Мәдәни җомга

Әнәс ИСХАКОВ: ҖИРГӘ БИРӘМ, ҖИРДӘН АЛАМ...

РЕДАКЦИЯДӘН. Бүген шагыйрь, озак еллар Азнакай районы һәм шәһәре хакимияте башлыгы булып эшләгән Әнәс Исхаковка 70 яшь тула. Без каләмдәшебезне күркәм гомер бәйрәме белән ихластан тәбрик итәбез, аңа исәнлек-саулык, яңадан-яңа иҗат куанычлары һәм Әкълимә ханым белән тигез гомер телибез. Сихерләнгән кебек... Буразнага басып тынып калдым, Уй йомгагым һаман урала. Сихерләнгән...

РЕДАКЦИЯДӘН. Бүген шагыйрь, озак еллар Азнакай районы һәм шәһәре хакимияте башлыгы булып эшләгән Әнәс Исхаковка 70 яшь тула. Без каләмдәшебезне күркәм гомер бәйрәме белән ихластан тәбрик итәбез, аңа исәнлек-саулык, яңадан-яңа иҗат куанычлары һәм Әкълимә ханым белән тигез гомер телибез.


Сихерләнгән кебек...

Буразнага басып тынып калдым,
Уй йомгагым һаман урала.
Сихерләнгән кебек карап торам
Төсен җуймас шушы дөньяга.

Уҗым кыягының биле нечкә -
Җир сәхнәдә бии бөгелеп.
Яңа язда яңа туган хисләр
Китәр төсле кинәт түгелеп.

Тургай җырлап хәерле көн тели,
Зәңгәр күккә агыла тавышы.
Бөтен кешелекнең шушы кырга
Төбәлгәндер өмет-сагышы.

Үзгәрә җан

Язга чыккач үзгәрә җан,
Тән үзгәрә шикелле.
Яз бит үзе - гомер башы,
Көзләр - гомер төпкеле.

Җиргә бирәм, җирдән алам,
Без әҗәтле түгел лә.
Башаклар тибрәлә төсле
Җырлы күңелем күгендә.

Болай да йомшак күңелне
Язлар эретә кебек.
Җирләремне ашлыйм әле,
Күз нурларымны түгеп.


* * *
Таулар сары, басу өсте
Әйтерсең кызган таба.
Көйдереп барча дөньясын
Кояш тамчысы ява.

Күкнең болытсыз гөмбәзе
Зәһәрле зәңгәр төстә.
Яңгырлар сорап табына
Кеше илаһи көчкә.

Дөньяларын дер селкетеп
Йөргән иде лә бәндә.
Нинди көчсез, нинди мескен
Адәми зат бу мәлдә.

Сыный кешене Табигать,
Түземлеме, юкмы син?
Җирдәге кипкән кылганмы?
Җәядәге укмы син?


Ташлар белән сөйләшү

Шәһәр эзләп килеп чыктым,
Каршылады чал кальга.
Таш шәһәрдән, таш ләгыштан
Шушы хәрабә калган.

Гөл сарайлар күмерләнеп,
Көн-төн сызланып янган.
Таш манара, ак манара
Кайгылардан каралган.

Агармаган бу кара төс,
Гасырлар күпме юган.
Бу урында шәһәр булган,
Ә хәзер - таш та кылган.

Озата барсын иде

Дөнья маллары эзләмим,
Тапканым - маңгай сырым.
Мин аралыйм каралардан
Йөрәктәге чын җырым.

Бәрәкәтле булсын иде
Эзләгәнем - табышым.
Уйларым - йөрәк тибешем.
Язмышым бар, ялгышым.

Дөнья маллары бер көнлек,
Җырларым калсын иде.
Үземнән соң дусларны да
Озата барсын иде.

Йөрәгеңне аңлардае мин...

Ишелеп карлар йөзгә сылана,
Кем кушты соң юлга чыгарга?!
Язгы буран, карга бураны...
Булыр иде аңа чыдарга...

Куйгансыңдыр инде төн ката
Тәрәзәңне күптән пәрдәләп.
Берни булмагандай, бүлмәңдә
Утырасың микән шәл бәйләп.

Юлларымда карга бураны
Инде ничә тапкыр урады.
Йөрәгеңне аңлардае мин...
Бер басылыр карга бураны.

* * *
Күңелең пакьләнгәнче,
Намусың акланганчы
Син сызлан, сызлан, сызлан!
Булганы булып узган...

Ник сөйлисең әле син:
«Шәмнәр шикелле сызам...»
Упкынга кем этүче,
Утларга кем кертүче?..

Син үзең, үзең, үзең.
Кар яуган үткән үчкә,
Үткән үч - үкенечкә...

Күңелемдә юк тузан.
Яхшыгамы, ямангамы -
Син гаҗизгә кул сузам.

И гомер агышлары...

Тауларга менеп, тауларча
Офыкларны күзәттек.
Яңгыр белән болытларны
Сезнең тарафка озаттык.

Аяк, кулларны сындырып
Омтылдык биеклеккә.
Изге максатлар этәрде,
Табындык бөеклеккә.

Җитте таулардан төшәр чак,
И гомер агышлары...
Тынгы бирми җаннарыма
Күңелем ачышлары.

Таудан төшү җиңел түгел,
Түгел җан әллә ничә.
Өлкәнлекне узыйк без дә,
Күңелне имгәтмичә.

Юкә урманнары

(Цикл)

I

Урталары җиткәч җәйләрнең,
Шау чәчәккә юкә күмелә.
Ду китереп килеп керде бит
Юкә урманнары күңелгә.

Хискә сеңгән урман һавасы
Әйләндерер хәтта хур башын.
Карурманда йөрим исереп,
Сандугачлар белән җырлашып.

Кайдан алыр идем җанга көч,
Күңелләрем моңга тулмаса.
Мин мин булмас идем, әгәр дә
Юкә урманнары булмаса...

II

Тач тамган балларыңнан
Хисләр дулый, тузына.
Рәхмәт сиңа, туган җирем,
Шул юкәләр булганга.

Ач үлемнән йолып калган -
Җанга-тәнгә шифа син.
Күке, балтырган, сәрдәләр -
Үзең аерым җиһан син.

Еллар кәүсә йөзләреңә
Тирән сырлар салганнар.
Үсә җылы ышыгыңда
Бүген дә яшь чаганнар.

Урман баласы булганмын -
Пошый да, бүре дә мин.
Бал кортлары сыман очып,
Илһам җыеп йөримен.


III

Юкә агачларын
Кем кискән?!
Карурманнар беткән
Без кичкән!..

Яшь егетләр идек
Ул чакта,
Чәй кайнаткан вакыт
Учакта.

Хисләремнең күккә
Үрләве,
Биек агачлардан
Күрмәле.

Йолдызларга җитеп,
Шашынып
Әйләнүе иде
Башымның.

Биеклекләр инде
Яуланган.
Безнең артта күпме
Яу калган...

Җиңелүләр, күпме
Җиңүләр.
Җирдән бөек күккә
Иңүләр...

Җиргә төшеп тагын
Йөрүләр,
Гөнаһлы, гөнаһсыз
Күрүләр...

Бүген менә шушы
Урманда
Ныклык эзләп йөрим
Бу җанга.

Юкә агачларын
Кискәннәр,
Яңа кисемтәләр
Үскәннәр...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: