Мәдәни җомга

Нәҗибә Сафина: Мин язларда калмак идем дә соң, Барысын да көз халәте җиңде...

Яратканнарга үлем юк, Мәхәббәт яралта бит.

КӨЗ – ГЕ . . . КӨЗ –МЕ?

Беркөн иртән көзгеләргә карап,
Танымасаң әгәр үзеңне,
Ни булды дип бер дә аптырама,
Яшер ераккарак көзгеңне!

Күңел көзгең алларыңа куй да,
Яшьлегеңә карап хозурлан!
Ул күрсәтеп кенә калмый әле,
Серле көзге тора ди җырлап.

Ул көзгедә яшьлек урамнары, – 
Ак чәчәккә шомырт күмелгән... 
Чишмә-көзгеләрдән  карап тора
Минем генә йөзем түгел лә... 

Чиләгеңә ай кергән бит диеп,
Туктатасың мине, алдакчы!
Чиләгеннән ай эзләгән кызны
Син – хәйләкәр үбеп алмакчы. 
. . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .  . 
 
Серле көзгеләрем – пар чиләктә.
Болыннарда пешкән җиләк тә!
Зәңгәр такыялы кыз – ул мин бит,
Синең кулда – гөләп бүләккә...

Көн дә кояш, кичен ай калыккач,
Нишләргә соң һаман яраткач?!
Тотып тыеп буламыни җилне,
Чәчләремне һаман тараткач...

Көзгеләргә һаман караткач...
       
КӨЗ ТУДЫРГАН ЯЗ

Язгы ташкын көткән җанга 
Килеп керде көз.
Сары яфрак ташкынының 
Агымнарын өз... 

Өзә күрмә торна җебен,
Моңын казларның, – 
Сары моң агымында да 
Беләм наз барын.

Бөреләргә яз ялкынын
Көзләр төйни бит.
Зәмһәрир салкыннарны да 
Бөре тоймый бит.

Хисләремне бөре-җанга 
Кабат биклимме?
Сөю дәрьяларын җаным 
Белән чиклимме?

Җанымда – яз, җанымда – көз,
Кышын да –ташу.
Ниткән туктый белмәс давыл, 
Гел күккә ашу?!

Ак күбәләкләр  илендә 
Кыш та очам мин.
Сары яфракларны кояш 
Диеп, кочам мин...

Ләйсән яңгыр көтә күңел,
Сары көз килә. 
Бөре-йөрәкләр эчендә 
Көз дә яз көлә.
          

КӨЗ БИТ... БЕЗ БИТ...

Дәшми... дәшми... –
Шулай пышылдыйлар
Тәрәз алдымдагы тупыллар.
Дәшми... дәшми...
Әйтерсең лә алар
Минем уйларымны укыйлар.

Дәшми... дәшми... –
Бәлки, оныткандыр? –
Башкаларга инде ул дәшә?
Бәлки, аның белән 
Инде күптән
Әллә кемнәр йөри янәшә...

Ышанма ла,
Юк, ышанма! – диеп,
Шул ук тупыллармы эндәшә:
Ул янәшә 
Әллә кемнәр белән, – 
Ул аларга шатлык өләшә.

Ә шатлыклар 
Өләшкәндә арта.
Дәшми, диеп, төшмә шикләргә!
Көз бит, вакыт
Инде хисләреңне 
Бөреләргә төреп бикләргә...

Дәшәр, дәшәр, – 
Шулай пышылдыйлар
Тәрәз алдымдагы тупыллар.
Көз бит, без бит
Нинди сабыр! – диеп,
Тупыл бөреләре тукыйлар...
 

КӨЗГЕ КҮРЕНЕШ

 Җил йокыда.
Яфрак кинәт келт итә.
Туган җирдән сут килмәсә,
Кәүсәдән яфрак китә.
 

КӨЗГЕ ЧЕЛЛӘДӘН СОҢ

Өч-дүрт көн кыздырды кояш,
Җәйге челлә диярсең.
Көзге киемеңне ташлап,
Кояш кына киярсең.

Һәм... күтәрелеп карасам,
Өй алды тирәгемә...
Әллә нәрсә генә булды, – 
Тотындым йөрәгемә:
Ничек шундый җәйге көндә
Сап-сары булган тирәк?
Гомер көзең җитте диеп,
Терпелди икән йөрәк...

Яфрак йөрәкләр коела...
Ә миндә йөрәк – берәү.
Хәлләремне аңлагандыр, 
Әйтте дә китте берәү:
Яратканнарга үлем юк,
Мәхәббәт яралта бит.
Сине әле җирдә берәү 
Һаман да ярата дип.

Өч-дүрт көн көзге челләдә
Мин мәхәббәттән көйдем!
Өзелсәм дә үкенмимен,
Чөнки мин чынлап сөйдем.
                        

КӨЗГЕ УЙ

Йолдызлар күренми бүген,
Ай да болыт артында.
Тирәкләргә тотынган да ,
Җил исәргә тартына.

Җил исми, яфрак төшми дип,
Әйткәннәр дә әйтүен.
Өзеләсе өзелә шул,
Барыбер, дип, әйтүем.

Сагыш сәгате келт тә келт,
Яфрак өзелгән саен.
Сентябрь бу – җан гынамны
Сагышка манган аем.

Сары йөрәк кебек яфрак...
Сары көймә шикелле... 
Сары канатлы кошлардай 
Тибрәләләр бит инде...

Ә чынлыкта, сулган яфрак,  – 
Күңел генә алдана.
Ә син миңа дөресен әйт,
Яфрак кебек алдама!

Мин тирәк түгел, миндә шул
Яфрак-йөрәк – бер генә.
Йөрәгемне ала алсаң,
Үзеңнекен бир миңа!

                            
КӨЗГЕ ХАЛӘТ

Бүген җанга сәер халәт иңде, – 
Эндәшәсе килде әллә кемгә.
Тәрәз каршысына килеп бастым,
Тәү күргәндәй карап торам көнгә.

Шәрә калган тирәк төпләрендә
Сары яфрак өемнәре генә.
Гүя әнкәләре итәгенә 
Ябышканнар сабый көе генә...

Миләш тәлгәшләре шундый авыр, – 
Тоткан чыбыклары сынар-сынмас.
Болытларны  кая куа җилләр? – 
Ага алар күккә сыяр-сыймас...

Кая киткән кошлар? Бер карга юк,
Кая чыпчык, чәүкә, күгәрченнәр?
Күзләр эзли, гүя күңел әйтә:
“Алда әле, – диеп, – күрәселәр...”

Үләннәрне инде салкын үпкән, – 
Яшел килеш егылганнар җиргә.
Соры көзне мин табигать белән
Кичерәмен әнә шулай бергә...

Әллә нәрсә булды миңа бүген, – 
Җанга бүген шундый халәт иңде:
Мин язларда калмак идем дә соң,
Барысын да көз халәте җиңде...
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: