Мәдәни җомга

Рафис КОРБАН: Ул яралы бәгырь иде җирдә...

РЕДАКЦИЯДӘН. Таныл­ган балалар шагыйре, тәр­җемәче, драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, А.Алиш исемендәге әдәби бүләк иясе Рафис Корбанга шушы көннәрдә 60 яшь тулды. Без каләмдәшебезне күркәм гомер бәйрәме белән тәбрик итәбез, аңа исәнлек-саулык, бәрәкәтле гомер һәм яңадан-яңа иҗат куанычлары теләп калабыз. Биектау Биектауның биек таулары юк, Биектауда биек үрләр бар. Биектауның...

РЕДАКЦИЯДӘН. Таныл­ган балалар шагыйре, тәр­җемәче, драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, А.Алиш исемендәге әдәби бүләк иясе Рафис Корбанга шушы көннәрдә 60 яшь тулды. Без каләмдәшебезне күркәм гомер бәйрәме белән тәбрик итәбез, аңа исәнлек-саулык, бәрәкәтле гомер һәм яңадан-яңа иҗат куанычлары теләп калабыз.


Биектау

Биектауның биек таулары юк,
Биектауда биек үрләр бар.
Биектауның данын биекләргә
Алып менгән бөек ирләр бар.

Ул - бишеге татар моңнарының.
Анда туган Солтан Габәши.
Шушы якның караңгы бер авылы
Биргән җиргә Салих Сәйдәшне.

Халкым минем кара заманнардан
Каралыплар беткән бер чорда,
Агартырга теләп халык аңын
Максудилар туган Ташсуда.

Халкымның шул күңеле пакь булса да,
Кара заманнары бар иде.
Агартырга теләп халык аңын
Безнең яктан чыккан Баруди.

Туган якны сагынып, якташларны
Уйлап йөргән чакта кайвакыт,
Искә килеп төшә иҗатында
Күк капусын ачкан Хәй Вахит.

Ахры, монда мәңге бетмәс моңнар.
Кайтара шул моңнар чакырып.
Әлдермешнең Әлмәндәре кебек
Аксакалы - Әнвәр Бакиров.

Бармагымны бөгә-бөгә саныйм
Бөекләрен туган ягымның.
Шушы якта тамырларын җәйгән
Шәҗәрәсе Рөстәм Яхинның.

Горурланып атыйм исемнәрен!
Гөнаһ түгел алу макташып.
Кем генә соң горурланмас иде
Сәйдәшевнең булса якташы?!

Безнең якны Казан арты, диләр,
Даны олы безнең якларның.
Еракларда йөри аның даны,
Даны булып йөри татарның!


Мохтаҗлык

1853 елда Битаманда туган, кече яшеннән башта туган авылында, ан­нан Казанда, соңыннан Уфада эшмә­кәрлек иткән атаклы сәүдәгәр авылдашым С.М.Назировка багышлыйм

Битаманда кем дә белми сине,
Исәндерме нәсел-нәсәбең.
Битаманнан ерак-еракларга
Алып киткән сине кәсебең.

Мин үзем дә укып кына беләм,
Бик белдекле булып язсам да.
Хезмәт юлын башлагансың, имеш,
Приказчик булып Казанда.

Җәмгыяте хәйрияләр төзеп,
Хәтерләргә кереп калгансың.
Ул кем әле шундый эшләр өчен
Патшалардан медаль алган соң?

Хәзер генә Уфа башкортта ул.
Хәзер генә анда татар ким.
Сату иткән, пристаньнар тоткан
Битаманнан анда Садретдин.

Агыйделдә кораблары йөзгән -
Тире илткән, иген кайтарган.
Алыпсатар булып дан алса да,
Шактый изге эшләр майтарган.

Мохтаҗларга иганәлек кылган,
Туган якта мәктәпләр тоткан,
Казан, Мәскәү, Санкт-Петербурда
Татар егетләрен укыткан.

Искә алсын иде Уфа бүген
Битаманның изге баласын.
Ул «Галия» мәдрәсәсен анда
Төзү өчен биргән акчасын.

Садретдин Мифтахетдин улы
Назиров, дип язгач, баш кашып
Уйга калдым менә, тирән уйга;
Уйга салдың, бөек якташым.

Мохтаҗларга ярдәм иткәнсең син -
Горурланып мөмкин сөйләргә!
Байлар да күп бүген. Ләкин, Садри,
Халкым мохтаҗ синдәй ирләргә.


И бәгырь...

Салих Сәйдәшкә

Әйтә торган сүзе булган аның,
Сөеп әйтә торган: и бәгырь.
Ул хәзер дә безгә шушы сүзен
Әйтер кебек тоела нигәдер.

Ул татарның бер бәгыре булып
Тоеладыр һаман кемгәдер.
Аның кебек моңлы була ала
Тик яралы бәгырь генәдер.

Ул яралы бәгырь иде җирдә,
Моңнар тулы бәгырь иде бер.
Кадерсезгә калган бәгырь булып
Әле булса җаны иңридер.

Казанның бит үзәк җирендә бер,
Йә театр тирәсендәдер,
Ул торырга тиеш иде безгә
Һәйкәленнән карап, и бәгырь!..

Ул Казанның тик Пеләтән дигән
Урамыннан гына, нигәдер,
Үз исемен мәңгеләштерер җир
Таба алган бары. И бәгырь!..

Әйтә торган сүзе булган аның,
Сөеп әйтә торган: и бәгырь.
Ул хәзер дә безгә шушы сүзен
Әйтер кебек тоела нигәдер.

Юк, үпкәләп түгел, бу юлы да
Безне бары сөеп кенәдер...
Без гөнаһлы бүген Синең алда,
Кичерә күр безне, и бәгырь!


Өзелгән өмет

Тәфтиләү, дигәч, күңелгә,
Аһ, Тукай җыры килә.
Ә өскә, кара болыттай,
Тәфкилев чоры килә!

Булган татарда морзалар -
Саткан динен, иманын.
Саткан үз нәсел-ыруын,
Саклап калыйм дип җанын!

Хезмәт күрсәткән ятларга
Эт кебек тугры булып.
Яшәгән шулай - тудырган
Халкына этлек кылып.

Мәңгегә килми берәү дә,
Калдырып китә барын -
Калдыра намусын сатып,
Туплаган алтыннарын.

Тик берәүнең изге атын
Саклый халкы кадерләп.
Ә берәүгә яманаты
Тынгы бирми кабердә.

Бар татарда изге затлар!
Тәфтиләүләре дә бар!
«Гаепләргә ни хаккың бар?» -
Дип сөйләүләре дә бар.

Бармы соң хаккым? И халкым,
Бу нинди холкың соң бу?
Тарта сине җаның сорап,
Бу нинди упкын соң бу?

Тәфтиләү, дигәч, күңелгә,
Аһ, Тукай җыры килә.
Ә өскә, кара болыттай,
Тәфкилев чоры килә!

«Тәфтиләү» көенә, диеп,
«Өзелгән өмет» җырын
Әллә татар гомеренә
Юраганмы шагыйрең?

Булган татарда морзалар.
Хәзер юк инде алар.
Тик татар бар. Димәк әле
Тәфтиләүләр һаман бар.


Әгәр...

Мәңгелек боз каплар иде җирне,
Кояш нуры кагылмаса әгәр.
Бер таш булып кына ятар иде,
Сынчы кулы кагылмаса, мәрмәр.

Ут булмаса әгәр, бу агачның
Калмас иде җирдә хәтта көле.
Шигырь булып яңгырамас иде,
Әйтмәсә бу сүзне шагыйрь теле.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: