Мәдәни җомга

Равил Бикбаев: Мин генә һаман да урталай Өзеләм, ялганам, тереләм...

Равил Бикбаев Башкортстанның халык шагыйре, Башкортстан Республикасының Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, филология фәннәре докторы. Башкортстан фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, Уфа шәһәренең почетлы гражданы, 50дән артык китап авторы.

Уфа шәһәрендә яши. Ике китабы татар телендә Казанда нәшер ителгән иде, хәзер “Сөенче” дип аталган яңа китабы басмага әзерләнә. Шагыйрьнең әлеге китабында Г.Тукай, Дәрдемәнд, М.Гафури, Х.Туфан, М.Җәлил, Г.Рәхим, Р.Миңнуллин, Зөлфәт иҗатларына багышланган мәкаләләр дә урын алган.

Гәрәй РӘХИМ.


РЕДАКЦИЯДӘН. Күренекле башкорт шагыйре Равил Бикбаевка шушы көннәрдә 80 яшь тула. Без каләмдәшебезне күркәм гомер бәйрәме белән ихластан тәбрик итәбез, аңа сау­лык-сәламәтлек, озын гомер һәм яңадан-яңа иҗат куанычлары теләп калабыз.


Телнең әйткәне

Барына да мин хуҗа: 
Ханына да мин хуҗа. 
Колына да мин хуҗа.

Барсы да миңа хуҗа: 
Ханы да миңа хуҗа, 
Колы да миңа хуҗа.

Барсына хезмәт итәм, 
Алар миндә хезмәттә.

Шатның да миңа хакы бар, 
Зарлының да хакы бар. 
Байның да миңа хакы бар, 
Ярлының да хакы бар.

Ук югалыр, кылыч сынар, 
Тимер сабан тутыгыр. 
Телне тере тел сакласа, 
Сүзне сабый кабатласа, 
Бәладән тел котылыр.

Телдән төшкән тел юк булыр, 
Телдәге тел нык торыр.


          * * *
Ил мөлкәтен талап-урлап 
Бар, дисең, баеганнар. 
Алар байлык җыябыз дип, 
Каһәр, гөнаһ җыйганнар. 
Ил-йортыбызда кот артыр 
Уңганнар арткан саен. 
Илне куандырып куан, 
Илне баетып бае.


          * * *
Үгезнең алдыннан сагай, 
Атның артыннан сагай. 
Әмма адәм баласының 
Ал ягыннан да сагай син, 
Арт ягыннан да сагай, 
Уң ягыннан да сагай син, 
Сул ягыннан да сагай. 
Шушы адәм баласының 
Үзен дә бит дүрт тарафтан 
Бәласе дә сагалый, 
Бәхете дә сагалый. 
Дүрт яктан да сагалый шул, 
Дүрт яктан да камалый.


          * * *
Төрле ишекне ачсак та, 
Төрле тәрәздән баксак та, 
Аерым-аерым көн күрсәк тә, 
Төрле хәлләр кичерсәк тә, 
Бер урамда яшибез бит.

Төрле урамда торсак та, 
Төрле җирдә уй корсак та, 
Бер авылда, бер төбәктә, 
Бер калада яшибез бит.

Төрле-төрле авылларда, 
Калаларда көн күрсәк тә, 
Табынсак та төрле дингә, 
Бер үк илдә яшибез бит.

Төрле Ватанда тусак та, 
Төрле суда коенсак та, 
Барыбызга тик бер Кояш, 
Нурны һәрчак тигез коя, 
Барыбыз өчен тик бердәнбер 
Җир шарында яшибез бит.

Барыбыз да бер тамырдан, 
Бер туфракның балалары. 
Җир рәнҗидер, күк рәнҗидер 
Күреп безнең тартышларны, 
Көнләшләрне, ызгышларны.

Нигә бәндә җиргә сыймый? 
Уйлан, адәм, бераз гына. 
Җир өстенә сыймаса да, 
Барысы сыя җир астына.


          * * *
Кылычы булып, батыры булмаса, 
Батыры булып, кылычы булмаса, 
Оясы булып, кошы булмаса, 
Кошы булып, оясы булмаса, 
Гаделмени бу якты дөнья?

Ире булып, хатыны булмаса, 
Хатыны булып, ире булмаса, 
Җире булып, суы булмаса, 
Суы булып, җире булмаса, 
Ямьлеме соң бу якты дөнья?

Аты булып, йөгәне булмаса,
Табылыр йөгәне!
Дәрте булып, сөйгәне булмаса,
Табылыр сөйгәне!
Башы булып кәпәче булмаса,
Табылыр кәпәче!
Кулы булып, кәсебе булмаса,
Табылыр кәсебе!

Телең булып та, илең булмаса, 
Илең булып та, телең булмаса, 
Көнеңдә көн итәр динең булмаса,
Илеңне күтәрер иңең булмаса, 
Ни пычагыма бу якты дөнья!

          * * *
Без үзебез - кыпчаклар, 
Ашлы безнең учаклар. 
Кайнар безнең кочаклар, 
Без үзебез - кыпчаклар.

Кыпчаклар без үзебез, 
Ихлас карар күзебез, 
Якты булыр йөзебез, 
Туры ярыр сүзебез, 
Кыпчаклар без үзебез.

Булган шөһрәтле, котлы 
Кыпчакларның ил-йорты. 
Ил-йорт туздырып таланган, 
Безне Урал саклап калган, 
Без Башкортстанлы кыпчак, 
Без батыры башкортның.

Батырларны барлаганда 
Берәүсез төгәл булмас. 
Ил-йорт учаксыз булмас, 
Башкорт кыпчаксыз булмас.


Чал бөркет хикәяте

Тирбәлә биектә-биектә, 
Чал дала өстендә чал бөркет. 
Дала шым.
Хәтта җил кымшынмый, 
Оета һәр көнне бу бөркү.

Карашы дөньяны гизгәндә 
Катканмы канаты бөркетнең? 
Тын гына тирбәлгән мәлендә 
Нигә соң чал бөркет «дерт» итте?

Какты да канатын,
Кинәттән
Нигә дип ул җиргә омтылды?
Ук сыман кадалып
Карашы
Бүреләр сыртында тукталды.

Бала дип, далага икәүләп 
Чыкканмы сунарга бүреләр? 
Сызгырып һаваны телгәләп, 
Канаты бөркетнең киерелә.

Шәүләсе бөркетнең өркетте, 
Күрделәр бүреләр: хәл яман. 
Чабалар сузылып иңгә-иң, 
Бетәрме, бетәрме бу ялан?

Ни бәла? Түгел дә тәүге кат 
Чыгулар сунарга бу җиргә. 
Ярсыган чал бөркет аптырый: 
Бүренең кайсысын тибергә?

Чабалар бүреләр иңгә-иң, 
Чал бөркет бер дәһшәт, күр, аны. 
Икесенә берьюлы ташланды, 
Икесенә батырды тырнагын.

Бүреләр җитезләр, азаулар, 
Тик булмый тырнактан ычкынып. 
Чал бөркет, 
Чәчрәтеп очкынын,
Бүреләрнең күзен чокыды.

Әй, төя, әй, төя башларын, 
Таш ярыр чал бөркет чукышы. 
Чабалар бүреләр иңгә-иң, 
Җаннарын сакларга омтылып.

Һәм кинәт –
Икесендә бер теләк: 
Айрылу коткарыр башларны! 
Уң якка бер бүре омтылды, 
Сул якка тегесе ташланды.

Кайрылып чабалар.
Күзләрдән
Кан ага.

Югалды нур-якты.
Алалмый чал бөркет
Корбанга
Бар көчкә батырган тырнакны.

Кайрылып чабалар бүреләр, 
Калалар әремнәр ис бөркеп. 
Икегә кайрылды канаты, 
Урталай өзелде чал бөркет.

Урталай өзелгән чал бөркет... 
Алагай дөм сукыр бүреләр... 
Чал дала. 
Чал заман, 
Сүз тәмам.

Мин генә һаман да урталай 
Өзеләм, ялганам, тереләм...


          * * *
Оҗмахларга иңми калмагандыр 
Милләтемнең изге җаннары. 
Нинди телдә икән башкортларның 
Җәннәтләрдә аңлашканнары?

Ишетелмәс булса башкортча сүз, 
Моңаймаса курай ул якта, 
Уралкаен сагынып, башкортларым 
Саргаялар микән оҗмахта?

Туган телем өне,
Курай моңы
Җир читеннән үзенә тартырлык.
Кайтыр юллар булса,
Шушы җиргә
Оҗмахлардан качып кайтырлык.

Башкортчадан Гәрәй РӘХИМ  тәрҗемәләре.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: