Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Нәҗибә Сафина: Замана такмаклары…

* * * Әкрен искән җил селкетә Агыйдел камышларын. Цунамига каршы тора Минем газиз башларым. Ай югары, ай югары, Айга менделәр инде. Айга менеп, түбән карап, Бездән көлделәр инде. Тәрәзәдән карыйсың да , Карап кемне таныйсың. Заман шундый: аттай эшлә, Берни ала алмыйсың. * * * Салкын булса, төтен туры,...

* * *
Әкрен искән җил селкетә
Агыйдел камышларын.
Цунамига каршы тора
Минем газиз башларым.
Ай югары, ай югары,
Айга менделәр инде.
Айга менеп, түбән карап,
Бездән көлделәр инде.
Тәрәзәдән карыйсың да ,
Карап кемне таныйсың.
Заман шундый: аттай эшлә,
Берни ала алмыйсың.
* * *
Салкын булса, төтен туры,
Җылы булса, иелә.
Хуҗасыз урам этләре
Җылы җиргә өелә.
Салкын булса да, бил ачык,
Бүлтәеп тора бүксә.
Утызлы кадак буедыр
Озын кунычта үкчә.
Бу җиңел холыклы кызлар
Кия торган формадыр.
Холкы җиңелнең акылы
Җиңел булу нормадыр.
Аны алырлар микән,
Мине алырлар микән?
Машина туктар-туктамас
Тартып алырлар микән?
Шундый-шундый өмет белән
Басып торалар "кызлар".
Белмиләр әле, соңыннан
Җаннары ничек сызлар.
Бу оятсыз саннан җаны
Чыгыплар китәр иде...
"Түбәнлекнең төбе юк ул , -
Туктагыз, җитәр инде..." -
Шулайлар әйтеп тора җан,
Килеп туктый машина.
Әнә шулай җитә кызлар
Үз-үзенең башына...
* * *
Укымыйлар - язалар,
Яратмыйлар - азалар.
Зифа буйлылар юк инде,
Хәзер бар да тазалар.
Яшәмиләр, уйныйлар,
Яшибез, дип уйлыйлар.
Сөйлим, дип сүгенәләр,
Бер дә кимен куймыйлар.
Кадер юк туган җиргә,
Чыгалар хәзер иргә
Бары берничә көнгә,
Ни-нәрсә әйтим кемгә...
Балалар үсә ятим, -
"Гаепле түгел" хаким.
Хатын-кыз сата үзен,
Капламый гына йөзен.
Үстерми сатып алып,
Беттек хәерче калып.
"Нишлисең?" - дип тик тора,
Бик сәер хәзер халык.
Кемгәдер тән сакчысы,
Миллион, миллиард акчасы.
Кемдер саклый җан гына,
Җирдә бары сан гына.
* * *
Бәндәгә баш имәгез!
Алла юктыр димәгез!
Иманга килә башларсыз,
Комга утыргач көймәгез.
Бер комга утыргач инде,
Кузгатырга көймәне,
Бурлак тасмаларын тагы
Бик озакка кимәле...
Ыңгырашабыз шуңа,
Ә депутатлар шома.
Уйнап сайлаган хакимнәр
Халыкны салды шомга.
Вакыт инде уйларга,
Чик куйыйк уеннарга,
Тагы бер кат салынганчы
Элмәкләр муеннарга!
* * *
Замана үзгәрде, диләр,
Зәмине үзгәргәндер.
Зәминнең берние түгел,
Йөрәге күгәргәндер.
Нәфислек юк хатын-кызда,
Батырлык юк ирләрдә.
Гел хатын-кыз эшләп йөри
Ирләр эшләр җирләрдә.
Ирләр тырнагын буяган,
Хатын-кыз тоткан балта.
Ирләрнең күкрәкләрендә
Зур-зур имчәкләр калка.
Тугыз айлык көмәнгә тиң
Ирләрнең корсаклары.
Сәясәтчеләр кулында
Ирләр дә курчак бары.
Ихлас сүз күптән җан биргән,
Җир ачулана шуңа.
Хатын-кыз шәрә урамда -
Почти анадан тума.
Ир-ат затын каратырга
Бик күп көч кирәк хәзер.
Болай да булмаса, гүпче
Чишенергә дә әзер...
Үзгәрде заман, иманның
Урынын алды акча.
Илдән акча ага гына, -
Бу ил имансыз калса...
Ниләр күрәселәр бардыр, -
Күңелдә - шом да шөбһә.
Акчага табынганнарның
Җаннарын чаксын шөпшә.
* * *
Әллә нишләде бу дөнья,
бик сәер -
Ирләр йөри урамда
чәйнәп чәер.
Мин теләгән яктан исми
җиле дә.
Әллә ниләр булып ята
Чилидә.
Сахараның комы сары,
ак түгел.
Патшаларның сөйләгәне
хак түгел.
Казна малын урлаулар да
гадәти.
Ир-атларның сүнеп бетте
мадәте.
Хатын-кызлар хәзер инде
чалбарлы.
Карт-корының чәчләрендә
чал бармы?
Аллы-гөлле буяуларга
буялган, -
Аңлашылмый, бусы - чынмы,
Бу - ялган?
Колакларда - плеер йә
сотовый.
Картлык көнгә саңгыраулык
готовый.
Гаепсезне казыйлары
акламый.
Әтәчләре тавыкларны
таптамый.
Укучылар таблица да
ятламый.
Депутатлар каракларга -
сап-самый.
Авыздагы телне тартып
алалар.
Туган телсез генә инде
балалар.
Олылары балаларын
аңламый,
Балалары олыларны
санламый.
Ил башында иләмәннәр
утыра,
Кесәләрен доллар белән
тутыра.
Уйланасы урында да -
җыр-бию.
Әкият батырлары да түгел
ярлы-дию.
Безнең яшәү янында
Әкият - пүчтәк.
Котылырбыздыр теге
дөньяга күчсәк.
Әллә нишләде бу дөнья -
чын менә!
Җаннар яна, колагымда -
чың гына...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев