Мәдәни җомга

Рафаил ГАЗИЗОВ: Көннәремне сезгә бүләк иттем, Ә төннәрем калды йөрәктә...

Чишмәләргә төшәм, чишмәләрдән  Әткәй елмаюын эзләргә.

Редакциядән. Танылган язучы һәм шагыйрь, Ш.Маннур һәм Ф.Хөсни исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Г.-Х.Андерсен исемендәге халыкара Почетлы диплом иясе Рафаил Газизовка 26 апрельдә 75 яшь тулды. Без каләмдәшебезне күркәм гомер бәйрәме белән ихластан котлыйбыз, аңа исәнлек-саулык һәм яңадан-яңа иҗат куанычлары теләп калабыз.


ДӨНЬЯ ХАҖГА КИЛГӘН

Дөнья пакьлегеннән күз камаша,
Әни күңеленнән күчкәнме?
Бу көн оҗмахтагы фәрештәнең
Канатыннан гына төшкәнме?

Бу каеннар минем әниемнең 
Ап-ак догасыннан үскәндер, 
Кәүсәләренә дә яралары 
Әни күңеленнән күчкәндер.

Кайгылар да ак бураннар булып
Бусагага килеп егылган.
Әниемнең изге сабырлыгы
Мәңге бетмәс кебек тоелган.

Ак бураннар булып ята дөнья 
Әниемнең тәрәз каршында, 
Ак чәченнән төшкән нурларданмы 
Агарган да калган барсы да.

Ак бураннар булып ята дөнья,
Ап-ак сукмак булып чишмәгә,
Чишмәсе дә әниемнең күңеле
Мөлдерәгәч сикереп төшкән лә.

Бураннарын алып килгән дөнья, 
Агартырга килгән күңелен. 
Әниемә табынырга килгән, 
Тапшырырга ходай гозерен.

Дөнья хаҗга килгән әниемә,
Гөнаһларын төяп җилкәгә.
Ярлыкаса, әни, сабый булып, 
Яши башлаячак иртәгә.


ЧИШМӘ АГЫШЛАРЫ

Кирмәнемнең йөгерек чишмәләре
Изге мирас безгә үткәннән,
Әтиләр дә шулай, яу кырына
Чишмәләрдә агып киткәннәр.

Кайтмаганнар, йөгерек чишмә суын 
Борып булмагандыр илләргә. 
Чишмәләргә төшәм, чишмәләрдән 
Әткәй елмаюын эзләргә.

Сөйләшергә төшәм, серләшергә,
Әткәй белән төшәм киңәшкә.
Хәтер кыңгыравы – чишмәләргә
Картаерга төшәм бер яшькә.

Чишмәләргә учларымны куеп, 
Янган йөрәгемне суытам, 
Аннан чишмәләрем фәрештәдәй 
Карап кала миңа офыктан.

Әй, шул чишмәләрнең агышлары,
Төннәремне китә агызып,
Әнкәемнең йөрәк кычкыртуы
Күңелемә бара язылып.

Әй, шул чишмәләрнең агышлары, 
Ага алар безнең өй аша, 
Дулкын-дулкын җанны телсәләр дә, 
Нишләр идең алар булмаса?


ГОМЕРКӘЕМ

Көннәремне сезгә бүләк иттем, 
Ә төннәрем калды йөрәктә, 
Аннан йөрәкне дә корбан иттем, 
Көле тузгып ята күкрәктә. 
Күзләремне сезгә бүләк иттем, 
Сезгә кирәгрәк санадым. 
Елның дүрт фасылын сезгә биреп 
Бишенчесе булып калганмын. 
Шигырьләрем – сезгә, чире – миңа, 
Шатлык сезгә, кайгы – минеке. 
Гайбәтләрнең котырганы – миңа, 
Хакыйкатьнең агы – сезнеке. 
Зәңгәр күкләр – сезгә, ә яшенле, 
Актарылган күкләр миңадыр. 
Кояшлары – сезгә, котыплары – 
Миңа булды, шуңа туңамдыр. 
Йосыф вә Зөләйха, Таһир – Зөһрә 
Мәхәббәте сезгә бирелгән, 
Минем гомер йолкыш сагыш кына, 
Китап битләренә күмелгән. 
Кайчак гомер сукбай өтер булып 
Шул битләрдә йөргән буталып, 
Хәзер инде зират каенында 
Байгыш сыман утыра офтанып. 
Гомеркәем тормыш гармунының 
Ертык күриге күк гырылдый, 
Тормыш ата казы кочагында 
Калган сабый сыман чырылдый.
Гомеркәем – шигырь тулпарының, 
Шартлап атылып чыккан күзедер, 
Бәхетеннән дөнья тетрәнерлек
Бөек фаҗиганең үзедер.


ТӘҮБӘ

Йөрәк яна сүнәм-сүнәм диеп, 
Лепелдәгән сукыр лампа сыман, 
Арган ат күк азаплана мескен, 
Бер туктала, бер кузгала сыман.

Кичер мине саклый алмаганга, 
Рәнҗи күрмә мине җәллад күреп. 
Шаштым, кыз намусын чәчкә сыман 
Таптап үткән исәр егет кебек.

Урал тавы кадәр кичерешне, 
Хиснең Байкаллардан тирәнен, 
Кайгыларның Себерләрдән зурын 
Ах, дигәнче сиңа төядем.

Һималайдан биек дулкыннарны, 
Бәхетләрнең Җирдән олысын, 
Дөньялыкта кешеләргә суккан 
Барлык яшеннәрнең кылычын 
Сиңа борган өчен. Күпме яра, 
Авыр җәрәхәтләр тезгәнгә, 
Ачуланма, зинһар, һәр бөренең 
Башкаеннан сыйпап йөргәнгә.

Ыңгырашып, яраларын ялап 
Көн дә дәваланган эт булып, 
Шифаханәләрдә бер пычактан 
Икенчегә күчкән ит булып 
Йөрттем бит мин сине 
Бу дөньяда.
Бер карыш юк каның таммаган, 
Бәхет өчен туа кеше, диеп, 
Бөек күрәзәче алдаган. 
Әйдә, йөрәк, язгы каеннарның 
Кәүсәсенә куйыйк яңакны, 
Аннан түбәнгәрәк чүгәләрбез, 
Түбәнгәрәк, җирне яратып. 
Әйе, җир өстеннән түбәнгәрәк, 
Каен тамырлары кочаклар. 
Шул каеннар булып янып торыр 
Без кабызган изге учаклар.
Әйдә, йөрәк, каен суы эчик, 
Бу тәүге һәм соңгы туй булсын, 
Сорыйм синнән: сират күперендә 
Мине ипләбрәк тотарсың.


АВТОПОРТРЕТ

Мең кат янам, тагын мең кат сүнәм,
Яңа елга куйган чыршыдай,
Кайчак җанны шулай ваклык тетә,
Кабатланып торган борчудай.
Илһам килә, олауларга төяп
Кунак алып килгән бәйрәмдәй,
Тормыш җәйләренең челләсендә
Җанга койган салкын әйрәндәй.
Кайгы килә – Себер урманының
Бөтен караңгысы җанында,
Шуңа өстәп йөз Котыпның бозын
Эретәсе әле канымда.
Вакыт килә, ап-ак дөнья килә,
Кыш – кар, язын – ап-ак шомырттай.
Җәен – бабайларның башларына
Күктән иңгән изге болыттай.
Бәхет килә, синең кадәр генә,
Синең кадәр, тик бер йомарлам,
Һәм Рафаил адәм генә түгел
Галәм кадәр була шуңардан.


КАДЕРЛӘҮ

Талантларның кадерен кабере күрә, 
Исән булса күрә көчеге. 
Ун ел эзләп егерме биш галим 
Сукмагыннан тапкан төпчеге. 
Кемдер табып ала нәшрияттан, 
Ленин бакчасының үзеннән. 
Стаканын һәм дә буш шешәсен 
Иснәп барып йөргән эзеннән. 
Кадерләүне күрә карчыга күк 
Җанын чукып йөргән абзыйлар. 
Үзен гүргә керткәч, әсәрләрен 
Инде тирәнрәк аңлыйлар. 
Талантларның кадерен кабере күрә, 
Сый-хөрмәтен күрә хатыны. 
Гомер буе күңел җебен кисте, 
Үзен таган итеп атынды. 
Яшәгән йорт күрә, йорты булса, 
Күрә, калган булса, акчасы, 
Күрә патша җәяү йөргән җире 
Һәм бәрәңге үскән бакчасы. 
Талантларның кадерен кабере күрә, 
Башын иеп дөнья килгәндә, 
Бездә кеше бөек талант була, 
Илаһи зат була үлгәндә. 
Талантларның кадерен кабере күрә, 
Кабер, ахры, талант тәхете, 
Аңламаудан хәтәр фаҗига юк, 
Үлеп котылудыр – бәхете.


КАЕН КАНАТЛАРЫ

Адым саен уйга чумган каен, 
Ай, тирәндер каен уйлары, 
Бөре бураннары ясар чак шул, 
Килә язның яфрак туйлары. 
Адым саен мәрткә киткән каен, 
Бөре йокысына изрәгән, 
Янәшәдә таллар, бераз салмыш, 
Изүләрен чишеп җибәргән. 
Каеннарга карап тора таллар, 
Булдырдыммы дигән ир-аттай, 
Каеннарны таңда кошлар моңы – 
Бишек җыры гына уята. 
Адым саен каен, гамьле каен, 
Атлыйм мәче сыман сак кына, 
Каеннарны уятачак җилләр 
Әле дисбе тарткан чак кына. 
Хаҗга киткән чагы гөнаһларның 
Хисап дәфтәрләрен өстерәп, 
Бу каеннар – мунчадагы кәләш, 
Барсыннан да көчсез, көчлерәк. 
Нинди байлыгы бар – үзе белән, 
Коелып төшәр – аңа борылам, 
Каеннарның ап-ак күкрәгенә 
Кояш нуры булып орынам. 
Адым саен каен, каен гына, 
Каен иле мәллә бу җирләр, 
Каеннарның ап-ак канатында 
Яшәп ята, ахры, бу илләр.


ХАТИРӘЛӘР

Артта еллар кала, идәндәге 
Купкан сайгак кебек шапылдап, 
Хатирәләр борчый, тәрәзәгә 
Бәргән ботак кебек шакылдап. 
Хатирәләр койма аша төшкән 
Исерек күк ишек кагалар, 
Баш төзәтеп кенә чыгып китми, 
Чиләк-чиләк канны савалар. 
Хатирәләр ялгышларым булып 
Яңагыма китереп сугалар, 
Сугалар да, аннан намусымны 
Танк сыман таптап узалар. 
Хатирәләр сөйгән ярлар булып 
Эреп ята кайчак куенда, 
Һәм аларның күпме хыянәтен 
Таш күк асып йөрим муенда. 
Хатирәләр мине сырхау иткән, 
Газаплаган күңел саулыгым, 
Бурыч диңгезендә коендырган 
Һәм бөлдергән иң зур байлыгым.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: