Мәдәни җомга

НИГӘ ҺАМАН ТЫНЫЧ ТҮГЕЛ КҮҢЕЛ: СЕЗНЕҢ ДӘВАММЫ МИН, СЕЗНЕКЕМЕ?

Ркаил ЗӘЙДУЛЛА

ДАЛА ҖИЛЕ

Мең кат үлеп, мең кат терелгән ил!
Мең кат туңып, мең кат эрегән ил...
Сизәсезме, исә тагын дала җиле -
Эзли, эзли сине.

Соңгы куздан үрли ялкын теле,
Тузгый сүнгән учакларның көле...
Сизәсеңме, дала җиле исә тагын? -
Газиз туган ягым.

Яшь бүреләр суырылыр өннән,
Ыргылырлар янә кан эзеннән,-
Сизәсезме, тагын дала җиле исә!
Ялгыз дәрвиш исә
Утырган да елый. Буп-буш дала -
Унлап гасыр бергә сыя ала!
Исәрләнеп исә тагын дала җиле -
Көл калырмы, илме?

КАРУРМАН

Без адаштык бугай карурманда,
Урманның да насыйп безгә карасы.
Кайсы кошның авазына иярик соң,
Татар иле?! -
Идел-Урал арасы.

Чәнечкеле чыбыкларны араладык -
Кайсы якка таба юллар ярасы?
Без бит, ахры, кыйблабызны югалтканбыз,
Татар иле?! -
Идел-Урал арасы.

Батырларның каберләрен карлар күмә,
Алар артта онытылып каласы...
Сине кемнәр йөрәгендә алып чыгар,
Татар иле?! -
Идел-Урал арасы.

Туган телен кем теләнеп сорап йөри?
Маңгайларда безнең кемнәр яласы?
Кыршау булып кыса җанны чик сызыгы,
Татар иле...-
Идел-Урал арасы.

Әй, кара да гына урман, караңгы төн!
Затлы атлар кайдан эзләп табасы?
Сүнеп ята йонлач йолдызлар астында
Татар иле -
Идел-Урал арасы.

Карурманда адашкан бу улларыңа
Синең белән кая кадәр барасы?
...Йөзебезне туфрагыңа яшерербез,
Татар иле -
Йөрәгемнең ярасы.

ЛИТВА - 1991

Агачларның күккә очуларын
Ничәнче кат төштә күрәм инде...
Күптән онытылган йолдыз җиле
Җилкендерә инде йөрәгемне.

Боз сөңгеләр коела ябалдаштан -
Яңабаштан дөнья үз тоела.
Еллар таккан ямьсез йолаларны
Йолкып ат та юлда - ела, ела!

Дулкыннарны ярлар ярлыкамый!
Тыны кысылган кысыр балык сыман
Берән-сәрән сикерәбез өскә,
Имеш, күңел күккә алгысынган.

Тончыгабыз - өркеп төн чыгабыз.
Тончыгабыз - сөрсеп беткән көне...
Киләчәкне томан томалаган,
Гөман һәм шик сарган үткәннәрне.

Кайнатабыз дегет капкаларга -
Йөздән сөртеләсе сөремме үз?
Күзне буа өстә йөргән өрәк -
Абынабыз, тагын сөртенәбез.

Ә агачлар китә-китә бездән,
Тамырлардан тама түбәнгә ләм.
Галәм күләмендә тантанага
Яшел алкыш...
Шагыйранә әләм.

КҮЗ ЯШЕ

Үз җаныма төбәлдем бу кичтә,
Җаным гүя алтын мәгарә...
Ямансу җыр булып төпкеленә
Бер күз яше төште тәгәрәп.

Тирән итеп сулыш алырга да
Җөрьәт итми торган бер мәлем...
Яңгыраганда җирдә Сәйдәш моңы
Үз җаныма менә текәлдем.

Анда Сәйдәш моңсу көлемсери,
Сибелә көй әкрен, тын гына.
Сибелә язмыш... Җирдә яшәүләре
Читенерәк икән моңлыга.

Сибелә көй, ярсып-ярсып ала,
Монда күкрәү, яшен яшьнәве!
Читенерәк икән шашкын җанга
Җир йөзендә янып яшәве.

Сибелеп кала язмыш. Ә көй килә -
Вакыт үзе биргән бәһане,
Ә көй бездә! Бәгырьләргә сеңгән
Сәйдәш моңы,
Сәйдәш аһәңе.

...Шушы кичтә күзем карасыннан
Сытылып чыккан сыңар күз яше!
Шул аһәңне син сыйдырсаң иде,
Син сыйдырсаң иде Сәйдәшне.

БИСМИЛЛА

КамАЗ белән бары намаз гына
Рифмалашмый калган заманда...

Сибгат Хәким.

Чаллыда яңа мәчет манарасын
күтәрү тантанасы булды.

Гәзитләрдән.

Мөфти хәзрәт белән утырабыз.
Дин әһеле оста гәп сата.
Без икебез ике якта, дөрес...
Өстәл генә уртак максатта.

Динне әфьюн диеп тукыдылар
Бала чакта минем башка да...
Күңелеңдә синең - партия, дип,
Һәм урын юк аннан башкага.

Тел турында сөйли мөфти хәзрәт,
Ә үзе бит туган Казанда,
Иман белән хәтта Иван исеме
Рифмалаша язган заманда.

Бу илдәге барлык-барлык телләр
Кушылырга тиеш булса да,
Мөмкин түгел рухы исәннәрне
Куып кертү кысан кысага.

- Бисмилла! - дип сүзен башлый хәзрәт...
Әллә нинди якын, изге сүз...
Кылыч кебек чиста сакланган ул,
Чиста калмасак та үзебез.

Нинди генә зилзиләләр узмый,
Нинди генә җилләр исми лә...
Манаралар киселә... Исән кала -
Колакларда чыңлый бисмилла.

- Бисмилла! - дим мин дә. Кемдер яңа
Зилзиләләр белән янаса,-
Динне әфьюн диючеләр бүген
Әфьюнне дин иткән ләбаса!

Ә без? Ә без? Без - имансыз түгел,
Ул - күз яшьтә, аккан каннарда...
Алар җирдә ятмый! - Сөңге булып
Кабат калкып чыга манара.

* * *

Ташларгамы җанны чиксезлеккә
Йолдыз белән кыскарсын дип арам?
...Юк шул, юк шул, сәгать саен менә
Туган туфрагыма иңә барам.

Бик гадәти шул мин - Җир малае,
Бик гадәти нәни, соры өем.
Йоклыйм шунда, ипи ашыйм -
Монысы
Туган җирем белән үбешүем.

Буразнадан бәреп чыккан нәсел,
Җан асрыйм бик гадәти якта;
Тарту көчен җиңүчеләрне дә
Күз алдына китералмыйм хәтта.

Мин үземә шундый охшаганмын,
Талпынырга юк куәтем, чарам.
Береккәнмен җиргә шулкадәр дә:
Туфраккамы әверелә барам!

...Үзең үзең инде, ә бит җаның?
Ул бит күккә аша дисездер дә,
Җан дигән сүз матдә түгел,
Әмма
Ул да менә сеңә бара җиргә.

СЕЗНЕКЕМЕ?

Нәрсә җитми? Ник сулкылдый күңел?
Үкчәсенә баса-баса моңның,
Берьялгызым менә төннәр буе
Урамында йөрим авылымның.

Үткән давылларны төштә күреп,
Өянкеләр йоклый - дөнья тынган.
Йөрәгемне өтә кайнар сулыш,
Бәреп чыгып туфрак арасыннан.

Йөрәгемне өтә кайнар аваз -
Кем пышылдый миңа?
Кемнең өне?
Астан килә, астан ургый сорау:
«Безнең дәваммы син, безнекеме?»

Бабаларым!
Шул ук җегәр миндә,
Шул ук иман яши йөрәгемдә!
...Ә кемнәрдер, әнә, таптап үтә
Сезнең сөякләрне гамьсез генә...

Мин дә туңам - сез өшисез икән,
Сезгә эссе икән - мин дә янам!
«...Саумысез!» - дип дәшәм туган телдә,
Туган телдә - димәк, сезнең дәвам.

Иманым нык, шул ук сезнең иман!
Таңнарыма чыгам, кичеп төнне.
...Нигә һаман тыныч түгел күңел:
Сезнең дәваммы мин, сезнекеме?


РЕДАКЦИЯДӘН. Күренекле шагыйрь, прозаик, драматург һәм публицист Ркаил Зәйдуллага 23 гыйнварда 50 яшь тула. Шушы уңайдан каләмдәшебезне күркәм гомер бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз, аңа исәнлек-саулык һәм яңадан-яңа иҗат уңышлары телибез.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: