Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Нурлан Ганиев: Ялгызлык – бәхет, дип сөенәм, Бәхетсез парларга карыйм да...

Язларда каласы булган бит, Мин, юләр, көзләргә ашыктым.


            * * *
Шатлыкларның төсе һәрчак чагу,
Кайгыныкы гына гел кара.
Шатлыклардан елмаюлар туа,
Кайгылардан кала гел яра.

Ак төстәме, яшел, зәңгәрме ул – 
Шатлык – шатлык инде кайда да.
Алтын-көмешләргә төрелсә дә,
Кара булып кала кайгылар.

Сагыш төсе һәрчак сары инде,
Зәңгәр төстә гелән хыяллар.
Иртәгәсе – алсу, ә үткәннәр
Чуар төскә гелән буялган.

Һәр кешенең шатлык төсе үзгә,
Һәрчак чагу, якты – шул бары. 
Тик кайгылар гына бердәй ачы,
Һәркем өчен кайгы гел кара...

Ялгыз парлар

Мәхәббәтен сакламыйча, бездәй 
Азмы инде җирдә ялгышканнар?!
Исемебез кеше телләрендә:
«Ялгыз парлар алар, ялгыз парлар...»

Суы корып, кибеп беткәндә дә
Мәңге кушылмыйлар каршы ярлар.
Мин бер аваз ишетәм ярлардан:
«Ялгыз парлар алар, ялгыз парлар...»

Син дә шулай сокланасың микән –
Нинди матур шушы язгы таңнар?
Карлы яңгыр чиртә тәрәзәмә:
«Ялгыз парлар алар, ялгыз парлар...»

Соңгы өмет булып язып куйган 
Исемең дә эри язгы карда.
Гөрләвекләр елый-елый ага:
«Ялгыз парлар алар, ялгыз парлар...»

Безнең хәлне, безнең язмышларны
Үзебездәй тик бер ялгыз аңлар.
Бармак төртеп кала көзге җилләр:
«Ялгыз парлар алар, ялгыз парлар...»


Кеше кирәк әле кешегә

(Ф. Яруллинга ияреп)

Ваз кичсә дә бөтен дөньясыннан, 
Ышандырыр өчен көченә, 
Арындырыр өчен авыр уйдан 
Кеше кирәк әле кешегә. 

Бикләнсә дә дивар эчләрендә, 
Бәһа бирер өчен эшенә, 
Иңнәренә кулын куяр өчен 
Кеше кирәк әле кешегә. 

Упкыннарда кулын бирер өчен, 
Егылганда терәк өчен дә, 
Кушылып бер елый ала торган 
Кеше кирәк әле кешегә. 

Юатырлык бер сүз таба белгән, 
Үз күлмәген биргән: “Өшемә”, 
Кочагына алып җылы өргән 
Кеше кирәк әле кешегә. 

Сискәндереп бер уятыр өчен, 
Кереп шунда татлы төшенә, 
Күзен ачкач бер елмайтыр өчен 
Кеше кирәк әле кешегә. 

Сагындырып бер елата торган, 
Саташтырып татлы хисендә, 
Гомер дәрьясында маяк булыр 
Кеше кирәк әле кешегә. 

Яшәсә дә ерак чит илләрдә, 
Йә булмаса якын күршедә, 
“Хәлең ничек?” диеп сорар өчен 
Кеше кирәк әле кешегә. 

Таң аттырып, кояш баетырга, 
Ярый, әйдә, булсын өч көнгә 
Бу дөньяда бәхет тояр өчен 
Кеше кирәк әле кешегә... 


             * * *
Язларда каласы булган бит,
Мин, юләр, көзләргә ашыктым.
Агачлар койганнар яфрагын -
Тапмадым эзләгән ышыкны.

Язларда янасы булган бит,
Мин көзге яңгырда чыландым.
Язларга канәгать булмыйча,
Мин көзне сагынып еладым.

Язларда шашасы булган бит,
Имеш, мин көзләрдә «котырам».
Булмады шашып һәм котырып – 
Ахрысы, көзләрдән отылам.

Шул кирәк сиңа, дим үземә – 
Кем керә шул соры көзләргә:
Сорылык йөзләрдә-күзләрдә,
Шыксызлык әйтелгән сүзләрдә...

Гомергә мин шулай үземә
Авырлык-кыенлык эзләдем:
Тәхеттән тупсага утырдым,
Иректә читлекне күзләдем.

Мин шундый – үзгә бер, аерым
Һәм сәер. Көтмәгез, үзгәрмәм!
...Очрашу шатлыгын тизләтеп,
Язлардан көзләргә йөгерәм...


             * * *
Аһ бу күзләр! Өмет тулы күзләр! 
Җавап көткән, үгет көткән күзләр! 
Никадәрле халәт, мең төс сездә?! 
Сез бакканда артык хәтта сүз дә. 

Аһ бу күзләр! Шомлы, зәһәр күзләр! 
Галәм сыйган соры, зәңгәр күзләр. 
Минем кебек беркатлырак затлар 
Карамыйча сезгә ничек түзәр? 

Аһ бу күзләр! Хәйлә, ялган күзләр! 
Югалсаң да, әллә каян күзләр. 
Җанны сытып, үзәгеңне өзәр, 
Йөрәккә ук булып баккан күзләр! 

Аһ бу күзләр! Сөю тулы күзләр, 
Сөю тулы күзләр шундый гүзәл! 
Мең җаваплы, мең сораулы күзләр, 
Алар берәү-икәү түгел, йөзәр! 

Аһ бу күзләр! Эчкә баткан күзләр, 
Хәсрәт белән күккә баккан күзләр... 
Тоныкланган, нуры сүнгән күзләр, 
Онытмаган, күпне күргән күзләр. 

Аһ бу күзләр! Уйнак, шаян күзләр – 
Алар әле әллә кемне бизәр. 
Аһ бу күзләр... 
Күңел белән тоя белүчеләр 
Хәлләремне сезгә карап сизәр... 


Чакларым...

Җиңелгән чакларым булды, 
Булды җиңгән чакларым.
Судан коры чыккан чаклар,
Утка кергән чакларым.

Кояшка үрелгән чаклар,
Упкынга тәгәрәгән.
Тормышымда бары да бар – 
Тормый тик бәйрәмнәрдән.

Уңышлы чакларым булды,
Ялгышкан чакларым да.
Зарланмыйм – яшим тормышның 
Кояшлы якларында.

Бозлы яңгыр яуган чаклар,
Булды көйдергән чагы.
Мең тапкырлар кыерсытып,
Тик бер сөйдергән чагы.

...Җитәр бермәл тормышымда
Чакларны барлар чаклар.
Әллә нинди чаклар булсын,
Булмасын, димен, таплар.
Булмасын кара таплар.


             * * *
Ашыгып яшәлә бу гомер,
Ашыгып үтелә юллары.
Көннән-көн һаман да тизрәк
Сүтелә гомернең йомгагы.

Өзенеп-йолкынып чабабыз,
Әйләнеп карарга юк чара.
«Исәнме!» диюгә баш кагам - 
Гафу ит, дускаем, эш кала.

Кабалан-кабалан - бер үк көй,
Көне шул, төне шул, елы шул.
Читләштек туганнан, кардәштән,
Кайда ул берләшү, елышу?

Зыян салмый тынмый зилзилә,
Хәерлегә булсын чабулар.
Шул давылдан җитез булыр өчен
Тырышулар бездә бар бугай.

Ашыгып яшибез бу җирдә
Кабаланып мөлкәт җыябыз.
Баксаң бит, мәңгелек алдында
Төенчек – туплаган дөньябыз.

Ашыгып яшәлә бу гомер,
Күрмичә көннәрен, елларын.
...Мең уйлы башымны кушучлап
Ашыкмый, тынычлап еладым...


             * * *
Зур суларда дулкын биек була,
Киң канатлар оча югары.
Ай-кояшка тузан күтәрелми – 
Купкан җирдә кала ул бары.

Киң күңелгә дөнья тар түгел ул –
Сыя ала анда бар галәм.
Гомер буе әрнеп яшәр өчен
Җитә икән ялгыш бер гамәл.

Кара уйлар төнлә генә тумый – 
Уйларыңнан курык, онытма:
Кояш җылытмаса әгәр җирне,
Булмас иде кара болыт та...

Диңгезләрдә дулкын биек куба –
Күлләрнең ул керми төшенә.
Ни кызганыч, яшәү мәгънәсенә
Кеше соңлап кына төшенә...


             * * *
...Җанымның кыйналган чаклары, 
Җанымның кыелган чаклары. 
Беркем юк янымда-якында 
Шул җанны якларлык-сакларлык. 

Җанымның үртәлгән мәлләре, 
Җанымның битәрле мәлләре. 
Янымда йөз кеше, мең кеше – 
Ник берсе аңласа хәлләрем. 

Җанымның көенгән көннәре, 
Җанымның төелгән көннәре. 
Көенгән-төелгән җанымны 
Җан итәр, яр итәр кемнәре? 

Җанымның өзелгән мизгеле, 
Җанымның өзенгән мизгеле. 
Өзелгән-өзенгән җанымда 
Гомерлек, мәңгелек көз инде. 

Ялгызлык – язмышым җәзасы – 
Яр эзләп упкынга тарыма. 
Ялгызлык – бәхет, дип сөенәм, 
Бәхетсез парларга карыйм да... 


             * * *
...Бии-бии кердең тормышыма, 
Җырлый-җырлый киттең син аннан. 
Яшерен булгангамы, бу мәхәббәт 
Мең авырлык белән сыналган. 

Әйтерсең лә кызыл куз өстендә – 
Бөтерелеп, очып биедең. 
Күпме күбәләкләр арасыннан 
Минем өчен бердәнбер идең. 

Ул кузларны җилләр ялкын итте – 
Төн пәрдәсен ялмый телләре. 
Ләззәт-назга сусап утка очтык – 
Аһ төннәре нинди, төннәре! 

Назларыңа каршы торалмадым – 
Канат очларыма ут капты. 
Мин бит сине шушы уйнаклыгың, 
Шаянлыгың өчен яраттым. 

Карашларың – кузлар, озак баксаң, 
Өтеп-өтеп ала тәнемне. 
Бу ялгышым татлы ялгыш, аңлыйм, 
Хәер, юк, аңламыйм хәлемне. 

...Күккә үрмәләгән ул учак та 
Күптән инде, күптән суынган. 
Бии-бии кердең тормышыма, 
Җырлый-җырлый киттең син аннан... 

Башкортстан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

21

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев