Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

НИЧӘ ҮЛЕП, НИЧӘ ТУУ КИРӘК БЕЗНЕҢ ТАТАР ҖАНЫН АҢЛАРГА!..

Алабугада 1984 елның апреленнән башлап "Чулман" (Кама елгасының борынгы атамасы) әдәби-иҗат берләшмәсе эшләп килә. Аның ныклы нигез ташларын Чаллы укытучылар белемен күтәрү институты профессоры, әдәбият галиме Әнвәр Шәрипов салып калдырган иде. Берләшмәгә беренчеләрдән булып Фазыл Шәех, Гөлзадә Әхтәмова, Гарәфи Әгъләмҗан, Марсель Гыймазетдинов, Илгиз Абдуллин, Ләлә Абдуллина, Фирдәвес Хуҗин, Дамир Мәрданов...

Алабугада 1984 елның апреленнән башлап "Чулман" (Кама елгасының борынгы атамасы) әдәби-иҗат берләшмәсе эшләп килә. Аның ныклы нигез ташларын Чаллы укытучылар белемен күтәрү институты профессоры, әдәбият галиме Әнвәр Шәрипов салып калдырган иде. Берләшмәгә беренчеләрдән булып Фазыл Шәех, Гөлзадә Әхтәмова, Гарәфи Әгъләмҗан, Марсель Гыймазетдинов, Илгиз Абдуллин, Ләлә Абдуллина, Фирдәвес Хуҗин, Дамир Мәрданов һ.б.лар йөрде. Шулар арасыннан Фазыл Шәех (хәзер мәрхүм инде), Гөлзадә Әхтәмова һәм Фирдәвес Хуҗин төрле елларда Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителде.

Алабуга дәүләт педагогика институты аудиторияләренең берсендә һәр айның бер шимбәсендә үз утырышларын уздыручы әдәбият сөючеләр түгәрәгенең сиксәненче еллардагы эшчәнлеге үзенең җанлы һәм эшлекле рәвештә узуы белән хәтергә уелып калган (анда кайсы да булса авторның шигырен яисә хикәясен энәсеннән җебенә кадәр "сүтеп-җыялар" иде). Бу исә күп кенә каләм ияләре өчен яхшы иҗат мәктәбе булды. Әнвәр Шәриповтан соң эстафетаны Дамир Мәрданов, Фазыл Шәех, Фәридә Хәбибрахманова кебек фидакарьләр кабул итеп алдылар һәм төрле елларда "Чулман" әдәби-иҗат берләшмәсе эшчәнлегендә иҗат рухын сүндермичә алып баруда үзләреннән хәл кадәри өлеш керттеләр.

Соңгы ике елда "Чулман" штурвалын күп еллар Алабуга медицина училищесының алыштыргысыз директоры булып эшләгән Насих Әхмәдуллин ныклы кулларына алды, һәм ул элгәрләренең традицияләреннән тайпылмаска омтылып, чулманчыларны иҗади югарылыкларга әйди.

Гәзит укучыларыбызга "Чулман" әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзаларының шигырьләрен тәкъдим итәбез.


Гөлзадә ӘХТӘМОВА

Татар җире

Киң Иделгә карап уйга калам:
Халкым җыр чыгарган-язларда,
Иделләрдәй тирән кайгыларын
Агызмакчы булып бозларда.

Киң Иделнең яры ишелгәндә
Тотынып калган нечкә талларга.
Ничә үлеп, ничә туу кирәк
Безнең татар җанын аңларга!..

Атамалар калган елга саен,
Исемебез яши күлләрдә.
Күпме шәһәр нигезе әрни әле
Тарих туфрагына күмгәндә.

«Әтил суы ака торыр», диеп,
Борынгылар дөрес уйлаган.
Җәйрәп ята монда татар рухы,
Һәм Иделгә берни булмаган.

Тик без генә бераз кимеп киттек,
Ватан монда, Ватан китмәгән!
Шушы җирдә үскән милләттәшләр
Соңгы сүзен әле әйтмәгән.

Киң Иделләр буйлап еллар ага,
Төрле чагы була холкының...
Җәйрәп ята монда татар җире
Моңлы җыры булып халкымның.


Фәридә ХӘБИБРАХМАНОВА

Минем туган телем

Һәрбер агач яши дымы булса,
Туфрагында булса җылысы.
Туган тел дә шулай, мәңге яшәр
Саклый белсә кече, олысы.

Корган агач түгел минем телем,
Тамырлары аның тирәндә;
Җил-давылга чыдам, көчле рухлы,
Кыю, горур һәм нык имәндәй.

Туган телем моңлы бер җыр бит ул,
Еракларга киткән моңнары.
Илһам һәм дәрт алып яши аннан
Читкә киткән кыз һәм уллары.

Якты кояш бит ул минем телем,
Илгә нурын сибә елмаеп
Туган телем алтын йәзек булса,
Асылташы - бөек Тукае!

Тәслимә КӘРИМОВА

Милли комган

Борынгыдан милли безнең халык
Аерылып торган башкадан:
Җиз комганы, җиз ләгәне торган
Килеп керү белән капкадан.

Бу әйберләр кызның бирнәсендә
Иң кирәкле булып саналган.
Яшь киленнең уңганлыгын сынау
Башланган да инде алардан.

Ялтырап торган җиз комганын алып,
Ак сөлгесен тотып кулына,
Яшь киленнәр ирен юындырган
һәр көн саен иртән торуга.

Иртә таңнан алып кичкә кадәр
Комган һич тә кулдан төшмәгән.
Бөтен изге эшләр бисмилладан
һәм комганнан башлап эшләнгән.

Татар җайдаклары комганнарын
Иярендә йөрткән яуларда.
Авырулардан саклап калган комган,
Көч һәм куәт биргән аларга.

Атка утырмый, җәяү йөрми, диеп
Әйткән халык комган турында.
Иртә таңнан алып кичкә кадәр
Комган булган халкым кулында.

Катык белән юып, гел чистартып,
Ялтыратып кына торганнар.
Борынгылар сүзе-сафлык, пакьлек,
Сәламәтлек шарты комганнар.

Насих ӘХМӘДУЛЛИН

Икмәк кадере

Икмәкнең кадере зур, дип
Әти әйтте үскәндә;
Күп тапкырлар кабатлады
Без уракка төшкәндә.

Ипи бөртекләрен санап,
Учына җыя иде.
Бигрәк тәмле икән, диеп
Бер кабып куя иде.

Игенченең игелеген
Балачактан аңладым,
Орлыктан бодай үстереп
Күпме хезмәт салганын.

Икмәкнең «тәмен» онытты
Халык сугыш беткәч тә.
Игенчегә рәхмәт түгел,
Боз йөртәбез йөрәктә.
Ипи өстеннән йөрибез,
Әйтерсең, без чүплектә.
Гөнаһыбыз шушы безнең-
Гамьсезлектә, этлектә.

Халыкка мәслихәт итеп,
Әйтәсе килә шуны:
Кешеләрне кеше итә
Икмәккә хөрмәт юлы.


Гарәфи ӘГЪЛӘМҖАН

Иртәнге җыр

Иртәнге җыр. Милли серенада.
Ник көтүче өзә үзәкне?
Моңнарына кырның урала да,
Тетрәндерә җыры йөрәкне.

Таулар моңы анда, урман моңы,
Тургай моңы, моңы чишмәнең;
Җыры белән аңлата көтүче
Сөйгәненә йөрәк хисләрен.

Җырны тыңлый бар табигать оеп,
Гөлләр тыңлый керфек чылатып...
Өзелергә торган кылын тоеп,
Таулар иңри, җырны җылатып.

Иртәнге җыр. Сихри серенада
Күңелләргә шатлык китерде;
Бер җырларсың әле син дә миңа,
Мин иңрәмәм таулар шикелле.

Тәҗрия ҖӘЛӘЕВА

Төшләремдә, әнкәй, сиңа кайтам

Сагынуым чиктән ашты мәллә -
Авылымда йөрим төшемдә.
Кайда нинди үлән үскәне дә,
Кайда нинди җиләк пешкәне дә,
Барысы да минем исемдә.

Урамнарга керәм, урам яклап,
Җил капкага килеп кагылам.
Тәрәз каршындагы син утырткан,
Төшләремә кереп зар елаткан
Алмагачка барып сарылам.

Дөньялар бит тыныч түгел, диеп,
Бисмиллалап элде келәсен.
Каян белсен соң ул газиз әнкәм,
Кайталмагач якты өннәремдә,
Төшләремдә аңа киләсем.

Төшләремдә сиңа кайтам, әнкәй.
Бикле ишегеңнән үтәлмим.
Керә алмый ишек төпләреннән,
Үбә алмый ап-ак чәчләреңнән,
Күрә алмый кире китәмен.


Кадрия НАИЛ

Бар да бар сыман

Рәхәтләнеп яшим дөньяда,
Бар нәрсәм дә бүген бар сыман.
Тик нигәдер яланаяк йөргән
Гамьсез балачагым юксынам.

Ничә төрле ризык, күпме нигъмәт,
Өстәл тулы - бар да бар сыман.
Әмма никтер кузгалаклар җыйган
Яшел аланнарны сагынам.

Балаларым зурлар - әби булдым,
Бар да җитеш, бар да бар сыман.
Тик нигәдер көмеш кыңгыраулы
Мәктәп елларымны юксынам.

Акыл кергән кебек инде күптән,
Тыныч яшим, бар да бар сыман.
Ә мин, тиле, ни өчендер һаман
Юләр яшьлегемне сагынам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев