Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Әнвәр Давыдов: Җырда мин һаман өйрәнчек, Ә мәхәббәттә  - сабый...

(Шагыйрьнең тууына 100 ел)

Әнвәр Давыдов 1919 елның 21 мартында Самара өлкәсенең Камышлы авылында игенче гаиләсендә туа. Поэтик тәҗрибәләрен бик иртә башлый: 12 яшендә чагында Камышлыдагы төбәк газетасында аның беренче шигырьләре дөнья күрә. Яшь­легендә Ә.Давыдов Новосибирск һәм Фирганә шәһәрләрендә чыгып килгән газеталарда әдәби хезмәткәр булып эшли. 1940 елны гаскәри хезмәткә алынып, Ватан сугышының башыннан алып ахырына кадәр Волхов, Ленинград  янында, Балтыйк буе республикаларында барган канлы бәрелешләрдә катнаша.

1952 елда Ә.Давыдов Казанга күчеп килә. 1953-55 елларда Татарстан Язучылар берлеге идарәсе сәркатибе, соңрак Татарстан китап нәшриятында баш мөхәррир урынбасары булып эшли.

Чагыштырмача кыска гомер эчендә (шагыйрь 1968 елда 49 яшендә вафат була) Ә.Давыдов бай әдәби мирас калдыра.Үзе исән чагында аның шигырьләре һәм поэмалары тупланган 23 китабы басылып чыга.


      * * *
Бер язам да бер сызамын, 
көн үтә –  укып карап, 
уйланам, эчтән сызамын: 
бар эшем, дим, юккарак –  
сайлый алмыймын сүземнең 
җыйганын күңлем утын. 
Күпме соң шулай түзим мин,-
көн дә иң баштан тотын! 
Мин күрәм шунда и рәнҗеп, 
ел да ел саный-саный: 
җырда мин һаман өйрәнчек, 
ә мәхәббәттә –  сабый.


НӘРСӘ КИРӘК?

Матур гына итеп башлаганда, 
Бутала да китә сүзләрем. 
–  Нәрсә кирәк инде бу кешегә? –  
Дигән сыман синең күзләрең.

Нәрсә кирәк?
Нәрсә кирәк сәнгать музеенда 
Венераның сыны каршында, 
Сәҗдә кылган кебек, оеп калган 
Түбәтәйле татар картына?

Нәрсә кирәк?
Нәрсә кирәк кояш нурларында 
Алсуланып торган гөлләргә 
Карап тынып калган табигатькә? 
Гөл сыйпаучы йомшак җилләргә?

Нәрсә кирәк?
Бүлмәдәге утлар җемелдәвен 
Күреп, тәрәзәгә бәрелгән 
Күбәләккә нәрсә кирәк икән, 
Кем сораган моны, кем белгән?

Еллар, еллар язам бу шигырьне, 
Ләкин һаман җавап табалмыйм. 
Ни кирәк соң миңа? Һаман, һаман 
Күзләремне синнән алалмыйм.


9 МАЙ 1965 ЕЛ

Кичерегез.
Күземә чыккан бер тамчы яшь минем
сәер  ялтырый  бәйрәм  яктысында.
Чү,  тыңлагыз!
Күпме иптәшем җавап бирми  бүген
тантаналы  барлау  вакытында.
Действительныйда  каршы  алып
бу сугышның беренче көнен,
безнең буын бөтен  Брестларда
беренче сулады  сугыш төтенен.
Фашизмның сугыш  машинасы
аның  күкрәгенә  бәрелде.
Киртә  булып ятты Мәскәүгәчә
гәүдәләре яшьтәшләремнең.
Сталинградта  атакага күтәрелеп,
алга таба карап,  гөрс итеп
ауды, ләкин  аның кулы ябышты
Рейхстагның бугазына җитеп....
Арган аналар, 
битләрен җил  кискән сөйгән ярлар,
әрем баскан кырлар,
саламнары коелган түбәле карт өйләр – 
болар да
безнең  буынны  көтте 
хәл алырга,
солдат күкрәгенә елышып еларга. 
Мөмкин  бүген ул  елларның хаталарын, 
кимчелекләрен дә эзләргә. 
Ә без таңнан торып бригадага бардык, 
күтәрәмгә калган атларны 
иске сабаннарга җигәргә,
һәм буразнада атын да,
сабанын да үзебез сөйрәргә...
Менә шулай алып килдек илне
күпләр кызыначак җылыга.
Ләкин менә хәзер,
авыр күтәрүдән җене өзелгән батыр кебек,
яшьтәшләрем минем егыла.
Таза имән кебек ава тора – 
давыл өзгән гүя тамырын.
Бер юбилей күрми китеп барды
Шәрәф дустым, дустым Гамирем.
Тирә-якта шаулый яшь имәннәр,
карт имәннәр горур шыгырдый.
Миндәй урталары нигә сирәк?
Буш төп күреп тәннәр чымырдый.
Эш киеренкелегеннән
бераз арындыкмы, чир сагалый,
больница чиратында
анализлар кулга җыябыз.
Тукта, өзелеп-өзелеп
ютәлләмә болай, Зыя дус!
Әнә мәхәббәтебез дә безнең чиратта.
Кырык яшьтә төсе уңган.
Какчаланган.
Чалланган.
Аңардан бүген нәфислекме сорыйк?
Орлык ташыды, салам ташыды ул,
ат урынына җигелеп чанага.
Яшьлекне күрмәде, картлыкка
җайлашалмый
бу буын.
Ирлек булды бөтен тормышы. 
Китә, пенсиягә җитә алмыйча, 
бакчаларда 
гамьсез яллар өчен 
Верандалы йортлар салмыйча...


         * * *

Сокланамын Сездә  мин шушыңа: 
Ике агым бер ташкынга кушыла.

Сугыш күптән түгел беткән еллар... 
Тын авылда  сезне тыңладым. 
Тол апалар үксеп тыңладылар 
Мадам  Баттерфляй  моңнарын.

Аннан затлы концерт залларында 
Аз булмады минем күргәнем, 
Сез җырлаган халык җырларына 
Эстетларның да баш игәнен.

Халык моңы плюс бөек сәнгать. 
Шушы изге канун –  сезнең сәләт. 
Сокланамын Сездә мин шушыңа: 
Ике агым бер ташкынга кушыла.

Ераклардан килгән моң агымын 
Тоташтырасыз яңа чорга сез. 
Меңнәр сезне тыңлый дулкынланып, 
Йә, Зөләйха, тагын җырлагыз.


ТАТАР КИТАБЫНА

Рәхмәт сиңа!
Ертып минем күздән
Бөтен уйдырмалар пәрдәсен,– 
Син күрсәттең бөтен бөеклектә
Гадилеген һәрбер  нәрсәнең.

Дөнья танудагы тәүге юлым
Артык гади:
Мин бит күрмәдем
Ерак гасырлардан кала килгән
Бөек һәйкәлләрнең үрнәген.

Мин узмадым ул чак,
Тетрәнеп,
«Тәмуг»лары аша Дантеның...
Минем пирамидалар:
Тирес түккән
Калкулыгы ындыр  артының...

Әйе,  алар
шомлы төскә  кереп,
Серләр тулы эңгер-меңгердә
Дәһшәтлелек, дәгъва итеп торган
Әби әкияте белән бергә.
Тигәнәкләр,
Шайтан таяклары,
Төнге кошлар  очкан тавышлар – 
Кичен пышылдаган дога  белән
Бар да серлелеккә  авышкан.

Менә шуңа синең хәрефләрең
Карашыма  минем калыккан.
Күңелемә
Хаклык алып кергәнсең,
Үзең хаклык  алып  халыктан.
Һәм  син  шунда,
Ертып минем күздән
Бөтен уйдырмалар  пәрдәсен,– 
Күрсәткәнсең бөтен бөеклектә
Гадилеген һәрбер нәрсәнең... 
        

         * * *

Кыен бирелә миңа бу картлык! 
Менәм... менәм  аның тавына... 
Аннан тагын төшәм мин тартылып 
Яшьлек суының яшел ярына.


         * * *

Тыныч караучылар юк миңа: 
Үз күрәләр  мине берәүләр, 
Ә  берәүләр ярсый-йолкына –  
Миңа төрле исем бирәләр.

Тирә-якта дуслар чагында –  
Алар чиксез –  шуңа  шат күңел. 
Дошманнарым торса  алдымда –  
Алар да бит, күрәм, аз түгел.

Төзәтәлмим  инде холкым  мин, 
Яхшымы  бу икән,  яманмы? 
Нинди утта минем янганны 
Тик аңласын иде халкым, дим.

Син аңларсың, халкым, минем күк 
Тойдың хакын яман  исемнең. 
Бер заманны туган өеңдә үк –  
Россияңдә үги идең син.


         * * *

Үләр өчен кеше урын 
Сайлый алмый алдан ук. 
Тормыш биргән вәгъдәләргә 
Йөри әле ул алданып. 
Мина килгәч шундый вакыт, 
Авылымда булса идем! 
Анда гына тойганым бар 
Җилләрнең самимиен. 
Күпме күрдем аңлашуның 
Кайнарын, тирәннәрен. 
Әмма шул җилләр сыйпаса 
Каберем чирәмнәрен, –  
Мәгънәсе сөю, яшәүнең 
Бәгърем түренә узар. 
Ник миңа һәйкәл мәрмәре, 
Ник миңа табынучылар!?


         * * *

Нигә башың салдың әле, туган, 
Син авырудан дөнья җимерелмәс. 
Тәрәзәгә күзең төшереп  ал, 
Күр, табигать бүген нинди яшь!

Үреләләр өскә яшь тирәкләр, 
Гөрләп чәчәк ата газоннар. 
Кояш нурларында елтырыйлар  
Яңа төзелештәге язулар.
Ике баштан икәү тотканнар да
Карават алып кайта ике яшь.
Шулай  булгач,
Бар да үз урынында!
Күтәр башың!
Дөнья җимерелмәс!


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев