Әнвәр Шәрипов: Мәңге тынмас хәтер булып, Сызлап тора һәрбер көн...
Җир йөзендә күпме күңел булса, – Шулкадәрле сөю төрләре.
Фонтан
Фонтан ата туры, матур булып,
Тирә-якка чәчри тамчылар.
Сизелә кебек, һәрбер тамчысында
Диңгезләрдән килгән ярсу бар.
Кояш нуры уйный һәрберсендә,
Нинди гаҗәп матур манзара!
Диңгез ярына барасы да түгел,
Фонтан янына кил дә бер кара!
Диңгез түгел, әмма шул диңгезнең
Кечкенә бер өлеш-кисәге.
Шул өлеш тә салмаклыгы белән
Тынычлану бирә кешегә.
Фонтанга мин бик еш киләм,
Авыр эштән арып кайтам да...
Ыгы-зыгы шәһәр тормышында,
Җан азыгы икән фонтан да!
Печән исе
Июнь ае.
Шәһәр урамында
Күкрәп үсте үлән газонда.
Чабып ташладылар беренче кат,
Җыймадылар...
Чапкан көе калды ул шунда...
Узып бара идем урам буйлап,
Җәйге иртә белән кинәнеп,
Борын ярып, печән исе керде,
Сулышларым китте киңәеп.
Иснәдем дә яңа печән исен,
Әллә нишләп шушы урында,
Җыр язасым килеп китте кинәт,
Яңа чапкан печән турында.
Яңа чапкан печән...
Балачактан
Нинди якын, нинди таныш син!
Синдә аунап, мәтәлчекләр атып,
Хозурланып үскән бала мин.
Җәйге эссе көндә, абый белән
Чапкан идек болын печәнен.
Алып каба идем,
Арасында калган
Җир җиләген, кызарып пешкәнен...
Алып кайткан идек ул печәнне,
Ат арбасын төяп, тутырып,
Күпереп торган, кибеп тә җитмәгән
Печән өсләренә утырып.
Күр әле син:
Һәр үләне аның
Кояш нуры белән тулышкан...
Нинди сихәт бирә шушы печән
Без сулаган һәрбер сулышка...
Кем чапмаган печән болыннарда,
Чалгы каерып һәм белеп тәмен, –
Алар белми җәйнең хозурлыгын,
Алар белми тормышның ямен...
Һәркөн иртән шәһәр буйлап йөрим,
Үткәннәрне баштан кичереп.
Комсызланып печән исен исним,
Балачакны искә төшереп...
Таш күңел
Ташлар чолгап алган тормышымны:
Торган йортым – бетон-панельдән.
Баскан җирем – асфальт,
Урамнар – таш, –
Аермасы шундый авылдан...
Тәпи баскан җирем чирәм иде,
Тирә-ягым – яшел басулар...
Кырга чыксам, тургай моңы иде, –
Ул моңнарда күпме ярсу бар!..
Тургай моңы, басу киңлекләре
Балачактан тулган күңелгә.
Шуңа да мин сәерсенеп карыйм
Шәһәрдәге бетон-панельгә.
Шәһәр тормышына күнеккәнбез,
Кабул иттек инде без аны.
Ташлар арасында яшибез шул,
Әллә шуңа микән
Таш күңелләр басты дөньяны.
Ташлар да бит юкса кирәк безгә,
Җиһан буйлап алар таралган...
Һава, туфрак һәм су белән бергә
Ташларны да Тәңре яралткан.
Кыя ташы, әнә, нинди горур,
Аңа басып җырлый башларбыз...
Ташлар безгә ныклык өчен кирәк, –
Нигез корып булмый ташларсыз...
Һәрчак матурлыклар, моң-җыр белән
Тулы була безнең күңелләр...
Ташлар кирәк, – алар булсын,
Әмма
Таш күңелләр кирәк түгелләр.
Таш күңелләр үзен генә сөя,
Каян килсен аңа олылык?!
Кайберәүдә хәтта табып булмый
Таш җылысы кадәр җылылык.
Таш күңелле булмыйк без тормышта, –
Таш күңелләр һәрчак кадерсез.
Таш күңелле булмыйк, кешеләргә
Булмас өчен каты, бәгырьсез!
Мәхәббәт төрләре
Мәхәббәтнең ничә төре бар ул?
Кем санаган аны, кем белгән?!
Күк йөзендә күпме йолдыз булса,
Җир йөзендә күпме күңел булса, –
Шулкадәрле сөю төрләре.
Күк йөзендә якты йолдызлар күп,
Яктырталар, җылы бирмиләр.
Ә күңелләр...
Гашыйк булган күңел могҗиза ул,
Кайнарлыгы белән
Йолдызларга туры килмиләр.
Бөтен дөньяда бит дан казанды
Таһир-Зөһрә, Ләйлә-Мәҗнүннәр...
Күпләр өчен алар үрнәктер дә,
Минем өчен үрнәк түгелләр.
Иркәм белән минем арадагы
Серле хисләр бары безнеңчә.
Мин кешедән үрнәк алып сөймим,
Минем сөю бары үземчә.
Хәят диңгезендә йөзгән чакта,
Мәхәббәт ул миңа бер җилкән...
Сөюемне данга күмәсем юк,
Иркәм белән безнең икебезгә
Берәү булгач, безгә шул җиткән.
Әниләр
Гомер буе безне озата бара
Әниләрнең күңел аклыгы.
Тирә-юньгә якты нурлар сибә
Әниләрнең күңел сафлыгы.
Җир йөзендә оҗмах ясый ала
Әниләрнең җылы кочагы.
Бары әни, һәрчак сүндермичә
Саклап тора гаилә учагын.
Әниләр бит һәр баласын ала
Үзләренең канат астына.
Әни – изге кеше,
“Оҗмах та бит –
Әниләрнең аяк астында”.
Бу дөньяда татып калыйк әле
Әниләрнең күңел җылысын.
Әниләрнең исән булулары
Күңелләрне безнең җылытсын!
Җиде сагыш, җиде моң...
Мәңге тынмас хәтер булып
Сызлап тора һәрбер көн
Татар халкы күңелендә
Җиде сагыш, җиде моң.
Кол Шәрифнең шәһитлеге,
Тукайның ятимлеге.
Сәйдәш көйләренең яме,
Сәнгатьчә бөтенлеге.
Акмулланың тугры сүзе,
Даланың ачы җиле.
Дәрдемәнднең сызлануы,
Аяныч тормыш юлы.
Моң чишмәсе булып калды
Фәридә Кудашева.
Илһам Шакиров әйләнде
Моң-сагыш кояшына.
Мәңге тынмас хәтер булып
Сызлап тора һәрбер көн
Татар халкы күңелендә
Җиде сагыш, җиде моң.
Түз, йөрәгем!
Йөрәкләрне ярып сагыш кайный,
Сагыш үрсәләнә, ургыла...
Түз, йөрәгем, бу бит вакытлы хәл,
Сынауларга түзеп тор гына.
Түз, йөрәгем, сабыр итик әле,
Сабыр төбе сары алтын бит.
Сагышларны басыйк җыр-моң белән,
Моңнарыбыз җирдә калсын дип.
Актарылып килгән сагышларны
Алып китәр дәрья сулары...
Сагыш яралаган йөрәкне дә
Иркәләрләр кояш нурлары.
Көннәр үткән саен арта бара
Сине сагыну, сине югалту.
Күпме юксынсам да кире кайтмый,
Ярдәм итми һичбер юату.
Без язмышны үзебез язабыз...
Һәр яшәлгән көн – атылган йолдыз;
Һәр йолдыздан сызлып эз кала.
Һәр яшәлгән көн дә һәр кешенең
Язмыш дәфтәренә эз сала.
Шул эзләрдән язмыш ясала.
Язмыш алдан язылып куела, диләр,
Бәхәсләшмим, бәлки, шулайдыр.
Әмма һәр гамәлне, һәр адымны,
Кайсы якка атлауны без
Үзебез бит сайлап алабыз.
Без язмышны үзебез язабыз.
Кайттым әле...
Синең белән йөргән урыннарга
Менә кайттым әле кабаттан.
Узган яшьлегемне хәтеремнән
Искә алып йөрим кабатлап.
Ә син бу минутта кайдасыңдыр?
Хәтерлисең микән үткәнне?
Искән җилләр, аккан сулар әллә
Эзсез юып алып киткәнме?
Ә мин, юләр, вакыт-вакыт шулай
Гадәтләндем монда килергә.
Тормыш һаман өйрәтмәде мине, –
Үткән кайтмый инде гомергә...
Күзгә-күз карашып
Фәйрүзәгә
Теләкләр бер булсын,
Кәефләр көр булсын,
Дөньяга тик шатлык китерик.
Афәтләр булмасын,
Өметләр сүнмәсен,
Тормышны мәгънәле иттерик.
Син – миңа, мин – сиңа
Һәрвакыт, һәрчакта
“Кадерлем” дип кенә дәшик без.
Сөйләшер сүзебез
Беркайчан бетмәсен,
Күзгә-күз карашып яшик без!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев