Мәдәни җомга

Рафаэль СИБАТ: БАЙРАК ИТЕП МОҢНЫ КҮТӘРИК!..

Рафаэль Сибатның тууына 70 ел Әгәр исән булса, бүген талантлы прозаик һәм шагыйрь, публицист һәм әдәби тәнкыйтьче, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе Рафаэль Сибатның 70 яшьлеген зурлап билгеләп үтәр идек. Әмма ул 57 нче яшендә, үзеннән соң зур әдәби мирас калдырып, бакый дөньяга китеп барды. Аның 9 романы, 21...

Рафаэль Сибатның тууына 70 ел

Әгәр исән булса, бүген талантлы прозаик һәм шагыйрь, публицист һәм әдәби тәнкыйтьче, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе Рафаэль Сибатның 70 яшьлеген зурлап билгеләп үтәр идек. Әмма ул 57 нче яшендә, үзеннән соң зур әдәби мирас калдырып, бакый дөньяга китеп барды. Аның 9 романы, 21 повесте, 12 поэмасы, йөзләрчә шигырьләре, әдәби портретлары, эсселары, әдәби тәнкыйть мәкаләләре төрле газета-журнал битләрендә һәм китапларда үзләренең лаеклы урыннарын алды.
Рафаэль Сибат турында аның университет буенча сабакташы һәм якын дусты-каләмдәше, күренекле шагыйрь Зөлфәт болай дип язды: "...Рафаэль тыелгысыз рәвештә, олы мөгаллиме һәм дусты - инде мәрхүм Мөхәммәт ага Мәһдиев әйтмешли, тәмам арып, кулыннан каләме төшкәнче яза торган зат. Гадәттә, ул язганын кабат кайтып, төзәтеп тә маташмый - вакыты юк, аның хыялы яңа әсәр эчендә үрсәләнә...
Рафаэль Сибатның шигъри талпынышы - сүзнең барлыкка килгән чорындагы саф хисен кайтарырга омтылу..."
Бу сәхифәдә исә газета укучыларыбыз игътибарына Рафаэль Сибатның кайбер шигырьләрен тәкъдим итәбез.
Шаһинур МОСТАФИН, Р. Сибатның иҗади мирасы комиссиясе рәисе.
ТАТАР МОҢЫ
Татар үзе шат булган ул,
Җаны белән җор туган.
Нигә икән күңелендә
Елатырлык җыр туган?
Утка атып яндырганнар
Уклар аткан Җик ирне.
Йөрәгенең төрмәсенә
Япканнар бар фикерне.
Ә ул фикер хөрлек хисе,
Ирек турында уйлар.
Азат йолдыз күкләрдә шул! -
Җитми кечкенә буйлар...
Хәтәр төрмә торгач илдә,
Татар калган йөрәксез.
Йорт этедәй бәйле булган,
Ирекледән - ирексез...
Кимсетүдән милли аңын,
Җилле җанын ертудан,
Татар-кауме күңелендә
Елатырлык җыр туган.
Җырны тотып торалмаган
Төрмәсе йөрәкләрнең -
Татар моңы кагылуга
Ауган бар тирәкләрең...
Моң бит ул!
Соң бит ул - кичке таң бит ул...
Читләр аңлый алмаслык һәм
Чүпләр тыңлый алмаслык -
"Татар" дигән моң бит ул!..
МОҢ-МОГҖИЗА
Атаклы җырчы-тальянчы,
Башкортстанның һәм Татарстанның
халык артисты Фән Вәлиәхмәтовка
Тормышымның кара көне иде...
Чырай - сытык,
Хәлем - бик авыр...
Күралмаган чагым үз-үземне,
Күңелемне айкый зур давыл!
Тормышымның кара көне иде...
Сагышларны шулчак көрәсәң?!
Шаккатырсың: моңлы бер көнеңдә
Өйләреңә килеп керсә Фән!..
Тормышымның кара көне иде...
Бугазымнан алган чир-зәхмәт...
Йөз иллеле
Саулык белән кердең,
Рәхмәт сиңа, Фән Вәлиәхмәт!
Тормышымның кара көне иде...
Ашаганым -
Бары моң-икмәк.
Йөз иллеле гәүдәң белән кердең, -
Авырлыктамыни соң хикмәт?!.
Тормышымның кара көне иде...
Ятсынганда
Туган җиремне -
Җиңел моңың белән өйгә кереп,
Җиңеп чыктың минем чиремне!..
Алып киттең
Герман җирләренә,
Алып кайттың Туган илемә...
Рәхмәт сиңа, рәхмәт, әй, тылсымчы! -
Җаным бордың
Яшәү җиленә!..
Ә бит минем...
Кара иде көнем...
Һәм яктыртты аны
Ак моңың!
Якты җәйдә туган җиңел моңың,
Җан-рух күбәләге -
Сак моңың!..
ЙОЛДЫЗЛЫ МОҢ
Кырыслана дөнья...
Металл чыңы
Изә җанны,
Кыса колакны.
Нечкә хисле инсан,
Китеп кичтән,
Кайтмаскамы, диеп олакты...
Кысыладыр телләр...
Хәзер инде
Татарчасын белми яшь татар...
Шушыларга калса киләчәге -
Милләт беркөн
Сыкрап яшь атар...
Каударлана илләр...
Уртак телләр
Торган саен керә арага.
Үз телеңне
Үзең онытканда -
Кем соң алыр, милләт, аралап?
Шундый заман:
Мәңге убылырга
Упкын чите -
Соңгы яр кала...
Татар үзе
Батар чагында да
Ихлас җаны булып
Җыр кала!..
Моң иясен
Шуңа кадерлик без,
Йөрәкләргә аны үткәрик.
Сүзең үтмәс чакта,
Иң кирәктә -
Байрак итеп моңны күтәрик!
Мин - бер шагыйрь...
Татар баласы мин...
Бер уемда гел дә каламын:
- Моңы булган халык мәңге балкый,
Халкы булса,
Мәңге кала моң...
Йолдызлы моң кала,
Ул - бакый!..
ДӨНЬЯНЫҢ ХАКИМЕ
Михнәтне
Үзебез эзлибез...
Һәр газап - язылган тәкъдирдә.
Тәкбир әйт, иелмәс горур баш,
Ходайга -
Кодрәтле Тәкъсиргә!
Тәгъбирләр күп булыр...
Барысы
Аллаһы иңдергән вәхиме?
Тәкбир әйт, иелмәс горур җан,
Ул гына -
Дөньяның хакиме!!
ИКЕ СОРАУ
Безгә кадәр яшәгәннәр...
Вакытмы җиңнән тарткан -
Борылып алар караган:
"Кемнәр соң килә арттан?!"
Безнең гомер - чиккә җитәр...
(Хет ела, үкер, илер...)
Күңелләрдә бер ут-сорау:
"Бездән соң кемнәр килер?"
"Кемнәр киткән? Кемнәр килер?.." -
Ике сорау - бүгенгенең
Игезәк балалары...
Әнә шуларга бәйләнгән
Мәңгелек йолалары!
КАЛЫР БАРЫ МОҢНАРЫМ...
Беркөн йөрәк туктап,
Тәнем катып,
Күк иленә очса җаннарым,
Ни калыр соң миннән?!
Ниләр калыр??
Калса калыр - бары моңнарым...
Нәрсә соң ул кабер?! -
Өем балчык...
Шундамы соң бар туганнарым?..
Миннән дә шул балчык калыр микән?
Калса калыр
Бары моңнарым...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: