Мәдәни җомга

Нурлан ГАНИЕВ: Җәйләүләргә ятып черем итә Җәйнең җиләсләнгән җилләре...

Нурлан Ганиев 1985 елны Башкортстанның Благовар районы Яңа Сынташ авылында туа. Биредә башлангыч, күрше авылда 9 класс тәмамлаганнан соң, Бәләбәй шәһәрендә педагогика көллиятен һәм Башкортстан дәүләт университетының философия факультетын тәмамлый. Хәзерге вакытта аспирантурада белем ала. Нурлан, яшь язучы һәм шагыйрьләрнең Казанда үткәрелә торган "Иделем акчарлагы" конкурсында катнашып, ике ел рәттән...

Нурлан Ганиев 1985 елны Башкортстанның Благовар районы Яңа Сынташ авылында туа. Биредә башлангыч, күрше авылда 9 класс тәмамлаганнан соң, Бәләбәй шәһәрендә педагогика көллиятен һәм Башкортстан дәүләт университетының философия факультетын тәмамлый. Хәзерге вакытта аспирантурада белем ала. Нурлан, яшь язучы һәм шагыйрьләрнең Казанда үткәрелә торган "Иделем акчарлагы" конкурсында катнашып, ике ел рәттән (2012, 2013) җиңү яулый, 2014 елда исә конкурсның иң югары бүләгенә - Гран-прига лаек була. Н.Ганиев Благовар районы газетасында журналист булып эшли, "Өмет" газетасының махсус хәбәрчесе вазифасын да башкара. Ул - РФ һәм БР Журналистлар берлеге әгъзасы.
Күңел кошы
Канатларын каердылар инде
Күңелемә кунган кошымның.
Мин бит аны, мәңге азат бул, дип,
Күкрәк читлегемнән очырдым.
Әй син, күңел кошым, мәңге шулай
Калырсың дип һәрчак биектә,
Читлегеңнең капкаларын ачып,
Җибәрдем мин сине иреккә.
...Канатларын каердылар инде
Күңелемә кунган кошымның.
Ә мин аны шыксыз көзге кичтә
Күкрәк читлегемнән очырдым.
Ә мин, исәр, мәңге азат бул, дип,
Берьялгызын гына очырдым...
Яндагысы - ярым
Ятлар түгел, яндагысы - ярым,
Аның белән авыр-җиңеле.
Яхшы беләм: аннан башка бит мин
Бу дөньяда беркем түгелмен.
Ятлар түгел, яндагысы - ярым,
Назым да ул, моңлы сазым да.
Сары сагышларга сарган көзем,
Гөл-чәчкәгә күмгән язым да.
Ятлар түгел, яндагысы - ярым,
Мин дип яна гомер буена.
Яза алсам иде җырларымны
Гомеребезнең алтын туенда.
Ятлар түгел, яндагысы - ярым,
Кимчелегем гафу иткәне.
«Көтмә инде, кайтмас» дигәндә дә
Шәм яндырып мине көткәне.
Ятлар түгел, яндагысы - ярым,
Уртак шатлык, уртак сагышым.
Ул бит минем гомер буе эзләп,
Гомер буе саклар табышым...
Кысанлыкка күңел күптән күнгән
Кысанлыкка күңел күптән күнгән,
Канат очлары көйрәгән.
Башны ташка орып елар чакта
Елмаерга күптән өйрәнгән.
Кысанлыкка күңел күптән күнгән,
Гайбәт сүзләр азмы өшеткән?
Көнчел затлар, хөсет җаннардан ул
Күпме нахак сүзләр ишеткән.
Кысанлыкка күңел күптән күнгән,
Сөйләгәннәр, әйдә, сөйләсен.
Тик иректә һәм биектә булган
Хыялыма гына тимәсен!
Нигә һаман чакырасың икән?
Нигә һаман чакырасың икән,
Кил әле, дип, тагын күрешик?!
Без бит инде бәхет түшәкләрен
Башка ярлар белән бүлештек.
Менә килдем. Соңгы тапкыр килдем,
Юк, чакырма мине кабаттан.
Назларыңа төреп пышылдама:
«Бөтенләйгә кил син. Яратам...»
Кайнар төннәр вәгъдә итмә, зинһар,
Шашып-шашып үпмә, кирәкми.
Син бит минем бөтен шатлыгым, дип,
Телгәләмә, зинһар, йөрәкне.
...Нигә һаман чакырасың икән,
Бик сусадым, диеп, назыңа?!
Төзәтмәләр кертер дәфтәр түгел,
Безнең язмыш күктә язылган...
Чит җирләрдә хәлең ничек, балам?
Чит җирләрдә хәлең ничек, балам,
Рәнҗетмиме узган-тузганы?
Чык тамчысы кебек күңелеңне
Капладымы шәһәр тузаны?
Чит җирләрдә ничек, бездәгечә
Көндез кояш, төнлә аймы ул?
Оҗмах булсын, ләкин туган җирдән
Кадерлерәк җирләр бармы ул?
Сагынулар шулай сарымы да,
Кайгы бездәгедәй карамы?
Зәңгәр күктә кыр казларын күрсәң,
Йөрәккәең әрнеп каламы?
Иртәләрен минем кебек назлап
Уятучы җаннар бар микән?
Йөргән юлың күңелеңдәй киңме,
Әллә эз сыймаслык тар микән?
Чит җирләрдә ничек, сары көзләр
Сагыш утларына саламы?
Туган җирең сагынудан, балам,
Йөрәккәең тоташ ярамы?
Язлар ничек анда, кышлар ничек -
Буладыр бит кары-бураны.
Адашмасын балам буранда, дип
Дога әйтеп сузам кулларым.
Чит җирләрдә хәлең ничек, балам,
Рәнҗетмиме дусты-дошманы?
Чит җирдә дә узып булмый шул ул,
Узып булмый язмыш кушканны...
Хәләл җефетемә багышлау
...Ә мин менә сиңа диеп
Чәчкә дә өзмәгәнмен.
Янәшәмдәге бәхетне
Читләрдән эзләгәнмен.
Сүзләрнең матур, асылын
Җыр итеп тезмәгәнмен.
Сүзләрнең авыр, ярсуын
Әйткәнмен - түзмәгәнмен.
Янымда ярым булса да,
Чит кызлар күзләгәнмен.
Чит-ятларның тик бер көнлек
Икәнен сизмәгәнмен.
Телисеңдер чәчкә тотып,
Каршыңа тезләнгәнем.
Тезләнмәсәм, һичьюгында
Яхшыга үзгәргәнем.
Гомер буе көтәсеңдер
Син минем төзәлгәнне.
Син генә ул миндәй иргә
Сүз дәшми түзәлгәне...
Ямаулы чалбар
Кичен әнкәм бер тантана белән
Зур сандыгын ачты сак кына:
«Күптән инде, - диде, - ачканым юк,
Менә бүген ачар чак кына».
Тарих ишекләре ачылдымы -
Ни генә юк анда, күр әле.
Һәрбересе безнең чын тарихтыр,
Анысын тик әнкәй беләдер.
Рәешкә бәйләр яулыгы да,
Чуклы күлмәк, дисбе, фотолар...
Һәрбересе сабыр-түзем генә
Үз сәгатен көтеп яталар.
Бар да таныш, кечкенәдән күреп,
Киеп үскән кием-салымнар.
Әнкәм кулы белән бик кадерләп
Сандык төпләренә салынган.
Чү! Нәрсә бу? Әллә чалбар инде?!
Минем чалбар, әйе, нәкъ үзе!
Күпме җилләр искән, чалбар исән!
... Һәм ямауга текәлде күзем.
Җәен-кышын киеп үскән чалбар,
Төсе уңган, кырык ямаулы.
Ямау өсте ямау салды әнкәм,
Җиткерәлми иде яңаны.
Саклап тота әнкәй сандыгында,
Булса да ул кат-кат ямаулы.
Балачакта - чалбар, үскәч - күңел
Шул чалбардай кырык ямаулы...
Көзге этюд
Яңгыр сыйпап узган юлга ятып,
Көзләр исе сеңгән җил елый.
Һәм ул җилдә җәйнең хушлашуы,
Көзнең сагышы да - берьюлы.
Аждаhаның ялкын телемени -
Ут-аҗаган офык читендә.
Кояш ярчыклары башакларда,
Көз шәүләсе август битендә.
Күкне-җирне тоташтырган рәшә,
Нинди төстә - күкме, зәңгәрме?
Хушлашырга өлгермәгән үзе,
Мин сагынам инде җәйләрне.
Көлтә-көлтә көзге кояш нуры
Алтын яфракларга сарылган.
Миләшләрнең кызыл тәлгәшенә
Учак булып сагыш кабынган.
Яңгыр сыйпап узган юлга ятып,
Яфрак катыш көзге җил елый.
Һәм ул җилдә җәйге табышым да,
Көзге сагышым да - берьюлы...
* * *
Җәйләүләргә ятып черем итә
Җәйнең җиләсләнгән җилләре.
Кичә генә шау чәчкәдә идең,
Кайчан үттең, җәем, белмәдем?!
Яшьлек - яшен. Күз яшенә манып,
Кабатлата сөю сүзләрен.
Кичә генә яшьнәр чагым иде,
Кайчан үттең, яшьлек, сизмәдем?!
Гомер - гөлдер, таҗларына кушып,
Мизгелләргә мизгел үргәне.
Кичә генә талбишектә идем,
Кайчан үттең, гомер, күрмәдем?!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: