Мәдәни җомга

Нурия Измайлова: Тәүбә сорый үткәннәр, Түләү сорый иртәгәң...

РЕДАКЦИЯДӘН. АКШта яшәп иҗат итүче танылган шагыйрә һәм прозаик Нурия Измайловага шушы көннәрдә 70 яшь тулды. Без каләмдәшебезне күркәм гомер бәйрәме белән ихластан тәбрик итәбез, аңа исән­лек-саулык һәм яңадан-яңа иҗат куанычлары теләп калабыз.

ТАТАР ТЕЛЕ ТӨЧЕ ТҮГЕЛ

Мәдхиягә керткәнем юк 
Лаеклы затларны да. –
Мактау ялагайлык була 
Исән-сау чакларында...

Инде мәрсия языйммы 
«Кояшка тиңсез, – диеп, –
Үлеп сез мәңгеләштегез, 
Бездә яшисез», – диеп. 
Әйтерсең  теге дөньяда 
Кирәгрәк мәдхия! 
Исән чакта килешми дә, 
Үлгәч килешә гүя...

Савап җый бит телең белән! 
Безнең тел дошман җыя... 
Әллә нинди тәрбия бу! –
Мактасак – тик мәрсия... 
Татар теле төче түгел, 
Ачы язмыштан гүя...


ЧИТЛЕК 

Тәүбә сорый үткәннәр,          
Түләү сорый иртәгәң! –
Нәрсә өчен тудым дисәм, 
Шуның өчен икән лә!

Моннан котылып булмый! 
(Атылып үлеп булмый!) 
Бурычка алганым юк дип, 
Судка да биреп булмый...

Алда – упкын кап-кара, 
Артта – төтен кап-кара, 
Ходайның каһәре төшкән 
Көннәрдән тәмуг кала.

Ни артка юк, ни алга! 
Качып булмый беркая. 
Элек «төрмә» диләрие, 
Хәзер – читлек, ё-маё!..

Ут булыр бу читлекләр –
Безнең үк каһәр төшәр! 
Монсыннан да тәмуг калыр... 
...Читлектәгеләр нишләр?!


БЕРЕНЧЕ КАР КҮРҮ
    
Катлы-катлы яфраклардан котылдык инде, 
Кап-кара калган агачлар күк булдык инде.

Үксеп очты, җилне кочты, кышка калмады! 
Кызгануымы язмышның, әллә җәзамы? 
Әллә бушлык газабында сынавы микән? 
Яфраксыз калган агачлар еламый икән! 
Югалтасын югалткан да, ялгыз-ялангач, 
«Бар микән мин, юк микән?» – ди 
                                                      йокы аралаш...

Уян! Куркыр нәрсә беткән! – Үлем җиңмәгән! 
Саргайткан яфрак сагышы, тамыр шиңмәгән! 
Елатса, юатыр әле – гадел табигать –
Һәм яратмый ул бушлыкны – кар сибә җырлап! 
«Бергә кара булган идек, бергә ак булыйк!» 
Агара кара ботаклар, карларга чумып.

Алла кушса, калмас әле кара җире дә! –
Берьялгызым агарырга өйрәним генә... 
Кар кочаклап башны салдым язмыш иңенә...


НЬЮ-ДЖЕРСИ ШТАТЫНДА

Көн-төн яңгыр коядыр, 
Океан якынгадыр.

Күңелем хәле бик сәер, 
Кешеләр сәергәдер. 
Шар ачылырга әзер, 
Ачыла белмәгәндер! 
Бик ягымлы, бик сабыр, 
Гаепләре баргадыр... 
Хәл сораучылар күптер, 
«Ярдәм сорама» – диптер. 
Бүреләр дә җанлыдыр –
Сарыкларны жәллидер, 
Ит кенә ашап торадыр, 
Печәнне калдырадыр... 
Бай илләр дә шулайдыр, 
Киң күңелле буладыр!

Бай, гомумән, сәердер –
Бар дөньяны жәллидер. 
Байлыктан ул көләдер, 
Тишек ыштан киядер, 
Әллә уйнап киядер, 
Әллә чынлап җүләрдер! 
Шырык-шырык көләдер, 
«Фан»ны гына сөядер, 
Әйбере күп буладыр, 
Өе шыгрым туладыр,
Тышка тезеп куядыр, 
Шулай савап җыядыр. 
Кирәклесен, затлысын 
Савапка да алышмый –
Бу хакта ул ялгышмый, 
Чын кыйммәтне беләдер!

Чын белән чын түгелне 
Аеру кыен нигәдер!

Кемдер карап торадыр, 
Күп-күп акыл җыядыр. 
Америка ача-ача, 
Аптырап та куядыр –
Минем кебек буладыр. 
Көн-төн яңгыр коядыр, 
Чын су микән бу яңгыр...


КИПКӘН ЯФРАК ҖЫРЫ

Язмышым, исән калмышым 
Тора тик җилдән. 
Асылынып үлалмыйча 
Тартышып кибәм. 
Җир белән күк арасында 
Әллә нәрсә бу: 
Төштәгедәй үзе җиңел, 
Үзе баса бу.
Төштәгедәй тормыш-хыял, 
Хыялда – бушлык.
Баш зыңлап кибә бушлыктан –
Көннән-көн уш юк!
Кем белгән юкка чыгарын
Ходай биргәннең! –
Эч тулы дәрт-дәрман иде,
Кадрен белмәдем!
Белмәдем хәзинә диеп,
«Шөкер» димәдем.
И Ходаем, ала икән
Биргән бүләген!
Тере шәүлә булуларның
Белдем газабын –
Буш кешене сөймәгәнем
Өчен җәзадыр...
Хәзер ярдәм көтәм бары
Шифалы җилдән,
Гел дерт тә дерт бу арада –
Килерен сизәм...
Җир белән күк арасыннан
Алыр коткарып.
Ниләр күрәсем бар икән
Тагын ышанып?
Ни булса – шул. Янартауга
Очсам да – бәхил.
Бушлык кебек булмас әле –
Кил, кояшлы җил!
Сал бер чаткы мин шәүләгә –
Кайтсын исәнлек!
Эчкә баткан эчләремә –
Якты эчтәлек!


ҖИР ШАРЫНДА

Керләр кибә бавында, 
Бала тибә карында. 
Җир йөрәге ярсып-ярсып 
Ургый кайнар магмада.

Яңгыр яуса, кер кипми, 
Йөкле чакта тын җитми, 
Җирнең үз хәлләре хәлдер –
Аңлата тетри-тетри. 
Гаме күп шул аның да: 
Яше уртача гына, 
Ә магмалар сүрәнәя, 
Юл юк ялкын чагына! 
Җылың беткәч, кем инде син 
Бу Галәм кочагында!

Ахырзаман булмый, диләр, 
Әй, Җиркәем, кайгырма! 
Урын юк ла кайгыга: 
Яшь тә уртача гына, 
Бала тибә карында, 
Керләр кибә бавында. 
Җилләрдә җилкенеп йөрим –
Исәнбез Җир шарында! 
...Тик күктә үлгән йолдызлар... 
Куркыта шатланырга...


УЛЛАРЫМА ИСЕМ КУШТЫМ

Исемнәре чакырып торсын, 
Алга омтылсыннар дип, 
Зурына Искәндәр куштым, 
Кечесенә – Солтан дип. 
Исемнәрен ишетүгә 
Карасыннар тукталып. 
Гел-гел мескенләнмик әле! –
Без – каратырлык халык. 
Улларыбыз туа әле 
Чәчрәп торган карашлы! 
Искәндәр дә, Солтаннар да –
Шул ук адәм баласы.
«Кем булса да ярар», – димә! 
Ярамый кем булса да! 
Улым әнә стенадан 
Үрмәли ич түшәмгә. 
Күкне күрсәтеп, «кю-кю» ди, 
Ачылмаган телләре. 
Ә безнең уллар үрләве 
Ул – милләтнең үлмәве. 
Ә «хәрәкәттә – бәрәкәт» 
Дигән халык кем әле? 
Ничек тә бер сынык икмәк 
Табып була ул ансы. 
Тамак тую гынамыни 
Яшәүнең бер гыйлләсе? 
Нинди шатлыклардан дисез 
Йолдызлар балкып тора? 
...Ә аста калган халыклар 
Казылма байлык була...

ГҮЗӘЛ КАРЛАР ЯУГАНДА

«И юләр, кысканга былтыр 
Кычкыралармы быел!» 
Нинди гүзәл карлар ява! 
Уянмый гүзәл тойгым. 
Күрәм дә бит күпрек карда 
Сөелгән чыршыларны 
Һәм үземне – матур гына, 
Шигъри чыршы сыманны –
Иркә карга коенып һәм 
Очынып торган килеш, 
Ак һәм озын киләчәккә 
Ак хыял корган килеш. –
Гомер буе хәтерләрмен, 
Сагынырмын үкенеп! –
Кадерен белмәгән мизгелләр 
Алынмаган үч кебек... –
Үртәлдерә искә төшеп! 
Әмма ул истәлекләр 
Чынбарлыктан ләззәтлерәк. 
Җәннәт багы кебекләр! –
Анда ашарга тыелган 
Сихри җимешләр булган! 
Хур егетләре дә булган, 
Тик сөяргә тыелган! 
Әй, тыелмагандыр да бит! 
Никтер шулай тоелган!.. 
Менә бит Көмеш гүзәллек! –
Кочып ятсам, ни булган!..
Әйе, мин – былтыр кысканга 
Быел кычкырган юләр. 
Белмим, чынлыктан качарга 
Нинди ихтыяҗым бар...

Миңа былтыргы кар кирәк! 
Яума да, быелгы кар!

 


 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: