Рашат Низами: Бу дөньяны кабат аңлар өчен Үзем белән үзем сөйләшәм…
Кар астында калды безнең чишмә, Кар астында калды көзләребез.
ҮЗ БИЗӘГЕ АНЫҢ...
Чорма түгел, иске бер музейның
Басып торам кебек залында.
Кызык итеп хәтеремә алам
Шүрләвемне сабый чагында.
Шүрәленең мөгезе дигәннәрем
Сыңар теше булган тырманың...
Үз бизәге, төсе, үз дөньясы
Бар икән бит безнең чорманың.
Сер сөйләр күк миңа бабакайның
Чабатасы, тула оегы.
Ут сораптыр, ахры, бишле лампа
Бер почмакта тора боегып.
Агач табак олы бәхет булып
Кушылгандыр табын яменә.
Кычытканлы яшел шулпаларның
Төсе сеңеп калган тәненә.
Агач сука тимер куллар эзен
Тора икән әле гел саклап.
Шул бит инде коммун башланганда
Ызаннарны йөргән тураклап.
Әбекәйнең кул җылысын тоеп,
Урак сабын кысам учыма...
Тарих кадәр олы Тарихыңны
Ничек сыйдыралган бу чорма!
ТЕРЕКӨМЕШ
Кушаматлар бакчасында беркөн
Миңа да бит урын таптылар:
Дус-ишләрем, Терекөмеш диеп,
Тоттылар да исем тактылар.
Бармак төртә-төртә куаналар,
Туры килә, имеш, мәгънәсе, –
Тормышта мин, терекөмеш сыман,
Бик йөгерек кеше, янәсе.
Туган якның йөгерек суларыннан,
Җилләреннән алдым җитезлек.
Эчке яну ашыктырган саен,
Бөтереп ала мине бу тизлек.
Бардыр миндә, бардыр кабалану,
Һавалану бардыр кайвакыт.
Энҗе дигәннәрем таш булса да,
Юк, йөрмәдем сару кайнатып.
Күктә түгел, күкрәк читлегендә
Яшәгәнен белдем яшеннең...
Чөйде язмыш, җиргә атып бәрде –
Терекөмеш сыман чәчелдем!
Караңгыда калсаң, чәчелгәнне
Ничек кенә җыеп аласы?
Үз кояшын тагын эзләп килә,
Эзләп килә адәм баласы.
Чыңлый-чыңлый алга дәшә еллар,
Чү, йөрәгем, булчы түземле.
Чәчелдем дә... инде яңабаштан
Мин бөртекләп җыям үземне.
КӨТҮЧЕ СУМКАСЫ
Исеме дә сәер бу үләннең,
Ә җисемен инде кем белгән...
Бер йолдызлык булып тәлгәшләре
Зәңгәр күккә әнә чөелгән!
Басу юлларында йөргән чакта
Юлыктым да шулай мин аңа, -
Кайтып төштем Балачагым дигән
Хыялый һәм татлы дөньяга.
Күршедәге Хаҗиәхмәт абый
Көтү көтә... Авыл малларын.
Чыбыркысын айкап шартлата да
Уята ул авыл таңнарын.
Чыбыркысы кичен юашланган –
Бөгәрләнеп ята тын гына.
Безне дәшеп, Хаҗиәхмәт агай
Күн сумкасын ала кулына.
Күчтәнәчләр насыйп икән безгә:
Берсен-берсе шулай җитәкләп,
Сумкасыннан килеп чыга аның
Ак сабаклы кызыл җиләкләр.
«Куян күчтәнәче» дия-дия
Суза безгә икмәк катысын.
Учак исе сеңгән ипекәйнең
Валчыгына кадәр татлы соң!
Ә кайчакны сумка кесәсеннән
Балтырганы чыга, какысы.
Кыр-болында үскән һәр үләннең
Телен белгәндер ул, ахрысы.
Гап-гади бер авыл көтүчесе –
Арыш серкәсенә буялган.
Сумкасына түгел,
Җанына да
Ярты дөнья кереп сыялган.
... Әй, үләнем!
Очраттым да сине
Кыр читендә, басу юлында,
Якты истәлекләр кузгаттың син
Хаҗиәхмәт абзый турында.
ҮЗЕМ БЕЛӘН СӨЙЛӘШҮ
Кычытканлык уртасына чумам –
Аңлар өчен, имеш, дөньяны.
Балачакта балачагым мине
Кайчак шулай
Кычытканнар белән кыйнады.
Мин болында ятам. Борыныма
Килеп куна ялгыз күбәләк.
Түбәләргә, елгыр мәче сыман,
Бик еш менә идем үрмәләп.
Табигать бит әнкәй сыман икән:
Үзе кырыс, үзе юмарт та, -
Көтә безне урман чикләвеге,
Балга баткан яшел умарта.
Ә кичләрен Айны күрер өчен
Чыга идем болдыр катына.
Айның борынына чиртә-чиртә,
Шаярышып, йолдыз атыла.
...Нигә әле шулай сагындыра
Ерактагы якын балачак?
Кемгә ничек, минем өчен исә
Ул – баллычак булып калачак!
Табигатьтә хөсетлелек булмый,
Зур тормышта төсләр башкарак:
Өскә таба күтәрелгән саен,
Өстериләр сине аскарак.
Чү!
Нигә соң болай зарланамын,
Еракларга әнә Күк дәшә.
Бу дөньяны кабат аңлар өчен
Үзем белән үзем сөйләшәм.
КАР АСТЫНДА ЧИШМӘ
Кар астында калды безнең чишмә,
Кар астында калды көзләребез.
Хыялларда гына бер-беренә
Орынышып тора тезләребез.
«Сөям сине...» диеп пышылдаулар
Булды микән әллә сүздә генә?
Шыбыр... шыбыр...
Каен очларыннан
Яфрак тамды чишмә күзләренә.
Ә чишмәгә нәрсә – тып-тын гына
Китеп барды инеш-диңгезләргә.
Син дә киттең...
Ерак офыклардан
Тиеш булдым сине мин эзләргә.
Кешни-кешни, еллар каршысына
Актарылып чапты акбүз атым.
Көзләрдә дә, кышларда да һаман
Төсен югалтмады ак сурәтең.
Кар өстендә синең исем яна –
Үзем генә белгән серле тамга.
Кар астында калган чишмә кебек,
Тып-тын гына челтерисең җанда...
ЧАТЫРТАУГА КҮТӘРЕЛҮ
Язучы Мөсәгыйт Хәбибуллин, Марсель Галиев,
Илдус Гыйләҗев һәм мин 1995 елны атаклы
Чатыртау түбәсенә күтәрелгән идек.
Автор искәрмәсе
Чыкмадык без мылтык тотып ауга,
Күтәрелдек бары Чатыртауга.
Үзенекен һаман тукый Марсель:
- Иң матур як кайда?
Аз-на-кай-да!
Без торабыз аягүрә басып,
Манзаралар аста - шәрран ачык.
Урал-таудан килгән биеклектә
Үз-үзеңнән булмый кебек качып.
Бәләкәй дип, юкка оялабыз,
Һәркайсыбыз – бәлки, Алып батыр?
Биеклеккә менгән кеше генә
Азатлыкның җилен, тәмен татыр.
Күзләрендә Мөсәгыйт агайның
Дөрләп китә тарих очкыннары...
Кубрат ханга тәмам охшап калган –
Кием белән корал бир син бары.
Илдус Гыйләҗине күр син әнә,
Кунаклары диеп өтәләнә.
Гүя Сократ: авыл фәлсәфәсен
Сибеп кенә сала өстәленә.
Марсель - вәзир...
Сөйләп кенә тора,
Бер алдыңа төшә, биш артыңа.
Кай арада гына өлгерә ул
Төрләнергә шулай биш-алтыга?
Ә мин нәрсә? Гап-гади бер кунак,
Тыңлаганым, сөйләгәнем – тыйнак.
Ә мин – сакый, җилгә атланам да
Аркадашларымны йөрим сыйлап.
Безгә нинди ямьнәр кирәк тагы –
Тургайларның өзеп сайрар чагы.
Чү, егетләр! Калкып чыкты әнә
Чатыртауның соры байбаклары...
Серле сурәт... Гүя үзәнлектә
Балбал ташлар аягүрә баскан.
«Орхон язмалары истәме...» дип,
Тарих текәп карый сыман астан!
Гасырларны ерып, бу үләннәр
Яуга чыккан – гүя вавилоннар...
Туфрак булып, йөгерек үлән булып
Һаман яши бугай бакый җаннар!
ТӘКЪДИР
Мин китмәкче булам... Тормыш исә
Үҗәтләнеп тота якадан.
Ничәнче кат инде шушы көрәш
Сүнә, туктый, дөрли яңадан!
Сары таңнар чорнап алган чакта,
Әвереләм сырхау кешегә.
Ут эчендә әрнеп тибә йөрәк,
Йә суыктан җаным күшегә.
Еш сискәнеп китәм юлыкканда
Агач битле сөмсез бәндәгә.
Кинәт кенә Җирнең киләчәге
Шулар сурәтендә шәйләнә.
Тук чырайлы, шома битле затлар
Бәйрәм итә, көн дә туй ясый.
Ил түрендә мыжгып тора әнә
Мәкер, ялган, иблис оясы.
Мәңгелектән очкын чәчри безгә -
Кыелып кына йолдыз атыла.
Илләр белән илләр бер-беренә
Канлы кылычларын батыра.
«Ахырзаман!» диеп өркетәләр,
Уйный күктә тәкъдир камчысы.
Җәмгыятьтә – бушлык, битарафлык,
Ахырзаман шулдыр, ахрысы.
Заман йөген кемнәр тартып бара,
Татар йөген кемнәр тартачак?
Туган телне, җирне коткармасак,
Ил корабы төпкә батачак.
Туу белән авыр сәфәрдә без,
Барыр юллар – ташлы, бормалы.
Дөнья буйлап
Үземне дә тартып барам
Гап-гади бер татар бурлагы.
Җилкәләрне кисеп керә аркан,
Күкрәкләргә тозлы җил бәрә.
Офыкларда – кара болыт явы...
Ниләр көтә безне иртәгә?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев