Әнвәр Шәрипов: Миндә дә бит дала рухы яши, Чиксез киңлек кирәк җаныма...
Йөрәк белән йөрәк сөйләшкәндә, Сүзләр артык.
РЕДАКЦИЯДӘН. Филология фәннәре докторы, профессор Әнвәр Мәгъдәнур улы Шәриповны узган гомер бәйрәме белән котлап, саулык, бәхет, тыныч тормыш телибез.
ДАЛА РУХЫ
Ачып җибәр, дускай, капкаларны, –
Чыгып китим әле далага.
Иксез-чиксез киңлекләрдә йөреп,
Дала рухын йөрәгемә салып,
Мин кайтырмын әле калага.
Кылган җырларында мин табармын
Бабайлардан килгән моңнарны.
Табигатьнең серле тавышларын
Чалкан ятып җиргә тыңлармын.
Ә халкыбыз борын-борынгыдан,
Дала рухы белән туенган.
Шуңа күрә киң күңелле булып,
Халкым атлый гомер буена.
Миндә дә бит дала рухы яши,
Чиксез киңлек кирәк җаныма.
Тыштан күренми ул,
Ә шулай да
Тынгысыз җан яши канымда...
Ачып җибәр, дускай, капкаларны, –
Чыгып китим әле далага.
Иксез-чиксез киңлекләрдә йөреп,
Дала рухын йөрәгемә салып,
Мин кайтырмын кабат калага...
ЮТАЗЫ ЕЛГАСЫ
Әй, балачак елгам!
Бик тә яшьли
Тормышыма килеп кердең син.
Алга ыргылучак, ярсып торган
Көчле рухны безгә бирдең син.
Синең башың Урал тауларының
Итәгенә барып тоташа.
Төрле чишмәләрне үзеңә алып,
Юл ярасың
Таулар, басулар аша.
Урыны-урыны белән бөтерелеп,
Ә кайчакта тып-тын агасың.
Ярсу йөрәгеңне гүя
Салкын акыл белән
Бергә бәйләп алып барасың.
Тып-тын аккан кебек тоелсаң да,
Син бит тыныч елга түгелсең.
Ярсулыгың белән чынлыкта син
Кавказ елгалары энесе.
Һәр яз саен, кар эрегән чакта,
Бик тә усалланып аласың.
Ярларыңнан чыгып, уйсулыкны,
Бакчаларны басып агасың...
Яр буенда үскән тал-чыбыклар
Ямьләп тора тирә-якларны.
Сандугачлар юкка якын итми
Синең ярыңдагы талларны.
Җәй көннәре синең белән узды,
Синең яннан кайтып кермәдек.
Синең кебек тәнгә көч-дәрт биргән
Башка елганы без белмәдек.
Бүген дә син, көн-төн үз эшеңдә, –
Эшчән елга исемен алдың син.
Балачакның якты җыры булып
Күңелләрдә уелып калдың син.
* * *
Дим буеннан йөреп кайтасым бар,
Дим буйлары тарта күңелне.
Күпме татар, башкорт шагыйрьләре
Дим буенда үскән түгелме?!
Бара калсам әгәр ул якларга,
Ярларына басып,
Күкрәгемне киереп,
Җырлар идем яшьлек җырымны.
Елга таллары да,
Талгын дулкыннар да
Тыңлар иде минем моңымны.
И син тыйнак, тыныч, серле елга!
Син бит миңа илһам бирәсең...
Табигатьнең гүзәл почмагы син,
Синдә үскән татар кызлары да
Алсу була шуңа, күрәсең...
* * *
Кар сулары ага
Урамнан.
Шул суларга хисләр
Уралган.
Кызый килгән суның
Ярына.
Гөрләвекнең икебез ике
Ягында.
Кызый чәчен үргән тасмалап.
Синең якка чыктым
Басмадан.
Елга булып ага
Кар суы.
Күңелләрдә яшьлек
Ярсуы.
* * *
Бер көй йөри минем күңелемдә,
Шигъри серләр анда чагыла.
Отып алып, әгәр җырлый калсаң,
Күңел капкаларың ачыла.
Гади көй дип әмма уйлама син,
Бизәкләре аның җитәрлек.
Шуларны син җырлап бирә алсаң,
Бик күпләрнең исе китәрлек.
Кеше күңеленә керү өчен
Ихлас күңел, таза рух кирәк.
Җырларыңа бәя бирер өчен,
Үзең кебек ихлас дус кирәк.
* * *
Йөрәк белән йөрәк сөйләшкәндә,
Сүзләр артык.
Миңа җитә синең бер тапкыр
Күзләреңне сирпеп алуың.
Башкаларга сиздермичә генә,
Серләр тулы керфек кагуың...
ОЧКЫН ЯШИ МИНЕМ КҮҢЕЛДӘ
Тыныч кына яшим дигән чакта,
Очкын килеп төшә күңелгә.
Хатын аны бик тиз сизеп алып,
Сулар сибә утлы күмергә...
Сүнгән күмер белән яшәгәндә,
Яңа очкын кабына күңелдә.
Хатын кайчан сулар сибәр диеп,
Көтеп яшим әле бүген дә.
* * *
Әй син, мәңге картаймас җан!
Син бит әле һаман
Узган яшьлегемне
Кире кайтарырга телисең.
Узган яшьлегемдә ишетмәгән,
Матур, йомшак, сөю хисе белән тулган
Сүзләр ишетергә телисең...
Әй син, туймас-туенмас җан!
Сиңа әле һаман
Яшьлегемдә сөеп туялмаган
Саф мәхәббәт, наз һәм моң кирәк.
Бары шунысы хак:
Миндәгедәй ашкын, туемсыз җан
Башкаларда була бик сирәк...
* * *
Таулар горур.
Таулар серле була.
Алар биектән
Күреп тора икән барысын...
Таулар серен белер өчен
Тауга менеп барышым...
* * *
Исемең дә, җисемең дә роза,
Тирә-якка нурлар чәчәсең...
Моннан соң да барлык тирә-якны
Шулай нурландырып яшә син.
КЫШКЫ КОЯШ
Яңа яуган карлар, аклык сибеп,
Җемелдәшә кояш нурында.
Кояш көлә, әмма җылытмый ул,
Ә мин уйлыйм синең турында.
Син дә минем нинди хисләр белән
Янып яшәвемне белмисең.
Син дә минем өчен – кышкы кояш,
Нур сибәсең, җылы бирмисең…
АВЫРЛЫКЛАР
Балдан, майдан гына тормый тормыш,
Авырлыклар тора сагалап...
Көтмәгәндә килеп чыга алар, –
Белсәң иде аны чамалап...
Белсәң дә бит,
Барыбер җәеп булмый
Егыласы җиргә җәймәңне...
Көтмәгәндә килеп чыга алар,
Көтеп тормый синең җәйгәнне...
Килсә килсен, әйдә, авырлыклар,
Алар килми бит ул тиктәскә...
Авырлыклар кирәк
Бу тормышта,
Рәхәтлектән йоклап китмәскә.
ШАЯН ПЕСНӘК
Урам буйлап барам.
Менә бер чак
Песнәк төште минем юлыма.
Алдан бара, сикереп-очып бара, –
Кояш нуры керде җаныма.
Чырык-чырык нидер сөйли үзе,
Әйтерсең лә
Чакыра ул үзе артыннан.
Сүзләрен мин аның аңлый алмыйм,
Барган кебек барам артыннан.
Әй син, песнәк!
Син үртисең мине,
Ялт сикереп,
Минем алга килеп төшәсең.
Күрергә дә ләкин өлгермим мин,
Инде тагын очып китәсең.
“Әйдә, синең белән бергә очыйк”, –
Дип әйтәсең кебек күңелдән.
Әмма синең кебек оча алмыйм,
Минем куллар канат түгелләр.
Уңга китте минем юлым бер чак,
Син дә күчтең минем юлыма.
Кояш нуры кергән кебек булды,
Шатлык өстәп барыр юлыма.
Синең чая, җитез очуларың
Яшьлек хисләремә үрелде.
Әй син, песнәк,
Мине үртәп торган
Шаян яшь кыз булып күрендең...
МАТУР ЯЛГАН
Берәү авырып ята.
Хәле начар,
Яктылык юк кебек тоела.
Шул чагында, иң якыны килеп,
Кулын алып үзенең кулына:
– Тереләсең. Бераз гына түз! – ди,
Өмет өстәп аның уена.
Алдады бит...
Каян белсен ди ул
Киләчәктә нәрсә буласын...
Әмма өмет бирде бит ул аңа, –
“Син авыруны җиңеп чыгасың!”
Ә чынлыкта андый өмет юк бит! –
Һәм хакыйкать ачы:
Күз яшеннән хәтта ачырак.
Әмма
Шундый чаклар була бу тормышта:
Матур ялган була яхшырак.
ЯХШЫ ИСЕМ КАЛСЫН
Гомер мәңге түгел,
Исән чакта
Шатланышып калыйк һәр көнгә.
Рәхмәт әйтик Аллаһ Тәгаләгә,
Гомер биргән өчен һәркемгә.
Кирәк икән, соңгы тиенне дә
Кызганмыйк без якын дусларга.
Мәгънә юк бит ачуланышуда,
Ачу тотмыйк хәтта дошманга.
Күңелебез һәрчак ачык булсын,
Кояш нурларыннан ямь алыйк.
Кешеләргә якты өләшүдән,
Ярдәм итешүдән тәм табыйк.
Узганнарның минуты да кайтмый,
Кадерен белеп яшик бу җирдә.
Без киткәч тә искә алсыннар безне
Яхшы исем белән һәр җирдә...
Игелекләр калсын бу җирдә...
Чаллы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев