Мәдәни җомга

Равил Фәйзуллин: Киләчәккә карап, үз-үзеңә таян!..

Дәрдемәндкә тәкълид Нинди мәхшәр! Кайдан бу ут?

Җилкәннәр дөрләп яна.
Дулкын шаша.
Каек тулук, –
кайда Ул, кайда Ана...

Кораб баткан.
Каек эзсез.
Нинди ярдан аңгырык?
Кайсы якта
илсез, күзсез
кемнәр йөри каңгырып?..


     * * *
Аһ, тау юклыклар!
Кыя юклыклар!
Үзән, калкулыклар –
күз текәмә кая...

Бөркетләр түмгәктә
канатларын кага...
Тырнаклары чумган...
Ә күзләре яна!

Биектән бөтенләй
башкача күз алды.
Күзләрдән оят булыр
күрмәсәк дөньяны.

Карсак калкулык та
күз сирпешен киссә,
«Мин давыл!» дип, янда
мескен җилләр иссә...

Биектән башкача –
гөл дә, чүл дә, ил дә.
Тау да, үзән дә бер
тик җебегән иргә.

Бөркетләр түмгәктә
канатларын җилпи:
басар кыя җитми,
менәр күге җитми.

Таңнарын бөркетләр,
ай, ничек очына!
Таң гүя тау! Менмәкче
шул тауның очына.

Аһ, тау юклыклар!
Кыя юклыклар!
Күз текәмә кая –
үзән, калкулыклар...


     * * *
Гөмбәзләре – кояшмыни!
Сары алтын – чиркәү.
Бабайларның күз яшьләре
менә кайда икән!

Төссез түгел күз яшьләре,
сары төстә икән!
Ничек ялтырый тәреләр!
Акыл – көчтә икән...

Безнең якта – борынгыдан
хәрабәләр генә.
Чын тарихны азлар белә, –
хәбәрдарлар гына...

Гавамга мирас – моң, сагыш, –
менә калган байлык.
Шулай да әле халыкта гамь,
байтак Тукайлык.


«Тәкъдир» язган эшләр күп безгә...

Һай, эшләр күп! – Иман үзгәрт,
яңадан ач законнарны,
тел алыштыр, оныт җырын
гасыр килгән акыннарның,
үзгәртеп кор эчке рухын
ирләрнең һәм хатыннарның...
Максат өчен хет әҗәткә ал
туар буын акылларын!
(Тик онытма: иң «демократик»
сайлауларга хакың барын!)

Болар бер хәл, иң мөһиме –
«тәкъдир»еңә язганны үтәү –
үз хәлеңне үзең белеп,
бурычыңа тугры булу!
Күзне ертып иртүк тору,
тирләп-пешеп иген чәчү,
янып-чабып урак уру,
күмер казу, деталь кыру,
сыер саву, нефть куу,
урман төпләп завод кору,
демонстрациядә үткәндә
түрәләргә авыз еру...
[...] эчеп туй иткәндә
«урра!» кычкырып тору.


     * * *
Космополит түгел.
Шөкер,
халкым да бар, ил дә, Ватан да.
Мин тынычмын: «татарныкы» диеп
төртеп күрсәтмимен ал таңга.

«Минеке» дип бүлмим күкне, айны, 
мөһер сукмыйм ел фасылына. 
Милләт исемен такмыйм урман-суга, 
агач-ташның иң асылына.

Һәммә гашыйк, һәммә халык өчен 
бар табигать – уртак матурлык. 
Барыбызга да газиз Матурлыкны 
берәүнең дә 
үзенеке ясар хакы юк!

Кояшка һәм Күккә бар да тигез. 
Без табигать балалары ла! 
Без һәммәбез тигез. Кая? 
Кемнәр ак сөякле, зәңгәр канлылар?

Безнекеләр Ил-туфрак өчен 
яуларда баш салмадылармы? 
Уртак Ватан өчен Парижларны, 
Берлиннарны алмадылармы?

Дошманга без – дәһшәт. Будык аны, 
кирәк чакта, барып өненә. 
Тынычта да өлеш аздан түгел 
Уртак Илнең һәр җиңүендә.

Шуңа күрә горур, тынычмын мин, 
Халкым да бар, ил дә, Ватан да! 
Уртак могҗиза дип карыйм кояшка мин, 
барыбызныкы дип карыйм ал таңга!

Миңа җитә – халкым, Ватаным бар, 
Матурга да бик нечкә күңел. 
Кем кылана,– димәк, җитми. Ә без? 
Без болай да бәләкәй түгел!


Колонизатор әлифбасы

           Кырым – йөрәк кырым...

Куа да,
бүтән ыру адәмнәрен 
                      җиреннән-суыннан,
үз хатыны, балалары алдында,
хозурланып әйтә тиран:
«Җиңдем!..» – диеп.

Бераз вакыт үткәч,
оныкларына тукый:
«Бу җирләрне азат иттем!..»

Соңрак –
иске зират урыннарын абзар ясагач,
оныкларының балалары
«Ватаным!..» дип шигырь яза.


Ышанмадым!

Кара йөрәк ак нур чәчә,
дигәннәргә ышанмадым!

Зәңгәр күкне кара сарды.
Ак йөземне сары сарды.
Яшел җирне кызыл сарды.
.............................................

«Һай, сарды шул, ай, шул сарды!
Һай, янды шул, ай, шул янды!..»
Күңелләргә хуҗа булып
курку калды, афәт калды.

...Кара йөрәк нур чәчәр, дип,
мин барыбер ышанмадым!


     * * *
Дошман сигез, без – тугыз!
Бу – безнең үз йортыбыз!
Безнең үз Иделебез!
Туган үскән җиребез!

Дошман сигез, без – тугыз!
Биек яна утыбыз!
Данлы үткән юлыбыз!
Алда якты елыбыз!..

Дошман сигез, без – тугыз!
Түгел – куркытуыбыз.
Кырларда игенебез!
Җырларда күңелебез!

Дошман сигез, без – тугыз!
Исегездә тотыгыз!

Үз-үзеңә таян!

Башың имә, җилләр
иссәләр дә каян!
Киләчәккә карап,
үткәнеңә таян!

Көнләүчеләр гүя
астан чаккан чаян...
Тезеңә бәрсәләр,
кулларыңа таян!

Язмыш ханым усал,
кайчак, юри шаян...
Үсү юлларында
иманыңа таян!

Намуслыга кыен,–
һәркем өчен гаян...
Чит шәфкатен көтмә,
йөрәгеңә таян!


Туган тел турында бер шигырь 

И кардәшем! Бер хаҗәтсез кайчак
телне шундый бозып сөйлисең!
Ил колагын хурлап, халкыңның
рухын рәнҗетәмен димисең!

Мескенләнмә, бакый гомер килгән
тел байлыгын итмә кадерсез.
Бер уйласаң, илаһи бит, изге –
Кеше әйткән аваз, һәрбер сүз!

Һич мәртәбә түгел туган телдә
җиң очына карап сөйләшү.
Көчле, горур сөйләш! Кирәк икән
хаким телләр торсын көнләшеп!

Иренмә син, туган, туган телнең
асыл байлыкларын ачарга.
Без ваемсыз булсак, чит-ят сүзләр
хәзинәңне әзер басарга!

Ана телне ватып-бозып сөйләп,
кешелегең генә төшә бит!
Корама тел, яман чир булып,
яңа буыннарга күчә бит!

Күп телләрне белү – яхшы шөгыль,
туган телең үги калмаса.
Җанын салып әйткән әткәң сүзен
синең аша балаң аңласа.

Мәгълүм: дөнья көтү, заман өчен
файдалырак телләр бары да...
Тик шунсы хак: фәкать туган телдә
иман иңә кеше җанына!

Киләчәкнең башы – бүгенгедә.
Нинди шатлык картлык көнеңдә –
оныкларың сиңа рәхмәт әйтсә
матур итеп туган телеңдә!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: