Мәдәни җомга

Омор СОЛТАНОВ: ЙӨРИМ ӘЛЕ ХАТИРӘЛӘР АРАЛАП...

Кыргызстанның халык шагыйре, прозаик, тәрҗемәче һәм җәмәгать эшлеклесе. 1935 елның 6 ноябрендә Кыргызстан Респуб­ликасының Ыссык күл өлкәсе Жети-Өгүз (Җиде-Үгез) районы Тосор авылында дөньяга килә. Кыргыз һәм рус телләрендә дөнья күргән күпсанлы китаплар, шул исәптән татар телендә басылган «Йолдызлы төннәр» (Татарстан китап нәш­рияты, 2015) җыентыгы авторы. Аерым әсәрләре инглиз, алман, испан,...

Кыргызстанның халык шагыйре, прозаик, тәрҗемәче һәм җәмәгать эшлеклесе. 1935 елның 6 ноябрендә Кыргызстан Респуб­ликасының Ыссык күл өлкәсе Жети-Өгүз (Җиде-Үгез) районы Тосор авылында дөньяга килә. Кыргыз һәм рус телләрендә дөнья күргән күпсанлы китаплар, шул исәптән татар телендә басылган «Йолдызлы төннәр» (Татарстан китап нәш­рияты, 2015) җыентыгы авторы. Аерым әсәрләре инглиз, алман, испан, поляк, венгр, мон­гол һ.б. телләргә тәрҗемә ителгән. 2015 ел әдипнең 80 яше уңаеннан төрки телле дәүләтләр арасында Омор Солтанов елы дип игълан ителде.
Шагыйрь Бишкәк шәһәрендә яши.
Тау көннәре
Минем җаным шатлыгым
Уртаклашкан тау белән.
Мал көтүче кыргызга
Уңыш бирә тау, дигән.
Хафалансам, ял алам -
Минем көнем тау белән.
Йөрсәң дәртең югалтып,
Тән саулыгы - тау, дигән.
Кендек каным тамган җир -
Ала-тауның арасы.
Тауларда тудым, үстем,
Мин - тау халкы баласы.
Әлсерәпләр бер йотсаң,
Кымыз кебек һавасы.
Серләр белән уралган
Тау сурәтен карачы!
Тау башыннан бик салмак
Чыгып килә ак ай да... -
Күреп тә күңел туймас
Шул тау көннәре кайда?
Бурычлымын
Фрунзедан1 Тосорыма2 килгәндә
Дулкынланам сүз табалмый сөйләргә.
Тосорымнан Фрунзема барганда
Куанамын сүз табалмый бар җанга.
Мин Тосорда балалыгым үткәрдем,
Бәхет сузды җан түремә үткән көн.
Фрунзе миңа белем сөтен имезде,
Гыйлем данын иңнәремә кигезде.
Кыргыз җире минем өчен тырышты,
Мин аңа түләп бетермәс бурычлы.
Акыннар
«Акыннарга авырмы?
Җанга гел сагыш түшәп,
Һәрвакыт уйлап йөреп,
Калырлармы аз яшәп?»
Ялгышасың, җан дустым,
Авырмасын күңелең.
Акыннар озак яши,
Җырга салып гомерен.
Ятимлек
Ятим калдым, мин ялгыз гаепсезмен,
Җиңү килгәч, әнилегә тиңләштем.
Укып үстем, алып мәктәп белемен,
Китеп барды акыл сорар киңәшчем.
Ятиммен дип, гаепләмим берәүне,
Яхшылардан сүзләр оттым какмаучы.
Арасында дуамаллар булмаса,
Халык икән ятимнәрне яклаучы.
...Ләкин чыны: ятим калу бик авыр,
Китсен, китсен, ул чагымны оныттым.
Мине микән иркәләп ул үстерде,
Шунлыктан тау сусавыдай тоныкмын.
Онытмадым
Аралап шәһәр эчен атлап йөргән
Серле, тып-тын, ап-ак төн исеңдәме?
Уянып йокысыннан, җемелдәшкән
Утлары Фрунзеның кичендәге.
Без йөрдек кул тотышып юл буенда,
Аксыл төн йолдызларын суга түкте.
Узган яшьлек - гомер юлы шикелле,
Паровоз төтен бөркеп үтеп китте.
Ә вакыт судай акты - онытмадым
Ачылган ап-ак гөлдәй көлгәнеңне.
Ул төнне сөйләп бирдем сиңа гына
Калдырмый бу дөньяда белгәнемне.
Сылу идең. Япь-яшь идең. Кояш идең
Сөюдәй янып торган уемдагы.
Күзләреңне нурландырып карый бирдең,
Син гүя күгәрчендәй куйнымдагы.
Өн катмый миңа карый бар агачлар,
Җандагы сөенечкә күз аталар.
Барча кошлар канатын кагып уза,
Алар тантана, шатлык тараталар.
Искә алам сурәтең күзем алмый,
Әзер мин, килеп җитәм, кил, диюгә.
Рәхмәт, дим, син гүзәлгә юлыктырган,
Сагышны оныттырган бу сөюгә.
Күп көттем
Күңелем күккә очып, болыт кочып,
Сурәтеңне сагынып, ерак йөреп,
Менә мин килдем бүген, мәхәббәтем,
Үзеңне гомеремдәй татлы сөеп.
Төн керсә, күккә карап, йолдыз санап,
Текәлеп күп утырдым, уйга батып,
Менә мин килдем бүген, мәхәббәтем,
Сагынып, ялгыз сине уйлап ятып.
Җан җитмәс тирәндәге энҗе булсаң,
Мин, җитеп, үбәр идем, учка салып,
Бүген мин килдем, җаным, иркә гөлем,
Бик озак көткән җавабыңны алып.
Теләк
Гомер юлы озак түгел, тукталыр,
Комга тамган тамчы кебек юк булыр.
Әгәр синең эзең калса артыңда,
Горур исмең киләчәккә омтылыр.
Күлгә төшкән алтын мәрҗән шикелле,
Күк йөзендә күзен кыса йолдызлар.
Мин дә шулай: төшеп гасыр төбенә,
Йолдыздай күз кысып торырлыгым бар.
* * *
Очар-китәр шушы көнге сәгатьләр,
Онытылып мин сөйләгән вәгазьләр.
Тормышымнан ниләр күреп, ни белдем?.. -
Әйтер шуны каләм тигән кәгазьләр.
Миләш
Миләш үсә - тау астында ялгыз төп,
Күмердәй кызыл җимешкә күмелеп.
Ат уйнаткан кыргызлардай җил йөрсә,
Яфраклар кача, дошмандай бүленеп.
Миләш... миләш... ялгыз тора карт миләш,
Берүзе Ала-Тосуны кочаклап.
Дәү әнием - миләш калды урдамда,
Ә мин киттем, барыр җирем ерак як.
Миләш... миләш, аралап һәр йолдызны,
Син көтәрсең әнкәм кебек, юл карап,
Сагынудан кочак җәйгән кыргызны.
Алыс якта көзге яфрак булам да,
Йөрим әле хатирәләр аралап...
* * *
Мин сөйдем, ләкин мине син сөймәдең,
Ничә төн керфек какмый уйлап яттым.
Гамемне һичкемгә әйткәнем юк,
Сөюнең сиңа чит-ят балын каптым.
Сагындым, ләкин мине сагынмадың,
Аннан мин йөрәк кыйнар рәхәт таптым.
Сөйми дип, сиңа үпкә белдермәдем.
Тик кайчакта хурланып елап яттым.
Кичектең. Күп кичектең. Сөя бирдем.
Син миңа чын сөюдә күзем ачтың.
Күргәндә көлеп куеп йөри бирдең,
Куанып көлгәнеңә күңел ачтым.
Чик буеннан хат
Ала-тавым!
Син мине һич гаеп итмә...
Сине күрәм хәзер бары төшләремдә.
Монда изге сызык ята - чик арасы,
Кайбер көнне йокы күрми юл саласы.
Сызгырыплар, кылыч болгап йөри буран,
Кеше басмас җиргә басып, уйлар корам.
Ала-тавым!
Син мине һич гаеп итмә...
Тагын әнә котырынган буран тынды.
Сагынам бит яшьлек-сөю вакытымны,
Көн яктысында сагынам сурәтеңне,
Йолдызларың балкып янган серле төнне,
Сагынам ла туган якның тыныч кичен,
Сагынам хуш ис бөркегән бөтнек исен.
Сәгатьләрем тоташ сагынудан тора.
Бигрәк озын мизгелләрнең узу юлы.
Сагынам. Төшләрем дә сагыну тулы.
Ала-тавым!
Җил тигезмим ак чәчеңә.
Башкаеңа кара болыт килеп кунса,
Төнне ярган ялтыр-йолтыр яшен булса,
Күкрәгемнән йөрәгемне алып кулга,
Үзем киләм ак йөзеңне яктыртырга.
Ала-тавым!
Син мине һич гаеп итмә...
Сагындым... ләкин сиңа бара алмыйм.
Күрешүләр тиздән-тиздән... Аңла... аңлыйм...
Монда изге сызык ята - чик арасы,
Сукмак буйлап барасы да тукталасы...
Ә эзләрне сукыр төннәр яшерәләр...
Йокылары тыныч булсын балаларның,
Йөрәгенә шом кермәсен аналарның.
Ала-тавым!
Син мине һич гаеп итмә...
Мадам-Париж
Мадам-Париж
Лента иткән Сенаны.
Иртә белән сузды миңа сигарет.
- Пардон, мадам.
Мерси, мадам.
Челем тартмыйм ачкарын.
Мадам-Париж шыңк-шыңк көлә,
Мең үзгәртеп чәчләрен.
Канат какты кашлары -
Очып китте, ташлады.
Төнге барлар
Париж йоклый, соры төнне ябынып.
Париж ята, тыныч төнне сагынып.
Төнге барлар - сәрхушләрнең төше сымак.
Йодрык тиеп, сәрхушләрнең теше сына.
Төнге барлар... төнге барлар...
Шешә кебек ялангач
исерешкән хатыннар -
дәртне басарлык ярлар.
Югалган оятларын
тире янчыкка салган.
Саталар оятларын -
берсеннән-берсе арзан.
Кыргызчадан Ленар ШӘЕХ тәрҗемәсе.
1Фрунзе - 1926-1991 елларда Бишкәк шәһәренең исеме.
2Тосор - шагыйрьнең туган авылы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: