Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Орхан ВӘЛИ: Харап итте мине гүзәл көннәр...

Орхан Вәли (1914-1950) - ХХ гасыр төрек әдәбиятында яңа юл ярган, төрек шигырен эстетик салоннардан урамга, халык хозурына алып чыккан күренекле әйдаман шагыйрьләрнең берсе. Ул Истанбул шәһәрендә төрек музыканты һәм композиторы Вәли Канык гаиләсендә туа. Истанбул университетындагы әдәбият факультетының фәлсәфә бүлегендә белем ала.

Төрле дәүләт оешмаларында эшли. “Яфрак” (1940-1950) исемле газета чыгара. Каләмдәш дуслары Октай Рифат һәм Мәлих Җәүдәт белән бергәләп алар “Өчаяк” дип исемләнгән яңа әдәби юнәлешкә нигез сала. Орхан Вәлинең шигырьләре алман, инглиз, рус, үзбәк телләренә тәрҗемә ителгән. Аның татар галәменә тәүге аваз салуы. Шигырьләр турыдан-туры төрек теленнән тәрҗемә ителүләре белән дә игътибарга лаек.



Яңарыш

Безнең илгә диңгез артларыннан
Яңарыш килә ди иртәгә.
Мин барырга тиеш шул пристаньга,
Карамыйча чик һәм киртәгә.

Нинди нәрсә икән ул Яңарыш?
Килеп җитәр, менә күрербез.
Төсе, буе, кыяфәте нинди?
Туры килер микән серебез?

Пөхтә, җыйнак, купшы киенгәнме?
Бер килбәтсез, шакшы,  шапшакмы?
Сәясиме? Бармы кул таягы?
Демократмы? Әллә бик сакмы?
Юкса, бер мыеклы һәм кәкүлле
Җилкуарга ул охшаганмы?

Кайдан, ничек килеп чыгар икән?
Затлы каютадан? Трюмнанмы?
Әллә соң ул шушы корабтагы
Ут ягучы изге бер җанмы?

Аңлата алмыйм

Ишетерсезме икән тавышымны? –
Шигыремнең елый һәр юлы.
Ул юлларга тамган күз яшемә
Кагылыр икән, белмим, кем кулы?

Юлыкмаган булсам бу газапка,
Белмәс идем мин бу җырларның
Шуның кадәр гүзәл икәнлеген,
Ертыгы булса да аларның.

Якынлаша барам бугай аңа –
Бер җир бар ул, беләм, дөньяда.
Күңелдәге барлык нәрсәне дә
Ачып салып була ди анда.

Ул җир кайда? –
Тоямын тынын.
Әйтеп кенә бирә алмыймын...


Үлем алдыннан

Кышкы кич. Эңгер-меңгер. Бер авыру
Утырган да тәрәз төбенә,
Ботакка кунган бер ялгыз коштай,
Уйларында ул һаман тибенә.

Күкләрдә – кара болытлар.
Диңгездә – шомлы дулкыннар.

Тыңлачы, кардәш, мин дә фәкыйрьмен,
Мин дә ялгызмын ошбу дөньяда.
Язмышлар уртак булмый ул димә,
Тумасак та без бер үк ояда.

Бар да кичте ул минем башымнан:
Акча, хатын-кыз, дан-шөһрәте дә.
Нәрсә теләсәм, шуны теләдем –
Дөрләде җанда хис шәһвәте дә.

Үләбез диеп кайгырыйкмы соң?
Туктаусыз орып башларны ташка.
Ниләр күрдек без фани дөньяда
Ачы хәсрәтләр, михнәттән башка.
Үлгәннән соң ул тәннән керебез
Юылыр әле, борчылма бер дә.
Калырлар сөйләп: “Яхшы кеше!” – дип,
Ак кәфеннәргә    бер төрерләр дә.

Фани дөнья ул – диңгездәге күбек.
Дан-шөһрәт тә, акча, хатын-кыз да -
Онтылырлар бар да бер төш кебек.


Таңга кадәр

Бу шагыйрьләр
Гашыйклардан да битәр –
Ул адәмнәр аркасында
Ниләр генә күрмәдем дә,
Кичермәдем ниләр?
Соң мөмкинме яшәмәк ул
Бер шигырь юлының серле тыюлыгында
Таңга кадәр?

Тыңлачы, күрербез,
Ишетә алырсыңмы икән
Өй түбәләре, морҗаларның көен, 
Галәм агышларын, 
Яки кырмыскаларның
Ояларына бодай бөртекләре  ташыган чактагы 
Аяк тавышларын?

Капка төбенә килүче чүп ташучылардан
Моңарчы кулланылган барлык 
                                             кафияләрне*,
Яр буендагы чүплеккә илтеп 
                                            ташлату өчен,
Яңа таңны аттырырга
Белмим, җитәрме көчем?

Эчемдәге шайтаным,
Асылынган да муеныма,
Җиткерә миңа хәбәр:
“Ач та киереп тәрәзәңне,
Кычкыр син, кычкыр, кычкыр...
Таңга кадәр.”
________________ 
*Кафия ­– рифма.


Бүлмәмдә

Кысан бүлмәм гүя күңлем көзгесе,
Минме соң бу әйберләрнең хуҗасы?
Үзем дә мин гүя һаман бер бала,
Китә алмыйм ташлап әкият дөньясын.

Кайтаваз беләнме кавыша күләгәм?
Түшәмемдә серле утлар уены.
Аһ, башымны чукый һаман бер карга,
Мең газаплар кимергәндә җанымны.

Үтергәнме Кабил үзенең кардәшен, –
Йөрәгемдә бер ялгызлык тойгысы.
Яр буйлары иңләнгән күк көч-хәлгә,
Үлем кадәр озын җәйнең йокысы.

Тезеләләр яуга чыккан гаскәрдәй,
Уйларымның төеннәре бер җепкә.
Хыялымда корган күперем янамы? –
Күңелемдә мәңге тынмас шик-шөбһә.

Тула, тула тын бүлмәмә хәбәрсез
Көннәр буе кәрван-кәрван ят уйлар.
Татлы хыял диңгезендә йөзәмен,
Сәерсенеп карый миңа диварлар.

Үтергәнме Кабил үзенең кардәшен, –
Йөрәгемдә бер ялгызлык тойгысы.
Яр буйлары иңләнгән күк көч-хәлгә,
Үлем кадәр озын җәйнең йокысы.

Иңә бара тынлык булып бүлмәмә
Сәерлекнең якты, татлы шөбһәсе.
Баш очымда каргам һаман каркылдый,
Леп-леп килә башкаемның лепкәсе.

Көннәр буе дәвам итә сәфәрем,
Вакыт – залим, вакыт бигрәк аяусыз.
Котып кебек төнге тынлык каберенә
Тар улактан курку ага туктаусыз.

Үтергәнме Кабил үзенең кардәшен, –
Йөрәгемдә бер ялгызлык тойгысы.
Яр буйлары иңләнгән күк көч-хәлгә,
Үлем кадәр озын җәйнең йокысы.

Бу дөньяда әйтерсең мин бердәнбер,
Омтыламын биек-биек тауларга.
Иясез калган бер кыйтганың хуҗасы
Акылымны да тели мәллә яуларга?

Ярга кайтып җитә алмый корабым,
Китә-кайта бер үк хисләр дулкыны.
Төссезләнгән  карашымны  ерактан
Көйрәп ала кичке шәфәкъ ялкыны.

Үтергәнме Кабил үзенең кардәшен,
Йөрәгемдә бер ялгызлык тойгысы.
Яр буйлары иңләнгән күк көч-хәлгә,
Үлем кадәр озын җәйнең йокысы.


Гүзәл көннәр

Харап итте мине гүзәл көннәр,
Аһ, мин шушы гүзәл көннәрдә
Көтмәгәндә эшем ташладым,
Кинәт төтен эчә башладым,
Гашыйк булдым гүзәл көннәрдә мин,
Яши башладым үз көемә.
Оныта идем икмәк белән тоз да
Алып кайтырга мин өемә.

Шигырь язу – иҗат газабы да –
Көчәйде шул гүзәл көннәрдә.
Әйтерсең лә ул бер авыру, аны
Ни белән дә белмим тиңләргә.

Харап итте мине гүзәл көннәр...


Ватан өчен

Ниләр генә кылмадык без Ватан өчен! 
Кемнәр  – башын салды,
Ә кемнәрдер
Нотык сөйләп,
Дан казанды.


Саубуллашыр алдыннан

Алыштырдык хамам*, сарайларны
Бер саплам нурына кояшның.
Ваз кичтек тә сөю-сәгадәттән,
Көттек без Өметнең чал кошын.

Ирешмәгәч  һичбер нәрсәгә дә,
Үз-үзебезне салдык сагышка.
Тик ансы да юатмады безне,
Юатмады хәтта ялгыш та.

Алдандык без, кемнәр сулыш-тынын 
Буды безгә дигән хөр таңның?
Юкса, без дә ятим, бер үгие
Түгел идек ошбу дөньяның.

_____________________
*Хамам ­– төрек мунчасы.


Хәбәр

Ачык калган тәрәз пәрдәсендә
Кичке шәфәкъ алсулыгы яна.
Узып киткән әрвах көн артыннан
Яңа галәм туды бу дөньяга.

Бу дөньяга яңа галәм туды,
Сарыла-сарыла тынлык йөрәгенә.
Көтеп алган яңа хәбәр килде, –
Сайрый кошлар күңелем тирәгендә.

Көн узуга яңа галәмнең мин
Күрдем дөньяга күзен ачканын.
Шул галәмгә таба бар кошларның
Офыкларны уятып очканын.

Әйтерсең лә миннән бик ерак та,
Якын да кебек серле ул галәм.
Узып барган кошлар өне гүя
Яңа галәм күкләреннән сәлам.

Төрекчәдән Рәмис АЙМӘТ тәрҗемәләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X