Мәдәни җомга

Нияз АКМАЛ: КИЛДЕ-КИТТЕ КЕШЕ ТҮГЕЛ БЕЗ!..

Бүген шагыйрь Нияз Акмалга төп-төгәл 60 яшь тулган булыр иде. Әлбәттә, тәкъдир хөкемен үзгәртү безнең ихтыярда түгел, әмма каләмдәшебез мәңгелек йортына барыбер иртәрәк китеп барды. Исән чагында без аның кадерен дә белеп бетермәдек. Шулай да ул кыска гомере дәвамында әдәбиятнең төрле жанрлары - шигърият, проза, публицистика өлкәләрендә төпкә җигелеп эшләргә...

Бүген шагыйрь Нияз Акмалга төп-төгәл 60 яшь тулган булыр иде. Әлбәттә, тәкъдир хөкемен үзгәртү безнең ихтыярда түгел, әмма каләмдәшебез мәңгелек йортына барыбер иртәрәк китеп барды. Исән чагында без аның кадерен дә белеп бетермәдек. Шулай да ул кыска гомере дәвамында әдәбиятнең төрле жанрлары - шигърият, проза, публицистика өлкәләрендә төпкә җигелеп эшләргә өлгерде. Һичшиксез, Нияз Акмал күктән бирелгән күпкырлы талантка ия иде. Ул милли журналистиканы үстерүгә дә үзеннән зур өлеш кертте. Чагыштырмача яшь басмабыз «Мәдәни җомга» гәзитен аякка бастыруны да аның югары сыйфатлы итеп башкарылган тырыш хезмәтеннән башка күз алдына китереп булмый. Шуңа күрә язу эшендә коеп куя белгән ихлас каләм әһелен редакциябез хезмәткәрләре дә, киң катлау әдәбият сөючеләр дә һәрдаим юксына.
Бүгенге сәхифәдә Нияз Акмалның кайбер шигырьләрен тәкъдим итәбез. Алар шагыйрь рухына чираттагы дога һәм сагынуыбыз билгесе булып ирешсен.


Тамчы тама

Агардымы дөнья, каралдымы -
Уйнап алды җанда мең яшен.
Тамчы тамды, җил сызгырып куйды
Һәм сиздереп куйды:
мин яшим...

Табигатьтә сүзгә саранлык юк,
Тыңлый белсәң, сөйли тынлык та;
Миңа гына әйтер сүзләрен ул
Сөйләмәс шул инде мин юкта.

Сөйләмәс ул һәм кабатлап әйтмәс -
Вакыт сөйми артка борылуны!
Мең хәсрәтем артык булыр сыман,
Ким тоелса Җирнең бер моңы.

Җирдән алган барыбер Җиргә кайта,
Бер - газапка күмелеп, бер - көлеп,
Өр-яңадан туган көннәремдә
Күкрәгемнән чыга бөркелеп.

И баллана сулап алыр сулыш,
И аллана офык өсләре!
Акка гына һәм карага гына
Бүлмик әле шушы төсләрне.

Җирдә булсын, күктә, суда булсын -
Бәйләнештә, диләр, барча төс.
Язмыш үзе нинди төстә икән?
Ә язмышта - һәркем бер шәхес...

Агарырмы дөнья, каралырмы?
Юа алырмы дөнья күз яшен?
Тамчы тамсын, җил сызгырып куйсын
Һәм сиздереп куйсын:
мин яшим...

Күңел

Әллә кая барып эзлисе юк -
Барысы да монда, янәшәдә.
Исе китеп карап тора дөнья
Үзе кылган һәрбер тамашага...

Акыл гына үсә бара, диләр,
Ә чынлыкта исә алай түгел.
Таш астыннан гөл аралап йөри,
Эзләп йөри һаман безнең күңел.

Дәшми генә калып булмаганда,
Әйтү кирәк белеп икеләтә, -
Чын күңелдән чыккан сүздә генә
Таш кузгата алыр фикер ята.

Ялгышып та масаймасын заман
Күккә менгән акыл өчен генә, -
Бик күңелсез Җирдә яшәүләре
Күңеле катып калган кеше белән.

Әллә кая китеп эзлисе юк -
Барысы да монда, янәшәдә.
Исе китеп карап яши дөнья
Үзе кылган һәрбер тамашага...

Кадер

Кадерлем, дип әйтә алсак иде
Кадерләрлек һәрбер кешегә...
Кешеләрдән күңел җылынып китә,
Кешеләрдән күңел күшегә.

Мал югалса, болай үкенмәмен,
Дан югалса, болай үкенмәм.
Җуелып калган һәрбер өмет белән
Көн җылысы китә бу көннән.

Кадерсезнең изге җаны булып,
Әрәм-шәрәм йөри күп байлык.
Кешеләргә кадер кимегәндә,
Арта торгандыр ул сукбайлык.

Мин бик беләм: кеше булганнарның
Һәр кешедә, диләр, эше бар.
Эзәрлекләп түгел, эзләп кенә
Яши белсен иде кешеләр.

Кадер барда күңел, әй, җылына,
Кадер юктан күңел күшегә.
Кадерлем, дип әйтсә иде дөнья
Кадерләрлек һәрбер кешегә...

Аңлашыла бара

Кичә мулласын сүгеп кинәнгәннәр
Бүген баш орып Алласына бара.
Аңлашыла бара, җәмәгать,
Анысы да аңлашыла бара!

Кичә чәчәген имеп корыткан корт
Бүген үрмәләп алмасына бара.
Аңлашыла бара, җәмәгать,
Барысы да аңлашыла бара!

Дөнья бит ул! Аңлау кирәк, һәрхәлдә!
Алласызлар арадан шыла бара.
Аңлашыла бара, җәмәгать,
Аңлашыла бара!..

Дәрвишләр

Мең елдан да ут кермичә калган
Авылларга кергән дәрвишләр.
Хәбәрләрнең төрлеләрен йөрткән
Алар кулындагы һәр биштәр.

Халык өчен юлга чыккан ирне
Авыл начар каршы аламы?!
Хәлдән килгән кадәр тиендергән,
Киендергән авыл аларны.

Күпме ирләр элек юлга чыккан,
Изге мәлдә сәгать суккач та.
Бездә алар сукбай булыр иде,
Басу капкасыннан чыккач та...

Шул сукбайлык... Үзәкләргә үтте,
Җан өшетте шушы сукбайлык.
Сукбайлары артып киткән илдә
Әрәм-шәрәм йөри күп байлык.

Хыялларым минем шундый матур,
Уйларым да, беләм, бик күркәм.
Дәрвиш булып чыгып китәр идем,
Сукбайлыктан ләкин бик куркам.

Тотабыз да тотынабыз кайчак,
Алдыбызда ята дәү эшләр.
Эшләр бик күп, асыл ирләр шактый,
Тик... дәрвишләр җитми,
Дәрвишләр...

Кабынам да сүнәм

Кабынам да сүнәм, кабынам да сүнәм,
Абынам да сүгәм, абынам да сүгәм.

Без китәрбез уңга, без китәрбез сулга -
Юлга куймасыннар, өймәсеннәр юлга!

Кеше өчен, имеш, иң зур кыйбла - торак.
Нишләп безнең кием бездән кыйбатрак?

Бар чакта - белмиләр, эзлиләр - югалгач,
Кеше үз киеменнән очсыз булып калгач.

Бәндәсе дә гаҗәп: һич өметен өзми -
Тунын тотып яккач, көлдән бетен эзли.

Яңа кием фарыз яңа заманага!
Хәерчегә шатлык: ямаулыгы яңа.

Алай бору кирәк, болай бору кирәк -
Сулар һавага да чират тору кирәк!

Бер тотынгач юкса - тоту кирәк ныклап,
Тамак төбен генә тормасын кытыклап.

Рас сыйлыйлар икән - шәпләп сыйласыннар,
Кунак киткәч кенә тавык суймасыннар!

Ахшам вакытында көтү куалармы?!
Ахыр заман җиткәч, кабат туалармы?!

Иң беренче догам, иң беренче сүрәм:
Кабынам да сүнәм, кабынам да сүнәм.

Кабынам да сүнәм, кабынам да сүнәм -
Абынам да сүгәм, абынам да сүгәм...

Күптән инде...

Күптән инде үксеп елаган юк,
Күптән инде шашып көлгән юк.
Нәрсә булды, дуслар, нәрсә булды,
Нәрсә булды миңа - белгән юк?

Күптән инде җылы яңгырларга
Кочакларны җәеп кергән юк.
Күптән инде йолдыз санаган юк,
Күптән инде айны күргән юк.

Күптән инде язгы күкрәүләрдә
Ярга ятып учак яккан юк.
Күптән инде, күптән югалткан юк,
Күптән инде, күптән тапкан юк.

Бураннарда күптән адашкан юк,
Давылларга күптән тарган юк.
Күптән инде, күптән саргайган юк,
Күптән инде яфрак ярган юк.

Күптән инде янып ашыккан юк,
Мең үкенеп соңга калган юк.
Бер сокланып тыңлар дөреслек юк,
Бер ышанып тыңлар ялган юк.

Нәрсә булды, дуслар, нәрсә булды,
Нәрсә булды миңа - белгән юк? -
Күптән инде, күптән яшәгән юк,
Күптән инде, күптән үлгән юк.

Күптән инде күзләремне тутырып
Караган юк дөнья күзенә.
Сүз тидермим, диеп яши торгач,
Күз тидердем мәллә үземә?!

Коткарыгыз мине, коткарыгыз
Тик бер генә көнгә булса да!
Сез аңларга тиеш минем хәлне -
Сезнең дә бит хәлләр шул чама...

Талант

Бик күпләрнең кайгысын ул бүлеште,
Бик күпләрнең җан хәсрәтен таратты.
Үз кайгысын сөйләмәде...
Әйттеләр:
«Кайгысы юк, шуңа күрә талантлы...»

Аш табагы уртак иде табында,
Күз йомганчы бушаттылар табакны.
Аңа гына бер йотым да калмады,
Һәм әйттеләр:
«Түзәр, ул бит талантлы!..»

Көн-төн ләззәт алган чакта башкалар,
Ул бер тапкыр, соңга калып яратты.
Күпме үгет такты аңа дуслары,
Дошманнары күпме гайбәт таратты?!

Нәкъ шәм кебек соңгы чиктә сүнде ул,
Сүнгәндә дә яктылыгын таратты.
Аш табагы уртак иде табында,
Табындашлар уртаклашты табакны...

* * *

Әйе...
Бу дөньяга яшәр өчен килгән,
Китәр өчен килгән инде без.
Ярар, кирәк икән - килербез дә,
Китәрбез дә:
Килде-китте кеше түгел без!..

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: