Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Шигърият

Рафис Корбан: Өлкәннәргә күңел тартылды гел... 

Уйламый да идек Тойгын белән – Кем башкорт та, татар кайсыбыз.

Марат Кәримов

И сез, минем Әнгам, Илдар, 
Шәүкәт, Марат, Рафаэль!

                                Х.Туфан

Көзге җилләр үкси, зират, синдә,
Җилгә иелә каен башлары.
Каен төпләрендә иртә киткән
Дусларымның кабер ташлары.

                               М.Кәримов

Ялгыз каен җилләрдә...
Ялгыз каеннардан ялгыз
Мин бүгенге көннәрдә.

                      Халык җырыннан

Күп булды Туфан янында
Йөрүчеләр ышкынып,
Фотога төште берәүләр,
Култамга алган булып.

Күп түгел иде Туфанның
Чын таянган дуслары.
Кул бармаклары җитәрлек –
Биш алты бөртек бары.

Туфан ышанган, таянган –
Булдырасыз дип, мактап...
Җиңел булмагандыр яшәү
Туфан өметен аклап.

Берүзең калдың шулардан –
Ялгыз каен җилләрдә.
Сиңа тагын да кыендыр
Ялгыз калган көннәрдә.

Сөенеп куям кайчак мин,
Сине тормыш юлымда,
Бәхетле иттем дип, сиксән
биш яшь тулган елыңда.

Шул яшендә тәүге тапкыр,
Әгәр үз гомерендә,
Шигырьләре дөнья күрсә
Газиз туган телендә,

Шагыйрь өчен шуннан да зур
Бәхет җирдә юктыр ул.
Кулларына сайрап торган
Былбыл тоткан күктер ул!

Син – Туфан шәкертләреннән
Бердәнбер калган исән!
Ни диярсең, мин үземне
Синең шәкертең дисәм?

И сез, Туфан шәкертләре –
Юлда маяк күк минем!
“Бураннарда калам” диеп
Куркасылар юк минем.


Сверигин

Өлкәннәргә күңел тартылды гел,
Ә өлкәннәр – миңа тартылды.
Үзем ише малай-шалайларның
Минем өчен күңеле тар булды.

Бер уңайсыз ягым булды ансы:
Һич тормадым карап яшен мин,
Атам кебек өлкән агайларга
“Син” дип кенә гелән дәштем мин.

Дус – дус инде, ничек каршы килсен,
Ничек тыйсын ди сүз иреген?
Үзе миңа “сез” дип дәште һәрчак
Әти яшендәге Сверигин.

“Син”дәмени хикмәт, “сез”дәмени?!
“Сез” дип дәшкән кайбер яшьләрнең
Күп күрсәтте тормыш 
Күңелендә бөгәрләнеп Иблис яшәвен.

Олыгайгач дуслар кими икән,
Бер ел саен бер дус ким икән.
Берән-сәрән калган дусларымның
Иң өлкәне бүген син икән.

Рифат абый, Рифат агай, ага.
Сиңа бара “картлач” сүзе дә.
“Абый” дигән сүздән читенсенеп,
“Абзый” диләр яшьләр үземә.

Кемдер миңа: “Нихәл, картлач?” – дисә,
Киткән кебек булам яшәреп.
Яшә әле, картлач Сверигин,
Син яшәсәң, мин дә яшәрмен!

Дәүли

Булган диләр шундый сөйләшү бер
Бүлмәсендә Шәүкәт Галинең,
Нәшриятка алып калган чакта
Кулъязмасын Нәби Дәүлинең.

Әйткән, имеш, аңа Нәби Дәүли:
– Булыр бу, – дип, – соңгы китабым,
Үләр вакыт җитте, китап диеп,
Борчып йөрмәм сезне мин тагын.

– Белмим, белмим, ай-һай, Нәби абый,
Булыр микән монсы соңгысы?
Шулай дисез дә сез, берегез дә
Әйткән сүзегездә тормыйсыз. –

Икесе дә уйнап әйткән сүзләр.
Сүзләрен шул Ходай ишеткән.
Икесе дә: “Рафис, ни хәлләр?” – дип,
Керми инде килеп ишектән.

Икесе дә инде бакыйлыкта,
Дәүли дә юк, Шәүкәт Гали дә.
Икесенең дә көләч карашлары
Күз алдында тора әле дә.

Нәби Дәүли дисәм, шуклыгының
Истән чыккан чагы юк аның.
Искә төшә, артистларны җыеп,
“Җырлап узган җәй”не юганы.

Ресторанда шулай табын корган,
Табыны мул – монда бар да бар!
“Сыйланыгыз, дуслар, рәхәтләнеп,
Алдым, – ди бу, – бүген гонорар!”

Алгандыр да, Курчак театры
Әкиятен аның куйган ич!
Театрда әкиятең барса,
Шуннан да зур бармы куаныч?!

Ашап-эчеп, тәмам күңел булып,
Таралышкан чакта артистлар,
Сорый берсе: “Әйтче, сер булмаса,
Алган идең күпме гонорар?”

– Әй дусларым, акча бит ул, каһәр,
Эчмәсәк тә бетә, эчсәк тә.
Бер утыру үзе бер гомер бит,
Каян килеп китми өч тәңкә?!

Сагындырып искә төшәләр тик,
Бар иде бит нинди агайлар!
Юмарт иде бик дип, мине дә бер
Сагынырсыз әле, малайлар.


Тойгын

И заманнар! Уфаларда минем
Тойгын атлы дустым бар иде.
Казаннарга килеп чыкса Тойгын,
Казан урамнары тар иде.

Икебез дә Берлек рәисләре,
Беребез – башкорт, беребез – татарда.
И планнар корып утырулар
Бергә очрашкан чакларда!

Күп булмады безнең аралашу,
Барлы-юклы ике ел бары.
Шул ике ел булды бу гомернең
Мәгънәле үткән еллары.

Шул елларда кабат якынайды
Татар белән башкорт арасы.
Тойгын белән йөргән убаларга
Эх, тагын бер килә барасы!

Татар белән башкорт – ике туган!
Кем аера безне, кем бүлә?!
Безнең кебек ике кардәш кавем
Бар микән ул тагын, кем белә!

Уйламый да идек Тойгын белән –
Кем башкорт та, татар кайсыбыз.
Арадагы дуслык күперләрен
Ныгытуда иде кайгыбыз.

Заманында безнең аксакаллар
(Шактый алар, санап карасаң),
Ике авыл арасыдай күргән
Казан белән Уфа арасын.

Туфан, Кудаш, Сибгат, Наҗар, Мостай;
Марат, Шәүкәт, Илдар – яшьләрдән,
Бер халыкның шагыйрьләре кебек,
Бертуганнар кебек яшәгән.

Кайда хәзер шундый йөрешүләр,
Утырулар бергә җырлашып?
Нәрсә җитә, башкорт балын уртлап,
Утыруга тамак чылатып?!

Сагындыра Тойгын, сагындыра.
Күңелкәе аның киң иде.
Безнең дуслык татар белән башкорт
Дуслыгына тәмам тиң иде!

И заманнар! Уфаларда минем
Тойгын атлы дустым бар иде.
Уфаларга барып чыксам, безгә
Уфа урамнары тар иде!


Әлфиягә мәрсия

Болыннарда гөл-чәчәкләр җыеп,
Йөремәбез инде бергә без.
Ромашкалар үскән киң болында
Салып кайттык сине гүргә без.

Ышанасы килми юклыгыңа,
Син исәндер, бардыр шикелле.
Азга гына чыккансың да, килеп
Керерсең күк, ачып ишекне.

Бакчабызда син утырткан гөлләр
Менә тагын чәчәк аттылар.
Син генә юк...
Сине илткән җирдән
Кешеләр шул кире кайтмыйлар.

Синсез генә үтә көн-төннәрем,
Синсез туа таңнар-иртәләр.
Элгечләрдә торган күлмәкләрең
Кияр диеп сине көтәләр.

Бөтен нәрсә сине хәтерләтә,
Һәрнәрсәдә синең җылың бар.
Синең кулың тигән мендәрләрем
Сине сагынып көн дә җылыйлар.

Ышанасы килми юклыгыңа,
Син исәндер, бардыр шикелле.
Азга гына чыккансың да, килеп
Керерсең күк, ачып ишекне.


Заһид Хәбибуллин

Кесәсендә кәнфит йөртә иде.
Кая гына барып керсә дә,
Иң беренче эше – кызларга ул
Кәнфит алып бирә кесәдән.

Кәнфит кебек тәмле телле үзе,
Олы җанлы, кече күңелле.
Кәнфитеннән түгел, сүзләреннән
Эреп китә кызлар күңеле.

Сәхнәләргә чыгып басса инде,
Эскрипкә алса куллары,
Эскрипкәсенең кылларыннан
И түгелә иде моңнары!

Ерак калды инде ул заманнар.
Һай, тиз үтә гомер еллары.
Күңелемдә чыңлый Заһид ага
Эскрипкәсенең моңнары.


Оран

Әзәрбайҗан. Баку. Пантеон.
Мәрмәр ташка килеп баш орам.
Ватан өчен яуга чакырып,
Колагымда яңгырый оран.

Көтә бүген бездән чәчәкләр
Ибраһимов монда, Мөбәриз.
Ул берүзе кергән сугышка,
Дошман белән калып күзгә-күз!

Канлы яуда татар туганы
Каплаган күк фашист дзотын,
Ул юнәлткән дошман өстенә
Карабахны яклап үз утын.

Ул берүзе кергән сугышка,
Курку белмәс кыю каһарман!
Дошман богау салган кулына,
Үлгәчтен дә куркып аңардан!

Әзәрбайҗан, Таулы Карабах!
Курку белмәс лачын улларың.
Мөбәризне бүген олылап,
Сәлам юллый татар туганың!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев