Мәдәни җомга

Рашат Низами: Ә азагы яхшы бетә торган, Безгә дигән әкият кайларда?..

Оныкларга иман нуры салсак, Туган телне яңгырата алсак, Үлемсезлек михрабында калсак –           шулдыр татарлык көзгесе!

ТАТАРЛЫК КӨЗГЕСЕ

Илен яклап кулга кылыч алган,
Сөте белән каны кушылып тамган,
Тарихларда бетмәс эзе калган –
          шулдыр татарлык көзгесе.

Бу халыкны ачы язмыш көткән,
Тузганактай ул таралып беткән,
Күңелләрдән дога сүзе киткән –
          шулдыр татарлык көзгесе.

Оныкларга иман нуры салсак,
Туган телне яңгырата алсак,
Үлемсезлек михрабында калсак –
          шулдыр татарлык көзгесе!

ИҖАТ

Мин дә синең хәлгә төштем,
Әй, Бетховен туганым:
Чукрак калдым...
Ә шулай да
Тоя алам, моңга салам
Мең авазын дөньяның.

Тез башларым сынатты шул –
Байрон күк йөрим аксап.
Сөрлекмәскә, егылмаска –
Шул хәзер минем максат.

Бетховен рухы җанымда,
Байрон рухы канымда.
Олимпка менеп җитәрмен,
Кулда каләм барында!


МИНЕМ УРМАНЫМ

Каен тузларында – ак поэма,
Урманымда – Сак-Сок моңнары.
Һуннан алып Берлингача кадәр
                                      орышларда
Югалган бит татар уллары.

Лепер-лепер – усак яфракларым,
Челтер-челтер ... чишмә моңнары.
Татар кызларының толымыннан,
                                    нурлар чәчеп,
Гүя түгелә чулпы чыңнары.

Калкып чыга Тукай әкиятләре,
Туган телдә – Илһам моңнары.
Атлар чаба!.. Ялан киңлекләрне,
                                     болытларны
Иңләп оча дала моңнары.

Колагымда – “Кара урман” җыры,
Җанны айкап, чайкап агыла.
Их, кайтасы килә бабамнарның
                         данлы чагы,
Ил-дәүләтле, шанлы чагына!..

ӘКИЯТ

Коммунизм – әкият булган икән,
Ай-һай, түбән төште базары.
Беләбез бит: әкиятләрнең генә
Яхшы булып бетә азагы.

Әкиятләрдә әнә –
Патша кызын ала зирәк егет,
Чынга аша барлык теләге.
Ачы бал эчәләр, ә мыекка
Чүмеч сабы кала эләгеп.

... Атлап кердек капитализмга –
Ярлы сыкрый, елый байлар да.
Ә азагы яхшы бетә торган,
Безгә дигән әкият кайларда?

Социализмны сагынабыз,
Килми ләкин кире кайтасым.
Акча – патша, иблискә тиң хәзер,
Дөньясының сатыйм анасын!..


ХИКМӘТЛЕ ТЕЛЕВИЗОР

Кичләрен мин телевизор карыйм, –
Анда хикмәт, анда тамаша...
Ярым шәрә кәттә җырчылардан,
Шоулардан күзләр камаша!

Зур түрәләр, җитди министрлар
бирә: бездә үсеш, дип.
Йөгәнләдек инфляцияне,
Тормышыбыз алга китеш, дип.

Россиядә ике тормыш бара,
Күреп була җете күз белән:
Телевизор көн дә “сыйлый” безне
Әйбәт хәлләр, ялган сүз белән.

Россиядә ике төрле тормыш –
Чынбарлыкта ... Зәңгәр экранда...
Ике якны чагыштырып кара –
Ни хикмәтләр генә юк анда!

Экраннарда зәңгәр төсләр белән
Алсу төсләр балкый, чуарлык.
Тормыш дигән дөньялыкта исә
Ачыдан да ачы чынбарлык:

Тарифлар һәм кибет бәяләре
Көннән-көнгә өскә сикерә.
Хәерчеләр телем ризык эзли,
Туклыгыннан байлар кикерә...

Күз яшьләрен йотып елый әнә
Ятимнәр һәм сукбай балалар.
... Юан-юан торбалардан әнә
Нифетебез читкә ага ла.

Җитәр, күңел! Мондый моң-зарларны
Лутчы өзик шушы урында.
Кайчан, кайчан сөйләшербез икән
                                      матур тормыш,
Чып-чын дөреслекләр турында?!.


МОҢСУЛЫК

Авылым – колхоз авылы иде...
Ул елларның күбесе онытылган,
Хатирәләр ләкин йөрәктә.
Хәтер төпкеленнән күтәрелеп,
Бик еш дөрли алар күкрәктә.

Ноябрьнең яшькелт уҗымнары
Кырпак кырау белән капланган.
Килер язга алар ышаналар,
Ерак калган инде ал таңнар.

Һәр авылның чибәрләре була,
Эшчән хатыннары, әлбәттә.
Коммунизм килеп җитәр, диеп
Яшәделәр авыр хезмәттә.

Офыкларда – әткәмнең сурәте:
Ындыр табагын ул саклады.
Әнкәй исә көн дә ташып торды
Гәҗит-журнал, солдат хатлары.

Күп нәрсәләр вәгъдә ителсә дә,
Күбесе бит чынга ашмады.
Колхоз да юк, хатын-кызлар да юк...
Калды җимерек ферма тораклары,
Ә зиратта – кабер ташлары.

Мишәбезнең салкын суларында
Нинди эзләр тора чагылып?
Өмет кечерәйгән... Хак җәнабтән
Мәрхәмәтләр көтә авылым.

Авыл эшсез, тешсез. Елгыр яшьләр
Зур шәһәргә китеп күченгән.
... Яктырадыр сихри бер нурланыш
Мәңге караңгы төн эченнән.


ХӘТӘР!

Күн итек һәм урак-чалгы белән
Туган телгә бәреп керәләр!
Күрегезче, нинди хәлгә төштек:
Халык – тешсез, телсез – түрәләр...


СЫЗЛАНУ

Тәрәзәмдә гөлләр йокымсырый...
Ә мин ятам
Төннәр буе йоклый алмыйча.
Милләтемнең җаны терелсен, дип
Сызлый күңелем, сызлый таңгача.

ЯҢА КЫРЫМ

Хәрбиләр һәм эшче куллар артты,
Пәйда булды хәтта вельможалар.
СССРны әллә сагына микән
Вазадагы саргылт мимозалар?..

ЙОЛДЫЗ

Таш ватыла. Кыя җимерелә.
Зыр әйләнә һаман Җир шары.
Бер тамчы да үзгәрешсез яши
Йолдыз гына күктә нибары.


ТЫЕЛГАН...

Тыелган иде Алтын Урдабыз,
Тыелган иде “Идегәй”ебез.
СССР дигән илдә чакта ук
Коллыкка дучар булган инде без...


РУХ

Татар рухы безне җитәкләгән,
Әле дә булса бара җитәкләп.
Әмма бик еш – мәскәүләргә карап
                                           яшәвебез
Тотып тора безне итәктән...


1990 СӘНӘНЕ САГЫНУ

Туксанынчы еллар эргәсендә
Юлдаш иде күкрәү-яшьнәүләр.
Ирек килде! Җилгә очты кинәт
Мәскәү күзенә карап яшәүләр...


СОЛДАТ

Солдат иде. Утлар-сулар кичте...
Берлин буйлап горур атлады.
Хәтер сандыгына сикереп төшә
Матчадагы солдат хатлары.


ТӘРӘЗӘ

Балачагым карап тора
Вакыт тәрәзәсеннән.
Печән чаптым, шигырь яздым
Ундүртенче яшемнән!..


ТЕЛӘК

Күңелем тыныч, дөнья камил чакта,
Дулый күңел – күрсәм хаксызлык.
Кара буяуларга караганда
Күбрәк булсын иде ак сызык!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: