнең көнләшмичә
якын итә торганнары;
ярларның, тугрылык саклап,
һәрчак көтә торганнары.

ЯРАТТЫМ

Мин түгелме, зифа каеннарны
яшен эчә-эчә яраткан!

Мин түгелме, ярны - җелегемә
үтеп төшкән өчен яраткан!

Мин түгелме, ярдәм кулым сузгач,
күпме заттан җанны кыйнаткан!

Мин түгелме, күпме алданып,
ялган матурлыкка җан аткан!..

Тик үкенмим: һәрнәрсәне ихлас,
ышанып һәм чынлап яраттым!

* * *
Нәкый Исәнбәткә

Яу-дауларны күргәннәр күп,
көрәш-шауда җиңгәннәр күп,
Вакыт-яу - иң-иң яманы!
Җиңүчеләр сирәк аны!

Вакыт белән хезмәте тау
ирләр генә алыша ала.
Заман, иелеп, җиңүченең
шанлы исемен алып кала.

НИНДИ БЕТМӘС ЫШАНЫЧ БУ?

Янган-көенгән чакта,
башың иелгән чакта,
кайгың өелгән чакта: -
«Беттем!» - дисең... Күзең ачсаң,
Вөҗданың белән беррәттән
Ышаныч тора сакта,
кешелегеңне саклап.

Нинди үлмәс Ышаныч бу!
Үтерергә теләп, аны
эзли Мәкер, Өметсезлек, -
бетереп бар дөньяны.
Ә ул исән һәм сине әйдәр:
«Утыр, - дияр, - канатыма!
Югалма, туган, яшәрбез,
тормышны ярат кына!»

Нинди бетмәс Ышаныч бу!
Инде юктыр ул, дисәм,
упкыныма тау була ул
һәм яр сала: «Без исән!»
Тураям шундук, зурая
мәгънәм һәм максатым.
Илһамланам, бар җиһанга
таралыр күк яхшы атым!

ИНДЕ МИН ДӘ: «ЯШӘМӘДЕМ!» - ДИСӘМ...

Бу күңелем чама белмәс, ахры...
Инде мин дә: «Сөймәдем!» - дисәм -
Хыялдан оят! Наздан, сәгадәттән
Күккә ашканнар әле дә исән.

Бу күзләрем туя белмәс, ахры...
Инде мин дә: «Күрмәдем!» - дисәм -
Ходайдан оят! Җир шарының байтак
тарафларын гиздем югыйсә.

Бу җаным һич тынычланмас, ахры...
Мин дә: «Гомер кичмәдем!» - дисәм -
Язмыштан оят! Күпме егылып та,
гаҗәп әле - һаман да исән!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: