Мәдәни җомга

Нур ӘХМӘДИЕВ: СУФИ БУЛАЛМАДЫК БУ ДӨНЬЯДА...

Татар акылы Татар акылы төштән соң. Татар акылы тауга менгәч. Мәкаль. Татар акылы төшләр җиткәч кенә, Төшне көтү озак-озагын. Безнең акыл ныклап уянганчы, Корып куяр дошман тозагын. Татар акылы тауга менгәч, диләр, Ә нишләсен тавы булмаса?! Танырлармы татар икәнлеген, Чүл бүресе булып уласа? Акылы юк икән, бу - фаҗига, Ярдәм...

Татар акылы

Татар акылы төштән соң.
Татар акылы тауга менгәч.

Мәкаль.

Татар акылы төшләр җиткәч кенә,
Төшне көтү озак-озагын.
Безнең акыл ныклап уянганчы,
Корып куяр дошман тозагын.

Татар акылы тауга менгәч, диләр,
Ә нишләсен тавы булмаса?!
Танырлармы татар икәнлеген,
Чүл бүресе булып уласа?

Акылы юк икән, бу - фаҗига,
Ярдәм итә алмас доктор да.
Татар акылы, дип шапырынмыйк,
Гел акылсыз халык юктыр ла...

Язмыш

Зур ниятләр белән каршы ала
Туар таңын кеше һәр көннең.
Читләр бәхетеннән көнләшмәгез,
Үз бәхете була һәркемнең.

Шатлыгы да, кайгы, сырхавы да -
Ничек булыр - күктә карала.
Без күрәсен бүтән кем дә күрмәс,
Нахак бәлаләрдән арала.

Парлап яшәүләре ямьлерәк

Чатыр тауга менеп, чия җыйдым,
Тулып пешкәннәрен сайладым.
Сандугачым, син дә ялгыз мәллә,
Бигрәкләр моңлы сайрадың?

Чатыр тауга менеп, җиләк җыйдым,
Сайлап җыйдым бары кызылын.
Кайсы тарафлардан эзләргә соң
Мәхәббәтнең сүнмәс йолдызын?

Чатыр тауның җыйдым бөрлегәнен,
Куе абаганы аралап.
Сөю белән, зинһар, шаярмагыз -
Хәтәр җилләр тора сагалап.

Чатыр тауга менеп, юа җыйдым,
Аның юалары тәмлерәк.
Ялгыз тормыш - тоташ сагыш кына,
Парлап яшәүләре ямьлерәк.

Дәрман юк

Нинди таулар бу,
Нинди биеклек!
Тауларга менү
Сорый егетлек.

Болытлардан өстә тау түбәсе -
Ап-ак кары нурда коена.
Шәрәләнгән кыя күкрәгендә
Үксез җилләр таеп егыла.

Бу түбәдә, бәла-каза килсә,
Ярдәм кулын, белмим, кем сузар...
Көндез кояш уйный, төннәрендә
Стриптиз бии йолдызлар.

Кая инде түбәсенә менү?
Аңа хәтта якын барган юк.
Хыяллары кемне кайда йөртми,
Дәрт җитәрлек, әмма дәрман юк.

Соңга калып

Туган җирен кем соң сайлап ала?
Теләсәң дә, сайлый алмыйсың.
Туган җирнең чиксез газизлеген
Чит җирләрдә генә аңлыйсың.

Ата-ананы сайлап аласыңмы?
Теләсәң да, сайлый алмыйсың.
Ата-аналарның чын кадерен
Җирләп кайткач кына аңлыйсың.

Туган җирдән читтә...
Атам-анам да юк...
- Газизем! - дип кемгә дәшәргә?
Инде калды алда гомеремдә
Сагынуымны тыеп яшәргә...

Миләш, балан ачы

Миләшләрне капсаң, йөз чытыла,
Ә баланнар күпкә ачырак.
Аерасы юллар якын булган,
Кавыштырыр юллар бик ерак.

Кавыштырыр юллар, һай, ерак шул,
Аргы очы аның офыкта.
Аерылганга әле күп узмады,
Җаным өзгәләнә син юкка.

Өзгәләнә җаным син булмагач,
Эзлим-эзлим, сине табалмыйм.
Үз язмышым ачылардан ачы,
Кичерегез, балан кабалмыйм.

Рәхәт кенә гомер кичергәндә
Язмыш кора сиңа бер тозак.
Аерылуны сизмичә дә калдым,
Кавышасы көннәр - бик озак.

* * *

Каләм тоткан кулым гел дерелди,
Беләкләрдә егәр калмады.
Йөз ел гомер вәгъдә итеп, миңа
Күрәзәче кәккүк алдады.

Капчыкларны ут уйнаткан чаклар
Калды күптән сагынып сөйләргә.
Колакларым катылана бара,
Көрмәкләнә хәзер телләр дә.

Авырлыклар килсә, сынатмадым,
Йөзне чөермәдем бер эштән.
Кылган гамәлемнең изгеләрен
Язмадыңмы әллә, фәрештәм?

Белер-белмәс хаталарым бардыр,
Кичерерсең инде, и Раббым!
Артык иртә гомеремне алма -
Мин тормышны шундый яраттым.

* * *


Яратсагыз, -
Безнең кебек яратыгыз,
Бер-берегез өчен җан атыгыз.
Шул чагында
Икеләтә ныгыр канатыгыз -
Безнең кебек шашып яратыгыз.
Бер- берегезгә
Назлы җилләр булып исегез,
Арта барсын җылы хисегез,
Арта барсын егәр, көчегез.

Мәхәббәт күкләргә менгерә,
Тик
Ара-тирә җиргә төшегез,
Савап булсын кылган эшегез,
Чөнки -
без кеше,
кеше без!

* * *

Кино саен суеш, үтерешләр
Һәм хыянәт нигә, ник кирәк?
Тормыш бит ул күпкә катлаулырак,
Тормыш бит ул күпкә ямьлерәк.

Әкрен генә картаюга барам,
Сер бирмичә яла, гайбәткә.
Фәрештәләр ташламаслар диеп,
Өметләнеп яшим әйбәткә.

* * *

Кешеләрдән кеше, әй, ким түгел,
Тик бәхеткәйләре генә тиң түгел.
Халык җыры.

Язмыш безне, туганнан соң,
Гел үзенчә иләгән.
Бәхет һәркемгә җитәрлек,
Бәхетле бул, димәгән.

Берәүләрне патша иткән,
Икенчесен кол иткән.
Сандалга салып тапаган,
Сыткан, изгән, көл иткән.

Ата-баба нигез корган
Оясыннан аерып,
Чит җиргә куган халыкны,
Канатларын каерып.

Язмышның явызлыгына,
Уйласаң, ис китәрлек.
Ә югыйсә бәхет - чиксез -
Һәркемгә дә җитәрлек.

Явызлык - шайтан шөгыле,
Сыя алмый әдәпкә.
Бәхет - чиксез,
Ләкин аны
Алып булмый әҗәткә.

Сакланыгыз!

Рәнҗетсәләр, ни эшләргә белмим,
Шунда күкләр юатып дәшә:
- Гаҗәпләнмә, шагыйрь, кешеләрдә
Явызлык һәм намус - янәшә.

Адәм углы җирдә яшәгәндә,
Әшәкелек бер дә бетмәстер.
Тик явызлык кына кылганнарны
Күк тә, гүр дә кабул итмәстер.

* * *

Рәшит Бәшәргә

Син дә күккә ашарсың бит бер көн,
Бәшәр.
Рәшит Бәшәр.

Сиңа карый алдан китәрменме,
Озаграк, бәлки, яшәрмен.
Мин соңыннан китсәм, и Бәшәрем,
Оҗмах ишегеннән керү белән:
- Нихәл, дустым! - диеп дәшәрмен.

Безгә урын, шиксез, оҗмахтадыр,
Кайда булсын шагыйрь урыны.
Күз алдына хәтта китералмыйм
Оҗмахларга чират торуны.

Без бит, Рәшит, сүзне сайлап кына,
Былбыл теле белән сөйләштек.
Шул шигырьләр аша кешеләргә
Гүзәллек һәм шатлык өләштек.

Үз-үзебезне бер дә аямыйча,
Ил бәхете өчен көрәштек.
Көнләшсәк тә, һәркемнән дә түгел,
Тукайлардан гына көнләштек.

Шулай булгач, Ходай үз шагыйрен
Калдырмас, дим, салкын гүрендә.
Һич кенә дә, Бәшәр, икеләнмә,
Безнең урын - оҗмах түрендә.

Суфи булалмадык бу дөньяда,
Ходай берүк үзе кичерсен.
Кичерсен дә, оҗмахларга кергәч,
Хур кызлары чәйләр эчерсен!

Әлмәт.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: