Нәҗип Мадьяровның тууына 90 ел
КУШЛАВЫЧКА КИЛГӘЧ
Ботакларын нигә шулкадәрле
Салындырды икән бу каен?
Ул каенга уйчан карашлары
Эленеп калган кебек Тукайның.
Чылтыр-чылтыр ага нәни инеш,
Анда да бар, ахры, моң-кайгы;
Бер кайтмаса, бер кайтыр, дип,
бар(ы)бер,
Саг(ы)на кебек ул да Тукайны.
Кырларына чыгам - җырлар ишетәм,
Үләннәрен тыңлыйм тугайның:...
Нәҗип Мадьяровның тууына 90 ел
КУШЛАВЫЧКА КИЛГӘЧ
Ботакларын нигә шулкадәрле
Салындырды икән бу каен?
Ул каенга уйчан карашлары
Эленеп калган кебек Тукайның.
Чылтыр-чылтыр ага нәни инеш,
Анда да бар, ахры, моң-кайгы;
Бер кайтмаса, бер кайтыр, дип,
бар(ы)бер,
Саг(ы)на кебек ул да Тукайны.
Кырларына чыгам - җырлар ишетәм,
Үләннәрен тыңлыйм тугайның:
Аларга да күчте микән әллә
Җырларының моңы Тукайның.
Көн буенча җиләс җилләр исте,
Кичен тагын дөнья тын калды;
Истеләр күк алар, эзли-эзли,
Иркәләргә диеп Тукайны.
АШЛЫК ЯШЕНЕ
Ахры, көн буе
Шаулап арганнар,
Иген кырлары
Тынып калганнар, -
Үткәндер туе...
Көнчыгыш күген
Күчмә болытлар
Сырып алганнар.
Кайчак шул якта,
Күз явын алып,
Вак-вак яшеннәр
Ялтырап куя;
Яшенне күргәч,
Көтеп торасың:
Күк күкрәп китәр
Кебек тоела.
Әмма күкрәми,
Нигә күкрәсен!
Алар бит кичке
Ашлык яшене;
Яшьниләр алар,
Тук башакларның
Йокысын бүлмик
Дигән шикелле.
* * *
Яз ташкыны яр асларын ашый,
Зур өянке, күрәм, шөбһәдә.
Ботаклары өстә бөре ача,
Тамыры кыен хәлгә төшсә дә.
Кешенең дә гомре шуңа охшаш, -
Авырлыклар күпме килсә дә,
Мең ел яшәр кебек дөнья куа,
Табанында әҗәл йөрсә дә.
РӘШӘ
Кичке эңгер күксел офыклардан
Шактый ерак әле.
Күренә үрдә җилфер-җилфер килеп
Рәшә тибрәнгәне.
Тын дулкыннар йөгерә игеннәргә
Тияр-тимәс кенә.
Тук башаклар йоклый бу хәлләрне
Сизәр-сизмәс кенә.
* * *
Тартар җыры, сандугачлар моңы -
Ни генә юк төннең куйнында!
Атлар көткән кеше якты микән? -
Учак яна инеш буенда.
Хәтер түрендәге ул җирләргә
Тагын карыйм еллар аркылы;
Яна учак чишмә тугаенда, -
Ә йөрәктә дөрли ялкыны.
КЫР КАЗЛАРЫ
Җылы якка очкан кыр казлары
Күмелделәр күкнең түренә.
Еракларга киткәнгәдер инде,
Бигрәк якын алар күңелгә.
БАБАЙ
Көмешләнгән тәмам сакал-мыек,
Җыерчыклы йөзе.
Күреп торам: сүрән шатлык белән
Көлемсери үзе.
Карый безгә, карый баеп барган
Җәйге кояш сыман.
Сизәм: шушы карашына аның
Гасыр моңы сыйган.
***
Һәр тарафта борыла-сырыла,
Шаулап-җырлап,
Гөрләвекләр йөгерешә
Апрель буйлап.
Челтәрли нур кар көртләрен,
Ә аларны
Төшерә җил канатлары
Белән кыйнап.
Вакытында килде һөҗүм
Һавадан да:
Селти-селти үтте болыт
Утлы камчы.
Сәбәп, имеш, барына да,
Барына да
Кыш күкрәген тишеп чыккан
Тәүге тамчы.
КӨЗГЕ УРМАН
Урман тын. Тиеннәр чикләвек
Җыялар шаяра-шаяра.
Яфраклар тик оеп утыра
Саргая,
саргая,
саргая.
Җәй ямен эзлиме былбыллар? -
Очалар куактан куакка.
Хәбәр бар кошларга китәргә
Еракка,
еракка,
еракка.
Камышлы тын күлнең өстенә
Сөттәй ак томаннар сарыла...
Дулкыннар йоклый җәй җилләрен
Сагына,
сагына,
сагына.
Кып-кызыл тәлгәшле миләшләр
Таң нуры астында коена.
Яфраклар, соңгы кат тирбәлеп,
Коела,
коела,
коела.
ҮТКӘН КӨННӘРГӘ СӘЯХӘТ
Тормады берничек
Безне заман аяп,
Сабый чакларыбыз
Үтте яланаяк.
Истә - уттай басу,
Урак урган җирләр.
Әле дә күз алдында
Чүмәләле үрләр.
Каты камылларны
Аска сыдырып кына,
Йөрдек аякларны
Анда шудырып кына.
Канга баткан балтыр
(Бүгенгедәй беләм)
Ябышып ката иде
Тузан-туфрак белән.
Бик күп ишләребез
Шул игенле үргә
Йөрде арба тартып
Бәбәй имезергә.
Һаман истә: ургыч
Бодай диңгезендә,
Канатларын киереп,
Колач салып йөзә.
Көлтә бәйләүчеләр
Эшли йөгерә-йөгерә;
Рәтен, җаен белеп
Картлар кибән өя.
Әбәт чиләкләрдә
Салкын әйрән иде,
Кырда эчү шуны
Гүя бәйрәм иде.
...Өстебездән заман
Җиле шулай исте;
Эстафета тиздән
Үзебезгә күчте.
Һәм арышлы үрдән,
Әйе, урак белән
Без киң итеп ачтык
Юлны бүгенгегә.
Шуңа истәлекләр
Гыйбрәтле дә, күп тә;
Димәк, яланаяк
Йөрмәгәнбез тиккә.
***
Беләбез, күрәбез: күпчелек
Авыллар инешләр янында.
Шәһәрләр калыккан һәм калка
Зур сулар, елгалар ярында.
Елга киң, шәһәр зур. Шулай да
Бар тарих гыйбрәтен аласы:
Елгалар - инешләр баласы,
Авыллар - шәһәрнең анасы.
***
Уйламыйча үзенең киләчәген
Йөриләр дә этенеп-төртенеп,
Кайберәүләр өстенлекне даулый,
Түбәнчелек белән үтенеп.
Нет комментариев